Татарча әйтелешкә өйрәтүнең метод һәм алымнары
консультация по теме

Татарча әйтелешкә өйрәтүнең метод һәм алымнары, 2003 ел

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarcha_yteleshk_oyrtunen_metod_hm_alymnary.doc132 КБ

Предварительный просмотр:

Татарча әйтелешкә өйрәтүнең метод һәм алымнары

Эшләде: Л.Ө.Мингалиева

Җитәкчесе: педагогика фәннәре докторы,

профессор Ч.М. Харисова

КАЗАН - 2003


ЭЧТӘЛЕК

Кереш ................................................................................................3

Татарча әйтелешкә өйрәтүнең метод һәм алымнары....................5

Йомгаклау.........................................................................................19

Кулланылган әдәбият.......................................................................20


Кереш.

Дөрес әйтү күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү- татар теленә чит тел буларак өйрәтүнең максаты булып тора. Татар әдәби әйтелеш нормаларыннан төрле тайпылулар, шул исәптән, аерым хәрефләрне дөрес әйтмәү әңгәмәдәшнең сөйләмен аңлауны кыенлаштыра, яисә әйткәннең мәгнәсен аңламауга китерә.

Әдәби әйтелеш нормаларына өйрәтү мәктәптә уку дәвамында башкарылырга тиеш, ләкин аның нигезе башлангыч классларда ук салына. Төп бурыч әйтелештә булган кимчелекләрне бетерүдән генә тормый, ә бәлки аларны алдан ук кисәтергә кирәк, чөнки бу эшне соңыннан төзәтүгә караганда шактый җиңелрәк. Татарча әйтелешкә өйрәтүдә очраган авырлыклар төрле метод һәм алымнар ярдәмендә юк ителә алуын истә тотып эшләргә киәк. Теге яки бу методны куллану белем бирү, үсеш һәм тәрбия максатларыннан чыгып билгеләнә.

Интерференцияне йөрәнү белән беррәттән психолингвистика өйрәнү һәм туган тел (рус теле) үзенчәлекләрен өйрәнелә торган телгә уңай күчерү максатларын билгели һәм шуннан чыгып икенче телгә өйрәтүне нәтиҗәле итеп оештырырга тәкъдим итә.

Транспозиция күренеше рус һәм татар телләрендәге охшаш фонетик материалны (сузык һәм тартык авазлар, сузыкның иҗек ясаудагы роле, яңгырау һәм саңгырау тартыклар) җентекләп карауны максат итеп куймый, төп игътибарны үзара бәйләнештә  торучы телләрнең үзенчәлекләренә юнәлтә. А.В.Текучев, С.И.Бернштейн, Н.И.Жинкин Һ.б. галимнәрнең фикерләрен истә тотып, без үз эзләнүебездә татарча әйтелешкә өйрәтүнең төп метод һәм алымнары итеп имитация белән аңлатуны , чагыштыру белән анализны саныйбыз.

Мәктәп практикасы дәлилләгәнчә, әйтелеш хаталарының зур күпчелеге рус теленең авазлар төзелеше үзенчәлекләре, аерым алганда, татар теленең аңардан фонетик-орфоэпик өлкәдә шактый аерылып торуы белән бәйле. Туган телдә барлыкка килгән әйтелеш күнекмәләре укучылар хәтерендә ныклап сакланып кала ала, һәм бу алдагы классларда сөйләүдә озак вакытлар сакланып кала торган үзенчәлекле акцентның барлыкка килү сәбәбе дә булып тора. Димәк, татарча әйтелешкә өйрәтү беренче дәресләрдән үк һәм мәктәптә укыту дәвамында өзлексез алып барылырга тиеш. Төп күнекмәләр башлангыч сыйныфларда булдырыла, ә алдагы сыйныфларда укучыларның әйтелеш осталыклары камилләшә бара һәм аңлы төстә башкарыла башлый. Бер-ике авазның хаталы әйтелеше нигездә сүзнең мәгънәсен үзгәртә ала (мәсәлән: һәм\хам). Татар телен өйрәнгәндә, бернче чиратта фонемаларның дөрес әйтелешен үзләштерегә кирәк, икенче төрле әйткәндә, өйрәнелә тоган телнең әйтелеш үзенчәлекләренең нигездә аның фонема инвентарен үзләштерү торырга тиеш. Шуның белән бергә, татар теленең авзларын аерым гына яңадан әйтә алу белү осталыгы һәрчак дөрес әйтелешнең гарантиясе булып та тормый әле. Авазларның дөрес әйтелеше сыйфатын сөйләм барышында  гына билгеләп була.

Фонетик-орфоэпик материалны эшләп җиткерү өчен, кирәкле метод һәм алымнарны сайлау вакытында без милли мәктәпләрдә балаларны русча әйтелешкә өйрәтү, рус телен чит тел буларак һәм чит телне йөрәтү өлкәсендә тупланган тәҗрибәләрдән чыгып эш итәргә булдык. А.В.Текучев фикеренчә, методиканың характеры аерым методик ысулларны куллану кебек үк, укытыла торган фәннең эчтәлеге белән дә билгеләнергә тиеш.

Татар теленә чит тел буларак өйрәтүнең фәкать башлангыч чорында гына түгел, урта һәм өлкән сыйныфларда да хисси фактор зур роль уйный. Димәк, орфоэпик күнегүләр уз эченә кызыклы уен элементларын да алыга тиеш. А.М.Пешковский үзенең “Безнең тел” китабы өчен язылган методик ярдәмлегендә бу мәсьәләгә карата болай дип яза: “...уен бер кайда да нәкъ фонетикадагы кебек эш һәм хезмәт белән тыгыз бәйләнмәгән...шулай ук, уен бер кайда да фонетикадагыча шундый җиңеллек белән җиттди уйлау аппаратын камилләштерүче эшкә әверелми.”. Шуларны исәпкә алып, без рус мәктәпләрендә эшләүче укытучылар тарафыннан уңышлы кулланып килә тоган, махсус кызыклы фонетик-орфоэпик күнегүләр системасын эшләдек

Төп өлеш.

Милли мәктәпләрдә рус телен өйрәтү методикасында әйтелешкә өйрәтү методлары арасында аңлы һәм механик рәвештә узләштерү методлары бүлеп чыгарыла. Безнең фикеребезчә, татар теленә чит тел буларак өйрәтү методикасында телне аңлы рәвештә өйрәнү төп  метод булып саналырга тиеш. Иң элек үзләштерер өчен тәкъдим ителгән һәр сүз һәм фразаның мәгънәсен укучылар аңларга тиеш, бөтен тел фактларын бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәнергә кирәк. Шуның белән бергә механик узләштерү, укытучыга (дикторга) охшатып кабатлау методларын да игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки алар бер-берсен тулыландыралар һәм камилләштерәләр.

Укытучы кайсы методның нинди уку-укыту чорында иң зур файда бирә алуын  белергә һәм алардан, аерым ситуацияләрне күздә тотып, файдалана белергә тиеш. Ләкин аерым бер методны сайлау өйрәнелә торган фонетик-орфоэпик материалдан, эшкәртелергә тиешле аваздан һәм аның өйрәнелә торган телдәге башка авазлары белән бергә туры килү ихтималлылыгыннан, укыту конценртыннан да тора.

Үз телебездә без гомумтанылган, “рус мәктәпләрендә татар теле” укыту прдметының үзенчәлеген күздә тотып, аңа яраклашкан, чит телнең авазларын әйтүгә өйрәту методларын куллануны хуплыйбыз. Укыту экспериментын үткәргәндә, без имитацион, чагыштырма, артикуляцион, аналитик-синтетик, аваз-хәрефләр анализы методларын кулландык.

Чит телнең әйтелеш үзенчәлекләренә өйрәтудә төрле методларны куллану зарурлыгы турында А.А.Реформский ( “Фонология, морфонология,  морфология буенча очерклар.” ), И.В.Баранников ( “Рус теленең авзлар системасына өйрәтү.” ), А.Ф.Бойцова ( “Милли мәктәпләрдә русча әйтелешкә өйрәтү.” ), Л.З.Шакирова (“Милли мәктәпләрдә рус теленә өйрәтү методикасының нигезләре.”), Г.Г.Буржунов ( “Дагестан милли мәктәпләре башлангыч сыйныф балаларын рус теленең авазлар системасына өйрәтү” ) һ.б. язды.

Безнең фикеребезчә, телара интерференцияне, рус телендәге авазларның барлыкка килү тәэсирен күздә тоту ул методларнны гамәлгә ашыруның әһәмиятле шартларының берсен тәшкил итә. Эсперемент нәтиҗәләре аларның нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылылыгын ачыкларга ярдәм итте. Укучыларның сөйләм телендә телара интерференцияне кисәтү проблемасы уңай хәл ителде, моның өчен рус теле фонетик системасының татарча әйтелешкә өйрәтүгә тәэсирен киметергә кирәк булды.

Республикадызның рус мәктәпләрендә татарча әйтелешкә өйрәтүнең күпьеллык практикасы һәм безнең фәнни-эзләнү юнәлешендәге хезмәтебез имитацион методның фонематик ишетү формалаштыру өчен иң файдалылардан булуын раслыйлар.

Бу метод таләп иткәнчә, укучы башта укытучы әйткән сүзне, сүзтезмәне, җөмләне тыңлый, аннары тәкъдим ителгән сөйләм материалын кабатлый, шулай итеп, төп игътибар үз фикереңне адресатка җиткерү кебек коммуникатив мәсьәләләргә бирелмичә, башта дөрес сөйләмә иярүгә юнәлттеләр. Димәк, укытучының сөйләме әдәби сөйләм нормаларына туры килергә, укучылар өчен үрнәк булырга тиеш. Сүзләр һәм сүзтезмәләр составындагы авазлар имитациясе баланың әйтелеше өйрәнелә торган телнең орфоэпик нормаларына туры килердәй дәрәҗәгә җиткәнче дәвам ителергә тиеш.

А. Ф. Бойцова фикеренчә, имитация яисә үрнәк сөйләмгә иярү татарча әйтелешкә өйрәтүнең төп методларыннан берсе булып килә. Бу методның аңлы рәвештә аналитик аңлату белән кушылуы да уңай нәтиҗәгә китерә. В.А. Артемов бу методны куллану ана теле авазларыннан нык аерылып торган чит тел авазларын үзләштерергә ярдәм итә, дип саный. Билгеле булганча, чит тел аралашу чынанагы һәм үрнәк тел булганда яхшы үзләштерелә.

Имитация методы укучының укытучы (диктор) сөйләменә табигый иярүенә нигезләнә.

Имитация аерым-аерым һәм бергәләп (хор белән) эшләнә. Чит телгә өйрәтү методикасында иң нәтиҗәлесе булып индивидуаль имитация санала.

Сөйләм материалын хор белән бергәләп кабатлаганда, укучыларның фонематик ишетүләрен тикшерү кыенрак була, чөнки әйтелеш нормаларыннан тайпылышларның һәрберсен дә теркәп барып булмый.

Күпчелек психологлар имитацион методны “фонематик ишетүне формалаштыручы метод” дип атыйлар. Фонематик ишетү күнекмәләре булмау әйтелеш хаталарына китерә. Рус теленә хас булмаган авазлар аларга якыннары белән алыша. Мәсәлән: [һ-ч], [ә-э], [җ-ж] авазлары шундыйлардан. Бер төркем укучылар, туган телләрендәге авазлар белән алыштырып һәр ике телдәге авазларны бертөрле үзләштерәләр.

Билгеле булганча, бөтен балалар да әйтү өчен авыр булган авазларны ишетеп үзләштерә алмый. Татар һәм рус телләрен фонетик-фонологик ситемаларын чагыштырма планда тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган рус теленә якын булган авызлар да зур кыенлык тудыра. Мәсәлән: [а], [ы], [о] сузыклары; [х], [ч] һ.б. тартыклары. Үзенең “Психология буенча лекцияләр курсы” хезмәтендә В.А.Артемов имитация методы белән ана теле авазларыннан сизелерлек аерылып тоган, шул ук вакытта, туган тел артикуляциясе күнекмәләре кысаларыннан бик үк чыкмаган авазларны үзләштерергә мөмкин дип күрсәтә. Шул ук вакытта, укытучы даими рәвештә балаларның игътибарын ишетеп үзләштерү өчен авыррак булган артикуляцион күренешләргә дә юнәлтергә тиеш. Әйтелеш күнекмәләрен булдыру өчен, укчыларга как – пастила һәм “как”, сыр -  резьба һәм “сыр”, он – мука һәм “он”, хат – письмо һәм “хата” кебек сүзләрне тәкъдим итәргә кирәк.

Өйрәнелә торган телдә фонематик ишетү формалаштру җиңел түгел, ә бәлки, өзлексез сөйләм практикасын һәм имитация методы белән төзәтүне таләп итә торган эш. Тәҗрибә эше күрсәткәнчә, орфоэпик хаталарны, өлкән сыйныфларга караганда башлангыч сыйныфларда төзәтү күпкә җиңелерәк һәм тизрәк, ягъни яшь чакта фонематик ишетү һәм әйтелеш күнекмәләре сыйфаты ягыннан да яхшырак формалашалар. Шуңа күрә, психологик эзләнүләр дәлилләре буенча укытуның башлангыч чорында аеруча нәтиҗәле булып саналган имитацион метод яхшы ярдәм итә. Бу вакытта укучыларның иярү сәләтләре югары дәрәҗәдә була. Шуның белән бергә, аңсыз рәвештә үзләштерелгән күнекмәләре (иярү, күп тапкырлар кабатлау) ничек тиз барлыкка килсә, шулай ук тиз генә юкка да чыгарга мөмкин. Шуңа күрә үзенең “Урта мәктәпләрдә чит телләрне укыту. Методика буенча гомуми мәгънәләр” исемле хезмәтендә Л.В.Щерба әйтелешкә өйрәтүнең әләге элементларын берләштерү зарурлыгын ассызымлый һәм, шуның белән беррәттән, өйрәнелә торган телләрне аңлы рәвештә үзләштерүгә өстенлек бирә.

Бала өчен татар теленең артикуляцион нигезен һәм фонологик системасын үзләштерү җиңел түгел. Укучыны гел имитацияли алыр өчен, табигый сөйләм мохите булдырырга кирәк. Балаларны башка кешенең сөйләменә ияреп кабатларга өйрәтү зарур. Аерым игътибарны бер-берсе белән элемтәдә торган телләрнең әйтелешләрен аера торган үзенчәлекләргә ия булган “охшаш” авазларга юнәлтү зарур. Бу проблемага Л.В.Щерба да зур игътибар итә. Аның фикеренчә, ана телендәгә “охшаш” авазлар балалар өчен төп кыенлык булып тора. Шуңа күрә, нинди дә булса билгеләре буенча охшаш авазларны дөрес әйтүне үзләштерү өчен укучының ана телендәге охшаш авазның өйрәнелә торган аваздан аерымлыгын мисалларда күрсәтә-күрсәтә, дами рәвештә имитацион охшатып кабатлау эшен алып барырга кирәк.

Шуның белән беррәттән укучылар чит сөйләмгә охшатып сөйләүне аеруча яраталар, ләкин мондый метод кына балада мөстәкыйль әйтелеш эшчәнлеген тудырачак дип уйлау хата булыр иде. Укучыларның авазны дөрес ишетеп тә хатаны әйтүенә күп төрле мисаллар китерергә мөмкин. Шуңа күрә, “нәрсәне дә булса механик рәвештә өйрәнеп, аннары дөресләрмен” дип фарас итү (Л.В.Щерба) методик яктан акланмый торган хаталы омтылыш.

Ләкин имитация методының кимчелекләре дә бар. Т.Н.Алиева бу мәсьәләгә карата кеше сөйләменә иярү һәм аны күп тапкыр кабатлау нәтиҗәсендә булдырылган күнекмәләр сыгылмалы түгел һәм тиз генә юкка да чыгалар, дип ассызыклый. Башкарган эшләрне анализлау нигезендә алынган белемнәр нык һәм җиңел яңартыла торган булалар. Үзенең “Психология буенча лекцияләр курсы”нда В.А. Артемов чит телгә өйрәтүне практик юл белән алып баруның максатлылыгы турында фикер әйтә, шул ук вакытта аны җитәрлек түгел дип саный: “фраза һәм сүзләрнең, шул исәптән аерым авазларның әйтелеше дә, сүзләрнең мәгънәсе дә, синтаксис конструкцияләр, ягъни җөмләләр, дә эшкәртелмичә кала”, - дип яза ул.

Әйтелешкә өйрәткәндә берничә методны бергә куллану нәтиҗәлерәк  

була. Мәсәлән, имитация татар сөйләме авазларының аңлы артикуляциясенә һәм аларны укучыларның ана телендәге охшаш авазлары артикуляциясе белән (мәсәлән:[ч-тч], [х-х], [к-к] һ.б.) саңгырау тартыклары белән чагыштыруга таянган методларны бергә куллана ала.

               Укыту эксперименты барышында без имитациянең ишетү, күрү-ишетү дигән төрле методларын кулландык. Безнең күзәтүләребез күрсәткәнчә, охшатып кабатлау имитациянең бик уңай төре булып тормый. Татар теленең төрле авазлары төрлечә тәкъдим итүне таләп итәләр. Ишетү-күрү имитациясе барышында (мәсәлән,сөйләүченең битен күзәтү ярдәмендә “күренә тоган” [w],[ү],[ө],[ә] авазлары яхшырак үзләштерелә. )  

                  Болардан тыш, имитацион-чагыштырма методны куллану да максатка ярашлы, ягъни элемтәдә торучы телләр өчен уртак булган сузык авазлар имтациясе аша татар теле авазларын чагыштыру (мәсәлән: [а-а], [ы-ы], [о-о] сузыклары: бар- бар, сыр-сыр, бор-бор һ.б. ). Шулай итеп, чагыштырма имитация укучыларга рус һәм татар телләренең икесендә дә булган, ләкин һәр ике телдә дә билгеле бер үзенчәлекләргә хас булган авазларның әйтелешендәге аерманы күреп алырга ярдәм итә. Бу методны икенче төрле тел эчендәге, яисә телара чагыштыру дип тә атап була. Әлеге методны кулланганда, укытучы укучыларга туган телнең күптән таныш булган артикуляциясенә таянып эш итә ала. Мәсәлән, [х] тартык авазының ике телдә дә әйтелешен аңлатканда, укытучы татар телендә бу аваз барлыкка килгәндә сөйләү органнарының нинди халәттә торганлыгын әйтә һәм рус телендәге [х] авазы белән чагыштыра. Хат, хәбәр, халык, имтихан, кебек татар сүзләрен әйткәндә, әлеге [х] авазы, рус телендәге хлеб, хата, химия сүзләре белән чагыштырганда, үзенең тирән сулыш алуны таләп итүе белән һәм тел артындарак әйтелеше белән аерылып тора.

         Тел эчендәге һәм телара чагыштыру ярдәмендә татар теленең башка үзенчәлекле авазларының әйтелеше дә аңлатылырга мөмкин. Мәсәлән, укучылар [ә] һәм [э] авазлары арасындагы аерманы “эти”-әти, [х] һәм [һ] арасындагы аерманы “химия”-һичшиксез, [w] һәм [в] аермасын “валик”- [w]алчык, [н] һәм [н] аермасын “мина”-миңа сүзләрендә җиңелрәк күреп алалар. Укытучы ярдәме белән укучылар ирен-теш авазы [в] һәм ирен-ирен авазы [w] белән элемтәдә торучы телләрнең башка авазлары арасында артикуляцион аермаларны аерып күрсәтә алалар. Шулай итеп, аерым авазның әйтелешен аңлатканда, берничә метод җыелмасы кулланыла ала. Мәсәлән, чагыштыру һәм капма-каршы кую бер үк вакытта күрсәтү, артикуляцияне аңлату  һәм имитация белән бергә башкарылырга мөмкин. Шуңа күрә капма-каршы кую һәм имитация методларының оста тәңгәл килүе өйрәнелә торган материалны үзләштерүне җиңеләйтә, укучыларда орфоэпик күнекмәләрнең эзлекле рәвештә формалашуына ярдәм итә.

         Татар теле дәресләрендә без шулай ук магнитафонга (диктофонга) яздырылган дикторның үрнәк әйтелеше белән бер үк вакытта әйтелгән сүзләрнең график сурәтен кулландык. Техник чараларны куллану үрнәкне күп тапкыр тәкъдим итү һәм укучыларның аны билгеле бер вакыт аша кабатлау мөмкинлеген  бирә. Санап үтелгән эш төрләре укучыларның фонематик ишетүләрен камилләштерүгә һәм аларда өйрәнелә торган телдә артикуляцион күнекмәләрне булдыруга юнәлгән.  

Артикуляцион метод дип авзны әйткән вакытта сөйләм органнарының тиешле формада торуын күзәтү һәм аңлатуга әйтәләр. Шуның белән бергә, укытучы башка авазны әйтә, аннары авазның барлыкка килү вакытында сөйләм органнарының тиешле формада торуын һәм хәрәкәтен аңлата, сөйләм органнары торышының үзгәрүе ярдәмендә укучылар авазның аермалы якларын күреп алалар.  

Шуның белән бергә өйрәнелә торган телдәге һәрбер авазның артикуляциясен күрсәтеп булмый, чөнки аларның кайберүләре рус телендәге авазлардан әллә ни аерылып та тормый. Әлеге метод татарча әйтелешкә өйрәткәндә, бигрәктә алдагы чорда иң төп йәм нәтиңәлеләрдән санала.

 Я.А..Коменский, Л.В.Щерба, В.А.Богородицкий, С.И.Бернштейн, А.В. Миронов, А.Ф.Бойцова укучыларның танып белүенә таянган һәм аларның фикерләү процессының үсешенә ярдәм итә торган авазлар артикуляциясе методына зур әһәмият бирәләр. Әлеге методның ялкынлы тарафдары булып галим-мәгърифәтче К.Насыйри да санала ала. Үзенең “Әнмүзәҗ” хезмәтендә ул “авазларның барлыкка килү урыннарын” өйрәнергә өнди.

Р.Ш.Халидованың “Язусыз телләрдә (каратин, ахвах) сөйләшүче укучыларны рус әдәби әйтелешкә өйрәтүнең лингво-дидактик нигезләре.” Исемле кандидатлык диссертациясендә (137 б.) туган тел авазларының артикуляциясе вакытында укучыларның сөйләм органнары хәрәкәте автоматлашкан була, дип әйтелгән. Укучылар авазларның кайсы сөйләм органы ярдәмендә барлыкка килүләре турында уйламыйлар да.

         Рус укучылары тарафыннан татар авазларын ияреп әйтү вакытында әйтелешнең шундый дәрәҗәсенә омтылырга кирәк. Мәсәлән, татар телендәге [а] сузыгын әйткәндә, рус балаларында әлеге авазны әйтү осталык һәм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан чыгып, рус телендәге тел очы аскы тешләргә тиеп, ә үзе алгарак күчеп ясалган [а] сузыгының әйтелешен дә күзәтеп барырга кирәк (в[а]гон). Беренче иҗектә иренләшкән татар сузыгы [а] сизелерлек ирен төсмере белән әйтелә һәм яңгырашы буенча [о] сузыгына якыная (б[а]ла). [а] һәм [а] авазларын чиратлаштырып әйтү, аннары сүзләр эчнедә карау (ва-за – та-за, да-ча – ка-ча) нәтиҗәлерәк була.

Икенче бер мисал. Татар телендәге яңгырау, ирен-теш тартыгы [в] алынма сүзләр составында кулланыла. Алар артикуляцион яктан рус телендәгечә характерлана: аны әйткәндә, аскы ирен өске тешләргә якыная һәм һава агымы ярык аша чыга. График яктан “в” хәрефе белән билгеләнә торган [w] авазы күпмедер дәрәҗәдә [у] һәм [ү] авазларын хәтерләтә һәм инглиз телендәге [w] кебек әйтелә. Аны әйткәндә иреннәр түгәрәкләнә: са[w]ыт, да[w]ыл.  

Артикуляцион метод укытуның икенче һәм өченче концентрларында да нәтиҗәлеләрдән санала, чөнки “сөйләм процессында барлыкка килгән хәрәкәтчән тою тел, ирен, аскы яңак хәрәкәтенең катлаулы комплексын тәшкил итә. Алар арасыннан иң әһәмиятлесен сайлау - башлангыч сыйныф балалары өчен җиңел булмаган мәсьәлә ”, - дип яза үзенең хезмәтендә Р.Ш.Халидова.

Татарча әйтелеш осталык һәм күнекмәләрен камилләштерү өчен сөйләм органнарының гимнастикасын ясарга, теге яки бу авазны әйтү процессында тел һәм иреннәрнең торышын даими тикшерергә кирәк.

Тел материалын тәкъдим иткәндә, татар фонемаларының артикуляциясен рус телендәге охшаш фонемалар белән чагыштырма планда тасвирлау зарур. Шулай ук укучыларның авазларны әйткәндә үз сөйләмнәрен һәм сөйләм органнарының халәтен күзәтү дә мөһим. Кирәк булган саен татар теле укытучысы аерым авазларның һәм аваз тезмәләренең әйтелешен аңлатырга, кыска-кыска артикуляцион күнегүләр үткәрергә тиеш. Татарча әйтелешкә өйрәтү ишетеп кабул итү белән сөйләмне яңадан булдыруның берлеген истә тотып алып барылырга тиеш. Шул ук вакытта татарча әйтелеш күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү процессында укучыларның ишетеп тоюларын һәм артикуляцион мөмкинлекләрен “бердәм орган буларак” кулланырга кирәк.

Сөйләм органнары белән идарә итү осталыклары бары тик җентекләп һәм максатчан эш нәтиҗәсендә генә ирешерлек булган күпкә ышанычлы, автоматлаштырылган әйтелеш күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә.

         Башлангыч чорда әйтелешкә өйрәтү сыйфатын күтәрү капма-каршы кую-чагыштыру методын кулланудан, ягъни элемтәдә торучы телләрнең фонетик-фонологик системалары арасындагы охшаш һәм аермаларны билгеләүгә бәйле.

         Өйрәнелә торган һәм туган телнең фонетик-фонологик материалларын чагыштырунның чит телдәге әйтелеш үзенчәлекләренә өйрәтүдә нәтиҗәле алым буларак әһәмияте турында үзләренең хезмәтләрендә В.Л. Богородицкй, Е.Д.Поливанов, Н.К.Дмитриев, В.М.Чистяков, Л.З.Шакирова, Б.С. Гулакян, методик якны истә тотып, элемтәдә торучы телләрне чагыштырма планда карау проблемасына зур әһәмият бирәләр.

 Укучыларның игътибарын өйрәнелә торган телнең фонологик үзенчәлекләренә юнәлтү өчен, аны балаларның ана теле белән чагыштырып өйрәтү мөһим. Бу укучыларга өйрәнелә торган телнең үзенчәлекләрен үзләштерергә һәм шуның белән бер үк вакытта туган телгә тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итә. Төрле телләрдә бер үк фикерне төрлечә әйтү үзлеге булуын аңлау укучыларның дөньяга карашын киңәйтә һәм һичшиксез гомуми белем бирү мәгънәсенә ия була. Мәсәлән, каршы кую методы белән карала торган телләрдә [о] һәм [о] авазлзрының әйтелеш үзенчәлекләрен аңлатып була: әлеге авазны әйткәндә, иреннәр [у] авазын әйткәндәгедән, түгәрәкләнеп, алга азрак сузылалар; тел аңкауның арткы өлешенә күтәрелә; татар телендәге [о] авазы кыска, рус телендә ул үзенең дифтонгоидлылыгы белән аерылып тора, һәм аны әйткәндә, авыз, татар теленә караганда, киңрәк ачыла.

         Капма-каршы кую алымы артикуляцион метод белән тыгыз бәйләнештә тора, чөнки чагыштырыла торган телләрдәге сөйләм органнарының торышы бер-берсеннән шактый аерылып тора. Бу алымны татар һәм рус телләренә хас булган, тышкы яктан охшаш күренешләрне аңлатканда кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, [ч] тартык авазы белән график яктан охшашлыгы [чәй ] урынына [чай] дип әйтү кебек әйтелеш хаталарының сәбәбе булып тора. Капма-каршы кую-чагыштыру методы предметларны яхшырак белеп алырга, объектив чынбарлык күренешләре турында яңа мәгълуматларны үзләштерергә, охшаш авазларны аерып алырга ярдәм итә. Әлеге методны куллану тел күренешләрен ачык итеп аңлатырга, татар теленең фонетик-фонологик үзенчәлекләрен аңлы рәвештә кабул итәргә һәм аның нигезендә, мөмкинлекләрен дөрес һәм урынлы файдаланып, туган тел буенча белемнәрне тирәнәйтергә булыша. “Төрле телләрне чагыштырып карау нәтиҗәсендә без иллюзияләрдән котылабыз, - дип дөрес яза Л.В. Щерба үзенең “Тел системасы һәм сөйләм эшчәнлеге” исемле хезмәтендә, - әйтерсең, һәр чорга да, һәр халыкка да бердәй хас какшамас төшенчәләр яши”.  

         Капма-каршы кую-чагыштырма методы авазларны бутау белән бәйле хаталарны да кисәтә, укучылардан элемтәдә торучы телләрдәге фонетик күренешләргә карата игътибар таләп итә, чит телне өйрәнүгә мотивацияне арттыра. Шуңа күрә укытучы өчен татар теленең генә түгел, бәлки рус теле артикуляцион үзенчәлекләрен дә белү зарур.

Татарча әйтелешкә өйрәтү процессында рус балаларына аудио һәм видео язмалар, компьютер технологиясе шактый ярдәм итәргә мөмкин. Шулай итеп, укучы үзенең сөйләмен дикторның үрнәк сөйләме белән чагыштырып карый ала.

Татарча әйтелешкә өйрәтүнең тагын бер методы-аналитик-синтетик метод. Әлеге метод сүздәге авазларның анализы һәм синтезы белән бәйле. Чит телгә өйрәтү методикасында ул фонетика һәм графиканың үзара бәйләнешен билгеләүгә таянган грамотага авазлар (тавыш) ярдәмнедә өйрәтү медоды нигезендә барлыкка килгән.

Бу методны куллану даирәсе урта һәм өлкән сыйныфлар белән генә чикләнми, аны рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында да сингармонизм законының үзенчәлеген аңлатканда, татар теленең сузык һәм тартык авазларының әйтелеш күнекмәләрен булдырганда, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркатканда, алардан сүзләр төзегәндә уңышлы кулланырга мөмкин. Безнең фикеребезчә, авазларны анализлау алымнары белән татар теле дәресләрендә түбәндәге эшләр башкарып була:

  1. Авыр авазларны өйрәнгәндә, сүзне иҗекләргә бүлеп әйтү. Мәсәлән: [һа-ва], [шә-һәр]
  2. Үзеңнең һәм иптәшләреңнең әйтелешен күзәтү, бигрәк тә [wакыт] һәм вагон сүзләрендә ирен-ирен авазлары [w] һәм ирен-теш авазы [в]-ны өйрәнгәндә тәкъдим итәбез.
  3. Әйтелеш осталык һәм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан чыгып, өйрәнелә торган авыр аваз кергән сүзләр сайлап алу. Мәсәлән: [ң] тартык авазы кергән сүзләр: [миңа], [сиңа], [чаңгы] сүзләре.
  4. Әйтелеше һәм язылышлары буенча сүзләрне чагыштырып карау. Шул ук вакытта укучыларга хәреф һәм авазлар арасындагы аерманы күрсәтеп бару мөһим. Мондый эшне авазлары һәм аларны язуда күрсәтүче хәрефләре нигездә туры килгән сүзләрдән башлау максатка ярашлырак булыр. Мәсәлән: килә, әни, бирә. Ә [авыл],  [багана],  [кар] кебек сүзләр исә әйтелеше белән язылышларын чагыштырып карау өчен шактый авыр булып торалар. Чагыштыру өчен укучыларга сузык авазларның мәгънә ягыннан аерып караудагы ролен күрсәтү мөмкинлеге булган сүзләрне дә тәкъдим итәргә мөмкин: [кул] һәм [күл], [бар] һәм [бәр], [сыр] һәм [сер].
  5. Рәсемдә күрсәтелгән предмет сурәте ярдәмендә сүзне әйтеп бетерү. Бу очракта укучыларда үзләренең һәм иптәшләренең әйтелешен күзәтү мөмкинлеге туа. Мәсәлән, кул һәм күл сурәтен күргәндә, балалар “Бу -кул”- это рука, “Бу - күл”- это озеро, дип әйтергә тиеш була.
  6. Чит телдәге әйтелешне өйрәтүдә мөһим урыннарның берсен алып торучы авазлар анализы яки фонетик анализ алымы. Бу алымга карата төрле галимнәр төрлечә карашта торалар. Мәсәлән, Г.П. Фирсов фикеренчә, фонетик анализ дөрес әйтелеш формалаштыру өчен укучыларның әлеге чорда булган белемнәреннән чыгып кына рөхсәт ителә ала. Үзбәк мәктәпләренең башлангыч сыйеыфларында рус теленә өйрәтү методткасы өлкәсендә белгеч Р.Ш.Халидова узенең “Язусыз телләрдә сөйләшүче укучыларны рус әдәби әйтелешкә өйрәтүнең лингводидактик нигезләре” исемле кандидатлык диссертациясендә (146 б.) фонетик анализны башлангыч сыйныфларда әле кулланырга ярамый дип саный, һәм аны урта һәм өлкән сыйныфларда гына кертергә тәкъдим итә. Без И.В.Баранников  (“Рус теле авазлар системасына өйрәтү”1984) һәм А.Ф.Бойцова (“Милли мәктәпләрдә русча әйтелешкә өйрәтү: башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен кулланма”, 1964) фикерләренә кушылабыз һәм сүзләрдәге авазларны тикшерү башлангыч сыйныфларда укучыларны татарча әйтелешкә өйрәтү процессында үзенең хаклы урынын алырга тиеш дип саныйбыз. Шуны да әйтергә кирәк: әйтелеш материалының авырлыгыннан, укучыларның яшь узенчәлегеннән, укыту концетратыннан чыгып, фонетик анализ татар теле дәресләрендә өлешчә һәм тулы булырга мөмкин.

Тулы фонетик анализ башлангыч сыйныфларда үткәрелми. Өлешчә анализны алгы рәт сузыкларын өйрәнгәч үткәрергә була һәм нечкә әйтелешле сүзләрне тәкъдим итәргә мөмкин: йомшак тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең астына сызу, басым кую, саңгырау (яңгырау) тартыкларны әйтеп чыгу, аларның яңгырау (саңгырау) парларын табу, сүздәге хәрефләрне атау һ.б.ш. эшләр эшләнә ала.

Өлкән сыйныфларда тулы (телдән яки язма) фонетик анализ үткәрелә. Татар теленең агглютинатив характеры мондый анализны бөтен сыйныфларда да үткәрү мөмкинлеген бирә, ләкин, безнең фикеребезчә, бу эш кыенлыкларның акрынлап арта баруы нисбәтендә барырыга тиеш. Лексик материалны сайлаганда, сузык һәм тартык авазларның иң җайлы урынын исәпкә алу да мөһим. Башта аваз-хәрефләре тулысынча туры килгән (кечкенә, зур, өстәл, сөртә), аннары аваз һәм хәрефләр саны туры килгән, ләкин авазлар составы һәм аларның язылышы арасында аермалар булган (алма, авы, карбыз) сүзләрен тикшерергә тәкъдим итәбез.

Практика күрсәткәнчә, укытучылар күпчелек очракларда алда тәкъдим ителгән кыенлыклар эзлеклеге буенча эшлиләр. Н.Ф.Булгаков үзенең “Сайланма педагогик әсәрләр” (1953 ел – 160-161 б.) хезмәтендә анализлауны укучылар өчен яңа һәм авыр эш дип саный, чөнки сүзләрдә һәм сүзтезмәләрдә авазлар синтез рәвешендә кулланыла. Фонетик анализны методик яктан дөрес оештырганда укучылар аваз һәм хәрефләрне аера алырга өйрәнәләр. Моңа, һичшиксез, рус теле дәресләрендә сүзләрне аерып алып, аларны иҗек һәм авазларга таркату күнекмәләре дә булыша.

Мәктәптә фонетик анализ үткәрү сүзләрнең аваз һәм хәреф составын, әйтелеше белән дөрес язылышын даими рәвештә чагыштыру белән бергә алып барыла һәм укучыларда телдән сөйләмнең әйтелеш ягына игътибарлылык тәрбияли, орфографик сизгерлек һәм сөйләм культурасын үстерүгә ярдәм итә.

Алда билгеләп үткәнчә, мондый эшнең нәтиҗәлелеге күпчелек татар сүзләренең иҗек структурасыннан тора, шуңа күрә башта тикшерү өчен укучыларга авыр булмаган сүзләрне тәкъдим итәргә кирәк. Андый сүзләр татар теленең сингармонизм законына буйсына. Мәсәлән, кызлар мәктәпкә киттеләр җөмләсенең беренче сүзендә укучыларга сузык һәм тартык авазларны, сузык авазларның кайсы рәтнеке икәнлеген, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны билгеләргә тәкъдим ителә; икенче сүзне иҗекләргә бүлеп, сузык һәм тартык авазларны тст-тст-тс тәртибендә күрсәтергә кирәк; өченче сүздә сузык һәм тартыкларны күрсәтә, [к], [т], [л], [р] авазларының катылыгын һәм нечкәлеген билгеләү сорала.

Фонетик анализдан тыш авазлар синтезы алымнарын да куллану зарур. Аларга уку алдыннан сүзне әйтеп карау керә. Башлангыч сыйныфларда авыр авазлар әйтелешен эшкәрткәндә “үрнәк буенча уку”ны кулланалар. Алым итеп шулай ук укучыларны авырлыгы белән аерылып торган теге яки бу фонемаларның әйтелешенә әзерләү эшен алып баруны да санарга мөмкин. Әлеге алым итерферент хаталарны кисәтү өчен кулланыла. Мәсәлән, [тч] һәм [ч] тартык авазларын бутамас өчен, татар һәм рус телләрендә чәй-чай, чиста-чисто сүзләренең фонематик составын тикшерү буенча бирем бирергә мөмкин. Болардан тыш эксперимент барышында укучыларга көл-кол, кыш-кеш, бул-бүл, тоз-төз,сыз-сез һ.б. сүзләрендзге тартык авазларны чагыштырп карарга тәкъдим ителде. Ахырда укучылар татар телендәге тартык авазларының каты һәм йомшак әйтелеше сүзләрдәге сузык авазларның сыйфатына бәйле, ә аваз белән хәреф төрле төшенчәне белдерәләр икән дигән нәтиҗә ясыйлар.

Фонетик анализ башлангыч сыйныфларда түбәндәгечә башкарылырга тиеш:

  1. Сүзне иҗекләргә бүлү.
  2. Басымын билгеләү.
  3. Сузыкларны (С), тартыкларны (Т) итеп билгеләү.
  4. Сүздәге сузык авазларны әйтү.
  5. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны билгеләү.
  6. Каты һәм йомшак тартыкланы аеру.
  7. Сүзне укутычы белән бергәләп әйтү.

Өлкәнрәк сыйныфларда әлеге анализ түбәндәгечә тәртиптә башкарыла ала:

  1. Сүзнең транскрипциясен язу.
  2. Иҗекләргә бүлү һәм басымын билгеләү.
  3. Сузык авазларны табу.
  4. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны билгеләү.
  5. Тартыкларны каты яки йомшак әйтелешен ачыклау.
  6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килүен, яисә туры килмәвенең сәбәбен аңлату.

Шулай итеп, әйтелешкә өйрәтү, С.И.Бернштейн фикеренчә (“Әйтелешкә өйрәтү мәсьәләләре”, 1937 ел, 66 б.), “сүзне авазларга, авазларны әйтү эшләренә таркатуны, аннары аерым эшләрнең авазга кушылуын һәм сүзнең аерым авазлардан торган сурәтен сорый”

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, чит тел әйтелешенә өйрәтү методларын практик өйрәтү методларына: аңлашылмаган сүзләрне аңлату, үрнәктәгечә әйтеп карау, күрмәгән килеш, яки текстка таянып, ишеткән материалны яңадан кабатлау; теоретик өйрәтү методларына: әңгәмә, аңлату, күзәтү, укучыларның сөйләмен язу һәм тыңлату: дөрес әйтү дәрәҗәсен билгеләү, хаталарын табу һәм төзәтү; теоретик-практик өйрәтү методларына: фонетик анализ, ишетү диктанты, фонетик уеннар һ.б. бүләргә мөмкин.

Татарча әйтелешкә өйрәтүдә түбәндәге алымнарны да нәтиҗәле дип санарга була:

  1. Укытучының үрнәк әйтүе.
  2. Татар һәм рус сүзләренең әйтелешендәге охшашлык һәм аерманы табу, төп игътибарны аларның мәгънәсенә юнәлтү өчен бәр-бар, бел-был, тел-тыл, түк-тук, сүз-суть кебек сүзләрне әйтеп, русчага тәрҗемә итү.
  3. Өйрәнелгән фонемалар белән сүзләр уйлау. Мәсәлән: [ө] сузыгы белән: өн, көн, төн, өм[ө]т, төт[ө]н, бөт[ө]н һ.б.
  4. Авазны аерым һәм сүз составында әйтеп карау.
  5. Укучыларның әйтелеш хаталарын төзәтү һәм укытучыга ияреп әйтеп карау.
  6. Өйрәнелә торган фонетик күренешкә махсус сайланган сүзләрне һәм җөмләләрне уку.
  7. Фонетик таблицаларны күрсәтү.
  8. Дөрес әйтелешне ныгыту өчен, укытучы сорауларына җавап бирү.
  9. Өйрәнә торган аваз белән татар сүзләрен тулысынча әйттерү уены. Мәсәлән: бул-бүл, суз-сүз, тоз-төз һ.б.ш.
  10. Өйрәнә торган авазлар кергән табышмаклар чишү, тизәйткечләр, саналмышлар, шигырьләр ятлау һәм аларны әйтү.

Татарча әйтелешкә өйрәтүнең төрле чорларында төрле эш ысуллары кулланырга мөмкин. Алым һәм методларны сайлау авзның авырлыгыннан, укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннән тора. Е.И.Коток, Ш.А.Амонашвилли һ.б. шундый галимнәрнең эзләнүләренә таянып, чит телгә өйрәтү мотивлары арасында төп мотивлар итеп укытучының үрнәк сөйләмен, дәресләрдә уеннар куллануны саныйбыз. Практика күрсәткәнчә, чит телгә өйрәтүдә төрле яшьтәге укучылар төркемнәрендә уен төп өйрәтү алымы булып тора ала. Ф.Ф.Харисов һәм Ч.М.Харисоваларның “Татарча сөйләргә өйрәнәбез.” (Чаллы; КАМАЗ, 1992.-98 б.), Ч.М.Харисованың “Рус мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларын татарча әйтелешкә өйрәтү методикасы.” (Казан: Мәгариф, 2000.-167 б.) кулланмаларында күпчелек уеннар укучыларның дөрес әйтелеш күнекмәләрен үстерү максатында тәкъдим ителгән.

Методик яктан дөрес һәм урынлы оештырылган уен укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый аралашу формасына якынайта, тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләүгә ярдәм итә һәм укытуның таләпләренә җавап бирә, чит телгә өйрәтү процессын мавыктыргыч итеп оештырырга ярдәм итә. Татар теле дәресләрендә яңа тел материалын өйрәнгәндә, актуальләштерү һәм ныгыту этапларында төп рольне уен ситуацияләре уйныйлар. Алар шулай ук сөйләм эшчәнлеген оештыру һәм аны стимуллаштыру функциясен дә башкаралар.

Соңгы елларда басылган методик әдәбиятта төрле уеннарны, бигрәк тә фонетик уеннарны сурәтләүгә зур урын бирелә. Безнең фикеребезчә, укытуны оештырганда, коммуникатив принциплардан чыгып, сөйләм эшчәнлеге белән бәйләнгән уен төрләрен куллану методик яктан дөрес дип санала.

Тыңлап аңлату.

1.“Иң игътибарлы”.

Укытучы сүзне әйтә һәм предметка күрсәтә: өстәл (өстәдгә ишарә итә). Укучылар шул ук сүзне кабатлыйлар һәм өстәлгә күрсәтәләр. Укытучы: дәфтәр (дәфтәргә күрсәтә). Укучылар шул ук сүзне кабатлыйлар һәм дәфтәргә күрсәтәләр. Мондый уеннар сүзләрне әйтә белүне һәм әйткәннең мәгънәсен аңлауны тикшерергә ярдәм итә, ягъни укучыларның ишетү игътибарлылыгын камилләштерә.

 2 “Нинди сүз кабатланды?”

Укытучы (яки укучы) дәрестә өйрәнелгән сүзләрне әйтә. Бер сүз ике мәртәбә әйтелә. Укучылар, аны табып, әйтергә тиеш була.

3. “Җөмләдә ничә сүз барлыгын билгеләү”.

Балалар магнитафонга яздырылган җөмләне тыңлыйлар. Мәсәлән: Әлфия мәктәпкә бара. Укучылар җөмләдә сүзләр санын билгеләргә тиеш.

Шундый ук уенны сүздәге иҗекләр санын, яисә текстта ничә җөмлә барлыгын билгеләү өчен дә үткәрергә мөмкин.

4. “Рәсемгә исем  куй”.

Укытучы өч рәсем күрсәтә. Укучылар аларны атау өчен сүзләрне искә төшерегә һәм дөрес итеп әйтеп бирергә тиеш. Мәсәлән, “Дәрестә”, “Безнең гаилә”, “Дәү әтием” һ.б.

5. “Сүзләр яса”.

Укытучы ашыкмыйча гына авазлар әйтә, укучылар алардан сүз төзеп әйтергә тиеш. Мәсәлән, к, и, л, ә-килә; м, ә, к, т, ә, п-мәктәп һ.б

6.“Беренче аваз”.

Укытучы сүзләр әйтә, укучылар аларның беренче ававзларын кабатлый. Мәсәлән: чиләк, алма, чәй, хәреф, һәм, гөл, көл һ.б.

Бу уенны сүзләрнең соңгы авазларын билгеләү өчен дә үткәрергә мөмкин.

  1. “Ничә сузык аваз?”.

Укытучы сүзләр әйтә, укучы алардагы сузык авазларны билгеләп, ничә тапкыр очраганнарын әйтергә тиеш була. Мәсәлән: балалар, мәктәптә, өченче, солы, булу.

Сөйләү.

  1. “Тере чайнворд”.

            Укучылар өйрәнелә торган тема буенча алдан  әйтелгән сүзнең соңгы хәрефләренә башланган сүз уйлап табарга тиеш. Мәсәлән, каләм, мәктәп, парта, акбур, ручка һ.б.

  1. “Кем күбрәк әйтә?”.

            Укытучы өйрәнелә торган тема буенча укучыларга ике рәсем тәкъдим итә. Укучылар, ике төркемгә бүленеп, үзләренең рәсемнәренә туры килгән сүзләр һәм сүзтезмәләр уйлап әйтергә тиеш. Мәсәлән:

              “Сыйныфта”                                                                      “Гаиләдә

                 китап                                                                               әти

                 дәфтәр                                                                             апа

                 акбур                                                                               әни      

  1. “Бу нәрсә?”

           Укытучы укучыларга “серле төенчек” тәкъдим итә. Балалар бер-бер артлы килеп, төенчектән берәр әйбер алып, аның исемен әйтәләр.

  1. “Бу кем?”.

            Укытучы укучыларга гаилә фоторәсемнәрен күрсәтә. Укучылар, аларга карап, үзләренең гаилә членнары турында сөйлилиләр. Мәсәлән:

               - Бу кем? - Бу әнием.

               - Ул кем? - Ул табибә.

               - Аның исеме ничек? - Әлфия.

   Шуның белән бергә укытучы татар авазларының дөрес әйтелешенә, басымның дөрес куелуына, әйтү максаты буенча төрле җөмләләрдәге интонациянең тиешенчә әйтелүенә игътибар итә.

  1. “Кем игътибарлырак?”

Укытучы укучыларга атнадагы көн исемнәрен әйтеп, алардагы татар теленең үзенчәлекле авазлзрын аерып күрсәтергә куша. Мәсәлән, дүшәмбе-[ү], [ә]; сишәмбе - [ә] һ.б.

  1. “Могҗизалар кыры”.

Укытучы алдан ук өйрәнелгән тема буенча сораулар һәм аларга җаваплар әзерләп куя. Тактада, җаваплар язу өчен, махсус шакмаклы карточкалар эленеп тора. Укытучы сорауларны рус телендә дә кабатлый ала. Мәсәлән: Дөньяда иң кадерле, ягымлы кеше кем? (Кто самый доргой, добрый человек на земле?): [ә], [н], [и].

               Җавап уйлау барышында төп игътибар калын һәм нечкә сүзләрнең дөрес әйтелешенә юнәлтелгән күнегүләргә бирелде. Фонематик ишетүне үзләштерү өчен кулланылган техник чаралар балаларга төрле тавышларны (ир-ат, хатын-кыз, балалар) төрле тизлектә, төрле чыганаклардан, күреп, яки күрмичә ишетергә мөмкинлек бирә. Нечкә һәм калын нигезле сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру өчен, тыңлап  аңлау, сөйләү, уку һәм язу вакытында фонологик ишетүне булдыру өчен, каты һәм йомшак әйтелә торган тартыкларны каршы куюга нигезләнгән уен күнекмәләре тәкъдим ителә. Укытучы укучыларга татар телендә тартыкларның катылыгы-йомшаклыгы сүздәге алгы яки арткы рәт сузыкларга бәйе булуын алдан ук искәртеп куя.

  1. “Эстафета”.

Укытучы парлы сүзләр әйтә. Мәсәлән, оч-өч, бара-бәрә, тоз-төз, кул-күл, була-бүлә. Укучылар башта каты, аннары йомшак әйтелә торган тартыкларны әйтәләр. Балаларның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, сүзләрне руссчага тәрҗемә иттерергә дә була.

  1. “Кем тизрәк?”

           Укучыларга парлы сузык авазларны әйтергә тәкъдим ителә. Икенче этап-калын һәм нечкә сузыклар белән иҗекләр әйтү.

  1. “Сүзләр уйлап чыгару”.

Укучыларга шундый бирем бирелә: кайсыгыз тизрәк һәм күбрәк татар исемнәрен искә төшерә ала. Мәсәлән: [а], [ә], [о], [ә] сузыклары белән.

  1. “Аерма нәрсәдә?”

         Укытучы сүзләр әйтә, ә укучылар сүзләрне бер-берсеннән аера торган фонемаларны билгеләргә тиеш була. Мәсәлән: аш, ат, аз, ал, ак, им, ас, ач, аң, ах; ул, ук, уз, уң, ур, ут, уч, ух һ.б.

Уку.

  1. “Кем яхшырак укый?”

Укытучы укучыларга тизәйткечләрне дөрес итеп укып чыгарга һәм [ч] тартыгына игътибар итәргә тәкъдим итә:

Чыпчык,чыпчык,

Чык, чыпчык.

Көш-көш, чыпчык,

Чык, кошчык.

  1. Укучыларга [ә], [ө],[ү], [w] авазлары кергән мәкальләрне укырга тәкъдим ителә.

Саф һава-тәнгә дәва.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

3. “Кем игътибарлырак?”

Укытучы укучыларга сүзләрнең басымын куеп укырга куша. Мәсәлән:

 барма, баралар, портфель, балалар, барыгыз, әнием, укы, эшләмим.

Сүзләрне укыгыз һәм иҗекләр санын сызыкча белән күрсәтегез.

Мәсәлән:  мәктәп .- -., әти.- -., дәрестә.- - -., китапта.- - -..                                       

4. Түбәндәге схемалар буенча сүзләр төзегез. Иҗекләр санын сызыкча белән күрсәтелгән: .-. бар; .- -. әти; .- - - -. укытучы 

5. Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп, сүзләрне укыгыз. Мәсәлән, Көз” темасы буенча: я...гыр, я...а, к...з ...итте, к...шлар, ...ылы якка, киттел...р, б...лалар, м...ктәпт..., ук...йлар.

Язу.

  1. “Кем күбрәк яза?”

Укытучы укучыларга гаилә фоторәсемнәрен тарата. [ә], [ү] авазларын кертеп кем күбрәк сүзләр яза ала. Мәсәлән, Әлфия күлмәк тег... .

  1. “Кем тизрәк яза?”

Укытучы [ү] авазыннан башланган сүзләр язарга тәкъдим итә: үлән, үрдәк, үсә; [ү] авазы беренче иҗектә булган сүзләрне әйтү: күзләр, сүзләр, түзә һ.б.

  1. “Кем күбрәк яза?”

Тактада сүзләр язылган. Укучылар төшеп калган хәрефләрне уйлап язарга тиеш. Мәсәлән: төт...н, бор...н, өч...нче, бол...н һ.б.

Йомгаклау.

Шулай итеп, психолингвистиканың тикшеренүләре күрсәткәнчә, телне өйрәнүнең нигезен аның структур үзенчәлекләрен барлау һәм файдалана белү тәшкил итә. Бу уңайдан татарча әйтү күнекмәләре барлыкка килү һәм үсү яңа сөйләм барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән. Бу исә үз чиратында гомуми метод һәм алымнар белән бәйле, әмма татар телен укыту методикасына кагыла торган үзенчәлекле эш алымнары да әһәмияткә ия. Аерым алганда, укытучы үз эшчәнлегендә чагыштыру-имитация, фонетик анализ, сөйләм эшчәнлеге төрләренә караган уеннарны эченә алган күнегүләрне файдалана ала.

Кулланылган әдәбият.

  1. Артемов В.А. Курс лекций по психологии. – Харьков: Изд-во Харьковского гос. ун-та, 1958.
  2. Бернштейн С.И. Вопросы обучения произношению (применительно к преподаванию русского языка иностранцам). – М.: Издательское товарищество иностр. рабочих в СССР, 1937.
  3. Бойцова А.Ф. Обучение русскому произношению в нерусских школах: Пособие для учителей начальных классов. – М.: Учпедгиз, 1960.
  4. Булгаков Н.Ф. Избранные педагогические сочинения. – М.: Изд-во АПН РСФСР, 1953.
  5. Буржунов Г.Г. Обучение звуковой системе русского языка учащихся начальных классов дагестанских национальных школ. – Махачкала: Дагучпедгиз, 1982.
  6. Гулакян Б.С., Каплан И.Е. Вопросы методики обучения русскому языку и литературе в национальной школе. - М.: Педагогика, 1978.
  7. Дмитриев Н.К. К фонетике татарского и русского языков // Очерки по методике преподавания русского и родного языков в татарской школе. – М.: Учпедгиз, 1952.
  8. Миртов А.В. Очерки по методике преподавания русского языка в узбекской школе. – Ташкент: Средняя и высшая школа. – 1962.
  9. Насыри К. Энмюзядж. – Казань: Тип. Казанского императ. ун-та, 1895.
  10. Пешковский А.М. Методические приложения к книге “Наш язык”. – М.: ГИЗ, 1923.
  11. Поливанов Е.Д. Опыт частной методики преподавания русского языка (в узбекской школе). – Ташкент: Укитувчи, 1968.
  12. Реформатский А.А. Очерки по фонологии, морфонологии и морфологии. – М.: Наука, 1979.
  13. Халидова Р.Ш. Лингводидактические основы обучения русскому литературному произношению учащихся – носителей бесписьменных языков (каратинского и ахвахского): Дис. ... канд.пед.наук – Махачкала, 1989.
  14. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Учимся говорить по-татарски. – Наб.Челны: КамАЗ, 1992.
  15. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению учащихся начальных классов русских школ. – Казань: Магариф, 2000.
  16. Харисова Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе. – М.: ВЛАДОС, 2001.
  17. Харисова Ч.М. Орфоэпические упражнения по татарскому языку для начальных классов русских школ. – Казань: ЭКОЦЕНТР, 1997.
  18. Чистяков В.М. О сопоставлении с методической точки зрения // РЯНШ. – 1957.
  19. Шакирова Л.З. Основы методики преподавания русского языка в татарской школе. – 3-е изд., перераб., дополн. – Казань: Мәгариф, 1999.
  20. Щерба Л.В. Преподавание иностранных языков в средней школе. Общие вопросы методики. – 2-е изд. – М.: - Л.: Выс.шк., 1974.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Хаталарны булдырмау юнәлешендә эш алымнары.

Татар телен дәүләт теле буларак өйрә­нүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу — телнең грамматик формасы буларак, аралашуда гаять...

Фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары

Хезмәт тулысы белән урта мәктәп программасында бирелгән фантастик әсәрләр өстендә эшләүнең теоретик нигезләрен бирүгә багышланды. Һәр параграф бер фантастик әсәрнең өйрәнү юнәлешләрен күрсәтүдән гыйба...

Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

9 сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестына әзерләгәндә кулланырга була...

"Интерактив метод алымнары аша укучыларның сөйләм телен үстерү"

Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр ка...