"Туган җиребез – Татарстан”.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 3 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмәсе күрсәтмә материал белән баетылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_zhirebez_-_tatarstan.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: «  Туган җиребез – Татарстан”. 3 нче  сыйныф

Дәреснең максаты: яңа өйрәнгән лексиканы активацияләү, грамматик конструкцияләрне гамәлдә куллана белү; телдән аралаша белүгә ирешү; рус телле укучыларда татар теленә, туган җиребез Татарстанга карата мәхәббәт һәм толерант    шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:

  • укучыларда туган ягыбызның тарихына кызыксыну уяту;
  • яңа материалны өйрәнгәндә тарихи сюжетлы материалларга таянып,  интеллектуаль һәм  информацион - эзләнү күнекмәләрен  үстерү;
  • мәгъүматны кабул итү өчен бөтен уңайлыклар тудыру.

Дәреснең тибы: катнаш

Материаль – техник әсбаплар: компьютер, проектор, интерактив такта (экран), колонкалар, Microsoft Office PowerPoint. ярдәмендә эшләнгән автор презентациясе.

Укытучының һәм укучының информацион ресурслары:

1.И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыкова, Л.И.Очерцова Татар теле һәм уку китабы: 3  сыйныф,  - Казан: « Татарстан китап  нәшрияты”, 2012 ел.

2. И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыкова, Л.И.Очерцова Эш дәфтәре 3 сыйныф,

 - Казан: « Татарстан китап  нәшрияты”, 2012 ел

3. Таратма материал

Дәреснең этаплары:

I Оештыру - мотивация (10 минут)

II Алдан әзерләнү (5 мин)

III Информацион – операцион (15 мин)

              IV Рефлексив бәя бирү(15 мин)

Дәрес барышы:

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Слайд №

I

Оештыру - мотивация этабы

Оештыру моменты (1 мин)

Укучыларның дәрескә әзерлеген, эш өстәлен тикшерү.

Урыннарга утыралар. Укытучыны сәламлиләр һәм эш өстәлен тикшерәләр.

Укучыларга сыйныфның әзерлеген тикшерү максатыннан сораулар бирү.

-Бүген нинди көн?

-Урамда нинди һава торышы?

-Бүген кем дежур?

-Дәрестә кем юк?

Укытучының сорауларына ачык, анык һәм аңлаешлы җавап бирәләр.

Мотивация (4 мин)

Слайдка күзәтү ясау.

Татарстан Республикасы белән танышалар. Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине Татарстан” җырының бер өлешен тыңлыйлар.

1

Сезнең өчен “туган җир” нәрсә ул?

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.

Минем кечкенә ватаным дигән җөмләне сез ничек аңлыйсыз?

Белемнәрне актуальләштерү (5 мин)

Бүген бездә кунакта Акыллы Үрдәк ( Умная Уточка). Ул безгә биремнәр алып килгән. Укучылар, игътибарыгызны Татарстан картасына юнәлтегез әле. Республикабызда нинди шәһәрләр барлыгын искә төшереп үтик әле. Без аларны сезнең белән үткән дәрестә карап киткән идек. Хәзер аларның исемнәрен татарча язарга кирәк булачак.

Интерактив тактада укучылар “Каләм” ярдәмендә шәһәр исемнәрен язалар.

 Әгәр интерактив такта булмаса, бу биремне башта русча әйтеп, аннары татарчага тәрҗемә итә алалар.

2

Проблемалы ситуация.

Татарстанның башкаласын кайда урнашканлыгын картадан күрсәтү. Аның тәрҗемәсен дөрес итеп әйтә һәм яза белү.

Башка укучылар ярдәм итәләр, тәрҗемә тактада языла.

III

Алдан  әзерләнү этабы (5 мин)

Бу сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен табу.

Шәһәргә кадәр        жил в Чистополе

Чистайда яшәгән   вода Камы холоднее

Татарстанның башкаласы     до города

Нократ суы салкынрак  столица Татарстана

Интерактив такта ярдәмендә укучылар җавапны ук белән тоташтыралар.

3

Татарча әйтәбез:

- в Татарстане 500 рек;

- от Казани до Бугульмы 220 км;

- Волга самая красивая река;

- Река Белая короче Волги

Укучылар җөмләләрне тыңлыйлар һәм татарчага тәрҗемә итәләр.

Татарстан Республикасы - илнең бер зур өлеше. Безнең белән татар телен өйрәнүчеләр – Крокодил Гена һәм Чебурашка  республикабыз турында берни белмиләр. Сез алар белән белемнәрегезне уртаклаша алмассыз микән?  

Өйрәнелгән лексика һәм грамматика ярдәмендә укучылар үзләренең туган яклары турында кыска җөмләләр төзиләр.  

Без бүген дәрестә үзебезгә нинди максат куябыз?   Шул максатка ирешер өчен безгә нишләргә кирәк?

Балаларның фикерләре.

Дәреснең максаты: бу тема буенча яңа сүзләр өйрәнү;

 аларны телдән һәм язмача актив куллану.

Бурычыбыз: өйрәнелгән лексика буенча дөрес итеп  « Туган җиребез – Татарстан” текстын тәрҗемә итү.

Тыңлыйлар.

IIII

Информацион – операцион этап  (15 мин)

Ә хәзер яңа сүзләрне тыңлыйбыз.

 Аудиоматериал тыңлатыла.

Тактага карыйк һәм бу яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән укып чыгыйк.

Игътибар тактага юнәлтелә. Балалар укытучы артыннан сүзләрне кабатлыйлар.

4

Проблемы ситуация.

Бу сүзләрдән нечкә әйтелешле исемнәрне генә сайлагыз.

Сайлап алалар һәм күплек санда әйтәләр.

Ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз һәм « Туган җиребез – Татарстан” текстын тыңлыйбыз.

Аудиоматериал тыңлатыла.

Укучылар, хәзер сезгә бу текстны укып, җөмләләрне тәрҗемә итәргә кирәк булачак.

Балалар чылбыр ярдәмендә укыйлар, тәрҗемә итәләр.

IIV

Рефлексив бәя бирү  (15 мин)

Балалар, сезгә хәзер  Акыллы Үрдәкнең сорауларына җавап бирергә кирәк булачак.

Дәреслек буенча икешәрләп эшләү. Бер бала укый, икенчесе җавап бирә. Тексны кулланырга ярый.

Укучылар, игътибарыгызны тактага юнәлтегез әле. Дәрес башында өйрәнгән яңа сүзләр иҗекләргә таркалган. Бу иҗекләрне кушып, сүзләрне төзеп, дәфтәрләрегезгә языгыз әле.

Иҗекләрне интерактив тактада бармаклар ярдәмендә йөртеп, сүзләр төзиләр.

5

Ә хәзер республикабызда нинди шәһәрләр һәм районнар барлыгын искә төшерик. Республикабызның шәһәрләрендә һәм районнарындагы истәлекле урыннары атап үтик. Тагын бер кат тарихын искә төшерик.

Икешәрләп эшләү, бер – берсенә сораулар бирү.  (диалог)

Берничә сүзтезмәне тәрҗемә итү сорала.

Президент республики, столица Татарстана, государственные языки республики, глава государства – президент, находится на берегу Волги, площадь 68 000 кв.м

Балалар тәрҗемә итәләр.

6

Хәзер Акыллы Үрдәкнең интерактив биремен үтибез.

  • Кайсы телләр Татарстанда  дәүләт телләре булып санала?.

Маркер белән рус теле һәм татар теле дигән җавапка ук ярдәмендә тоташтыралар.

Без  Татарстан республикасының  һәм  Россиянең гражданнары. Һәр дәүләтнең үз символлары бар. Сез аларны беләсезме?

Һәр бала үз фикерен җиткерә.

7

Акыллы Үрдәкнең чираттагы биреме башкарыла.

  • Кайсы символлар  Татарстанга, ә кайсылары  Россиягә карый?

Тактада герб һәм флагның рәсемнәрен табалар, теге яки бу дәүләткә маркер ярдәмендә дөрес итеп тоташтыралар.  

Әйтегез әле, дәресебезгә нинди максат куйган идек? Ничек уйлыйсыз, без куйган максатыбызга ирештекме?

Һәр бала үз фикерен җиткерә.

Җөмләләрне дәвам ит:

Нәрсә мин белә идем….

Хәзер мин беләм…

Хәзер мин булдыра алам

Молодцы!

Балалар чиратлап үз җөмләләрен төзеп әйтәләр.

Билгеләр кую. Өй эшен аңлату.

Киләсе дәрестә без сезнең белән Татарстан Республикасы буенча үтелгән лексика һәм грамматиканы искә төшерәчәкбез. Татарстан турында үзегезнең текстларыгызны төзеп караячаксыз. Шуңа күрә бүген өйрәнгән яңа сүзләрде ятлап килүегез сорала. Татар республикасының шәһәр исемнәрен дә кабатлап чыгыгыз. Дәрес бетте, хушыгыз!

Өй эшен язалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

ТУГАН ЯГЫМ ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ

ЦЕЛИ: Углубить знания по истории республики и родного края. а) познакомить детей с легендами и преданиями о Казани, б) воспитать любовь к родному краю, к её природе, бережное отношение к ней, в)...

КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы...

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

"Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес)

Тема: Туган җирем - Татарстан. (КВН-дәрес)Максатлар:1.  Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.  Укучыларның сөйләм телен баету, дөн...

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...