ЕРТ, 1 вариант
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

ЕРТ, для русскоязычных учащихся, 1 вариант

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ert_1_nche_variant_2.docx38.38 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар теленнән имтихан эше/         9 нчы сыйныф/ Чернышевка мәктәбе/ Әбүбәкерова Р.Ә/ 2015/

                                    1 нче вариант

                       Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән имтихан эше 38 биремне үз эченә алган  4 бүлектән тора.  

1 нче бүлек.  8 биремнән тора (1-8 нче биремнәр). Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Башкару вакыты - 30 минут.

2 нче бүлек. 9 биремнән тора (9-17 нче биремнәр). Алар укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.  Башкару вакыты - 30 минут.

3 нче бүлек. 15 биремнән тора.(18-32 нче биремнәр). Бу биремнәрне үтәгәндә, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләре тикшерелә. Башкару вакыты - 30 минут.

4 нче бүлек. 2 биремнән тора. 33-37 нче биремнәрдә сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язарга кирәк. Башкару вакыты - 20 минут.  38 нче биремдә укучыларга шәхси хат язарга тәкъдим ителә.Башкару вакыты - 40 минут.                                                                                                                                                                                                                                                                                                            

         

                          Уңышлар телибез!

                                            *****

                 Инструкция по  выполнению работы

      Экзаменационная работа по татарскому языку  состоит из четырёх разделов, включающих 38заданий.

Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1-8).Рекомендуемое время на выполнение данного раздел  – 30 минут.  

Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 9 заданий  (задания 9-17).  Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.  

Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий (задания 18-32). Рекомендуемое время на выполнение – 30  минут.  

В разделе 4 (задания по письму) состоит из двух частей. В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией. Рекомендуемое время на выполнение- 20 минут. В задании 38 предлагается написать личное письмо. Рекомендуемое время на выполнение - 40 минут.

1 нче бүлек

1. Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

Место действия:    1.Кибеттә. 2.Табиб янында. 3.Вокзалда. 4. Өйдә. 5. Мәктәптә

Диалог

       А

    Ә

     Б

       В

Место действия

 

2. Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, данными в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 – 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. У вас есть 30 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.  

Утверждения:

1. Сөйләүче яраткан шөгыле  турында әйтә.

2. Сөйләүче туган ягы турында әйтә.

3. Сөйләүче Казан шәһәре  турында әйтә.

4. Сөйләүче туган авылы турында әйтә.

5. Сөйләүче гаиләсе  турында әйтә.

6. Сөйләүче дәү әнисе  турында әйтә.

Говорящий

    А

      Ә

       Б

      В

    Г

Утверждение

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях А1 – А6 обведите цифру 1,2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. У Вас есть 60 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

3. Марат  ...  шәһәрендә яшәгән.

1)Мәскәү

2)Казан

3)Биектау

4. Хәзер Марат ...   яши.

1)Мәскәүдә

2)Казанда

3)Биектауда

5. Маратның  ...  бар.

1)ике абыйсы

2)энесе һәм сеңлесе

3)абыйсы һәм сеңлесе

6. Сеңлесе  ...   мәктәптә укый.

1)беренче

2)икенче

3)өченче

7. Аның дусты ...   сыйныфта укый.

1)җиденче

2)сигезенче

3)тугызынчы

8. Марат  .....    ярата.

1)йөзәргә

2)җиләк җыярга

3)балык тотарга

                                         

                                            2 нче бүлек  

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2 – текстка туры килми).

   Кечкенәдән үк хыялым песи алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты. Кыш башында без песи баласы алып кайттык. Мин дә, апам да бик шатландык. Песигә Йомшаккай дип исем куштык.

   Песиебез − ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Ул шундый матур, минем аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора иде. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек. Тик ул, күп тә үтмәде, авырып китте. Әти Йомшаккайны биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Әти белән мин дә йөрдем. Шуннан соң песиебезнең авырганы юк. Ул авырганда, миңа да бик авыр булды. Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата.

   Иртән, беренче булып, ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче, ул гел "мыр-мыр" килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый.

   Йомшаккай безнең бик шаян, бик уйнарга яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.

   Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Мин аны ямьсез, усал песи булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус. Ә дустыңны, әлбәттә иңде, яратасың бит. (Р.В.Галләмовадан)

9. Минем песием булды.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    

10.  Песине без яз көне алдык.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми

11.  Песиемнең күзләре зәңгәр.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми

12. Йомшаккайга  укол  ясадылар..

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

13. Тиздән песинең туган көне булачак.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми

14. Көндез ул әтиебезне эшкә озатып кала.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми

15. Мәктәптән кайткач, песиемне ашатам.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми

16. Мин аны матур булганы өчен генә яратам.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками  1-8 и текстами А – Е. Запишите свои ответы  в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Дуслар.

2. Мәктәпкә бару.

3. Су астына китү куркынычы бар.

4. Ниндидер тавыш ишетелде.  

5. Илсөяр дустын коткарды.

6. Кызлар мәктәптән кайталар.

7. Кызларның берсе бата башлады.

8. Һәркем сокланырлык батырлык!

А.  Ике дус кыз - ике Илсөяр бергә укыйлар. Кызлар һәрвакыт бергә йөриләр, бергә дәрес әзерлиләр. Якын дуслар бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Ял көннәрендә кинога йөрергә яраталар.

Ә.  Ә язгы бер көндә кызлар белән мондый хәл була. Алар мәктәптән кайтырга чыгалар. Авыл уртасында тирән күл бар. Гадәттә кызлар ул күлне урап узалар иде. Ә бүген ашыктылар, юлны кыскартырга булдылар. Һәм кызлар күл аша, турыга гына китәргә булдылар.

         Б. Илсөяр Гыймадиева, ашыгып, алдан йөгерде. Ә Илсөяр Госманова, ашыкмыйча, аяк астына карап бара. Шулчак ул ниндидер тавыш ишеткәндәй булды.

         В.  Күтәрелеп караса, алдан йөгергән иптәшенең башлык кигән башын һәм аркасындагы сумкасын гына күрде... Аның башыннан куркыныч уй узды: "Ул бата! Тизрәк ярдәмгә!"

Г.  Илсөяр җиңел адымнар белән иптәше янына йөгерде. Аннан, аяк астында боз шытырдый башлагач, боз өстеннән түше белән шуышып барды да дустының пальто якасыннан эләктереп алды. Киемнәре һәм сумкасы авыраеп өлгергән Илсөярнең. Җитмәсә, кояшта җылынып өлгергән боз шытыр-шытыр килеп тора. Кызлар менә-менә икесе дә боз астына китәрләр кебек.

Д.  Илсөяр дустының сумкасыннан эләктереп алды да аның каешларын ычкындырды, шуннан соң, сумка каешына тотындырып, кызның үзен боз өстенә тартып чыгарды.

Е. Шулай итеп, Илсөяр Госманова дустын үлемнән коткарып калды. Аның батырлыгына бөтен мәктәп сокланды, рәхмәт әйтте.

                                                                  ("Сабантуй" газетасыннан)

   Текст-лар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 – 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию.

18

Казанда иң борынгы урам -  ...  урамы.

ТАШАЯК

19

...  Болакка таба төшсәгез, бу урамны җиңел табарсыз.

КРЕМЛЬ

20

...  бик бай һәм кызыклы тарихы бар.

УРАМ

21

Казан ханлыгы чорында ук биредә яз көннәрендә Ташаяк ярминкәсе ...  .

ҮТКӘРЕРГӘ

22

Ташаяк ... таш+аяк (савыт)дигән сүзләрдән тора.

СҮЗ

23

Идел буенда данлыклы бу … уртасында зур таш савыт булган.

ЯРМИНКӘ

24

Борынгы Рус дәүләтеннән, Ираннан, Кытайдан һәм башка илләрдән килгән сәүдәгәрләр шул …  акча салганнар.

САВЫТ

25

Бу акча ярминкәгә катнашу хокукы алу өчен кирәк  ...  .

БУЛЫРГА

Прочитайте текст. Преобразуйте слова,  написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26 – 32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует  отдельному заданию.

26

 Урман – матурлык һәм … чыганагы.

СӘЛАМӘТ

27

Ул су  ...  җайга сала, климатны яхшырта.

АГА

28

Урман хайваннарны, кошларны ..., аларның яшәү урыны булып тора.

АШ

29

...  ...   урманны чүплиләр, ут ягалар.

ЯЛ ИТӘ

30

Урманда ут ягу  куркыныч, .... тамырлары   пешә.

ҮС

31

 ...  урманнарны саклауга зур көч куялар.

УРМАН

32

 Урманнарны ... бөтен кеше катнашырга тиеш.

САК

                                       4 нче бүлек

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33.Спросите у друга (подруги) какие города нравятся ему.

34.Попросите у одноклассника книгу о компьютерах.

35.Предложите другу пойти в Кукольный театр.

36.Поинтересуйтесь у сестры, какие профессии ей нравятся.

37.Позвоните в аэропорт и уточните, во сколько прилетает рейс из Москвы.

38. Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

        

... Мин җәйне көтеп алам. Җәйге каникулларны бик файдалы һәм күңелле үткәрәм. Рәхәтләнеп су коенам, кояшта кызынам, әти-әниемә булышам. Әбием янына авылга кайтам. Анда урманга җиләккә, гөмбәгә йөрим.

 Ә син  җәйне яратасыңмы? Җәйге каникулларны  ничек үткәрәсең? Кайларда буласың?

Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

1.Диалог А.

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Киләсе электричка сәгать ничәдә булачак?

-Унике тулып ун минутта.

-Арчага кадәр билет бирегез әле.

-Рәхим итегез!

-Рәхмәт!

  Диалог Ә.

-Хәерле көн!

-Исәнмесез!

-Сезне нәрсә кызыксындыра?

-Аяк киеме.

-Нинди?

-Кышкы.

-Кышкылары монда. Рәхим итегез! Сайлагыз!

Диалог Б.

-Исәнмесез!Мөмкинме?

-Рәхим итегез! Утырыгыз!Хәлләрегез ничек?

-Башым авырта. Йөткерәм.Температурам бар.

-Тыңлап карыйк әле. Сезне дәваларга кирәк, хастаханәгә салабыз.

Диалог В.

-Хәерле иртә әнием!

-Хәерле иртә, кызым!

-Әнием, әбиемне һәм бабамны  бик сагындым. Әйдә кунакка чакырыйк әле аларны.

-Алар безгә иртәгә киләчәкләр. Бүген без циркка барабыз.

-Ура! Әтием дә барамы?

-Әлбәттә! Ул билетлар алырга китте.    

2.Сөйләүче А

   Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.

Сөйләүче Ә

   Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.

Сөйләүче Б

   Үземнең гаиләм турында сөйлисем килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.

Сөйләүче В

   Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Әминә. Мин аны бик яратам. Ул шундый уңган, ягымлы. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм өчпочмакларны бик яратып ашыйбыз. Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Сөйләүче Г.

   Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым.

3 – 8

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, утырыгыз! Безнең сыйныфка яңа укучы килде. Танышыйк әле аның белән. Марат, син кайсы мәктәптән килдең?

Марат. Исәнмесез! Мин Казан шәһәренең 2 нче гимназиясендә укыдым. Ул Мәскәү районында урнашкан.

Укытучы. Ә ни өчен безнең мәктәпкә күчәргә булдың?

Марат. Чөнки без Биектауда йорт сатып алдык. Хәзер биредә яшибез.

Укытучы. Безгә гаиләң турында да сөйлә инде.

Марат. Гаиләбездә 5 кеше бар: әтием, әнием, абыем , сеңлем һәм мин.

Укытучы. Сеңлең кайсы мәктәптә укый.

Марат. Ул икенче мәктәптә укый. Чөнки өебезгә якын. Ә миңа биредә ошый. Иң якын дустым да бу мәктәптә укый. Ул 8 нче сыйныфта белем ала.

Укытучы. Яраткан шөгылең бармы? Нәрсә белән кызыксынасың?

Марат. Мин балык тотарга яратам. Спорт белән шөгыльләнәм. Физика белән кызыксынам.

Укытучы.Марат, рәхим ит! Менә бу урынга утыр.

                     Җаваплар. 

1

3124

2

23561

3

2

4

3

5

3

6

2

7

2

8

3

9

1

10

2

11

1

12

1

13

1

14

2

15

1

16

2

17

1647358

18

Ташаяк

19

Кремльдән

20

урамның

21

үткәрелгән

22

сүзе

23

ярминкә

24

савытка

25

булган

26

сәламәтлек

27

агышын

28

ашата

29

ял итүчеләр

30

үсемлек

31

урманчылар

32

саклауда


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 6. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 6. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ...

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 7. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ»

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 7. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ»...

Самостоятельная работа на повторение I части варианта ОГЭ (в двух вариантах)-I вариант

Самостоятельная работа направлена на повторение первой части экзаменационного варианта ОГЭ. Позволяет организовать проверку подготовленности детей к экзамену....