Халисә Мөдәрисова иҗатын мәктәптә өйрәнү
статья на тему

Гильманова Миляуша Амировна

Халисә Мөдәрисова -якташ шагыйрәбез,аның иҗаты кызыксыну уята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Халисә Мөдәрисова иҗаты турында82.7 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Рәхмәт сиңа җырым –канатым!”

(Шагыйрә Халисә Мөдәрисованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. )

(Проект – дәрес.)

Максат:

  1. Халкыбызның күренекле шәхесе – якташ шагыйрәбез, прозаик, драматург Халисә Мөдәрисованың тормыш юлы һәм  иҗатын  тулырак күзаллауга шартлар тудыру.
  2. Укучыларның аудитория каршында үз фикерләрен әйтә, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү.
  3. Балаларда милли үзаң, туган як белән горурлык хисләре уятырга тырышу, үзләре башкарган эш өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Халисә Мөдәрисованың портреты, аның китапларыннан күргәзмә, интерактив такта, язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация, укучыларның иҗади эшләре. 

Китаплар күргәзмәсе:

Халисә Мөдәрисова.Бәйге хакы: шигырьләр, повестьлар, УФа, -2003

Җәй уртасы: шигырьләр. – Уфа: Башкортстан  китап нәшрияты., 1993.  
Былтыргы көз: шигырьләр. – Уфа: Башкортстан  китап нәшрияты 1995.  
Балан: шигырьләр. – Уфа: Башкортстан  китап нәшрияты , 1996.  
Шәмәхә төн: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. – Казан: Татарстан  китап нәшрияты 2003.  

Көмеш дага: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1982.  

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Габиди Ә. Еракка яңгырасын көмеш моң // Кызыл таң (Уфа). – 1988. – 4 август

Кәбиров М. Мәңге ачылмас тылсым // Өмет. – 1994. – 9 апрель.
Галиев М. Баланда бал тәме // Шәһри Казан. – 1994. – 9 июль.
Нәҗми Н. Шагыйрь гомере // Казан утлары. – 1996. – № 8.  
Хафизов С., Вафин М. Туган җир музыкасы // Тулпар. – 2001. – № 1.
Шәрифуллина Э. Ә мин очам... // Шәһри Казан. – 2003. – 28 март.
Гаташ Р. Һәр юлында – сөю уты // Казан утлары. – 2003. – № 4.   

Дәрестә индивидуаль һәм  төркемнәрдә иҗади эшләү өчен биремнәр.

  1. Беренче төркем шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча материал туплый, эзләнү эше алып бара.  Шуларның берсе Халисә Мөдәрисованың тормыш юлы белән таныштырып үтү өчен чыгыш әзерли.  
  2. Икенче төркем Халисә Мөдәрисованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация төзи,  һәр слайд буенча берәр укучы чыгыш ясарга әзерләнә.  
  3. Өченче төркем укучылары язучының шигырьләрен яттан сөйләргә әзерләнәләр.
  4. Теләгән укучылар шагыйрәгә  багышланган шигырь язалар.

Дәреснең эпиграфы.

“Секундлар ага, минутлар,

Елларым, гомерләрем.

Үземнән соң учагымда

Калырмы күмерләрем?

Башкалар җылына алырлык

Булырмы гомерләрем?!”

 (Х.Мөдәрисова)

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.                                                                            

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучының кереш сүзе.

Укучылар, бүген без дәресебездә  Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  талантлы шагыйрә  Халисә Мөдәрисованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Татар шигърияте талантларга бай. Халисә Мөдәрисова – шуларның берсе. Бүгенге көндә Х.Мөдәрисованы белмәгән, аның шигырьләрен укымаган, җырларын җырламаган – ишетмәгән, телевизордан күрмәгән милли җанлы татар  сирәктер.

II. Халисә Мөдәрисованың тормыш юлына күзәтү.

(Икенче иҗади төркемнән бер укучы Халисә Мөдәрисованың тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән презентация күрсәтә) 

1.  Шагыйрәнең  портреты.

(Беренче иҗади төркемдәге укучылар язучының тормыш юлы турында  кыскача таныштырып үтәләр).

        1 нче укучы: Шагыйрә Халисә Сәгыйт кызы Мөдәрисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. Балачагы Иглин районы Үктәй дип аталган авылда уза, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, күрше Нуриман районының Байгилде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970–1975 елларда Халисә – Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеге студенты. Уку елларында ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстанда чыккан көндәлек матбугат басмаларында актив языша.
        
Университетны тәмамлаганнан соң, Х.Мөдәрсова Башкортстанның Илеш районында – укытучы, 1981–1985 елларда Нуриман районының Сарва урман хуҗалыгы бистәсендә – мәктәп директоры, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында секретарь һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазифаларын башкара. 2000 елдан  хаклы ялга киткәнче Х.Мөдәрисова – Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе хезмәтендә.
        Халисә Мөдәрисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Шәмәхә төн» (2003) исемле китабы басылып чыга.
        Х.Мөдәрисова проза әсәрләре – хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьлар авторы буларак та китап сөючеләргә таныш. Сюжеты драматик коллизияләргә корылган «Бәйге хакы» повесте «Казан утлары» журналының 2002 елгы 5 нче санында басылып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала Мөдәррисова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2 нче укучы: 

Гаиләсе турында ниләр беләсез?

(Тормыш иптәше, балалары белән таныштырып китә). 

III. Халисә Мөдәрисова – лирик шагыйрь, талантлы прозаик, ялкынлы драматург...

1нче укучы

 “Үз илендә пәйгамбәрләр булмый...”

“И туган җир! Син газизсең миңа,

Сүзләр бармы әйтеп аңлатырлык?”

(Х.Мөдәрисова)

Нуриман - безнең туган ягыбыз. Ул 1930 нчы елның августында төзелгән һәм республикабызның төняк көнчыгышында урнашкан. Район үзәге Кызыльяр Уфадан 100 километр гына урнашакан. Гомуми мәйданы -  2634 квадрат километр. Нуриман төбәгенә килгән һәр кеше аның гаҗәеп матур табигатенә, кешеләрнең нечкә күңеллелегенә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясе беунча агучы Караидел  елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле тау һавасын сулап үскән шагыйрә, драматург турында сөйләрбез, аның туган як турында язган шигырьләре белән танышырбыз.

  Ә хәзер безнең Нуриманыбыз турында җыр тыңлап үтик. Бу җыр сезгә танышмы? Җырның сүзләрен кем язган? Автор турында ниләр беләсез?

ыр “Нуриман таңнары”, )

“Нуриман таңнары, Нуриман таңнары,

Салдыбаш буенда тибрәлә таллары,

Караидел иңендә Кызыльяр таулары,

Хәтердә сакланыр Нуриман таңнары”.

        Туган җир һәм газиз Ана! Бу ике төшенчә – шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир бер-берсенә аерылгысыз бәйләнгән төшенчәләр. Туган илен, җирен, авылын яратмаган кеше юктыр бу дөньяда. Чөнки кешенең бу дөньяга килүе, беренче сулышы һәм сүзе, сине тапкан ана – боларның барысы да туган җир, авыл, йорт белән бәйләнгән. Туган авылына багышлап, ул тулы бер шигырьләр циклы иҗат итә:

“Чит җирләрнең көзе алтын түгел,

Чит җирләрнең көзе –сары сагыш.

Кошлар оча, канатларда китә

Туган якка булган минем алкыш”

  • Укучылар, бу юлларда  лирик геройның нинди хисләре тасвирланган?

(Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт; олыгайгач туган якларны, туган җирне сагыну хисләре).

Нуриманым –җантөягем,

Күлләреңлә синең ямең,

Күкрәгеңдә урманнарың,

Иделеңдә – тамыр каның.

Тыйнак, ихлас һәм кунакчыл

Кешеләрдә –җаның, даның,

Җантөягем –Нуриманым.

(Укучылар шагыйрьнең  “Туган җир”, “Кайту”,”Йөрәк кылым” дигән шигырьләрен яттан сөйлиләр).

  • 1.Шигырьләрдә сүз нәрсә турында барды? (Шигырьләрдә сүз туган як турында барды.)
  • 2. Нәрсә соң ул туган як? (Туган як ул — туган өй, тәпи басып киткән җир.)
  • 3. Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк, һәр кешегә шулай кадерле? (Чөнки анда һәр нәрсә күңелгә якын.)
  • 4. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Минем туган җирем дөньяда тиңе булмаган чәчәкләргә бай. Яшәү куанычы белән очып йөргән күбәләкләргә, кошларга бай. Ерак җирләргә ургылып агучы елгаларда да, тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәләрдә дә минем туган ягым.)
  • Ә үзегез нинди шигырьләр язып килдегез?

 Дүртенче төркем укучылары туган як турында һәм  Халисә Мөдәрисовага багышлап үзләре язган шигырьләрен сөйлиләр.

(Икенче иҗади төркемдәге укучылар Халисә Мөдәрисованың иҗаты буенча чыгыш ясыйлар)

2 нче укучы.

“Кайсы язның икән зәңгәр бозы

Балачакны алып агызган?”(Х.Мөдәрисова)

        Балачакны сагыну һәр кешедә дә бар, әлбәттә. Әмма әти-әниле һәм әти-әнисез үскән сабыйларның балачаклары бер түгел. Әрнүле балачак ул- сирәк язмышларның берсе, бу - ятимлек әчесе. Х.Мөдәрисова ялгыз бәргәләнүче сыңар канатны күреп үскән бала. Бу урында аның “ Ак тирәк, күк тирәк“ хикәясе турында берничә сүз әйтеп үтергә кирәктер. ”Биографиям гади генә кебек, ләкин ул гади дә түгел: саран юллар эчендә күпме тетрәндергеч һәм шатлыклы вакыйгалар, күпме хис –моңнар, күпме табышлар һәм югалтулар кергән,” –дип язган иде ул үзенең бер тәрҗемәи хәлендә.

(“Моңлы карт”, “Әй гомерләр” , “Соңгы аваз” шигырләре укып үтелә.)

3 нче укучы.

Халисә Мөдәрисова – табигать җырчысы

        Табигать - туган йортыбыз. Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала. 
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала.  Табигатебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай. 
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.  Укучылар, бәлки, сезнең арагызда Халисә Мөдәрисованың табигать турындагы шигырьләрен яттан сөйләргә теләүчеләр бардыр?

  (“Елгада –ай”,”Ә кылганнар инде бәс төсендә”, “Урманнарда алтын туйлар бара”, “Ялгыз тирәк” һәм башка шигырләре укылып үтә)                                                                                                              

  • Әйе, әнә шулай сокландыра, хисләндерә һәм уйландыра Х.Мөдәрисова үз укучысын. Ә ниләр уйландыра ?

(Тирә-якка игътибар белән карый башлыйсың,чагыштырасың, нәтиҗә ясыйсың. Укучылар сөйләнгән шигырьләргә карата үз фикерләрен әйтәләр). 

4 нче укучы.

Китап – күңел көзгесе. (Бер укучы шагыйрәнең иҗат күргәзмәсе- китаплары белән таныштыра).

1.Халисә Мөдәрисова,Бәйге хакы: шигырләр, повестлар, УФа, -2003

2.Җәй уртасы: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1993.  
3.Былтыргы көз: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1995.  
4.Балан: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1996.  

5.Шәмәхә төн: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003

6. Көмеш дага: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1982.   (Башкорт телендә.)

5 нче укучы.

“Рәхмәт сиңа җырым –канатым”.

“Йолдызларга җитеп, мин моң җыеп,

Кешеләргә шатлык тараттым,

Мин бәхетле булдым синең белән,

Рәхмәт сиңа, җырым –канатым!”(

Х.Мөдәрисова)

        Халисә Мөдәрисова – югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешеләрне үзенчә тасвирларга омтылучы лирик шагыйрә. Аның   дистәләгән  көйгә салынган һәм бу җырлар, бөтен  дөньяга таралып, миллионлаган йөрәкләрне җилкендерерлек канатлы җырга әверелгән дип щйтсщк тщ хата булмастыр.

Шул урында “Вакытларны булмый туктатып” җыры яңгырый, (Наил Шәймарданов көе, Халисә Мөдәрисова сүзләре)

“Вакыт кылымнарын үрәм-сүтәм
Кыш-язларны көтәм һәрвакыт.
Агачларда алтын, чәчтә көмеш
Кышларымны гына, язларымны гына,
Җәйләремне булмый туктатып.”
 

                                                                                             

         Халисә Мөдәрисова әниләргә багышлап бихисап шигырьләр язган шагыйрәләребезнең берсе, һәм аларның күбесе җырга әйләнгәннәр. Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.   

  • Укучылар, сез аның әниләргә багышлап язган нинди җырын беләсез?

(“Балан” Сәүбән Чуганаев көе башкарыла).

        Мәхәббәт! Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт ул — сөю, ярату. Мәхәббәт — кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт. Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Саклыйк, яшәтик без мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне: челтерәп аккан чишмәләребезне, яңа туган көнгә гимн җырлаучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. Мәхәббәт белән матурлык, кулга-кул тотышып, бик озак яшәсеннәр.
   Мәхәббәт темасы — әдәбиятта мәңгелек тема ул. 

(“Сагындым сөйгәнемне”,“Төнге урам”җырларын тыңлап үтик.”(М.Газетдинов көе) 

 

6 нчы укучы

“Мин –хатын –кыз”

Мин хатын –кыз, усал кагылмагыз,

Фани дөнья сезгә тар кебек,

Саксыз сүздән күңел кителмәсен,

Яшен кискән яшел тал кебек.”

(Х.Мөдәрисова)

“Х.Мөдәрисованың бөтен әсәрләреннән дә хатын-кыз күңеле, хатын-кыз рухы аңкып тора. Эчтәлегеннән генә түгел, бөтен сүз сөрешеннән, хис –тойгылар үзенчәлегеннән, дөньяны күрү һәм тою хасиятеннән, сөйгәненә, ата-анага, балага мөнәсәбәтеннән һәм, ниһаять, детальләр, төс-бизәкләр куллану алымнарыннан һәр шигырь “мине шагыйрә иҗат итте” дип кычкырып тора сыман.Аның күпчелек шигырьләреннән баласын иркәләүче, аның язмышы өчен хәвефләнүче Ана, ата-анасы догасын өмет итүче кыз бала, тормышка яңа аяк басырга җыенган һәм табигатьнең, җәмгыятььнең бик күп серле каршылыклы яклары алдында албыргап калган яисә һәрнәрсәгә сокланучы карашлы яшь кыз образлы җанлы булып калка”, –дип язган Суфиян Сафуанов Халисә Мөдәрисова иҗаты турында.

“ И кешелек, дөнья бишеккәе,

Иминлеге ана моңында.

Көчең синең бомбаларда түгел,

Хатын –кызда, бишек җырында.” - дип яза Халисә Мөдәрисова.  

Кол Гали, Сәйф Сараи  ,Кандалыйлар чорларыннан башлап, хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә. Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.Х.Мөдәрисова хатын –кызны тормышта да, мәхәббәттә дә бөек зат итеп  күрергә тели. Чөнки аныңча дөньяның, кешелекнең иминлеген дошманны куркуга сал торган бомбалар түгел, ә ана карашы, ана моңы саклап кала алачак”

(“Мин –хатын-кыз”,”Үз илендә пәйгамбәрләр булмый”шигырьләре укып үтелә).

7 нче укчы.

Халисә Мөдәрисова  -  прозаик.

         Х.Мөдәррисова проза әсәрләре — хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьлар авторы буларак та китап сөючеләргә таныш. Сюжеты драматик коллизияләргә корылган «Бәйге хакы» повесте «Казан утлары» журналының 2002 елгы 5 нче санында басылып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала.

        Әсәрдә үзәк герой, сәхнә остасы Зарифның эш-хәрәкәтләреннән бигрәк, үткәндәге кылган яхшы һәм  яман гамәлләре өчен гомеренең азагында газаплы уйланулары төп урынны алып тора.

 “Бәйге хакы” повестендә кояш “кып-кызыл кызган поднос”, “майга баткан хәнҗәр” белән

чагыштырыла. Монда без Зарифның тормышы да, шул кояш кебек офыкка якынлашуын, сүнә баруын аңлыйбыз. Әсәрдә геройның бу дөньяда үткәндәге кылган яхшылыклары һәм яманлыклары турында уйланулары төп урынны алып тора.

        “Сабантуйдан соң” хикәясе Буза кушаматлы тай белән Толя исемле малайның чын дуслыгы хакында. Бузаны автор тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә шундый чагыштырулар китерә:..” үткен колаклары арасыннан җәя шикелле сыгылмалы муенына кара ялы ишелеп төшкән, янбашларында, көзгедә чагылган шикелле, кояш ялтлап уйный, койрыгы чем кара – кызлар чәче кебек сибелеп тора, озын, көяз бәкәлле. Ә күзләре... Хисле кеше күзләре сыман төпсез, тирән, җаныңның иң түренә үтеп керә, күңеленең, кәефенең һәр мизгелен чагылдыра кебек”. Ә холкын җен, бүре белән чагыштыра. Ә инде соңгы сабантуйда чабышта катнашып, аягын сындыра, тик барыбер беренче урын ала. “Ләкин аны гүя алыштырып куйдылар. Бузаның, аягы белән бергә, дөньяга, кешеләргә карата ышанычы да сынган кебек булды... Башка атлар чабышып уйнаганда ул ял астыннан ялкау гына, “болар барысы да фани”, дигән төсле, аларны тын гына күзәтеп тора иде”.

        Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Халисә Мөдәрисова үзенең әдәби әсәрләрендә чагыштырулар аша укучыларга кабатланмас серле дөньяның җанлы картинасын тудыра, күңелендә булган хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен ача, аларны төрле күчерелмә мәгънәле сүзләр, билгеләр, бизәкләр белән бирә.

        ”Х.Мөдәрисованың “”Яр” исемле икенче повесте дә үткер әхлакый мәсәләләрне күтәрә. Ул соңгы елларда һәртөрле пычрак юллар белән бик тиз баеп киткән һәм шул байлыгын кыргый нәфесен кандыруга гына тотынган “яңа урыс”, “яңа татар” дип йөртелгән эшкуарның чын йөзен ачга багышланган.

        Байлыгы белән бөтен нәрсәне сатып алып була  дип ышанган, үзен дөньяның кодрәтле хуҗасы дип санаган Радмир Халиков чибәр кыз Зөбәрҗәтне матурлык бәйгесендә җиңүче итеп танып, хатыны ясауга ирешә. Ләкин матди байлык, кәләшне дә, үзен дә чын байлыкка ирешетрә алмый. Радмирның алтын –көмешкә коенган йортында атлас –ефәккә төренеп яшәгән  Зөбәрҗәт өчен бу тормыш кәнәрине бикләгән читлек булып кала, ул үзен шул урынын тапмаган кәлтә   сыман тоя.(С.Сафуанов).

 Х.Мөдәрисова бу әсәрендә дә чагыштыру алымын бик актив куллана.   “Яр”повестендә Радмир белән Зөбәрҗәтнең тормышы турында “рельслардагы поезд яки колеяга эләккән тормозсыз машина шикелле тәгәри дә тәгәри”...ди. Радмир “яңа татар” дип йөртелмәгән эшкуар бизнесын “комарлы, аяусыз ау шикелле” ди. Зөбәрҗәтнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә “җәүһәр кашлы йөзек кебек хатын”, “елмайганда энҗе кебек ак тешләре” кебек чагыштыру куллана. Әсәрнең ахырында көзге яңгырны түбәндәгечә чагыштыра: “Яңгыр, чиләктән койган шикелле коя, әйтерсең яумый, болыт үзе җиргә ята кебек. Авыл салкыннан, юештән күшеккән зур җанвар шикелле, сыртып бөгеп оеп утыра... кара көз кебек, караңгы һәм шомлы яңгыр иде бу...”. шул кара, яңгырлы көз Зөбәрҗәтнең үлеме турында сөйли сыман.Әдибә хәрам байлыкның, комсызлыкның мәхәббәткә дошман икәнлеген күрсәтә, кешене рухи фәкыйрьлеккә төшерүен раслый..

9 нчы укчы

Халисә Мөдәрисова –драматург

        Башкорт академия драма театрында аның әсәре буенча куелган “Бәхет хакы” спектакле зур аншлаг белән бара. Спектакльдә төп герой – Зариф ролен  Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты  Фидан Гафаров башкара. Зариф – бөек композитор, ләкин картайган көнендә ул бер үзе кала. Гаиләсен ташлап, яшь хатынга өйләнгән кеше, исәнлеге беткәч, үлем хәлендә кемгә дә кирәк түгел, хатыны Зарифка яшь кенә бер шәфкать туташын табып бирә. Композитор Зөhрәнең муенына таккан бөтиен күреп, шул кызда бала вакытында ташлап киткән үз кызын таный, ләкин соң инде. Кемдер гомер буе бәхет эзли, ә кемдер бар бәхетнең кадерен белә алмый.

- Темасы буенча да, үзенең табигате буенча да Зариф роле миңа бик якын, - дип сөйли сәхнәдән Фидан Гафаров. – Спектакльдә минем геройның тормышы күп яклары белән минем тормышыма охшаш. Сәхнәдәге вакыйгаларда минем иҗади hәм гади булмаган тормыш юлым чагыла кебек. Ә “бәхет бәясе” шушымы икән соң?

(Бу урында мөмкин булса, “Бәхет хакы” спектакленнән күренеш карап китергә яки  спектакльдән Ф.Гафаров башкаруында Зариф җырын  тыңлап китәргә мөмкин (М.Газетдинов музыкасы)

10НЧЫ УКУЧЫ.

Бүләкләре

2003 нче елның 26 апрелендә Халисә Сәгыйт кызы Янгировага(Мөдәрисовага)  мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен “Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре “исеме бирелә.
 2004 нче елда Бәләбәй композиторы Б.Еникеев иҗат иткән “Вакыт” җыры Рәвилә Мәсәлимова башкаруында  “Гәлсәр сандугач” фестивалендә иҗ яхшы җыр булып танылды..

 

IV.Укытучының йомгаклау сүзе. Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Әйе, Х.Мөдәрисова шигырьләре тормышыбызны бизи,   кешеләрне хөрмәт итәргә, авырлыкларга бирешмәскә, ихтыяр көчебезне ныгытырга булыша. Аның җанга якын җырлары, моңнары һәрберебезнең күңеленә юаныч булып тора. Иҗатта күрә ул үзенең бәхетен .

“ Х.Мөдәрисованың шигырьләре дә, чәчмә әсәрләре дә бер үк гуманистик идея эчтәлегенә ия, халыкның яшәү көче аның рухи байлыгын, күңел сафлыгын, кайнар тойгыларын саклый алуында  икәнлегенә басым ясый.”(С.Сафуанов)

V.Укучыларның чыгышларын бәяләү.

- Укучылар, сез бүген шагыйрә иҗаты, аның лирик шигырьләренә, проза әсәрләренә хас булган үзенчәлекләрен билгеләү буенча гаять күп материал туплаганыгызны күрсәттегез. Проект эшләрен гамәлгә ашырганда авырлыклар да очрагандыр. (Төркем җитәкчеләренең фикерләре тыңлана). Алдагы хезмәтләрегездә уңышлар телим сезгә. Рәхмәт.

VI. Өйгә эш бирү. ( Һәр төркемдә иҗади эшне дәвам итү).

1. Х.Мөдәрисова  иҗатына багышланган сочинение язу.

2.Викторина сораулары, тест әзерләү.

3.Стена газетасы чыгару.

4.Кроссворд төзү.

VII. Билгеләр кую.

VIII. Саубуллашу

Кулланылган әдәбият:

1.”Гомеремнең җәй уртасы” (Суфиян Сафуанов “Бәйге хакы” китабына кереш сүз)

Мәкалә авторы: Нуриман районы Яңа Субай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты югары категорияле укытучысы Миләүшә Гыйлманова.

Язылды: 28 гыйнвар 2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме

Урок башкирского языка в русской школе по теме "Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме" в 11 классе....

Рисовая косметика

Домашняя косметика — это всегда маленький праздник для вашей кожи. Она натуральная и приготовлена своими руками с душой и верой в её эффективность. И она действител...

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

Всемирное наследие. Фрагмент -Рисовые террасы.

Фрагмент презентации "Всемирное наследие", посвященный Рисовым террасам....

Технологическая карта урока технологии 6 класс "Кулинария" Приготовление рисового молочного супа"

Данный материал предполагает изучение темы по технологии "Блюда из молока. Приготовление молочного рисового супа" для 6 класса. В данном материале рассмотрена цель; задачи; метапредметные ре...