Әбием истәлекләре.(Татар әдәбиятыннан әдәби-музыкаль кичә)
методическая разработка на тему

Татар халкының борынгы заманнардан ук килә торган үзенә хас  йолалары, бәйрәмнәре бар. Элегрәк вакытларда Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре шаулап үткән аулак ойләр, каз омәләре гөрләгән, кич утырганда яшьләр бер- берсе белән аралашканнар.Җыр, моң ярдәмендә сагышларын таратканнар, уңган кызлар  кул эшләре белән шогельләнгәннәр.Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәйләр һәм башка нәзәкатьле әйберләр чиккәннәр. Ләкин бу матур йолаларыбыз онытыла, рухи хәзинәбез сына башлады. Әммә һәр кеше, һәр халык үзенең үткәнен, әби- бабаларыбызның безгә калдырган бәйрәмнәрен, йолаларын белергә, аларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнгәне, ничек киенеп йоргәнлекләре белән кызыксынырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biem_istleklre.doc63.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әбием истәлекләре.

(Татар әдәбиятыннан әдәби-музыкаль кичә)

Максат: 1. Балаларны әби-бабаларыбызның истәлекләре белән таныштыру.

              2. Олыларга хөрмәт тәрбияләү.

              3. Татар халкына хас йолалар, сыйфатлар турында аңлату.

              4. Балаларда әби- бабаларыбызның үткәне, аларның истәлекләре

                  белән кызыксыну уяту.

Җиһазлау: 1. Борынгы татар өе күренешен оештыру өчен чигелгән, сугылган  

                       сөлге, намазлык, чабата, татар егете һәм кызының киемнәре, аяк  

                       чолгаулары, шамаил, кулдан сугылган палас, ашъяулык,                    

                       чигелгән чынаяк өсте, кулъяулык һ.б.

                   2. Сандык. Аның эчендә тәнкәләр, чулпылар, калфак, түбәтәй,

                        мәрҗәннәр, беләзекләр, изүләр, читек.

                   3. Магнитофон, кирәкле көйләр язылган касета.

                                                            Кичәнең барышы.

  (Салмак кына татар халык көе уйный)

Ведущий 1.Хәерле көн! Без бүген сезнең белән әби- бабаларыбызның гореф- гадәтләре белән танышырбыз.Татар халкы эшчән, кыю, тапкыр булган, җыр, хезмәт сөйгән. Алай гына да түгел, һәрвакыт матурлыкка, гүзәллеккә омтылган. Әдәпле, сабыр, итәгатле булган.Әхлак кагыйдәләре язылмаган закон булып, буыннан- буынга күчеп, һәр баланың күңеленә сеңдерелеп килгән. Олыны- олылау, кечене- кече итү, намус саклаү, тирә- юньдәгеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу, хезмәт сөю халкыбызга хас бу сыйфатлар бик озын юллар үтеп, гасырлар аша безгә килеп җиткәннәр һәм без, бүгенге буын кешеләре, бу сыйфатны үзебездә сакларга тиеш.

  Ведущий 2. Татар халкының борынгы заманнардан ук килә торган үзенә хас  йолалары, бәйрәмнәре бар. Элегрәк вакытларда Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре шаулап үткән аулак ойләр, каз омәләре гөрләгән, кич утырганда яшьләр бер- берсе белән аралашканнар.Җыр, моң ярдәмендә сагышларын таратканнар, уңган кызлар  кул эшләре белән шогельләнгәннәр.Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәйләр һәм башка нәзәкатьле әйберләр чиккәннәр. Ләкин бу матур йолаларыбыз онытыла, рухи хәзинәбез сына башлады. Әммә һәр кеше, һәр халык үзенең үткәнен, әби- бабаларыбызның безгә калдырган бәйрәмнәрен, йолаларын белергә, аларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнгәне, ничек киенеп йоргәнлекләре белән кызыксынырга тиеш.

Ведущий 3                   Без бүген хыялыбыз белән әби- бабаларыбызның үткәненә сәяхәт

китәрбез, аларның истәлекләре белән танышырбыз. Әби- бабаларыбызның элекке тормышлары турында сөйләшкәндә күз алдыбызга челтәр- челтәр ак пәрдәле, чигүле сөлге, ашъяулыклы, намазлыклы, бизәкле- чәчәкле, чаршаулы, кулдан тукыгын паласлы, күпереп торган ястык- мендәрле, ямьле өй эче килә. Ул өйләр белән хәзерге өйләрне чагыштырганда аерма зур. Хәзерге өйләр бик матур билгеле. Әммә элекке  өйләрдә ниндидер сафлык, гадилек, җылылык бөркелә. Мин менә төшемдә кебек, томан эчендә генә, кечкенә вакытымда өебез эчендә әбием сандыгының зур җиһаз булып торуын хәтерлим әле, һәм ул сандык миңа  бик серле булып тоела иде. Шуны ачып карыйсы, эчендә ниләр барын беләсе килә иде, һәм ниһаять, миңа ул бәхет елмайды.

Алмаз. Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме?

Әллә инде күңел бизәгеме?

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгы,

Бер ачасы иде, ачасы.

Әби-бабам белгән йолаларны

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач әбием безгә күнелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Онык. Әти белән әни кунакка киттеләр.  Алар югында кызларны уйнарга чакырыйм әле. Кызлар керегез әле безгә.

                                                    (кызлар керә).

Кыз1.  Исәнме, Рузалия. Нигә чакырдың?

Онык. Кызлар, минем әтием белән әнием кунакка киттеләр, әйдәгез бездә бергәләшеп сөйләшеп утырабыз.

Кызлар.  Әйдәгез, әйдә.

 Кыз 2. Рузалия, бу нинди матур ящик? Ул өйдә нәрсә өчен кирәк?

                    (кызлар сандыкка сокланып карап торалар).

Онык. Эх, сез, кызлар! Нинди ящик булсын инде ул? Бу бит кызлар сандык!? Серле сандык! Минем әбиемнең сандыгы.

 Кыз 3. Кызлар, сандык эчендә нәрсә бар икән?

Онык. Сандык эчендә ниләр барын минем дәү әнием генә белә. Әйдәгез, үзен бирегә  чакырыйк?

                                           (Әбине чакыра. Әби керә.)

Әби. Нәрсә булды кызым? Ни өчен чакырдың? Иптәш кызларың да килгән икән. Исәнмесез балакайларым.

 (балалар белән исәнләшә, әти-әниләренең, әби-бабайларының хәлләрен сораша)

Әби. Сез әти-әниләрең өйдә юк чакта җыелып серләшмәкче  булдыгызмы? Без дә, яшь чакта, кызлар белән җыелышып уеннар уйнап, биеп, җырлап, кул эшләре эшләп күңелле итеп аулак өйләрдә кич утыра идек. Безнең кич утырганны белеп егетләр дә килә иде. Заманалар үзгәрде шул, хәзер җырны магнитофоннан тыңлыйлар, уеннарын телевизордан карыйлар, кул эшләрен дә онытып баралар, кибеттән генә сатып алалар. Үзгәрде заманалар, үзгәрде. Мине нәрсәгә дип чакырган идең соң, кызым?

Онык. Әби, кызлар синең сандыгыңны ачып  карыйсылары килә. Ачып күрсәтерсеңме?

Әби. Балакайларым, бу сандык бик серле сандык. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын борынгыдан килгән мирасын саклый.

Кыз1

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны.

Онык. Кызлар, карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

2 кыз. Бигрәк матур итеп чигелгән әйе бит, кызлар?

          Истәлекләр алар бик куп төрле,

          Истәлекләр алар күп кала.

          Бер истәлек булып,

          Әбиемнең чиккән сөлгеләре саклана.

          Бизәге дә аның бизәге,

          Карый кебек миңа бизәктән.

          Әбиемнең нурлы күзләре.

3 кыз. Әби, син бу сөлгеләрне үзең чиктеңме?

Әби. Үзем, балакайларым, үзем. Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.

2 Кыз.                                Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән.

(Сөлге чигәм Х. Жәләлов. Җыры башкарыла)
Сөлге чигәм асыл жепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу жырга
Насыйп булса иде бу бүләгем 
Мәйданнарда җиңгән батырга
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
 Уртасында чәчәк, гөл генә,
Җиңеп алсаң егет бу буләкне
Вәгъдә бирәм сина мәңгегә.
«Буләгем өлгермәде әле», дип,

3 кыз. Әби, бу нинди күлмәк соң?

Әби.  Бу күлмәк балам. Бала итәкле күлмәк тә - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.

Кыз 3.Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

Әби. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

1 кыз. Ай, нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз.

Татар кызы!

 Читегең бигрәк матур,

 Аягына үлчәп кем теккән?!

 Бизәкләрен әйтеп бетергесез,

  Шулай оста итеп кем теккән?

Әби. Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәтүнең чын осталары булганнар.

Кыз 2. Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр

 Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме? Сез бии идегезме?

Әби. Биедек, кызым, биедек. Гармун тавышын ишетүгә җилкенеп биеп китә торган идек.

Кыз. Без дә сиңа биеп күрсәтик әле.

                                              (Кызлар биюе).

3 кыз. Кызлар, кызлар! Карагыз әле, нинди матур паласлар, ашъяулыклар!

Әби. Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

Онык. Әби түбәтәй белән калфакларны да күрсәт инде.

Әби. Менә,  балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.

Кыз 3. Түбәтәйдәге энҗеләр

           Җемелдиләр кояшта

           Түбәтәйнең матурлыгын

           Белми идем мин башта

           Энҗеләрдән бизәкләрне

           Чигүчесе кем икән?

           Татар ир – егетләрне

           Кем зурлый белде икән?

           Түбәтәй кигән кешеләр

           Мөлаем күренәләр

           Йөзләреннән шатлык ташый

           Һәм нурлар түгеләләр

Әби. Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.

(Энҗе-мәрҗән калфагым.җыры башкарыла)

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә.

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

Әй калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

       Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

Көзгеләргә күзем салсам

Хәйран калам үзем дә:

Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең

Нуры уйный йөземдә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.  Р.В

Әби. Ярар, балакайларым, минем намаз укыр вакыт җитте, сандыкны ябыйк. Бу сандыкның серләрен мин сезгә мирас итеп калдырам. Сез аны кадерләп саклагыз, буыннан-буынга тапшырыгыз.

Онык. Кызлар әйдәгез “Наза уенын” уйныйбыз.

Кызлар. Эйдәгез.

Балалар кара-каршы якын гына ике саф булып, кулга-кул тотынышып тезеләләр дә, баскан җирдә аякларын, кулларын хәрәкәтләндереп, «Наза» көенә җырлыйлар. Бер баштагы бала алар арасыннан биеп үтеп, икенче башка җитеп урын ала. Аның урынына икенче бала йөреп, буш калган урын алына бара.

 Җырлары:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

Көн дә «Наза» уйнаганга,

Наза чыкмый күңелдән.

Наза, Наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Укуда алга бара.

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата;

Мәдинәбез дус-иш сайлый,

Белмим кемне ярата.

Роза, Роза,
Роза гөлнең чәчәге.
Хәзерге матур тормышның,
Күңелле киләчәге.

   

   Ведущий 2. Менә, безнең кичәбездә ахырына якынлашты. Без борынгы әби – бабаларыбызның истәлекле әйберләре турында сөйләштек. Алар турында бик  күп итеп сөйләргә булыр иде. Әммә вакыт чикле, өйләрегезгә кайткач, әбиләрегез белән сөйләшегез. Аларның да сандык төпләрендә серен сезгә генә ача торган истәлекләр, мөгаен бардыр. Олылар бит алар бик нечкә күңелле,үзләре турында сорашканны  бик яраталар. Шуның өчен әби – бабаларыгызга игътибарлы, ярдәмчел, шәфкәтьле булыгыз.

   Ведущий3. Борынгы әби – бабаларыбызның ядкаре булган зур мирас сандык төпләрендә генә ятмасын иде, буыннан – буынга күчеп тапшырылсын иде, милләтебезнең чын күрке булган киемнәре һәм бизәнү әйберләре бүгенге көндә дә югалмасын. Аларны онытырга ярамый. Сихри бер матурлык булып күңелләрдә яшәсен алар

 Ведущий1. Бездә алар кебек гүзәллек дөньясына омтылыйк, илаһи матурлыкка сокланыйк, һөнәр осталарының алтын куллларына таң калыйк, үзебезнең ата-бабаларыбыз белән горурланыйк.

  Ведущий 2.  Без кичәбезнең башында ук татар халкы җыр-моң сөйгән дидек,әйе,элекке вакытларда кызлар һәм егетләр кичләрен эшләр беткәч, арганнарын таратырга, мөң – сагышларын уртаклашырга, күңел ачарга болынга  җыйналганнар. Анда төрле уеннар оештырганнар, җырлы – биюләр башкарганнар. Әйдәгез бездә кичәбезне җыр һәм бию белән тәмамлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...