ЕРТ, 2 вариант
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

ЕРТ для русскоязычных учащихся, 2 вариант

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ert_2_nche_variant.docx33.7 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар теленнән имтихан эше/         9 нчы сыйныф/ Чернышевка мәктәбе/ Әбүбәкерова Р.Ә/ 2015/

                                    2 нче вариант

                          Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән имтихан эше 38 биремне үз эченә алган  4 бүлектән тора.  

1 нче бүлек.  8 биремнән тора (1-8 нче биремнәр). Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Башкару вакыты - 30 минут.

2 нче бүлек. 9 биремнән тора (9-17 нче биремнәр). Алар укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.  Башкару вакыты - 30 минут.

3 нче бүлек. 15 биремнән тора.(18-32 нче биремнәр). Бу биремнәрне үтәгәндә, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләре тикшерелә. Башкару вакыты - 30 минут.

4 нче бүлек. 2 биремнән тора. 33-37 нче биремнәрдә сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язарга кирәк. Башкару вакыты - 20 минут.  38 нче биремдә укучыларга шәхси хат язарга тәкъдим ителә.Башкару вакыты - 40 минут.                                                                                                                                                                                                                                                                                                            

                         Инструкция по  выполнению работы

      Экзаменационная работа по татарскому языку  состоит из четырёх разделов, включающих 38заданий.

Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1-8).Рекомендуемое время на выполнение данного раздел  – 30 минут.  

Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 9 заданий  (задания 9-17).  Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.  

Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий (задания 18-32). Рекомендуемое время на выполнение – 30  минут.  

В разделе 4 (задания по письму) состоит из двух частей. В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией. Рекомендуемое время на выполнение- 20 минут. В задании 38 предлагается написать личное письмо. Рекомендуемое время на выполнение - 40 минут.

1 нче бүлек

1. Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

Место действия:1.Китапханәдә. 2.Урамда . 3.Даруханәдә. 4.Өйдә. 5.Мәктәптә.

Диалог

       А

    Ә

     Б

       В

Место действия

 

2. Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, данными в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 – 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. У вас есть 30 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.  

Утверждения:

1. Сөйләүче көз көне табигатьнең үзгәрүе турында әйтә.

2. Сөйләүче туган ягы турында әйтә.

3. Сөйләүче көз көне туган кешеләр  турында әйтә.

4. Сөйләүче кыш көне туган кешеләр турында әйтә.

5. Сөйләүче җәй көне туган кешеләр  турында әйтә.

6. Сөйләүче яз көне туган кешеләр  турында әйтә.

Говорящий

    А

      Ә

       Б

      В

    Г

Утверждение

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3-8  обведите цифру 1,2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. У Вас есть 60 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

3.  Алсу ...  укый.

1) Казан дәүләт медицина университетында

2) Казан федераль университетта

3) Казан медицина көллиятендә

4.  Әлфия  ...  укый.

1) Казан дәүләт медицина университетында

2) Казан федераль университетта

3) Казан медицина көллиятендә

5. Алсу  ...  булырга тели.

1) укытучы

2) табиб

3) журналист

6.  Әлфия ...    булырга тели.

1) укытучы

2) табиб

3) журналист

7.  Журналист - ...  һөнәр.

1) күңелле

2) кирәкле

3) кызыклы

8. Һәрбер ... мактаулы, теләгәнен сайлап .

1) кеше

2) көн

3) һөнәр

                                         

                     2 нче бүлек  

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений 9-16   соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2 – текстка туры килми).

     Колибри - дөньяда иң кечкенә һәм, мөгаен, иң матур коштыр. Аларның кайберләре гади шөпшә зурлыгында була, һәм авырлыгы бары тик бер ярым  ике граммга гына җитә. Карлыгач зурлыгындагы иң зур колибрилар баһадирлар дип йөртелә. Бу кошлар бик ачык төстә. Башындагы вак каурыйлар кайчагында озын булып күпереп тора, ә кайбер төрләрнең койрыклары бик озын, каурыйлары төрле формада була.

   Колибрилар, бертуктаусыз очып йөргәнгә, бик күп энергия сарыф итәләр, шуның өчен көн буена үз авырлыкларыннан ике тапкыр күбрәк ашыйлар. Колибрилар ашамыйча озак тора алмыйлар.

   Ана колибрилар агач ботакларында җыйнак кына оялар ясыйлар. Вак төрләрнең оялары чикләвек кабыгы кадәр генә була! Ана колибри шундый ояга авырлыгы нибары 2-3 миллиграмм гына булган ике ак йомырка сала. Бик кечкенә кошчыклар шәрә һәм сукыр булып туа, аңа колибри аларны ояда өч атна буе ашатып яши.

   Матур канатларына кызыгып, колибриларны бик озак вакытлар буена юк итә килгәннәр. Шуның аркасында күп төрләр сирәгәйгән. Табигатьне саклау буенча халыкара оешмалар колибриларны киләчәктә юкка чыгудан сакларга тырышалар.

9. Колибри - бик кечкенә һәм матур кош.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми     

10.  Колибриларның авырлыгы 1,5 - 2 грамм була.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми        

11.  Барлык колибриларның да койрыклары озын була.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми        

12.  Колибрилар бик күп ашыйлар.

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

13.  Алар энергияне аз сарыф итәләр.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми     

14. Колибрилар ашамыйча озак тора алалар.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми        

15. Ата колибрилар агач ботакларында җыйнак кына оялар ясыйлар.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми      

16. Колибриларның канатлары матур.

1)текстка туры килә  2) текстка туры килми        

   

17.  Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками  1-8 и текстами А – Е. Запишите свои ответы  в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.                                                                                                                                                                                                

1. Җәйге урманда.

2. Үткән елгы ял.

3. Без Агыйдел елгасына барырга җыенабыз.

4. Җәйге табигать бик матур.

5. Илсөяр дустын коткарды.

6. Балык чирткәнне көтәбез.

7. Ике күл.

8. Җәйге каникулларда балык тотарга йөрибез.

А. Мин җәйге каникулларны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Ял итү өчен Казан тирәсендә бик матур урыннар бар. Мин балык тотарга яратам. Без малайлар белән кармак, таяк һәм башка кирәкле булган әйберләрне алабыз да, Казансу елгасына китәбез.

Ә. Су өстендә кояш нурлары ялтырый. Кармакларны салабыз, тыныч кына балык чирткәнне көтеп торабыз.

         Б. Тирә-як - тып-тын. Кайдадыр кош сайрый, бакалар бакылдый. Табигать шундый матур.

         В.  Бик эссе көннәрдә урманда рәхәт. Анда салкынча. Җир җиләге, каен җиләге җыясың. Кошлар сайравын тыңлыйсың, туйганчы саф һава сулыйсың.

          Г. Җәй көне Идел буенда ял итү бигрәк әйбәт. Без үткән елны гаиләбез белән "Кояшлы аланга" ял итәргә бардык. Анда Иделнең бөтен зурлыгы, матурлыгы күренә кебек. Комлы ярында кояшта кызындык, су коендык. Кояш чыгуын һәм кояш баюын күзәттек. Волейбол, баскетбол, бадминтон уйнадык. Көймәдә йөрдек. Бик күңелле булды.

         Д. Ә мин быел ике күлгә - Аккош күленә һәм Зәңгәр күлгә бардым. Зәңгәр күлне беренче тапкыр күрәм. Ул шундый зәңгәр һәм салкын. Аккош күленең төсе- яшел. Күлнең өсте тыныч һәм серле.

         Е. Без берничә ел элек Чулман елгасына барган идек. Минем Агыйделне дә күрәсем килә. Киләсе җәйге каникулда, бәлки, шунда барырбыз.

   Текст-лар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

 3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 – 25  так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию 18-25.

18

Марат быел ...  җәй буе авылда әбисе янында яшәде.

каникуллар

19

Әбисенең ... ерак түгел клуб бар, анда көн саен кино күрсәтәләр.

өе

20

...  соң, гадәттә, дискотека була.

кино

21

Шимбә көннәрендә ...  болында үткәрәләр.

дискотека

22

Үткән җәйләрдә Марат бер тапкыр да ...  бармады.

болын

23

Кичләрен ул ... булышты.

бакча

24

... малайлар белән футбол уйнады.

урам

25

Телевизор карады да ... ятты.

йокла

Прочитайте текст. Преобразуйте слова,  написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26  – 32  так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует  отдельному заданию.

26

 Мин авылымны, әбиемне, ... бик сагындым.

дуслар

27

Бергә үткәргән ... еш искә төшерәм.

көннәр

28

Мин балыклы күлләрне, чәчәкле болыннарны, айлы ...  сагынам.

кич

29

Авылдан ... соң без диңгез буенда ял иттек.

кайт

30

Минем яңа ...  бар. Алар белән диңгез буенда таныштык.

таныш

31

Малайларның берсе - Саша. Без аның белән ...   .

дус

32

Дима ...  белән дуслашмадык.

исем

                                          4 нче бүлек

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33. Спроси у друга, кем он хочет стать?

34.  Сообщите одноклассникам, что вы летом побывали в Китае.

35. Предложи другу пойти в цирк.

36. Поинтересуйтесь у туристов, что им понравилось в Казани?

37. Позвоните бабушке, поздравьте её с Днём пожилых людей.

38. Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

        

Мин быел җәен Кырымда булдым. Рәхәтләнеп ял иттем, диңгез һавасы суладым, туйганчы су коендым.  Миңа Кара диңгез бик ошады

 Ә син  кайларда булдың? Ниләр эшләдең? Нәрсәләр  күрдең??

Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

1.Диалог А.

-Исәнмесез, Алсу Фәритовна!

-Исәнме, Илдар! Ни өчен мәктәпкә килмәдең?

-Башым, тамагым авырта.

-Табиб чакырдыгызмы соң?

-Әйе.

-Ә урамда нишлисең?

-Табиб дарулар эчәргә һәм саф һавада булырга кушты.

  Диалог Ә.

-Хәерле көн!

-Исәнмесез!

-Сездә баш һәм тамак авыруыннан дару бармы?

-Табиб нинди дарулар эчәргә кушты?

-Менә рецепт.

-Менә сезгә дарулар.

-Рәхмәт.

Диалог Б.

-Хәерле иртә! Улым, тор инде, мәктәпкә барыр вакыт җитә.

-Хәерле иртә, әнием! Минем башым авырта, тамагым да.

-Синең температураң да бар. Табиб чакырабыз.

-Ярый, әнием, чакырыйк.

Диалог В.

-Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз! Сыйныфта кемнәр юк?

-Бүген сыйныфта Илдар юк.

-Ни өчен Илдар мәктәпкә килмәгән, белмисезме?

-Илдар авырый, әнисе әйтте.

-Дәресләрдән соң барып, Илдарның хәлен белербез. Ә хәзер дәресне башлыйбыз.  

2.Сөйләүче А

  Кыш көне туган кешеләр тормышны, хезмәтне яратып, уңышларга сөенеп яши. Сабыр, бик акыллы һәм белемле булу белән аерылып торалар. Үскәч, яхшы җитәкче, инженер, галим. икътисадчы, укытучы. археолог булырга мөмкиннәр.

Сөйләүче Ә

   Көз көне туганнар - нык характерлы, шат күңелле, кешелекле кешеләр. Алар һәрвакыт белемгә омтылалар. Кешеләр арасында ихтирам казаналар. Үчкәч адвокат, дипломат, журналист, артист, җитәкче, хирург булырга мөмкиннәр.

Сөйләүче Б

   Җәй көне туучылар акыллы, сөйкемле, бөтен нәрсә белән кызыксыналар. Алар - шәп дус, иптәш, ярдәмчеләр. Үскәч, яхшы җитәкче, галим. музыкант булырга мөмкиннәр.

Сөйләүче В

   Көз көне көннәр салкыная, яңгырлар ява. Агачларның яфраклары коела. Кайбер кошлар җылы якларга китәләр. Бездә чыпчыклар, песнәкләр, күгәрченнәр, каргалар кала. Алар авыл һәм шәһәр тирәсендә кышлыйлар.

Сөйләүче Г.

   Яз көне туганнар башлы, хәтерле, белемгә сәләтле, сәнгатьне яраталар. Үскәч, шәп рәссам, сынчы-скульптор, музыкант, табиб, талантлы гаскәр башлыгы, журналист, тегүче, пешекче булырга мөмкин.

3 – 8

Алсу. Гафу итегез, сезнең яндагы урын бушмы?

Әлфия. Әйе. Утырыгыз. Кая барасыз?

Алсу. Укырга.

Әлфия. Кайда укыйсыз?

Алсу. Казан дәүләт медицина университетында. Таныш булыйк, минем исемем - Алсу.

Әлфия.Мин - Әлфия.Казан федераль университетында укыйм. Журналист булырга телим.

Алсу. Бик кызыклы һөнәр. Ә мин кешеләрне дәваларга телим.

Әлфия.Бик кирәкле һөнәр. Минем  сеңлем дә табиб булырга җыена. Ул быел 11 нче сыйныфта укый. Бик тырышып имтиханнарга әзерләнә.

Алсу. Ә минем сеңлемнең укытучы буласы килә. Балаларны бик ярата, аларга белем бирергә тели.

Әлфия.Әйе, һөнәрләр бик күп шул. "Һәрбер һөнәр мактаулы, теләгәнен сайлап ал," - ди халык .

     Җаваплар 

1

2345

2

43516

3

1

4

2

5

2

6

3

7

3

8

3

9

1

10

1

11

2

12

1

13

2

14

1

15

2

16

1

17

8641273

18

каникулларда

19

өеннән

20

кинодан

21

дискотеканы

22

болынга

23

бакчада

24

урамда

25

йокларга

26

дусларымны

27

көннәребезне

28

кичләрне

29

кайтканнан

30

танышларым

31

дуслаштык

32

исемлесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 6. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 6. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ...

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 7. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ»

Образец сочинения-рассуждения. Вариант 7. Сборник «ЕГЭ. Русский язык – 2015. Типовые экзаменационные варианты 10 вариантов под редакцией И.П. Цыбулько. Допущено ФИПИ»...

Самостоятельная работа на повторение I части варианта ОГЭ (в двух вариантах)-I вариант

Самостоятельная работа направлена на повторение первой части экзаменационного варианта ОГЭ. Позволяет организовать проверку подготовленности детей к экзамену....