рабочая программа
рабочая программа (5 класс) на тему

Шарифуллина Гузель Марзуковна

рабочая программа по татарской литературе для 5 класса.Учебник "Татар әдәбияты",автор А.Р.Мотыгуллина,издательство "Мәгариф-Вакыт" 2 части,2014 г.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarskaya_literatura_5_klass_russkaya_gruppa_2.doc251.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Татар әдәбияты

5нче сыйныф (70 сәгать)

Эш программасының статусы.

Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”га (1-11нче сыйныфлар.Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011)  һәм Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына   нигезләнеп төзелде.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты : туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

– әдәби әсәрләрне сүзләрен  дөрес әйтеп йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

5 нче сыйныф

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

КУРС ТЕМАЛАРЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Эчтәлек

Сәгать саны

Борын-борын заманда...

12

Әкият яздым – укыгыз...

8

Хыял канатларында.

4

Белем баскычлары.

5

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

5

Ватаным өчен.

15

Кояшлы ил – бәхет иле.

7

Кеше − табигать баласы.

7

Эш беткәч көләргә ярый.

7

Барысы:

70

Сәгатьләр:

Тест – 8;

Әсәрләрне өйрәнү – 58.

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”

Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”

Ш.Галиев “Ул кем?”

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Башмак (татар халык әкияте)

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте)

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте)

Куркак юлдаш (татар халык әкияте)

Каюм Насыйри. Күләгә

Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке

Владимир Даль. Кар кызы

Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса

Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян

Тукай-Апуш. Рабит Батулладан

Илдус. Ибраһим Газидан

Мөнирә Булатова

Фатих Кәрим. Ватаным өчен

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан

Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан

Шәүкәт Галиев

Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан

Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил — бәхет иле

Туган көн. Мәгъсүм Хуҗиннан

Нури Арсланов. Ринат авылда

Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан

Борис Вайнер. Искиткеч китап

Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе

УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ

         Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”;

Г. Тукай, “Су анасы”;

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, “Кыр казы”;

Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”

УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

1Р.Х.Ягъфәрова,К.С.Фәтхуллова .Татар теле:рус телендә белем бирү мәкт.5 нче сыйныфы өчен дәреслек-Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011

2 Ә.Р.Мотыйгуллина«Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5 нче с-ф. 2 кисәктә;– Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел. файдаланылды.

3.Укытучылар өчен методик әсбап “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен, 5нче сыйныф, Казан, “Мәгариф - Казан” нәшрияты, 2014

 4.  «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

5. Электрон ресурслар: nsportal.ru,http://pedsovet.su,belem.ru,edu.tatar.ru.

5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

 

Дәрес темасы

Сәг.са-ны

Үткәрү

вакыты

Дәреснең предмет нәтиҗәсе

Планлаштырыла торган нәтиҗә

Конт.эш төрләре

Өй эше

план

факт

метапредмет

предмет

шәхси

Борын-борын заманда-12 дәрес

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләнгән критерийларгә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү унмверсаль уку гамәлләре:

Аңлап уку, эшчәнлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау, төп мәгълүматны аерып алу;  фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек поцессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

1

Халык авыз иҗаты.

Әкият.

1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру. Татар һәм рус әкиятләрен чагыш-тырып өйрәнү.

Халык авыз иҗа-тын тарих белән бәйләп өйрәнү, әкият турында белем алу.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

11 бит,7,8 сораулар

2-4

«Ак бүре”әкияте

3

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Укыган буенча кирәкле мәгълү-матны аерып ала белү.

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Укучыларда әкият-ләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

11-14 бит.укырга,16 бит 2 сорау,20 бит 10 сорау

5

«Абзар ясаучы төлке”әкияте

1

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Укыган буенча кирәкле мәгълү-матны аерып ала белү.

татар халык әкиятен өй-рәнү, эчтәлеген үз-ләштерү,

Укучыларда әкият-ләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Әкияткә рәсем ясарга

6=7

“Башмак”татар халык әкияте

2

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Кирәкле мәгълү-матны аерып алып, чагышты-рып нәтиҗә ясый белү.

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Укучыларда татар халык әкият-ләренә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

30 бит  сүзләр,31 бит 9 сорау

8

«Өч кыз» татар халык әкияте

1

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәле-ген үзләштерү.

Кирәкле мәгълү-матны аерып алып, чагышты-рып нәтиҗә ясый белү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өй-рәнү, эчтәлеген үз-ләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

26 бит,7 сорау

9

СТҮ“Төлке белән Аленуш-ка”

1

“Төлке белән Аленушка” әкияте белән танышу. Әкиятне уку.

Укыган буенча кирәкле мәгълү-матны аерып ала белү.

“Төлке белән Аленушка” әкия-тен укып үзләш-терү, аның кайсы төргә керүен бил-геләү.

Балаларда яхшылыкка карата яхшылык белән җавап бирүсый-фатын тәрбияләү.

34 бит 7 сорау

10

“Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?”әкияте

1

“”Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?”” әкияте белән танышу. Әкиятне уку.

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

 әкиятне укып үзләш-терү, аның кайсы төргә керүен бил-геләү.

Балаларда төрле халыкларның әкиятләренә карата ихтирам тәрбияләү

36 бит 4 сорау

11

“Куркак юлдаш”әкияте

1

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Татар халык әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Балаларда төрле халыкларның әкиятләренә карата ихтирам тәрбияләү

37 бит 4 сорау

12

Халык әкиятлә-рен гому-миләште-реп кабат-лау

1

Халык әкиятләрен гому-миләштереп кабатлау, аларның төрләргә бүле-нешен искә төшерү.

Халык иҗатының бай мирасын өй-рәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

Әкият жанрын ка-батлау, аның төр-ләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкият-ләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

тест

Кроссворд

Әкият яздым-укыгыз-8дәрес

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Укыту ярдәме белән максат кую һәм  эшне планлаштырырга өйтрәнү, эш тәрбибен аңлап, уку эшчәглеген оештыра белү, билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына  бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү унмверсаль уку гамәлләре:

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төшенчәгә  якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик  чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү;  коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

13-14

К.Насый-ри«Патша белән карт»

2

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты ту-

рында белемнәрне үзләштерү, «Патша белән карт» әсәрен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен

аңлату.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Патша бе-лән карт» әкиятен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәлә-рен  аңлату.

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әкияткә рәсем ясарга,К.Насыйри биографиясен сөйләргә

15

Г.Тукай

«Су анасы»поэмасы

1

Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъ-ри әсәр», «әки-ят-поэма» тө-шенчәләрен аңлату.

Рус әдәбияты белән чагыш-тырып, мифик образлар сурәт-ләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның тор-мыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш-терү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен  аңлату.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Г.Тукайның биографиясен өйрәнеп килергә

16

Фәнис Яруллин “Хәтерсез күке”

1

Фәнис Яруллинның тор-мыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Хәтерсез күке”әсәрен өйрәнү.

Укыганны гому-миләштерә, нә-тиҗә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала

белү.

Фәнис Яруллинның тор-мыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Хәтерсез күке”әсәрен өйрәнү;Чәчмә әсәр,чәчмә сөйләм төшенчәләрен аңлату.

Укучыларда бер-береңә мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү

53 бит 2 сорау ,диалог төзергә

17

Г.Х.Андерсен “Борчак өстендәге принцесса»әкияте

1

“Борчак өстендә принөесса”әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Укыганны гому-миләштерә, нә-тиҗә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала

белү.

“Борчак өстендә принөесса”әкиятен өйрәнү,эчтәлеген үзләштерү

Балаларда төрле халыкларның әкиятләренә карата ихтирам тәрбияләү

61 бит,1 сорау

18-19

Т.Миңнул-лин«Гафият турында әкият»

2

Т.Миңнуллинның тор-мыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият ту-рында әкият» әсә-рен өйрәнү, әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

65 бит 10 сорау,Т.Миңнуллинның биографиясен сөйләргә

20

”Әкият”курчак театры

1

“Әкият”курчак театры турындабелемнәрне тупландыру

Укучыларда театр сәнгатенә кызыксыну уяту

“Әкият”курчак театры турындабелемнәрне тупландыру

Балаларда театр сәнгатенә ихтирам тәрбияләү

Бер театр турында мәгълүмат туплап килергә

Хыял канатларында-4 дәрес

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләнгән критерийларгә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү унмверсаль уку гамәлләре:

Аңлап уку, эшчәнлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау, төп мәгълүматны аерып алу;  фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек поцессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

21-22

А.Тимергалин«Сәер планетада»

2

А.Тимергалинның тормыш

юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; укучыларда

космос, галәм, космик корабльләр белән кызык-сынуга омтылыш уяту.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәне-нә кызыксыну уяту.

А.Тимергалин-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән таны-шу, «Сәер плане-тада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләш-терү.

Әсәрдәге вакый-галар аша балалар-да җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Адлер Тимергалинның биографиясен өйрәнергә,73 бит 12 сорау

23

Рудольф Эрих Распе “Сигез аяклы куян”

1

Сигез аяклы куян » әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү

Укыганны гому-миләштерә, нә-тиҗә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала

белү.

Сигез аяклы куян » әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү

Укучыларда фантастик әкият-ләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Рәсем ясарга

24

Әкият һәм фан-тастика темаларын гомуми-ләште-

реп кабат-

лау

1

Әкият һәм фантастика темаларын гомумиләш-

тереп кабатлау, әкият

белән фантастиканы

аера белү күнекмәләре

булдыру.

Укыганны гому-миләштерә, нә-тиҗә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала

белү.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

ТЕСТ

кабатлау

Белем баскычлары -5дәрес

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Укыту ярдәме белән максат кую һәм  эшне планлаштырырга өйтрәнү, эш тәрбибен аңлап, уку эшчәглеген оештыра белү, билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына  бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү унмверсаль уку гамәлләре:

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төшенчәгә  якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик  чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү;  коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

25-26

Белем —

бәхет ачкычы.

2

«Мөхәммәдия» мәдрә-сәсе, Казанның Татар укытучылар мәктәбе, Казан университеты турында  уку;   елеем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш  тәрбияләү.

Укыган текст-

ны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

Татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

80 бит,6 сорау,85 бит,4 сорау

27

Г.Исха-кыйның «Мөгал-лим» әсәре

1

Г.Исхакыйның «Мөгал-лим» әсәренуку, эчтәлек-не үзләштерү; укучы-ларда белемгә омтылыш уяту, укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көн-дәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Г.Исхакыйның  «Мөгаллим» әсә-рен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

87 бит,3 сорау

28

Дәрде-мәнд «Кил, өйрән…»

1

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турындабелемнәрне үзләш-терү, «Кил, өй-рән…» шигырен өйрәнү.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысул-ларын белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәмиҗаты турында белемнәрне үз-ләштерү, «Кил, өйрән…» шигы-рен өйрәнү.

Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.

Яттан

88  бит ятларга

29

Мәгъри-фәтчелек чоры әдәбия-

тын кабат-лау.

1

Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятын кабатлау.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Мәгърифәтчелек чоры һәм әдәбия-ты белән таны-шуны гомуми-ләштереп кабат-лау.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Тест

ККАБАТЛАУ

Балачак –хәтерләрдә мәңге калачак 5  дәрес

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләнгән критерийларгә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү унмверсаль уку гамәлләре:

Аңлап уку, эшчәнлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау, төп мәгълүматны аерып алу;  фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек поцессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

30-31

Г.Тукай-ның «Исемдә калган-нар»

2

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиогра-фик әсәре аша укучы-

ларны аның балачагы белән таныштыру; әти-әниләргә  карата ихти-рам  тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучылар-га аңлату.

Г.Тукайның «Исемдә калганар» автобиографик әсәре аша укучы-ларны аның бала-чагы  белән та-ныштыру.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.

90-91 бит.укырга,3 сорау төзергә

32

СТУ Р.Батулладан “Тукай – Апуш”

1

Р.Батулланың “Тукай – Апуш” әсәре аша уку-чыларны Тукайның балачагы белән таныштыруны дәвам итү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучылар-га аңлату.

Р.Батулланың “Тукай – Апуш” әсәре аша уку-чыларны Тукай-ның балачагы белән танышты-ру

Укучыларда Г.Тукай иҗатына карата ихтирам тәрбияләү.

Рәсем ясарга

33

Бөек Тукай һәм бәләкәй Апуш.

1

Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты

турында, Г. Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә ма-ериаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам

Х.Казаковның  тормыш юлы һәм иҗаты турында, Г. Тукайның Кырлай-дагы музее белән дәреслектәге бе-лешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда Г.Тукайның балачагына, Г.Тукай белән бәйле истәлек-ләргә, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рәсем буенча 5 җөмлә төзергә

34

 “Ямьле балачак”.Кабатлау.

«Салават

күпере» журналы.

1

Укыганнарны гомуми-ләштереп кабатлау, белемнәрне тикше-

рү.Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Укыганны гому-миләштерә, нәти-җә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала белү.Салават күпере» журналы турында дәрес-лектәге белешмә һәм өстәмә мате-риаллар аша танышу.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал-лар аша танышу.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту.

Тест

КАБАТЛАУ

Ватаным өчен- 15 дәрес.

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга,  уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып- белү унмверсаль уку гамәлләре:

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, төп  һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып,фикерне төгәл итеп җиткерү,  әңгәмәдәшең белән  аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

35-37

Г. Кутуй«Рөстәм маҗара-

лары»

3

Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыш-тыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларга әсәр-нең фантастик маҗара стилендә бирелешен аң-лату.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм ма-җаралары» әсәрен өйрәнү; «чагышты-ру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Г.Кутуйның биографиясен өйрәнергә,12 бит 3 сорау,әсәргә рәсем ясарга

38

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының пат-риот шагыйрь икән-леген, каһарман сугыш-чы булуын аңлату, фа-шизмга карата тарих аша нәфрәт хисе тәрбияләү.

Балаларга язучы-ның патриот ша-гыйрь икәнлеген, каһарман сугыш-чы булуын аңла-ту.Сугышчылар-ның батырлыгына ихтирам, фашизм-га карата нәфрәт хисе тәрбия-

ләү.

Муса Җәлилнең

«Сагыну» шигы-

рен өйрәнү, язучы-ның патриот ша-гыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү. Бала-ларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.

20 бит сәнгатҗле укырга,

39-40

М.Җәлил«Алтын-

чәч»либреттосы

2

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчә-ләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихы-на карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сән-гатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Рәсем ясарга

41

М. Җәлил исемендә-ге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

1

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, композитор Н.Җиһанов-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәрес-лектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

М. Җәлил исемен-дәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры,композитор Н. Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге бе-лешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.

34 бит 4 сорау

42-43

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты

2

Ф. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,  «Кыр казы», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен өйрәнү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сугыш кырла-рында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучы-ларга аңлату.Шигъри әсәрне җиңел истә кал-дыру ысулларын өйрәнү.

Ф. Кәримнең то-рмыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш-терү, «Кыр казы», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен өйрәнү.

Укучыларда азат-лык өчен көрәшкән сугышчыларга ка-рата ихтирам тәр-бияләү.

яттан

Ф.Кәримнең биографиясен сөйләргә,39-40 бит.яттан өйрәнергә

44

Лев Кассиль»Мәңгелек хәтер”

1

«Мәңгелек хәтер» әсәрен өйрәнү; «чагыш-тыру» төшенчәсен аңлату.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.

«Мәңгелек хәтер» әсәрен өйрәнү; «чагыш-тыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларда халкыбызның батырлыгына ихтирам хисе тәрбияләү

44 бит 5 сорау

45-47

“Сугышчан бурыч”хикәясе

3

«Сугышчан бурыч» әсәрен өйрәнү; «чагыш-тыру» төшенчәсен аңлату.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.

«Сугышчан бурыч» әсәрен өйрәнү; «чагыш-тыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларда кууга карата җаваплылык хисе тәрбияләү

4-50 битләр укырга,51 бит 1 сорау,хикәягә рәсем ясарга

48

СТҮ Галиев

«Аталы-уллы солдат-лар»

1

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлату.  

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бе-лемнәрне үзләш-терү, шагыйрьнең «Аталы-уллы сол-датлар» баллада-сын өйрәнү; «бал-лада» төшенчәсен аңлау.  

Укучыларда илебез халкының фашист-ларга каршы го-мерләрен дә кыз-ганмыйча көрәш алып барулары ту-рында фикер алы-шу, ветераннарга багышланган ист-әлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

53-55 битләр сәнгатҗле укырга

49

Сугыш кайтавазы

Кабатлау дәресе.

1

Бу бүлектә өйрәнелгән материалны гомумиләш-тереп кабатлау, белем-нәрне тикшерү.

Укыганны гому-миләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълү-

матны аерып

ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып бару-чылар турында фикер алышу, аларга багышлан-ган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Тест

КАБАТЛАУ

Кояшлы ил –бәхет иле -  7 дәрес.

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Уку  эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен үти белү.

Танып – белү универсаль уку гамәлләре:

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификаияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәе эш башкару.

50

Н. Дәүли «Бәхет кайда була?»

1

Н. Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Укучыларга хез-мәтнең, тырыш-лыкның бәхет чыганагы икән-леген аңлату.

Шагыйрь Н.Дәүли-нең тормыш юлы һәм иҗаты турын-да белемнәрне үз-ләштерү, «Бәхет кайда була?» ши-гырен өйрәнү.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

61 бит 4 сорау

51-52

Н.Дәүли “Оҗмах балалары”трагикомедиясе

2

Оҗмах балалары » әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; укучыларда

космос, галәм, космик корабльләр белән кызык-сынуга омтылыш уяту.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәне-нә кызыксыну уяту.

Оҗмах балалары » әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; укучыларда

космос, галәм, космик корабльләр белән кызык-сынуга омтылыш уяту.

Әсәрдәге вакый-галар аша балалар-да җаваплылык хисләре тәрбияләү.

64-66 битләр укырга,66 бит 6 сорау

53-54

Ф. Хөс-ни«Чы-быркы»

2

Ф. Хөснинең «Чыбыр-кы» әсәрен уку, эчтәлек-не үзләштерү; сюжет элементларын өйрәнү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, җавап-лылык хисләре тәрбия-ләү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тор-мышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Әсәрне укып бетерергә,73 бит 10 сорау

55

М.Хуҗинның “Туган көн”хикәясе

1

Хикәяне өй-рәнү, эчтәлеген үз-ләштерү,

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тор-мышта куллану.

Хикәяне өй-рәнү, эчтәлеген үз-ләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Балаларда олы кешеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү

80 бит 5 сорау      

56

Кояшлы ил — бәхет иле. Кабатлау дәресе.

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабат-лау, белемнәрне тикше-рү. «Кояшлы ил — бәхет иле» шигырен укып, җы-рын өйрәнү.

Укыганны гому-миләштерә, нәти-җә ясый, иң мө-

һим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләштереп

 кабатлау.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

Тест

КАБАТЛАУ

Кеше-табигать баласы -  7 дәрес.

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Уку  эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен үти белү.

Танып – белү универсаль уку гамәлләре:

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау,  классификаияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

57

Р. Фәй-зуллин “Табигать кочагын-да”

1

Р. Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

яттан

82-83 битлщр яттан цйрщнергщ

58-59

М.Әгъләм”Матур-лык ми-нем бе-лән”

2

М.Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Шагыйрьнең тор-мыш юлы һәм иҗа-ты белән дәресле-ктәге белешмә һәм өстәмә материал-лар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

85 бит 14 сорау87 бит 4 сорау

60

Җир-ана-

быз —рәсем-нәрдә.

1

Рәссам И.И. Шишкин-

ның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслек-тәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Рәсем сәнгатенә карата кызык-сыну уяту.

Рәссам И.И. Шиш-

кинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстә-мә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

61

СТҮ Г.Сабитов “Чәчәк нигә боекты”

1

Н.Арыслановның «Чәчәк нигә боекты» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда  табигатькә, аның матурлыгынака-рата кызыксыну уяту.

Н.Арыслановның «Чәчәк нигә боекты » әсәрен өйрәнү.

Укучыларның табигатькә карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, атурлыкка омтылыш тәрбия-ләү.

“Минем хыялымдагы бакчам”кечкенә хикәя язып килергә

62

Борис Вайнер”Искиткеч китап”шигыре

1

Б.Вайнерның шигыре белән танышу,өйрәнү

Укучыларда  табигатькә, аның матурлыгынака-рата кызыксыну уяту.

Б.Вайнерның шигыре белән танышу,өйрәнү

Укучыларның табигатькә карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, атурлыкка омтылыш тәрбия-ләү.

Табигатҗ турында шигырҗләр,хикәяләр,табышмаклар алып килергә

63

Туган илем —
иркә гөлем.

Кабатлау дәресе.

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабат-лау, белемнәрне тикше-рү.

Укыганны гому-миләштерә, нә-тиҗә ясый, иң мөһим мәгълү-матны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Табигатькә мәхәб-бәт тәрбияләү.

Тест

КАБАТЛАУ

Эш беткәч көлергә ярый-  7 дәрес.

Регулятив универсальуку гамәлләре:

Уку  эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен үти белү.

Танып – белү универсаль уку гамәлләре:

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау,  классификаияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

64

Л.Лерон «Пирами-да»

1

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда уку-га, фәннәргә кара-та кызыксыну уя-ту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшен-чәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

101 бит 9 сорау

65

Алмаз Гыймадиев “Зөлфия+мин”хикәясе

1

А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,Зөлфия +мин » әсәрен өйрәнү.

Укучыларда уку-га, фәннәргә кара-та кызыксыну уя-ту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,әсәрен өйрәнү, «юмор» төшен-чәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Хикәягә рәсем ясарга

66-68

Ш.Галиев Шигырьләре

3

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шигырҗләре белән танышуны дәвам итү.  

Укучыларда юмористик әсәрләргә кызыксыну уяту

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шигырҗләре белән танышуны дәвам итү.  

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

яттан

105 бит ятларга,108 бит 8 сорау,109 бит 9 сорау

69

“Эш беткәч көлергә ярый”темасын йомгаклау дәресе

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабат-лау, белемнәрне тикше-рү.

Укыганны гому-миләштерә, нә-тиҗә ясый, иң мөһим мәгълү-матны аерып ала белү.

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабат-лау, белемнәрне тикше-рү.

Укучыларда юмор хисе булдыру

кроссворд

70

Йомгак-лау дәресе.

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълү-матны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү.

кабатлау

 

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) – 2

диалогик сөйләм (репликалар саны) – 7

монологик сөйләм (фразалар саны)-8

Кычкырып уку (сүзләр саны) – 60-65

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПМ 01, 02, 03, 04, 05 Рабочая программа по бух-учету, по налогам, для специальности 080110 и рабочие программы по налогам и бух-учету для специальности 080114 и программа экзаменов для ПМ 01 и 02

Рабочие программы:ПМ 01 -Документирование хозяйственных операций и ведение бухгвалтерского учета имущества организацииПМ 02-Ведение бухучета источников формирования имущества, выполнения работ по инве...

Рабочая программа курса химии 8 класс, разработанная на основе Примерной программы основного общего образования по химии (авторская рабочая программа)

Рабочая программа курса химии 8 класс,разработанная на основеПримерной программы основного общего образования по химии,Программы курса химии для 8-9 классовобщеобразовательных учреждений (а...

Рабочая программа по литературе для 6 класса (по программе В. Коровиной) Рабочая программа по литературе для 10 класса (по программе ]В. Коровиной)

Рабочая программа содержит пояснительную записку, тематическое планирование., описание планируемых результатов, форм и методов, которые использую на уроках. Даётся необходимый список литературы...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская

рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...

Рабочая программа по Биологии за 7 класс (УМК Сонина), Рабочая программа по Биологии для реализации детского технопарка Школьный кванториум, 5-9 классы, Рабочая программа по Биохимии.

Рабочая программа по биологии составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по биологи...