Конспекты уроков
план-конспект урока на тему

Ибрагимова Нурания Мансуровна

Конспекты уроков

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ана җылысы – кояш җылысы

( Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча (3 нче сыйныфның татар төркеме))

Максат:  әсәрнең эчтәлеге буенча уйланырга, үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белергә өйрәтү; дәлилләү һәм нәтиҗә ясау юлы белән укучыларның фикерләвен һәм чагыштырма күзаллауларын үстерү;  изгелек, яхшылык сыйфатларын аңлау аша әниләргә  хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү;  

Җиһазлау: Р.Х.Ягъфәрова “Әдәби уку” китабы, В.Казыйханов “Әхлак дәресләре” китабы, проектор, презентация

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

II.  Психологик уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар! Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга,бу  җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Кояшның алтын нурлары

Тәрәзәгә чиртә,

Уята татлы йокыдан:

-  Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

Хәерле иртә!

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

1нче укучы. Яңа көн тынычлык алып килсен!

2 нче укучы.Әти- әниебезгә ягымлы булыйк!

  1. нче укучы. Яңа  көндә яңа “5”ле алыйк!

4 нче укучы. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Теләкләрегез изге балалар. Рәхмәт сезгә. Яңа көн тууга, үзебезнең газиз  җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык.

Әнә шундый изге теләк-омтылышларыбыз белән дәресебезне башлап җибәрик әле.

III. Актуальләштерү.

-Балалар, әйдәгез әле алдагы дәресне искә төшереп үтик.  Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенең эчтәлеген беләсезме икән, тикшереп карыйк. Экрандагы сорауларның дөрес җавапларын табыйк. (Экранда сораулар)

1)  Бу әсәр нинди жанрга карый? (әкият)

2)  Әкияттә ничә герой катнаша? (әни, малай, кояш)

3) Малайның сыйфатларын санагыз! (уңай сыйфатлар, тискәре сыйфатлар)

4) Әкияттән сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (әниләрне яратырга, алдамаска...)

IV. Уку мәсьәләсен кую.

-Дәресебезнең темасын билгеләү өчен, игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән. Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

Өйнең яме ана белән;

Яктылык - кояш янында, яхшылык - ана янында;

Ана җылысы – кояш җылысы;

Әни суккан авыртмый;

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)

-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады?

-Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә? (кояш җирне җылыта...  ,  әни дә безгә җылылык, рәхәтлек бирә....)

-Дөрес, балалар, шагыйрь Мөнир Мазунов та әнинең кочагын бик җылы итеп:

...Еласам, юаткан,

Иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.- дип язган.(Ә.Бакиров музыкасы)

-Укучылар, әйдәгез әле кояш сүзеннән яңа сүзләр ясап карыйк.(кояшлы, кояшсыз)  Бу сүзләр  ничек атала? (тамырдаш сүзләр)  

-Дөрес укучылар, бу сүзләрдә кояш сүзе сүзнең тамыры  булып килә. Ләкин, кояш сүзнең тамыры гына түгел, ә бөтен тормышыбызның да тамыры, нигезе. Чөнки җир йөзендәге кояш - символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.Әйдәгез шушы мәкальне дәресебезнең темасы итеп алыйк. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы “Ана җылысы – кояш җылысы”. Әйдәгез бергәләп дәреснең темасын кабатлыйбыз.

V.Ял итү:

-кояш арган, ял итә.

-кояш әкрен генә күтәрелә башлады.

-кинәт җил чыкты, шыбырдап яңгыр ява башлады.

-яңгыр туктады, кояш чыкты ялтырап.

VI. Уку мәсьәләсен чишү.

- Дәреснең темасын билгеләдек, инде алдыбызга максат куйыйк. Бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? (Кояш булганга, яңа көн туганга шатлану; әниләр турында)

 -Әйдәгез хәзер әкияттә булган вакыйгаларны күзләребезне йомып күз алдыбызга китерәбез. Ә хәзер ,балалар, дәреслекләребезне ачабыз.

Өйдә сез әкиятне өлешләргә бүлеп килергә тиеш идегез. Һәр өлештә сүз нәрсә турында бара? Кыскача гына сөйләп бирәбез.(Экранда биш өлешкә биш рәсем. Рәсемгә карап эчтәлеген искә төшерәбез.)

1) Малайның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән бергә яткан.

2)Әнисе авырта.( рольләргә бүлеп укыйбыз,)

3)Малай суга китә.

4)Кояш карала.

5)Әнисе белән малай арасындагы сөйләшү.

VII.Рефлексия.

-Балалар, әйдәгез хәзер нәтиҗә чыгарыйк.  Язучы бу әсәре белән укучыларга нәрсә әйтергә тели? Нәтиҗәне чыгарыр өчен сүзне Азалиягә бирәбез. Ул Ф.Яруллин исемендәге конференциядә шушы әсәр белән чыгыш ясый. (чыгыш тыңлана)

-Хәзер Азалия сүзләрен тагын бер тапкыр кабатлап бергә нәтиҗә ясыйк. Димәк, сез бу дәрестә нинди сабак алдыгыз? (әниләрне яратырга, алдамаска кирәклекне аңладык) Тормышта бу белемнәрнең кирәге булырмы?

Нәтиҗә. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.

VIII.Йомгаклау.

9 февраль- Ф.Яруллинның туган көне. Дәресне йомгаклар алдыннан  Фәнис абыегыз язган берничә шигырьне тыңлап үтик. Бу шигырьләр Ф.Яруллин рухына дога булып ирешсен! (балаларның шигырьләрен тыңлау)

IX. Билгеләр кую.

X. Өй эше бирү.

  1. Хикәянең үзеңә ошаган урынын тагын бер кат укы;
  2. 4 өлешнең эчтәлеген сөйләргә;
  3. Иҗади эш. “Һәрвакыт булсын әни” хикәя язарга(сайлап)



Предварительный просмотр:

Тема: Кыш – күңелле вакыт

          (4 сыйныфта 2 нче чирекне йомгаклау дәресе)

Дәреснең максаты: алган белемнәрне системага салу һәм ныгыту;        бәйләнешле сөйләмне үстерү, кышкы табигатькә соклану;

Җиһазлау: дәреслек, проектор,призентация, тест

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру.

-Уңай психологик халәт тудыру

-Дәрескә әзерлекне тикшерү

- фонетик күнегү:

  Тәңкә карлар сипкән,
Җирне  ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән,
    Кардан чикмән кигән.

Укытучы:

- Бу табышмакта сүз нәрсә турында бара?

Бал.:- Кыш турында.

- Димәк, бүгенге дәрестә без кыш турында сөйләшәбез. Кыш турында гына сөйләшеп калмыйбыз, ә кыш аша икенче чиректә үткәннәрне искә төшерербез.

 II.  Актуальләштерү.

1) Өй эшләрен тикшерү;

Фонетик күнегүдәге табышмак өстендә эшлибез.

  • Табышмактан исемнәрне табыйк әле.
  • Карлар сүзендә исемнең нинди грамматик категориясе кулланылган?(күплек санда)Димәк, исемнәр берлек санда һәм күплек санда килә икән.
  • Җирне сүзендә нәрсә күзәтәбез?(төшем килешендә) Димәк, исемнәр килеш белән төрләнә икән. Татар телендә ничә килеш бар? Чыршы, каен, имән кайсы килештә килгән? Карлар сүзе кайсы килештә? Ягез әле, кар сүзен төрле килешләргә куеп җөмләләр төзик.(Балалар җөмләләр әйтәләр)

2)Матур язу күнегүләре.(Табышмакны күчереп язу)

  1. Төп өлеш.
  1. Кыш турындагы рәсем буенча сөйләшү.

-Рәсемдә кемнәрне күрәсез?

- Алар нишлиләр?

- Кар бабайны кайсы вакытта гына ясап була? Ни өчен?

- Сезнең кар бабай ясаганыгыз бармы?

- Аны ничек ясыйлар?

-  Кыш көне тагын нинди уеннар уйнап була? Һ.б.

2)   Гәрәй Рәхимнең “Мин ясаган кар бабай” шигырен уку.

Мин ясаган кар бабайга

Бөтен урам сөенә,

Чөнки ул чын кеше кебек

Сөйләшә, җырлый белә.

 Я кинәт көлеп җибәрә,

Скрипка сыздыра.

 Я ул сандугач шикелле

Чут-чут дип сайрап тора.

Матур итеп шигырь укый,

 Мәзәк сөйләп көлдерә

Хәтта һава торышын да

Бер көн алдан белдерә.

Бу кар бабайны ясавы

Кыен булмады һич тә —

Нәни транзисторымны

Куеп калдырдым эчкә.

       - Сезнең дә шундый кар бабай ясаганыгыз юкмы?

       -  Ә сез үзегез кыш турында шигырьләр беләсезме?(Үзләре        белгән кыш турында шигырьләрен сөйлиләр)

3) Текст өстендә эш.

     Күптән көткән кыш килеп җитте. Урамда кар ява. Кар ап-ак һәм чиста. Кышын көннәр салкын була. Кыш көне балалар шугалак ясыйлар. Алар анда хоккей уйныйлар, тимераякта шуалар.

(Балалар укыйлар, сүз нәрсә турында бара, шуның буенча фикер алышу)

                         Текст буенча тест эшләү.

-Күплек  санда килгән исемнәр кайсы җөмләләрдә кулланылган?
а) 2,3
б)  4,5
в) 5,6
- Урын-вакыт килешендәге исемнәр  кайсы җөмләләрдә күзәтелә?
а) 1,3
б) 2,4
 
в)  2,6
- Тартым белән төрләнгән исемнәр кайсы җөмләләрдә очрый?
а) 1,2
б) 2,4
в) 4,5
- 3 нче җөмләдәге сыйфат нинди дәрәҗәдә кулланылган?
а) артыклык
б) кимлек
в) чагыштыру

(Тактадагы әзер җаваплар буенча тикшереп чыгу)

IV.Ял итү. Физминутка.

V. Дәресне дәвам итү.

4) Тактадагы текст өстендә эшләү.

Нинди күңелле көн урамда ап-ак кар ява балалар чаналарын асып тауга киттеләр

  • Җөмләнең башы һәм ахыры юк. Дөрес тыныш билгеләре куеп, җөмләләрне дөрес укырга кирәк.
  • Беренче җөмлә ахырында ни өчен өндәү билгесе куерга кирәк?
  • Текстта сүз нәрсә турында бара?
  • Әйдәгез текстка исем бирик. Нинди исем биреп була?
  • Җөмләнең ахырын ничек ничек дәвам итәр идегез? Әйдәгез текстның ахырын уйлап языйк.

(Дәфтәрләрдә эш. Берничә баланың эшен укытып чыгу, бәяләү)

VI. Дәресне йомгаклау.

  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Нәрсәләр истә калдырдыгыз?
  • Безнең бүген бу чиректә соңгы дәрес булды. Алда сезне кышкы каникуллар, Яңа ел бәйрәмнәре көтә. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Юлларда сак булыгыз! Исән-имин өченче чиректә очрашырга язсын.

                               



Предварительный просмотр:

Тема: Исемең калсын, үзең үлсәң дә... (4 сыйныфларда дәрес – проект   конспекты)

Максат: 1) Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты өстендә эшне дәвам итү;

               2) Балаларның үзлектән эзләп табу, нәтиҗә чыгару, фикерләү      сәләтен үстерү;

               3) М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты аркылы урлашу, алдашу, соңга калу кебек кире сыйфатларны булдырмау; экологик, патриотик тәрбия бирү;

Җиһазлау: Муса Җәлилгә багышланган призентация, видеоязма, М.Җәлилгә багышланган китаплар;

                                             Дәрес барышы.

  1. Дәрес оештыру.
  2. Психологик уңай  халәт  тудыру.
  3. Актуальләштерү.
  • Батыр үлә үлмәс ат алып

Батырлыклар белән макталып

Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятларлык.

  • Бу шигырь сезгә танышмы? (М.Җәлилнең “Батырлыклар турында” шигыреннән өзек)

Бу шигырьнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Ни өчен “Исемең калсын үзең үлсәң дә” дип язган ул? ( Ул үзе үлсә дә аның исеме һаман халык күңелендә. Ул зур батырлыклар эшли. Шуңа күрә хөкүмәтебез аны  Советлар Союзы Герое , Ленин премияләре белән бүләкли. Ул – герой шагыйрь.)

  • Аның исемен мәңгеләштереп  халык нәрсәләр эшләгән? ( Аның исеме белән урам бар, һәйкәл куелган, опера  һәм балет академя театры, музее, шәһәрләр, мәйданнар аның исеме йөртә.)
  • Әйе, балалар, менә без сезнең белән бүген Муса Җәлил турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез, аның истәлеге белән бәйле урыннарга  “Сәяхәт” итәрбез һәм бу данлы исемгә, үлемсезлегенә халык ни өчен зур бәя, герой исеме бирде икән – шуны белербез. Бу безнең дәресебезнең төп максаты булачак.

Муса Җәлилнең үлемсезлеге турында сөйләшү.

  • Муса Җәлил хатыны Әминәгә бер хатында болай яза:

“Әгәр дә мин исән чакта нинди булса да әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң да яшәргә хокук алам, чөнки минем турында сөйләячәкләр, язачаклар, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелме?” дип яза. М.Җәлил үзе әйткәнчә ул халык күңелендә, безнең күңелләрдә яши.

  • Аның турында сөйлиләрме? Сөйлиләр.
  • Аның турында язалармы? Язалар.
  • Рәсемнәрен бастыралармы? Бастыралар.
  • Димәк, ул нинди булган? Халык ни өчен аның турында сөйли, яза? Халык аны нинди эшләре өчен ихтирам итә, ни өчен ярата? Кеше буларак, шагыйрь буларак ул нинди сыйфатларга ия?
  •  Менә мин алдагы дәрестә сыйныфта икегә бүлгән идем. Беренче төркем – М.Җәлил нинди кешелек сыйфатларына ия, халык аны нинди сыйфатлары өчен ихтирам итә – шуны аңлата.

      Икенче төркем – М.Җәлил шигырьләрендә нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өйрәтә? Халык аны нинди шигырьләре өчен ихтирам итә? Нинди шигырьләре өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән?

  1. Төп өлеш.
  1.  1 төркем белән эшләү. М.Җәлилнең кешелек сыйфатын күрсәтүче билгеләрне санау, мисаллар ярдәмендә аңлату.
  • М.Җәлил нинди кеше булган?

А) Сәләтле

- Аның сәләтле булуын кайдан беләбез? (Мисаллар белән дәлиллибез)

Ә) Талантлы 

- Талантлылыгы кайда күренә? (Мисаллар китерү)

Муса Җәлил опера һәм балет академия театрын күрсәтү.

  •  Ни өчен аның исеме белән йөртелә? – дигән сорауга җавап бирү һәм талантының бер өлеше икәнен аңлату.

Б) Ярдәмчел (Мисаллар китерү)

В) Кыю һәм батыр (Мисаллар китерү)

Г) Патриот (Мисаллар китерү)

2)  Икенче төркем белән эшләү.  Алар М.Җәлилне шагыйрь буларак       ачалар. ( “Сәгать”, “Карак песи”, “Ишек төбендә”, “Бакчачы”, “Күке” һ.б балалар алып килгән шигырьләре буенча)

Нәтиҗә: кошлар, хайваннар турындагы шигырьләре белән ул үзенең табигатьне яратуы һәм аның чәчәк атуына булышкан кеше – патриот дип әйтеп була.

Җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга, алдашу, урлашу, соңга калу кебек кире сыйфатларны булдырмаска өнди. Хезмәтне яратырга, хезмәт нигезендә генә муллыкка, байлыкка, илнең иминлегенә ирешергә мөмкин икәнен әйтә.

3)Видеоязмадан М.Җәлил музее белән танышу.

- Казанның Горький урамындагы 17 нче йортта 1988 елның 15 февраленнән бирле шагыйрьнең мемориаль музей – бүлмәсе эшләп килә. Хәзер видеоязмадан шушы музейны карап үтик. (видеоязма карау)

4)Мәктәп музеена экскурсия. (Шул ук вакытта ял итү өчен менә дигән вакыт)

- Безнең мәктәптә сугышчан музей эшләп килә. Бу музейда М.Җәлилгә багышланган экспозиция дә эшләп килә. Хәзер шул экспозицияне карап, шагыйрь турында күбрәк мәгълүмат тупларбыз.

Дәресне сыйныф бүлмәсендә дәвам итү.

  1. Өйгә эш.
  1. М.Җәлил – патриот дип әйтерлек берәр шигырен табып укырга;
  2. Батырлык турында мәкальләр язып килергә;
  3. М.Җәлилгә  багышланган рефератлар эшләү;
  1. Йомгаклау.
  1. Билгеләр кую.
  2. Нәтиҗә чыгару.
  • М.Җәлил турында нәрсәләр белдек?
  • Аның тагын нинди сыйфатларын ачтык?
  • Мәктәп китапханәсендә М.Җәлилгә багышланган китаплар күргәзмәсе эшли. Дәресләрдән соң анда кереп  шагыйрьнең китаплары белән танышып чыга аласыз. Ошаган китабыгызны алып уку мөмкинлеге дә бар. Ә хәзергә дәрес бетте. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

                    Олыласаң  олыны, олыларлар  үзеңне

(Р.Вәлиеваның “Туган көндә “ хикәясе буенча III сыйныфта сөйләм телен үстерү дәресе.)

                                                                         

Максат: укучыларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; олы кешеләргә, туганнарга мәрхәмәтле, хөрмәт итәргә, ярдәмчел булырга өйрәтү; балаларда кешелеклелек сыйфатларын  тәрбияләүгә бәйләнешле эшне дәвам иттерү.

Җиһазлау: дәреслек, мультемидиа, проектр, язучы турында белешмә,мәкальләр, тест.

                                Дәрес барышы

I   Дәресне оештыру.

II  Психологик уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Кояшның алтын нурлары

  Тәрәзәгә чиртә,

Уята татлы йокыдан:

-Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

  Салкын

Таң җиле исә.

Улда гүя тели безгә

Хәерле иртә!

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

Хәерле иртә!

Укучылар, әйдәгез,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

1 нче укучы. Яңа көн тынычлык алып килсен!

2 нче укучы. Әти- әниебезгә ягымлы булыйк!

3нче укучы. Яңа көндә яңа “5” ле алыйк!

4нче укучы. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк.

Теләкләрегез изге балалар. Рәхмәт сезгә. Яңа көн тууга,үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык.

-Әнә шундый изге теләк-омтылышларыбыз белән дәресебезне башлап җибәрик әле.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Ә хәзер бер әкият тыңларбыз.

 Авылда  яшәгән ди, булган  ди бер әби. Ул әбинең оныгы булган. Кечкенә кызчык  йоклаган да йоклаган. Әбисе бөтен эшне эшләгән: кызчык өчен ипи пешергән, өй җыештырган, юган, теккән. Тора-бара әбисе картайган. Ул мич башына менеп яткан. Инде хәзер әби йоклаган да йоклаган. Ул арада әбинең оныгы  үсеп җиткән, әбисенә икмәк пешергән, өй җыештырган, юган, теккән.

Бу әкият буенча фикерләрегезне тест сораулары ярдәмендә җавап бирегез.

  1. Әкият кемнәр турында?

Кар бабай турында

Әби белән оныгы турында

Йорт хайваннары турында

  1. Кызчык кечкенә вакытта өй эшләрен кем эшли?

Әбисе

Беркем эшләми

Кызчык

3.Картайгач әби кеше нишли?

        Авырта башлый

        Мич башына менеп ята

         Башка авылга китә

4.Әби картайгач, йорт эшләрен кемгә кала?

         Бабайга

         Оныкка

         Малайга   

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Әби  оныккны  карый, булыша, ярдәм итә, аннан соң онык әбине тәрбияли.)

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Ярдәм итү, олылау, хөрмәт итү турында.

-Болар нинди сүзләр? (Синоним сүзләр.)

Сөйләшүебезне дәвам итеп,бүген без Р.Вәлиеваның “Туган көн “ хикәясен укырбыз.

-Кем ул Р.Вәлиева?(Балалар язучысы.)

-Аның нинди әкиятен беләсез? (“Кыңгырау  чәчәк”) Ә хәзер аның турында кыскача танышып китәрбез.(Презентация)

IV.  Уку мәсьәләсен чишү.

Бүгнге максатыбыз- сәнгатьле уку, шулай ук әсәрне эчке  күңел белән аңлауга ирешү.

Сүзлек эше

  • Сый-хөрмәт- кунакларга куелган ашамлыклар
  • Аңышмыйчарак- аңлап җиткермичәрәк
  • Килешми- яхшы түгел
  • Сеңде-прижалась
  • Пөхтә-.җыйнак, чиста

Ял итү.

1.Текст өстендә эш.(Укытучы укый,укучылар дәвам итә.)

2. Сорауларга җавап бирү. Хикәядә булган вакыйганы тагын бер кат күз алдыннан кичерик.

-Әсәрдә нинди бәйрәм турында сөйләнелә?

-Фәридә ничек киенгән?

- Кызның әнисен нинди дип әйтеп була?

- Аны кем тәрбияләп үстергән?

- Фәридә әнисенә нинди сорау белән кергән7

- Кызның әнисе ни өчен туган көнне уздырырга теләми?

- Аның әбисе нинди? Ул элек нинди булган  дип уйлыйсыз?

- Фәридә үз ялгышын танымаса нинди хәлләр булырга мөмкин?

- Сез аның нинди булып үсүен теләр идегез?

-Укучылар, сезнең барыгызның да дәү әниләре әбиләре бар.Кемнеңдер авылда,кемнеңдер шәһәрдә яши. Ә хәзер үзегезнең дәү әниләрегез, әбиләрегез турында сөйләгез әле.(Укучылар чыгышы.).Менә сез балалар дәү әниләрегезне, әбиләрегезне  хөрмәтләп аларга матур сүзләр әйттегез.

Ә мин: Әбиләребез- оста тәрбиячеләр дияр идем. Алар безне тәртипкә,әдәпле булырга өйрәтәләр, тәрбиялиләр икән.

   Укучылар,ашны-чәйне кайнарлатып, безне мәктәптән көтеп, оекбашлар бәйләп киендергәндә, әби белән бик рәхәт булуын беләбез. Әмма без үскән саен ,әбекәй картая бара. Ул инде әлләни эшли дә алмый, тик кенә утырып  тормый, элеккедән күбрәк сөйли дә кебек. Менә “Ялкын” журналына Эльвира исемле кыз язган хат белән танышыйк эле.(“Ялкын” журналы №2,1991.)

 Менә шундый хат җибәргән Эльвира. Бу хат журналга басылып чыккач, редакциягә йөзләгән хатлар килгән. Аларның кайберләрен укырбыз әле.Әүзебез нинди киңәш бирербез икән Эльвирага?  (Укучылар фикере.) Журналга басылган хатларның кайберләрен укыйк әле. Менә Башкортстан кызы Эльза яза:

V. Рефлексия.

  Мин дә үз фикеремне әйтеп карыйм әле.Эльвирага киңәшне әнә экрандагы мәкальлр белән әйтер идем.

      Олыласаң олыны,олыларлар үзеңне.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, картайгач үзедә күрмәс.

Эльвираның әбисе кыенлык белән булса да алар елән яши икән әле. Әнә бит,балалар ялгызлыгыннан тилмереп яшәүче әби-бабайларда бар. Аларны  шуннан танырга була: көн матур булганда озаклап эскамиядә утыралар.Ни өчен соң алар урамда, шул хакта уйлаганыгыз юкмы? (Җаваплар тыңлана.)

Әйе,кешеләрне күрәселәре ,сөйләшәселәре киләдер.Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яныннан узып китмик әле укучылар.Якты йөз,тәмле сүзебезне кызганмыйк әбекәйләргә,дәү әниләргә.Дәресебезне Ф.Яруллинның сүзләре блән бетерәсе килә.

Йомгаклау. Укучылар,бүгенге дәреснең темасына бәйләп,соңгы шигырь юлларының мәгънәсенә  тирәнрәк төшенергә тырышыгыз. Өйдә әниләрегез белән бу темага фикер алышып, әсәрнең ахырын ничек тәмамлар идегез?

Өй эше. Хикәяне дәвам ит.    Үзеңә ошаган урынын сйалап укы. Мәкальне аңлат.

Билгеләр кую.

   

        



Предварительный просмотр:

                                Кунак булсаң,тыйнак бул!

   (4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Кунакта” хикәясен укыганнан соң үткәрелгән дәрес конспекты)

Максат   Ә.Еникиның “Кунакта”хикәясендәге уңай һәм тискәре образларны таба белергә һәм аларга характеристика бирергә өйрәтү; бу образларны бер - берсе белән чагыштыру; укучыларны кунаклар белән  ягымлы булырга өйрәтү; кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләренә һәм үтәүләренә ирешү; халыкның бу кагыйдәләрне бала күңеленә кечкенәдән сеңдерә килүен аңлату; кунакчыллык,киң күңеллелек хисләре һәм әхлак тәр- бияләү;

          Җиһазлау  Э.Моэминованың “Чакыру”шигыре,мәкаль һәм әйтемнәр, әдәплелек  кагыйдәләре язылган открыткалар,Р.Харисның”Матур өй”китабы.

                                          Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.

2.Психологик уңай халәт тудыру.

3.Актуальләштерү.

а) Дәреснең темасы белән таныштыру һәм сорау бирү:

-Ни өчен мин дәресне “Кунак булсаң,тыйнак бул!”дип алдым?(Дәрес барышында шушы сорауга җавап алу)

б) Дәреснең максаты белән таныштыру.

-Бүген без сезнең белән дәреснең беренче өлешендә Ә.Еникиның “Кунакта” хикәясендәге уңай һәм тискәре  образларны табып,аларны чагыштырырбыз. Дәреснең икенче өлешендә кунакта үзебезне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшербез.

в)”Кунакта”хикәясенең эчтәлеген искә төшерү.(Бер баладан сөйләтү)

4.Төп өлеш.

а)Уңай һәм тискәре образларга характеристика бирү:

-Балалар,әйтегез әле,кем ничек уйлый:кем монда уңай герой,кем тискәре?Өйдә мин сезгә образларга характеристика бирергә өйрәнеп килергә кушкан идем .  (Уңай герой-Әнвәр,тискәре-Наил)

-Ни өчен шулай уйлыйбыз.Әйдәгез әле исбатлап күрсәтик.

(Классны 2 төркемгә бүләбез.1се Әнвәргә,2се Наилгә харак-ка бирә.Тактаны да 2 өлешкә бүләбез.1нче өлешенә Әнвәр,2нче өлешенәНаил дип язып куябыз.Шулар астына аларның характерларын язып барабыз.)

          Әнвәр                                       Наил

       Тәрбияле                                 Тәрбиясез

      Тәртипле                                 Тәртипсез

      Акыллы                                     Усал

      Тыйнак                                     Саран

-Хәзер исбатлап күрсәтегез.Аларның тәрбияле яки тәрбиясез,тәртипле яки тәртипсез,акыллы яки усал һ.б.икәнлекләрен кайдан беләбез?(Балалар дәлилләп баралар.)

-Балаларның характерларын билгеләгәндә без нинди сүз төркмнәрен кулландык?(сыйфатлар)

-Сезнең арагызда да  Наил кебек балалар юкмы?Бәлки Әнвәр кебек акыллы балалар бардыр.(Балалар үз фикерләрен әйтәләр.)

-Балалар,әйтегез әле,тыйнак сүзен без тагын кайда очраттык?(Дәрес темасында)

-Димәк бу мәкаль безнең кемгә кагыла?(Әнвәргә)

-Димәк Әнвәр кунак та , тыйнак та.Менә ни өчен без дәреснең темасын ”Кунак булсаң,тыйнак бул!”дип алганбыз икән.Әнвәр кунакта тыйнак булды.Ә сез үзегезне кунакта ничек тотасыз соң?Ял иткәннән соң без шул турыда сөйләшербез

.

                                               Ял итү.

б)Кунак килгәч,үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү.

-Кунак чакыруның,кунакка баруның үз кагыйдәләре бар.Без үзебез дә кунакка йөрибез,безгә дә кунаклар килә.Һәр кеше кечкенәдән үк кунак чакыра, кунакларны кабул итә һәм аларның күңелен күрә белергә тиеш.Без укыган хикәядәге кебек килеп чыкмасын өчен сезгә үзегезне ничек тотарга кирәк?

-Кунак килсә,якты чырай күрсәтергә кирәк.

-Кунаклар янында тыйнак булырга кирәк.

-Кунактан алда өстәлгә килеп утырмыйлар.

 -Олылар янында бөтенләй  утыру килешми.  Һ.б.

в)Уен.

Яртылаш киселгән открыткаларның 1 кисәгендә кагыйдәләрнең башы язылган,2 кисәгендәге ахырын табып әйтергә. Мәсәлән:

-Өч көн кунак бул,өч көннән соң ерак бул.

-Табын янында борыныңны тартма,чөмереп ашама.

-Вакытында туя бел,кашыгыңны куя бел.

-Тастымалларга тир һәм борын сөртмәгез.

-Ашалачак әйберне актарып утырмагыз,берсен куеп,икенчесен алмагыз.

-Ризыкны уртадан каерып алмагыз,ә сезгә карап торган ягыннан алыгыз. Һ.б.

г)Мәкальләр өстендә эшләү.

-Өйдә кунаклар янында үз-үзеңне тоту буенча мәкальләр язып килергә кушкан идем.Кем нинди мәкаль тапты?(Табып килгән мәкальләрен укыту, мәгънәләрен үзләреннән сорау,язылган мәкальләрен тактага элә бару.)

-Кунак килсә ит пешә,ит пешмәсә бит пешә.

-Кунак ишегеңне ачса,син йөзеңне ач.

-Кунак сые:якты йөз,тәмле сүз,аннан кала ипи-тоз.

-Коры табынга кунак утыртмыйлар.

-Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт.

-Күңелең киң булса,өем тар дип курыкма.

 -Ачык йөз-нур өстенә нур.

-Кунак сөйгән өйдә бәрәкәт бар.

-Кунакчыл кешенең табыны буш булмый.

5.Өйгә эш бирү.

-Мин хәзер сезгә Р.Харисның”Матур өй”шигыреннән өзек укыйм.Бу өзектә кунакны нәрсәләр белән сыйлыйлар? (бавырсак, урама, кәләвә, әлбә, гөбәдия һ.б.) Менә сез дә өйдә нинди татар халык ашлары белән кунакларны сыйлар идегез. Шул турыда сөйләргә хәзерләнегез.Кунак килгәч,матур-матур такмаклар да әйтешкәннәр.Бәлки сез дә кунак сыйлау такмаклары табарсыз , ятларга да мөмкин.

6.Йомгаклау.

а)Бәяләү.

б)Нәтиҗә чыгару.

-Без бүген сезнең белән кунакта үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен искә төшердек.Безгә дә бүген кунаклар килде.Ягез әле без аларга матур итеп елмаеп,якты йөзебезне күрсәтик.Дәресебезне Э.Моэминованың ”Чакыру”  шигыре белән тәмамлыйк.

        Безнең халык кунакчыл:

        “Якты чырай,такта чәй”,-дип

        Каршы ала кунакны.

        Ата-баба гадәтләрен

       Без дә дәвам итәрбез.

       Безгә кунакка килегез-

       Көтәбез.

     



Предварительный просмотр:

”Һәркем бәхеткә лаек”

 (татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының республика күләмендә уздырылган семинарда укытучылар белән үткәрелгән мастер-класс)

                                                                                      Һәрберебез өчен кояш чыга,

                                                                               Һәрберебез өчен таң ата,

Һәрберебез зур бәхеткә лаек –

                                                                                Һәрберебез кеше ләбаса.

           Хәерле көн, хөрмәтле коллегаларыбыз! Барчагызга да хәерле имин көннәр теләп ,шушы шигырь юллары белән мастер- классыбызны башлап җибәрәбез. Иң элек сүзне 5 сыйныф укучысы Хәйруллин Раильгә бирәбез.

 (Раильнең “Нәрсә ул бәхет?” темасына әзерләнгән чыгышы:

Бәхет!  Нинди матур сүз!

Әбием башымнан сыйпый:

-Бәхетле бул, балам!

Әтием белән әнием дә сеңлем белән икебезгә “Бәхетле генә булыгыз инде” диләр. Кешеләр бәйрәмнәрдә бер-берсенә бәхет тели. Нәрсә соң ул бәхет?

Шушы сорау белән әни каршына киләм.

- Сау-сәламәт булу, торыр җирең булу, әти-әниең исән-сау булу – ул бәхет инде – ди әни.  Мин нәтиҗә ясыйм. Димәк, мин хәзерге вакытта бик бәхетле икәнмен бит! Һәр көнне әнием мине битемнән сөеп уята, тәмле ашларын ашатып мәктәпкә озата. Кичен гаилә белән җыелып, бергә фикер алышабыз. Әтием үзенең киңәшләрен бирә. Ничек мин бәхетле булмыйм ди?! Һәр туган таңга сөенеп, җылы, рәхәт, тыныч гаиләдә уяну бәхет түгелмени?

       Бәхетле булыр өчен болар гына җитәме?

Иң элек бу сорау белән мин укытучым янына килдем.

    Укытучым миңа  һәрбер кеше бәхетне үзенчә аңлый дигәч, мин бу сорауга җавапны язучылар һәм шагыйрьләр иҗатыннан эзләргә булдым.  

      Иң беренче булып мин Габдулла Тукай иҗатына күз салдым. Үзе яшьтән әти-әнисез үсә, чит гаиләләрдә тәрбияләнә. Бәхет сүзен ул ничек күз алдына китергән соң? Аның “Бәхетле бала” шигыренә күз салыйк.

-        Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.  – дип язган.

 Димәк, Тукай яшь бала бәхетен аның дәресен яхшы белүендә күрә. Ә “Эшкә өндәү” шигырендә бәхетне эшләп кенә табылачагына басым ясый.

-Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә – дип язган.

         Минем Габдулла Тукайның “Бәхет”исемле мәсьәленә дә тукталып китәсем килә. Бер  шәһәрнең читендә генә өч агай-эне торалар. Боларның, нинди генә эшкә тотынсалар да, ни сәбәпледер эшләре уңга китми. Эшләре уңмавында үз-үзләрен гаепләргә уйлап та карамыйлар. Бәхет юклыгыннан күрәләр. Бервакыт Бәхет аларга кунакка килә, аларга ярдәм итәргә сүз бирә. 1 агай сәүдәгәрлеккә тотына, Бәхет ярдәме белән  бер зур бай булып китә. 2 агай язучы иде, Бәхет аркасында хакимлек дәрәҗәсенә күтәрелде. Өченчесенә Бәхет ярдәм иттеме, диярсез. Ник итмәсен, итте: ул чебен тота иде. Бәхет булышлыгы белән кулын селтәгән саен чебен тота. Бәхет озакламый китә. Ике агай зур бай, дәүләтле булдылар, өченчесе һаман Бәхетне яманлап, авылдан-авылга, сукрана-сукрана, капчык тотып теләнеп йөри.

                Мин бу мәсәлдән шундый нәтиҗә ясадым. Үзең тырышмасаң, сиңа беркем дә, бернәрсә дә китереп бирми икән. Әйе...  Диванга сузылып, телевизор карый-карый,  көнбагыш чиртеп ятып кына бәхетле булып булмый. Аны эшләп табарга кирәк.

       Муса Җәлил, 13 яшьлек бала чагында бәхетне үзенчә аңлаткан. Ул кулга кылыч тотып кызыл фронтка барып, дошманны тар-мар итә алса үзен бәхетле санаячак.

-        Менә шунда бәхетле мин, бәхет шул.

Минем өчен зур олуг шан, зур бәхет ул, - дип яза “Бәхет” шигырендә.

       Аның  сугышта йөргәндә дә, немец төрмәсендә тоткынлыкта утырганда да бәхеткә карашы үзгәрми. “Имән” шигырендә кайчандыр бу имәнне утырткан кешенең бәхетле булуын әйтә. Чөнки халык аны белмәсә дә, аңа рәхмәт әйтеп баш ия.

     Бу шигырьләргә нәтиҗә ясап шуны әйтәм, кеше үзе артыннан якты истәлек калдыра алса, ул да бәхет икән бит.

      Бәхет төшенчәсен аңлар өчен тагын бер язучы  иҗатына аерым тукталып үтәсем килә. Ул – Фәнис абый Яруллин.  “Бәхет тәмен без бит бәхетсезлек аша беләбез." – дип яза ул. Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, ул үзен бәхетле саный. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора.

        Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укытучым дөрес әйткән икән. Һәрбер кеше бәхетне үзенчә аңлый. Мин   шуны аңладым: бары бер нәрсә сине бәхетле итәчәк. Ул да булса – тырышлык, үз алдыңа куйган максатларга ирешү. Фәнис абый Яруллин әйтүенчә,тормышта нинди генә авырлыклар очраса да түземле булырга  кирәк. )

      Чыннан да ,нәрсә соң ул бәхет? Без бүген сезнең белән шул сорауга җавап эзләрбез.Бу 11 яшьлек баланың бәхет турындагы фикере булды.

(Эпиграф- Кош – очар, кеше  бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз.)

Әлеге сорауны хәзер өлкәннәр күзлегеннән чыгып күбрәк ачарга тырышырбыз. Нәрсә ул бәхет?

            Эшебезне төркемнәрдә алып барырбыз.Рәхим итеп өстәл артына утырыгыз. Күргәнегезчә, өстәлдә катнашучыларның номерлары билгеләнгән мэнэдж мэт кәгазен күрерсез.Ул безнең эшебездә уңайлык өчен кирәк булачак.

C:\Users\teahter43\Desktop\бәхет ачык дәрес\Мэнэдж мэт.jpg

Ә хәзер игътибар,сезнең белән Бәхет турында әкият тыңлап китәрбез. Билгеле бер минутта әкиятне тыңлаудан туктатып, дәвамын ничек булыр иде дип уйлап, үз фаразларыгызны (ягъни гипотезаларыгызны) фикер алышып җиткерергә кирәк булачак.

Бәхет турында әкият. (аудиодан тыңлау)

Бер авылда бик намуслы карт яшәгән, ди. Нәкъ төн уртасында төшендә үзенә күктән бәхет иңүен күрә ул. Икенче көнне, кырда эшләп йөргәндә, моның китмәне нәрсәгәдер тиеп чыкылдап куя. Бераз казыгач, җир астыннан аждаһа, тавис кошы сурәтләре төшерелгән чүлмәк тартып чыгара. Төбендә кечкенә генә алтын тәңкә ялтырый икән. “Әгәр кичә төшемдә күргән бәхет булса, ул миңа күктән иңәргә тиеш иде, ә мин бу чүлмәкне җирдән таптым, - ди карт. – Күрәсең, миңа тиешле бәхет түгелдер”, - ди. Алтын тәңкәле чүлмәкне .....

(ПАУЗА. Төркем фаразын беренче номерлы катнашучылар тәкъдим итә. Фаразлар тыңлангач, әкиятнең дәвамын тыңлыйлар, үз фаразларын чагыштыралар)

 урынына куя да өенә юнәлә. Аның күршесендә генә бик комсыз бай тора икән. Күршесенең хәзинәгә юлыгуын белгәч:”Җир бәхетеме, күк бәхетеме – барыбер түгелмени”, - ди. Карт әйткән җиргә йөгереп бара, карый – хәзинәгә берәү дә кагылмаган. Чүлмәк эченә текәлсә шакката:еланнар, бакалар, төрле-төрле селәүчәннәр мыж килеп яталар икән анда.
    
- Ә-ә... Хикмәт менә нәрсәдә! Теге ахмак, дөньяда юкны сөйләп, намуслы кешеләрнең башын әйләндерә икән! Күрсәтим әле мин аңа! – ди икән бай.
Чүлмәкне күтәрә дә....

(ПАУЗА. Төркем фаразын икенче номерлы катнашучылар тәкъдим итә. Фаразлар тыңлангач, әкиятнең дәвамын тыңлыйлар, үз фаразларын чагыштыралар)

 китә күршесе йортына. Барып җитү белән, теге чүлмәкне тәрәзәгә томыра. Кешегә  усаллык эшләүне уена да кертмәгән карт бу вакытта рәхәтләнеп йоклый икән. Нәрсәнеңдер чылтырап ватылуын ишеткәч куркып уяна. Күзен ачып җибәрсә, янәшәсендә зур гына чүлмәк!
    
-  Ә менә монысы инде чыннан да күктән иңгән бүләк, монысы чыннан да минем бәхетем, - ди ул. 

Чүлмәкне караса, аның эче тулы алтын, имеш. 

        Әлбәттә,һәркем бәхетне үзенчә күз алдына китерә.Әкияттәге карт аны намуслы булуда, байлыкта күрә.Әйтелгәннәр белән килешәсездер дип уйлыйбыз.

Чыннан да ,бәхет нәрсә соң ул? Бәхетле булырга хаклымы без? Сезнең фикерләрегезне дә ишетәсебез килә. Сезнең өстәлләрегездә А4 кәгазе ята. (Өченче номерлы катнашучыларыбыз шул битне алып үрнәк буенча эшлибез. Шулай ук үрнәкне экранда да күрә аласыз.)

C:\Users\teahter43\Desktop\бәхет ачык дәрес\CCI15112016.jpg 

 Әлеге биремне эшләр өчен сезгә 5 минут вакыт бирәбез. (салмак көй астында эшләү)

(Сүзне дуртенче номерлы катнашучыларыбызга бирәбез. Алар бәхет төшенчәсенә үзләренең фикерләрен, мисалларын белдерәләр)

Нәтиҗә.

         Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрә, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр. Ходай безне барыбызны да бәхет өчен яраткан. Туганда кемгәдер бәхет алып килгәнсең икән, ул гомереңне соңгы көннәргә кадәр бәхетле итеп яшә. Үз бәхетебез үзебездән тора. Бәхетле бул ,кеше,син моңа лаек!

     Мастер- классыбызны шундый матур шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

Мин бәхетле бу дөньяга туган өчен,

Исән- имин бу көнгәчә торган өчен,

Иртә белән күзне ачып рәхмәт әйтеп

Якты көнне,кояш нурын күргән өчен.

Мин бәхетле якым кеше булган өчен,

Авыр чакта терәк булган өчен.

Кайгыларны,шатлыкларны бүләр өчен,

Сөяр өчен сөяр кешем булган өчен,

Мин бәхетле җәяү йөри алган өчен,

Эшләр өчен тәндә көчем булган өчен.

Бәхетемне эштә күрә белгән өчен,

Мин бәхетле балаларым булган өчен,

Шатлыкларын уртаклаша алган өчен,

Оныкларны кулларыма алган өчен,

Тәпи йөреп киткәннәрен күргән өчен.

Шул азга риза була алган өчен,

Бәхетләргә түзәр көчем булган өчен.

Бир син,Ходай,вакыт әзрәк яшәр өчен,

Бетмәде бит аның өчен әле көчем.



Предварительный просмотр:

Укытучы

Ибрагимова Нурания Мансуровна,  Казан шәһәре,  170 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предмет

Әдәби уку

Тема

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар (Җ.Тәрҗемановнын “Биш чия” шигырен уку)

Максат

укучыларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллау

булдыру, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белү; уңай эмоциональ  халәт булдыру, яхшы сыйфатлар башкару теләге уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавы һәм кабул итүе;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ:  тыңланган шигырьдән кирәкле информацияне табып аера белү; модельле формада тәкъдим ителгән информацияне аңлый белү;  сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыра белү;

Коммуникатив УУГ:  эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү; үз фикерләрен тәгъбир итә белү;  парларда һәм төркемнәрдә конкрет уку-танып-белү мәсьәләләре белән бәйле рәвештә бергәләп эшли белү;

Регулятив УУГ: үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү; кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә планлаштыра белү;

Предмет буенча:  Яхшылык, начарлык  турында төшенчәне ныгыту

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Яхшылык, начарлык төшенчәләре

Предметара  бәйләнеш

Технология, рус әдәбияты , татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Әдәби уку. 1 сыйныф: рус телендә башлагыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф өчен дәреслек (Татар телендә сөйләшүче балалар өчен).  Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. – Казан: “Мәгариф - Вакыт” нәшр., 2012. – Б. 62.

 Җиһазлау

 В.Маяковскийның “Что такое хорошо, что такое плохо ”китабы, проектор, киндер сюрприз йомыркалары, карточкалар, төсле кәгазьләр

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

-        Хәерле көн, укучылар! Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга,бу  җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Кояшның алтын нурлары

Тәрәзәгә чиртә,

Уята татлы йокыдан:

-  Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

Хәерле иртә!

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. Теләкләрегез изге балалар. Рәхмәт сезгә. Яңа көн тууга, үзебезнең газиз  җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык.

Әнә шундый изге теләк-омтылышларыбыз белән дәресебезне башлап җибәрик әле.

1нче укучы. Яңа көн тынычлык алып килсен!

2 нче укучы.Әти- әниебезгә ягымлы булыйк!

4        нче укучы. Яңа  көндә яңа “5”ле алыйк!

4 нче укучы. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

ШУУГ:Сыйныфташларны, укытучыны хөрмәт итү; узара дустанә мөнәсәбәт ;

РУУГ: үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү;

КУУГ: эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү;

Белемнәрне актуальләштерү

 -Балалар, әйдәгез әле,безнең дусларыбызның әйтер сүзләре бар. Бергәләп тыңлыйк әле.

Ике бала Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” шигырен сөйлиләр.

ШУУГ:иптәшләренә крата хөрмәт;

ТУУГ: тыңлап аңлау;

Уку мәсьәләсен кую

-Диләрә нинди бала турында сөйләде?

-Каян белдек?

-Яхшы бала нинди була?

Әминә нинди бала турында сөйләде?

-Каян белдек?

Начар бала нинди була?

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез.

- Димәк, бүген без “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дигән сорауларга җавап эзләрбез.Кемнең шул сорауларга җавап эзлисе килә, торып басыгыз.

Сорауларга җавап бирү.

Дәреснен темасын һәм максатын билгеләү.

ШУУГ:баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавы һәм кабул итүе;

ТУУГ: тыңланган шигырьдән кирәкле информацияне табып аера белү;

РУУГ: кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә планлаштыра белү;

КУУГ: тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

-Ә хәзер ике төркемгә аерылырга кирәк.Мин шигырьдә укыган яхшылыкларны эшләгән укучыларны  Диләрә янына, ә начарлыклар эшләгән укучыларны Әминә янына чакырам.

-Нишләп Әминә янына беркем дә килеп басмады?

Димәк, без без барыбыз да үзебездә нинди сыйфатлар булдырырга телибез?

-Менә, Әминә үзе дә Диләрә төркеменә кушыла. Чөнки ул бик акыллы, бик  уңган, әйбәт укучы кыз. Ул сезгә бары тик начар бала ничек буласын гына күрсәтергә теләде. Әйдәгез хәзер үзегездә булган яхшы сыйфатларны бер-берегезгә тапшырыгыз.

-Сезнең өстәлләрдә сүзләр язылган кәгазьләр ята.Шул сүзләрне икегә аерырга кирәк. Беренче рәткә – кешенең яхшы сыйфатларын күрсәтүче сүзләрне, икенче рәткә – начар сыйфатларны күрсәтүче сүзләрне аерырга кирәк.

Төркемләп эшләү. Укучылар шигырь сөйләгән балалар янына чыгып басалар.

-Чөнки ул начарлыклар эшләүче малай турында сөйләде.

-Яхшы сыйфатлар гына.

Кулларын бер-берсенә бирәләр һәм “Кәрия-Зәкәрия “ җырын җырлап түгәрәк әйләнәләр.

Төркемнәрдә эшләү. Сүзләрне аералар.

ШУУГ: үзләрендә яхшы сыйфатларны булдыру,  начар сыйфатларга юл куймау;

ТУУГ: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыра белү;

РУУГ:үзбәя

КУУГ: үз фикерләрен тәгъбир итә белү;  парларда һәм төркемнәрдә конкрет уку-танып-белү мәсьәләләре белән бәйле рәвештә бергәләп эшли белү;

Ял минуты

- Ә хәзер мин сезгә бер уен  тәкъдим итәм. Әгәр мин укыганда  эшләнгән эш яхшы булса, тыпырдыйбыз, начарлык эшләнгән булса оялып битегезне каплап, урындыкларыгызга утырасыз.

Һәр көн иртән балалар

Бит-кулларын юалар!

Борыннарын, колакларын,

Тешләрен чистарталар.

Уенчыкларын алар

Җыярга яраталар.

Нәниләрне , көчсезләрне

Һәрвакыт елаталар.

Кош оясын  туздыралар.

Уенчыкларны  ваталар

Әниләр белән алар

Әкиятләр дә укыйлар.

Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар.

Юкка да сугышалар.

Әниләрен тыңлыйлар.

Олыларны зурлыйлар.

Яңа теманы беренчел ныгыту

Җ.Тәрҗемановның “Биш чия” шигырен уку.

-Бу шигырьдә Асиянең нинди начар сыйфаты күрсәтелгән?

-Ни өчен саран дип уйлыйсыз?

-Димәк, саран нинди сыйфатка карый?

-Саранның киресе ничек була?

-Без сезнең белән тизәйткечләр беләбез. Саранлык турындагысы да бар. Әйдәгез сөйләп күрсәтегез әле.

-Ә яхшы сыйфатка караган нинди тизәйткеч беләбез?

- Алдыгызда киндер сюрприз йомыркалары ята. Әйдәгез шул йомыркалардан яхшы, акыллы, гел елмаеп торучы, һәм киресенчә гел усал булган смайликлар ясыйбыз.

Дәреслектән шигырьне укытучы артыннан карап бару. Сорауларга җавап бирү.

Юмарт сүзен истә калдыру.

Тизәйткечләр әйтү:

-Саран Сара саный, саный

Сарыгына салам сала.

 -Диләрә дә, Дилбәр дә дәрескә дәфтәрләрен алып килгәннәр.

Смайликлар ясау.

ШУУГ: юмартлык дигән кешелеклелек  сыйфаты булдыру;

ТУУГ: дәреслек материалында кирәкле информацияне таба белү;  эчтәлек белән бәйле рәвештә объектларны таный, атый һәм билгели белү; модельле формада тәкъдим ителгән информацияне аңлый белү;  

РУУГ: җавапларны бәяли белү;

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү;

Рефлексия

-Без бүген дәрестә нинди яхшы сыйфатларга тукталдык?

-Нинди начар сыйфатлар белдек?

-Әйдәгез начар сыйфатларны үзебездә булдырмас өчен тырышыйк. Бүген ясаган смайликларнын елмаеп торганнарын үзебезнен муеннарыбызга асыйк.

Чөнки сез буген миңа үзегездә начар сыйфатлар юк дип әйттегез. Кем дә кем киләсе дәрестә дәфтәрен яки дәреслеген онытып калдыра икән начар сыйфатларга ия булган смайликка алмаштырам.

-Сез барыгыз да бүген дәрестә әйбәт катнаштыгыз, миңа яхшы сыфатларны гына булдырырга сүз бирдегез. Бүген барыгыз да яхшы гамәлләр генә кылганга күрә үзебезнен смайликларыбызны муеннарыбызга элеп куйыйк. Килгән кунакларга да бүләк итик.

Нәтиҗә чыгару.

Кунакларга смайликлар бүләк итү.

ШУУГ: начар сыйфатлар булдырмау;

ТУУГ: нәтиҗәләр чыгара белү;

РУУГ: үзбәя

КУУГ: үз фикерләрен тәгъбир итә белү;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...