Мастер класс "Хезмәт төбе- хәзинә"
материал (6 класс) на тему

Мингазова Нурсия Фоатовна

Мастер класс "Хезмәт төбе- хәзинә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_klass_hezmt_tobe-hzin.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                            Саба муниципаль районы                

                                                                       Шәмәрдән лицееның татар теле

                                                                       һәм әдәбияты укытучысы

                                                                       Минһаҗева Нурсия Фоатовна

 Тема: Хезмәт төбе – хәзинә (Мастер класс).

 Максат: Хезмәтнең бәхет, хөрмәт һәм уңыш чыганагы икәнлеген аңларга ярдәм итү. Уйларга, фикерләргә өйрәтү, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

  I Оештыру өлеше

  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез!
  • -Хәерле көннәр сезгә!
  • Зиһен һәм тел ачкычлары телимен үзегезгә. Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлыйк.

   

   - Агачка игътибар итегез әле. ( Агачта төрле “җимешләр”: йорт, машина, медальләр, грамоталар, диплом һ.б.)

- Сез нәрсә күрәсез? (медальләр,  йорт, акча, грамоталар, материал байлыклар, диплом)

- Сез бу агач турында нәрсә уйлыйсыз? (Бу ниндидер әкиякә иллюцрация. Хыял агачы. Берәр кешенең фантазияседер)

- Бу сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? (Бәлки  киләчәктә кешеләр шундый агачлар үстерә башларлар. )

- Һәр җимеш агачының исеме бар. Бу нинди агач икән. Агачның исеме ничек дип уйлыйсыз? (Байлык агачы, хезмәт агачы, уңыш агачы)

- Ә нәрсә соң ул уңыш?

- Спортта яулаган үрләр, белем алу нәтиҗәсендә ниндидер профессиягә ия булу,                                                                                                                           )

    - Бүген без сезнең белән уңышка ирешү серләрен ачыкларга тырышырбыз. Үзебезнең “тормыш” дигән матур бакчабызда уңыш агачы үстерү өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләрбез. Бу сорауга җавап бирү өчен безгә әдәби әсәрләрдән өзекләр ярдәмгә килер. Группаларга төрле әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр биреде. Һәрберегез өзекләрне укып, авторның әйтергә теләгән төп фикерен ачыклап алтын тәңкәләргә язып барырга тиешсез. Эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Бирем өчен алынган әсәрләр һәм өзекләр:

1.Абдулла Алиш. Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып , үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән. Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән.

Автор фикере: бүгенге эшне иртәгә калдырма, тырышлык авырлыкларны җиңәргә дә булыша.

 

2. Габдулла Тукай. Эшкә өндәү.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Автор фикере: яшь чакта тырыш булсаң, эш сөйсәң, картайгач, җиңел була, кешенең бәхете хезмәттә, ялкаулык кешегә хурлык китерә.

3.Нәби Дәүли. Бәхет кайда була?

Эзләп йөрмә бәхетне

Җиде ят ерак илдә.

Ул яши безнең өйдә,

Без торган азат җирдә.

Шунда белде ике дус –

Галимҗан белән Илдус-

Бабай бик дөрес әйтә:

Бәхет була хезмәттә

Автор фикере: Хезмәт ярату – ул зур бәхет икән.

 

Абдулла  Әхмәт. Үги кыз.

Рәхмәт, бәбкәм, кул-аягың сызлаусыз булсын. Шулай эшләп үсәргә кирәк. Эше барның ашы бар.  Без, кызым, бабаң белән бик тырышып эшләдек. Безнең урын-җир өстендә ятканны һичбер вакыт кояш күрмәде. Эшкә өйрән, бәбкәм. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Автор фикере: Тырыш кешенең һәрвакыт өсте бөтен, тамагы тук. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

(Төркемнәрдә эш. Фикерләр языла)

- Ә хәзер, җавапларыгыз белән группадашларыгыз белән уртаклашыгыз. Иң күп тавыш җыйган “тәңкәләр” кәрзингә салынып барыла.

- Кәрзинебез хәзинә белән тулды. Бу уңышны без эш барышында үз хезмәтебез, үз тырышлыгыбыз белән үстердек. “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”,- дип юкка гына әйтмиләр бит.

- Үз уңышларыгыз белән таныштырыгыз әле. (балаларның җаваплары тыңлана)

- Шушы фикерләрегездән чыгып уңыш агачын төзеп карыйк. Алдыгыздагы яфракларга уңышка ирешү өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, шуларны язып куегыз. (Сәләт, тырышлык, хезмәт, акыл, белем, ихтыяр көче кебек сыйфатлар язарга мөмкиннәр). Бергәләп уңыш агачын үстерик.

     -  Ә мастер класстан чыгу билетын үзегездән ясатмакчы булам. Мастер класс башына әйләнеп кайтыйк әле. Әгәр дә чыннан да шушы байлыклар агач та гына үссә, нәрсә булыр иде? Сезнең алдыгызда буш билетлар, җавапларыгызны шунда языгыз.

  • Җаваплар язла, кычкырып укыйлар.

-   Хезмәт- дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул. Мин сезгә хезмәтегез белән бәхетле булуыгызны телим.


 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс: "Ты сам-мастер декоративно-прикладного искусства."

Творческий проект: " Тыс ам - мастер декоративно- прикладного искусства",  задуман как коллективная реализация в конкретном материале наиболее удачного из замыслов и разработок эскизов для работы...

"Прощение и вечный приют". Урок-размышление о судьбе мастера в финале романа М.Булгакова "Мастер и Маргарита" в 11 классе

Урок - обобщение по роману М.Булгакова "Мастер и Маргарита". На уроке формируются следующие навыки: умение работать в группе, самостоятельно формулировать проблему и гипотезу, аргументировать свою точ...

Мастер-класс по теме Построение графиков функций с помощью Мастера диаграмм

Тема: Построение графиков функций с помощью Мастера ДиаграммЦель: Формирование навыков построения графиков с помощью Мастера диаграмм, расширение представления о возможностях электронной таблицы...

Мастер и Маргарита (по роману М. Булгакова «Мастер и Маргарита»).

Цель урока: Выяснить с учащимися главную идею романа; на основе поступков уметь давать оценку героям, выражать свое отношение к ним; на материале романа способствовать воспитанию у учащихся...

Мастер-класс «Глиняных дел мастера»

Мастер-класс«Глиняных дел мастера»...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...