Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысына ярдәмлек материал
методическая разработка на тему

Үз эшемдә куллана торган кайбер материаллар

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тезмә кушма җөмләләр Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы

Слайд 2

Дәрес максаты Белем бирү – тезмә кушма җөмләләр турында гомуми мәг ъ лүмат бирү; Күнекмә формалаштыру – тезмә кушма җөмләләрне аера белү, аларга синтаксик анализ ясау һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру; Тәрбияви максат – төрле мәкал ь -әйтемнәр һәм хәдисләр ярдәмендә укучыларда хезмәткә хөрмәт, тырышлык, сәламәтлеккә сакчыл караш кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләү.

Слайд 3

Тест сораулары Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә? а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора; ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә; б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә; в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора.

Слайд 4

2. Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? а) интона ц ия ярдәмендә; ә) тезүче теркәгечләр белән; б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә; в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә.

Слайд 5

3. Т еркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгесе куела? а) нокталы өтер; ә) өтер; б) сызык; в) ике нокта.

Слайд 6

4. Бай дигән даны бар, тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә. а) гади җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; б) иярченле кушма җөмлә; в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Слайд 7

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләренең бәйләүче чаралары? а) кушымчалар; ә) мөнәсәбәтле сүзләр; б) санау һәм каршы кую интона циясе ; в) янәшә тору юлы.

Слайд 8

Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела? а) өтер; ә) сызык; б) ике нокта; в) тыныш билгесе куелмый.

Слайд 9

Бирелгән җөмләләргә синтаксик анализ ясарга: 1) Тугры бул, холкың да кешеләргә изгелек эшли торган булсын. 2) Матурлык туйда кирәк, ә мәхәббәт көн дә кирәк. 3) Хезмәтнең тире ачы – җимеше татлы. 4) Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин ул тиз югала. 5) Эшләгез, булдыра алган һәркемнең эшләре дә уң булыр.

Слайд 10

Дөрес җаваплар: 1) Тугры бул, холкың да кешеләргә изгелек эшли торган булсын . Бу теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, ике җөмләдән тора: беренчесе – Тугры бул , икенчесе – холкың да кешеләргә изгелек эшли торган булсын . Бәйләүче чара – санау интона циясе . Схемасы : [ 1 ] , [ 2 ] .

Слайд 11

2) Матурлык туйда кирәк, ә мәхәббәт көн дә кирәк. Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә, беренче җөмлә – Матурлык туйда кирәк , икенчесе – ә мәхәббәт көн дә кирәк . Бәйләүче чара – ә каршы куючы теркәгече. Схемасы: [ 1 ] , ә [ 2 ] .

Слайд 12

3 ) Хезмәтнең тире ачы – җимеше татлы . Бу теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Беренче җөмлә – Хезмәтнең тире ачы , икенчесе – җимеше татлы . Бәйләүче чара – каршу кую интона ц иясе. Схемасы: [ 1 ] - [ 2 ] .

Слайд 13

4) Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин ул тиз югала. Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә, беренче җөмләсе -- Сәламәтлек – җәүһәр, икенчесе -- ләкин ул тиз югала. Бәйләүче чара – ләкин каршы кую теркәгече. Схемасы: [ 1 ] , ләкин [ 2 ] .

Слайд 14

5) Эшләгез, булдыра алган һәркемнең эшләре дә уң булыр. Бу теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, беренче җөмләсе – Эшләгез, икенчесе -- булдыра алган һәркемнең эшләре дә уң булыр. Бәйләүче чара – санау интона ц иясе. Схемасы: [ 1 ] , [ 2 ] .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Иярчен вакыт җөмлә.

Слайд 2

ТЕСТ 1.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ - 1) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә 2) иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе 2.БАШ ҖӨМЛӘ - 1) теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе 2) ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә

Слайд 3

3. ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘНЕҢ ТӨРЛӘРЕ 1) теркәгечле тезмә кушма 2) аналитик һәм синтетик 4.АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ - 1) хәбәре булмаган иярчен җөмлә 2) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

Слайд 4

5.СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ - 1) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә 2) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә 6. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕ БАШ ҖӨМЛӘГӘ БӘЙЛӘҮЧЕ ЧАРАЛАР 1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе 2) җыючы теркәгечләр, кушымчалар, санау интонациясе

Слайд 5

7.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРГӘ 1) нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап бүленә 2) нинди кушымчалар ялгануга карап бүленә 8.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРЕ 1) 10 2) 14

Слайд 6

Тестны тикшер! Бәяләү: хатасыз- “5”ле 1-2 хата- “4”ле 3 хата- “3”ле 4 хата- “2”ле

Слайд 7

1.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ - 1) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә 2) иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе 2.БАШ ҖӨМЛӘ - 1) теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе 2) ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә 3. ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘНЕҢ ТӨРЛӘРЕ 1) теркәгечле тезмә кушма 2) аналитик һәм синтетик 4.АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ - 1) хәбәре булмаган иярчен җөмлә 2) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

Слайд 8

5.СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ - 1) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә 2) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә 6. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕ БАШ ҖӨМЛӘГӘ БӘЙЛӘҮЧЕ ЧАРАЛАР 1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе 2) җыючы теркәгечләр, кушымчалар, санау интонациясе 7.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРГӘ 1) нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап бүленә 2) нинди кушымчалар ялгануга карап бүленә 8.ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРЕ 1) 10 2) 14

Слайд 9

Иярчен җөмләләр Иярчен ия җөмлә Иярчен хәбәр җөмлә Иярчен тәмамлык җөмлә Иярчен аергыч җөмлә ? ? ?

Слайд 10

Иярчен җөмләләр Иярчен ия җөмлә Иярчен хәбәр җөмлә Иярчен тәмамлык җөмлә Иярчен аергыч җөмлә Иярчен хәл җөмлә ? ?

Слайд 11

Иярчен х әл җөмләләр Иярчен вакыт җөмлә ? ? ? ? ? ? ?

Слайд 12

Иярчен вакыт җөмлә

Слайд 13

1.Кояш кайчан нарат биеклеге булып күтәрелә , шул чакта Кама өсте чуп-чуар була.(М.Ә) 2.Сәйдәшев бер хәрәкәт белән оркестрны уйнаудан туктатты, шул арада музыкантлар тагын ниндидер сагышлы көй уйный башладылар.(Ф.С.-н) 3.Әнием эштән кайтуга, мин кайнар ашны өстәлгә китереп куйдым. 4.Берникадәр вакыт узганнан соң, кызның тагын моңлы җыры ишетелде. 5.Әти кайтканчы , син бездә торып тор. 6.Кояш батар алдыннан,каты җил чыкты .

Слайд 14

1 нче бирем . Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә . Схемаларын төзергә . 2 нче бирем. Югарыда тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен әйтергә һәм дәлилләргә. 3 нче бирем . Тыныш билгеләренең куелышын дәлилләргә.

Слайд 15

Иярчен вакыт җөмлә - баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә; -баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый; - кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? баш җөмләгә бәйләнә 1)парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр; 1)фигыль һәм килеш кушымчалары 2)бәйлек һәм бәйлек сүзләр аналитик синтетик

Слайд 16

1 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга. Схемалар. 1.( ... ),[ шул вакыт...]. 3.(... -ганчы ), [... ] . 2.(... -ү белән ), [... ] . 4.(...-ган чакта ), [... ]. Җөмләләр. 1.Ул елмайган чакта, якты кояш көлеп торсын синең йөзеңдә. 2.Ишек ачылды , шул вакыт карт укымышлының иелгән гәүдәсе, чал чәчле башы күземә ташланды. 3.Хәсән әфәндегә безгә килергә рөхсәт бирелү белән, без йөрешә башладык. 4.Көзге эшләр башланганчы , алты почмаклы өй салынып бетте.

Слайд 17

2 нче бирем. 69 нчы күнегү.(3,4 җөмләләр), 71 нче күнегү(4,5 җөмләләр), ( күчереп язарга,схемаларын төзергә, төзелеш ягыннан төрен билгеләргә. )

Слайд 18

3 нче бирем. 70 нче күнегү (3нче биреме ).

Слайд 19

Өй эше. 1.70 нче күнегү (2 нче биреме). Әдәбият дәреслегеннән иярчен вакыт җөмләсе булган 4 кушма җөмлә язып алырга .



Предварительный просмотр:

М. Әмирнең “Агыйдел” повесте буенча ачык-дәрес планы.  Дәрес: әдәбият

Сыйныф: 9 (тат. төр.)

Тема:  М.Әмирнең “Агыйдел” повесте. Әсәрдәге табигать күренешләренең бирелеше.

Максат: 1. М.Әмирнең “Агыйдел” повесте белән таныштыру.

              2. Табигать күренешләренең бирелешенә игътибар итү,  пейзаж һәм аның әһәмиятен ачыклау.

               3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, дус булырга, бер-береңә ихтирамлы, миһербанлы булырга өндәү.  

Җиһазлау: 9 нчы сыйныф әдәбияты, М.Әмирнең китаплары, М.Әмир һәм Агыйдел елгасы турындагы презентацияләр.

План

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү

  1. Өй эшен тикшерү.

-Үткән дәрестә без күренекле прозаик, драматург, публицист җәмәгать  эшлеклесе   М.Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкан идек. Өй эше итеп язучының биографиясенең эчтәлеген сөйләргә әзерләнеп килергә кушкан идем. Кем сөйли?

(2-3 укучы сөйли)

III.  Үткәннәрне искә төшерү.

  • М.Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты исегездә калсын өчен, аның турындагы презинтацияне карап үтик. (презинтация карыйбыз)

IV. Яңа тема белән танышу.

-Бүген без сезнең белән М.Әмирнең  1935 елда язылган  “Агыйдел” повесте белән танышырбыз.  Бу әсәр авылдагы үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтелә, күп планлы һәм драматик вакыйгаларга бай әсәр тиз арада үз укучыларын таба. Повестьне укыр алдыннан тактадагы аңлашылмаган сүзләргә игътибар итегез: изрәп яту – рәхәтләнеп яту

            фәкать – бары тик

             хозурлыгы – матурлыгы

            тәңгәл – урын (бу әсәрдә)

            зелпе -  җимеш бирә торган куак

             чобарлый-чобарлый – чуарлый-чуарлый

-1нче бүлекне укыган вакытта: Ильяс ни өчен татлы җиңел уяну кичерә? –дигән сорауга җавап әзерләп утырыгыз.

(әсәрне укучылар укыйлар)

Сорауга җавап бирәләр.

-Үзенең туган ягын, туган як табигатен яратмага кеше юктыр. -Мин дә үземнең туган ягымдагы калын урманнарны, саф чиста сулы чишмәләрне, яшел болыннарны, яхшы һәм тырыш кешеләрен яратам. Туган як һәркемгә дә якын. Сез дә үзегезнең туган ягыгызны яратасыздыр, шуның турында бер –ике сүз әйтеп китегез әле.

( туган яклары турында сөйлиләр).

- Повестьнең икенче өлешен укыр алдыннан Агыйдел турындагы рәсемнәрне карап, аның шаулавын тыңлап ял итеп алыгыз.

(Агыйдел елгасы турындагы презинтация карау, елга шаулавын тыңлау).

-Хәзер мин сезгә повестьнең икенче өлешен укыйм, ә сез: Авторның Агыйдел табигатен сүрәтләве сезгә ошадымы? Ни өчен? – дигән сорауга җавап әзерләп утырыгыз.

(әсәрне матур елга аккан тавышлы музыка уйнаган вакытта укыйм). Укучылар сорауга җавап бирәләр.

  • Повестьнең 2нче бүлеген укып бетерәбез.

V. Ныгыту.

  • Агыйделнең матурлыгын тасвирлау өчен, автор нинди әдәби алымнардан файдаланган? (чагыштыру, сынландыру, җанландыру).
  • Повестьтән шуларны табыйк әле.
  • Бу бүлектә сүрәтләнгән ике егет турында нәрсәләр белдегез?

-Дус нинди булырга тиеш? Сезнең дустыгыз бармы?

(дуслар турында сөйләшү).

VI. Өй эше.

52 биттәге өзекне ятларга.

VII. Йомгаклау

VIII. Билгеләр кую.

 

 

     

 



Предварительный просмотр:



Предварительный просмотр:

Туган телем – иркә гөлем

Максат: 1. Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына

мәхәббәт тәрбияләү.

               2. Укучыларда күмәкчәнлек, үзенә һәм бер-беренә

таләпчәнлек, яхшылык тәрбияләү.

Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!  

 Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә була.

Каждый год  21 февраля официально празднуется Международный день родного языка. Мы все  с вами живем в республике Татарстан,  где государственными языками являются два языка - татарский и русский языки.

Укучы: “Балам” диеп туган телдә,

Эндәшә миңа әнкәм.

“Әнием!” дип әнкәмә,

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә,

“Туган ил”дигән сүзне дә,

Әйтәм мин туган телдә.

 

Укучы: Очрашып бер утырулар

              Гомернең бизәкләре.

              Тик хушлашу мизгелләре

              Өзәдер үзәкләрне.

              “Әссәламәгаләйкем” –дип

               Бирәбез кайнар сәлам.

               Сездән безгә насыйп булсын

              “Вәгәләйкүм – вәссәлам”  

“Әссәламәгаләйкем” җырын башкару.

Укучы:    Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

Укучы: Культура каждого народа

Жемчужина добра.

Татарский - ласковый язык

Всем выучить пора.

Укучы: Татар телен Такташ сөйде,

Тукай өзелеп мактады.

Урам теле түгел диеп,

Насыйри да яклады.

Укучы: Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен, - дигән Каюм Насыйри.

Туган телне белмәү – телсез калу, - дигән Дастан шагыйре.

Алып баручы: Менә шулай бөек татар халкы безгә киңәшләрен биргән, үзенең төрле чаралары белән безне тәрбияләгән. Хәзер без туган телнең  кадерен белергә теләмәгән тиен кызының  хатасын аңлавы турында бер өзек тыңлап үтәрбез.

Сәхнәләштерү. “Тиен укырга теләми”

(Аю, куян, төлке укырга җыена, тиен каршыларына җыена)

Тиен: Сез кая болай иртә җыендыгыз?

Аю, куян, төлке: Без мәктәпкә укырга кердек.

Тиен: Мәктәпкә? Ник, анда нәрсә эшлиләр соң?

Аю: Ул мәктәптә без укырга-язарга, санарга өйрәнәбез.

Куян: Ана телендә җырлар өйрәнәбез.

Төлке: Татар халык уеннары уйныйбыз.

Тиен: Әй, бигрәк авыр бит ул уку, санау. Юк, мин бармыйм. Агачтан агачка сикерүдән дә рәхәт нәрсә юк. (Аю, куян, төлке китәләр)

Тиен: Йөриләр инде шунда баш авырттырып.

“Туган тел” җыры

Тиен: Әй, карагыз әле, әллә чынлап та күңелле инде сезнең мәктәбегездә? Бер генә карап кайтырга мине дә алыгыз әле?

Алып баручы: Бүген мин сезне җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турында шигырь белән  таныштырырмын.

Укучы: Ш. Галиев “Рус казлары га-га-га” шигырен сөйли.

Укучы: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле кыйммәт тел.

Укучы: Әле күп укымасак та,

Туган телне җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Алып баручы: Ә хәзер мин сезне кечкенә Марат белән таныштырасым килә. Игътибар итегез, ул ничек матур итеп ана телендә сөйләшә, хәтта әнисен дә өйрәтә.

Сәхнәләштерү:

Әнисе: Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз.

Марат: Юк, әнием, мин ашыкмыйм.

Әнисе: Тагын ни булды?!

Марат: Син дөрес әйтмисең, әнием. Без бит садикка түгел, бакчага соңга калабыз. Дөрес әйт, әнием.

Әнисе: Әйдә, балам, әйдә, үскәнем, бакчага соңга калабыз.

Алып баручы: Укучылар, Марат әнисе белән ник килешмәгән?

Балалар: Чөнки әнисе рус сүзе катнаштырып сөйләшкән.

Алып баручы: Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармагыз.

Тиен: Апа, апа, мин дә алар белән бергәләп мәктәпкә килим әле. Миңа бүген бик ошады. Мин ялгышканмын, бик күп нәрсәләрне белмәгәнмен. Мине гафу итегез, үзегез янына мине дә алыгыз.

Алып баручы: Алабызмы, балалар?

Балалар: Алабыз.

Тиен: Рәхмәт сезгә, дусларым.

Укучы: Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Укучы: И телем – тере тарихым,

Син минем киләчәгем.

Тик синдә, газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.

Алып баручы: В татарском языке очень много пословиц и поговорок о родном языке. Давайте послушаем их.

                Мәкальләр.

1.Иң татлы тел-туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

2. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

3. Телең озын булса, гомерең кыска була.

4. Туган илем- туган анам.

5. Теле барның юлы бар.

6. Телләр белгән-илләр белгән.

7. Аз сөйлә-күп тыңла.

8. Туры сүз таш яра.

Алып баручы:  Идел ярларына нурлар сибеп

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем Татарстан.

Укучы: Взрослый ты или ребенок

Ты должен понимать.

Раз в  Татарстане живешь-

Татарский должен знать.

Укучы: Татарстан, Татарстан,

Алтын бишек ул.

Милләтемә иң кадерле

Газиз ишек ул.

Киткәннәргә ул ишекне

Япты албасты.

Бүген халкым ул ишекне

Яңадан ачты.

Азатлык кояшын читтә

Озак көттегез.

Хәзер  азат Идел-йортка

Рәхим итегез.

Татарстан –

Бу изге нигез.

Даныбызны күтәрергә

Рәхим итегез.

Татар биюе.

Укучы: Кояш гөлгә үрелә,

Дөнья нурга күмелә.

Туган илем, туган телем

Якын  газиз күңелгә.

Укучы: Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел.

Алып баручы: И телем синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

 



Предварительный просмотр:

Гараева А.М.

Әлмәт шәһәренең 18 нче номерлы  урта гомуми белем бирү мәктәбе

Рафаил Төхфәтуллинның “Авылдашым Нәби” әсәрендә гади халык язмышы

Язучынын күпчелек әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул авыр һәм кырыс елларга хас тормыш күренешләре теркәлеп калган: кыйшаеп җимерелергә җиткән терлек абзарлары; утлыкларына өлешләп кенә салынган арыш саламын күшәүче ябык сыерлар һәм арык атлар; рәтләп эшкәртелмәгән, шуңа күрә чүп үләне басып киткән иген кырлары...

Рафаил Төхфәтуллин үзенең әсәрләрендә гүзәллекне түбәннән күтәреп чыгара, безне җиргә карарга, кешеләренең матурлыгын гәүдәләндерерлек әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары арасыннан эзләргә өйрәтә. Язучы кешеләрне, үзе сүрәтли торган тормыш материалын әйбәт белмәсә, аның әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерле һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмас иде. Р. Төхфәтуллин үз геройларының характерын, холык-фигылен һәм язмышын тормыш шартларына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп күрсәтә алды. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы язучы әсәрләренең буеннан – буена кызыл җеп булып сузылган төп сыйфат әнә шул.

“Җәйге челләдә”, “Елга аръягындагы йорт” кебек хикәяләрнең яңалыгы, барыннан да бигрәк, әнә шунда, ягъни геройларның характерын, үз-үзләрен тотышын тормыш шартларына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп сүрәтли белүдә.

Р. Төхфәтуллин геройларының характерын, үз-үзләрен тотышларын тормыш шартларына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп күрсәтә алган. “Авылдашым Нәби” шундый әсәрләрнгең берсе булып тора. Әсәр вагондагы ике кешенең сөйләшүе белән башланып китә. Нәби  егерме җиде яшендә,  чын мәхәббәтен табуы турында сөйли, ләкин   сөйгән яры  белән бергә була алмый, чөнки ул вакытта аның хатыны Сәрвәр һәм кечкенә малае Гали  була. Һәм ул:

 “ Мин инде  йөрәгемне  егерме җиде яшемдә үк кабергә күмдем,”- дип сөйли.

 Әсәр тулысынча  Нәби турында, аның тормышы, язмышы турында. Сәрвәр белән Нәбинең  сугыш елларындагы тормышы, дөнья җимереп дигәндәй эшләп йөргән еллары, әнә өй салу белән бәйле мәшәкатьләр, Нәбинең Сәрвәр үлгәннән  соңгы тормышы...Язучыны Нәби язмышы һәм колхоз тормышы арасындагы тыгыз бәйләнеш кызыксындыра. Әсәрнең буеннан-буена ир язмышы – ил язмышы дигән фәлсәфи идея уздырыла.

Эш, хезмәт – татар әдәбиятының үзәгендә торган мөһим темаларның берсе. Рафаил Төхфәтуллин бу мәсьәләгә тирәнрәк  карый.  Аның өчен дөньяда Нәбидән дә данлырак, Нәбидән дә шөһрәтлерәк кеше юктыр. Сугыш елларында Нәби бригаданың бөтен атларын берүзе карый. Чәчү җиттеме, орлыкны басуга үзе ташый, чәчкечкә утырып үзе чәчә. Печән өсте җиттеме, болынның бер башында Нәби, икенче очында Сәрвәр көнгә яртышар гектар печән чабалар. Ә инде уракка төшкәч, алар инде бөтенләй дә өйләренә кайтмыйлар...  Нәби һәм Сәрвәр кебекләр көне – төне тырышканга күрә, безнең бабайларыбыз авыр сугышта җиңеп чыкканнар, алар үз-үзләрен аямыйча эшләгәнгә күрә, кыска гына бер вакыт эчендә сугыш китергән  авыр яраларны төзәтә алганнар.

Нәби  хезмәттән ямь  таба, үзен тынычландыра. Артык шатланса да, нәрсәгә  дә булса ачуы чыгып, күңеле бозылса да, Нәби кулына сәнәген ала, себеркесенә тотына. Эш, хезмәт аңа аек акыл, тынычлык алып килә.

Рафаил Төхфәтуллин  әсәрләрендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәт, гомумән, принципиаль бер төс ала. Кешенең кадере , зурлыгы, бәясе аның хезмәткә мөнәсәбәте, ничек эшләве белән билгеләнә.  “Авылдашым Нәби” әсәрендә дә төп герой  Нәби кешене иң әүвәл хезмәт белән сыный, эшләтеп карый.

Нәби безне өлгергән шәхес булуы, хисләренең сафлыгы һәм тирәнлеге белән дә сокландыра. Гаҗәеп күп нурларны үзенә җыйган асылташ кебек бу образ. Әйләндергән саен, көтелмәгән бер яңа ягы ачылып килә. Аның әнә өе тузган. Хатыны Сәрвәр көн саен диярлек шул хакта сүз кузгата.  Бик тырышса, бер өй салып кермәслек кешемени ул.  Бәхетнең ул тулы булуын тели, шатлык та китерә торган байлык кирәк Нәбигә. Ил белән, бөтен колхоз белән байыйсы килә аның. Бу – инде тормышка ил, халык мәнфәгатьләре күзлегеннән карый белү дигән сүз. Без аның гаилә тормышына, хатыны Сәрвәргә һәм улы Галигә булган мөнәсәбәтенә игътибар итәбез: ихтирам итү, үз итү әллә каян сизелеп тора. Ә үзенең эче тулы ут... Шушы кеше өйләнгәч, баласы булгач кына чын мәхәббәтен – Зөһрәне очраткан...

Нәби – бер Р. Төхвәтуллин иҗатының гына түгел, ә бәлки, гомум татар прозасының зур казанышыдыр. Нәби – татар әдәбиятының тагын да үсүе,тагын да камилләшүе турында сөйли  торган образ.  

Р. Төхфәтуллин колхозның, авылның болын-тугайларын, биек зәңгәр һаваларын, барыннан да бигрәк, олы җанлы кешеләрен үзенең сабыр һәм нәфис-лирик табигатенә бөтенләе белән сеңдергән язучы булып тора.

Р. Төхфәтуллин әдип буларак, чорның актуаль  мәсьәләләрен, өлгергән проблемаларын таба белә. Әмма моның белән генә дә чикләнеп калмый, үзе күтәргән  һәр мәсьәләнең конкрет җавабын һәм чишелешен дә табарга, укучы кулына әзер рецептлар тоттырырга ярата

 

Кулланылган әдәбият

  1. Рафаил Төхфәтуллин:  Ике повесть. – Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979 -171б.
  2. Рафаил Төхфәтуллин: Зәңгәр җилкән. – Казан  Татарстан китап нәшрияты, 1988
  3. Рафаил Төхфәтуллин: Еллар авазы. - Казан  Татарстан китап нәшрияты, 1988
  4. Рафаил Төхфәтуллин: Сайланма әсәрләр. - Казан  Татарстан китап нәшрияты, 1982-22 б.



Предварительный просмотр:

Гараева А.М.

Әлмәт шәһәренең 18 нче номерлы  урта гомуми белем бирү мәктәбе

Әлмәт шәһәре

Татар теле укытуның кайбер мөһим мәсьәләләре

Тел – халыкның кадерле хәзинәсе. Ул бу телдә уйлый, сөйли, яза.

“Кешенең бөтен “аңлы” тормышы аның туган теле аша уза”, - ди  Д.С.Лихачев.

К.Д. Ушинский баланы  туган телгә өйрәтү нигезе итеп, күзәтә белүне, күзәтүләрне бер фикергә  туплауны һәм аны сүзләр белән дөрес аңлатуны саный. Ул укучыларны сөйләм осталыгына өйрәтүнең башка  фәннәрне үзләштерүдә дә мөһим булуын раслый.

Тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да. Анда халыкның рухы да, табигате дә, һәм тормыш –көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә ия булу да бик әһәмиятле. Тел кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл куллану, матур һәм чиста итеп сөйләшә белү – югары мәдәниятлелек һәм зыялылык билгесе. Тел кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне дә, аларның үз-үзен тотышын да һәм җәмгыятьтәге урыннарын да билгели.

Мин рус  мәктәбендә, рус телле балаларга, татар телен укытам. Дәрестә -  баланың авазларны дөрес әйтә белүенә, сүзләрне әйтү һәм аңлау күнекмәләренә, шулай ук җөмлә төзи белүенә һәм үз фикерләрен, хисләрен аңлата  алуларына игътибар итәм.

Татар теленең кайбер авазларын әйтү, аерым балалар өчен, кайбер кыенлыклар тудыра. Мәсәлән,  [а] авазын балалар төрлечә әйтә: киң әйтелешле һәм тар әйтелешле вариантлар  файдаланыла. Бу очрак еш кына безнең  игътибардан да читтә кала. Моннан тыш, ң, ө, ү, ә, р, ц  һәм башка хәрефләр кергән сүзләр еш кына дөрес әйтелми.  Шунлыктан, андый  хаталарны булдырмау чараларын алдан ук күрү мөһим.

Шулай ук,  рус телендә сөйләшүче балалар татар телендә сүзгә басымны дөрес куюда кыенлык кичерә. Дөрес сөйләшергә һәм язарга өйрәтү өчен, укучыларны татар телендәге басымга хас үзенчәлекләр белән таныштыру мөһим. Эшне гадирәк биремнәр үтәүдән башлап, тора-бара катлаулырак күнегүләр эшләүгә күчәргә кирәк. Дөрес сөйләшергә өйрәтү – эзлекле, дәвамлы эш. Аерым теманы үткәндә, теге яки бу  сүзләрнең әйтелү үзенчәлекләренә аеруча игътибар итәргә  кирәк. Әйтик, алмашлыкларны  өйрәнгәндә,  сорау алмашлыкларында – ка’йда,  ни’чек,  ка’йчан;  күрсәтү алмашлыкларында – а’ндый,  мо’ндый,  шу’ндый;  юклык һәм билгеләү алмашлыкларында – һи’чбер,  һи’чкем, бе’ркем, бе’рнинди  - басымның беренче иҗеккә төшүен искәртү мөһим.

Сүзгә юклык кушымчалары (-ма, -мә) ялганганда, балаларның басымны ялгыш куеп укуы еш күзәтелә. Бу очракта басымның  -ма, -мә кушымчалары алдындагы иҗеккә төшүен искәртергә  һәм ныгытү күнегүләре эшләтергә кирәк. Әйтик, бер укучы – фигыльнең барлык төрен (барды’), икенчесе аның юклык төрен (ба’рмады) дип әйтә. Шул ук күренеш сүзгә сорау кисәкчәсе ялганганда да (бара’мы,  әйткә’нме), рәвеш ясагыч кушымча  өстәлгәндә дә (ру’сча,  дусла’рча)  күзәтелә.  Аерым игътибар  һәм өстәмә күнегүләр таләп итә торган тагын берничә очрак – парлы һәм тезмә сыйфатларның, көчәйтү кисәкчәләре булган  сыйфатларның дөрес әйтелеше. Бу очракларда басым сүзнең беренче өлешенә төшә, ул көчлерәк әйтелә, ә сүзнең икенче өлеше басымсыз калган кебек була: куе’  зәңгәр, и’ң  матур,  а’п-ак  һәм башкалар. Парлы сүзләрдә дә беренче кисәк шулай ук көчле әйтелә: ата’-ана, кө’н-төн һәм башкалар.

Татар телендә исемнәрдә басымның  күп очракта соңгы иҗеккә төшүен сүзгә кушымчалар ялгау күнегүләре башкарып күзәтергә була:  әни’, әниләрне’, әнилә’рнеке.

Дөрес сөйләшү – ул әле интонацияне дә белеп, аңлап, урынлы куллану. Бу тоташ сөйләмдә, диалог, монологларда чагыла.

Шулай ук, татар телендәге интонация төсмерләренә төшендерүдә сөйләм этикетына бәйле күнегүләр эшләү файдалы. Укучыларны башкаларга мөрәҗәгать итәргә өйрәткәндә төрле алымнар кулланырга була:

  1. Гафу итегез...(үтенеч белән әйтелә)
  2. Борчуым өчен гафу итегезү...(Итагатьле итеп өлкәннәргә мөрәҗәгать итү)
  3. Тыңлагыз әле...(Әдәп сакламый гына эндәшү һәм соңыннан сорау яки үтенеч белән мөрәҗәгать итү)
  4. Иптәшләр! (Тыңлаучыларга мөрәҗәгать итү)
  5. Апа, абый! (Өлкән ир-атка һәм хатын –кызга мөрәҗәгать итү)

Эшебездә менә шундый алымнар куллану безгә уку- укытуның сыйфатын яхшыртырга, иң мөһиме – балаларны татар телендә төзек, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдә ярдәм итә.

Кулланылган әдәбият

  1. Татар әдәби теле. Вахит Хаков – Казан Татарстан китап нәшрияты, 1999 ел
  2. Мәгариф  №4, 2005  ел – 25 бит
  3. Мәгариф  №1, 2005 ел – 38 бит
  4. Мәгариф  №10, 2005 ел – 46 бит

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысына ярдәмлек материал

Үз эшемдә куллана торган кайбер материаллар...

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...