Гомәр Бәширов иҗаты.
материал (7 класс) на тему

Хайбрахманова Ания Амиряновна

..."Туган ягым - яшел бишек"үзе -

Килер буыннарга әманәт .

Бу материал Г Бәширов иҗатына  багышланган класстан тыш чара үткәрү өчен укытучыларга ярдәм булыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.b-v.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

...«Туган ягым-яшел бишек»үзе-

Килер буыннарга әманәт...

( Г.Бәширов иҗатына багышланган класстан тыш чара.  )

Укытучы.” Озын гомер юлы узып, егерменче гасырның яшьтәше булып, туган халкы белән атлаган, үз вакытында Татарстан язучылар берлеге идарәсенең рәисе, укучыларга романнар, повестьлар, хикәя-очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, публицистика, халык иҗаты китаплары бүләк иткән язучы – бәхетле язучы ул. Заман сулышын үзенә хас табигый-салмак, романтик-күтәренке һәм лирик-нәфис алым белән, кояшлы яңгыр кебек шифалы һәм саф итеп, чишмә җыры итеп үзебезнең ана телебездә укучыга җиткерә алган язучы,Татарстанның халык язучысы – чыннан да бәхетле язучы ул Гомәр Бәширов” - дип яза Г.Ахунов Г.Бәширов турында.

1 нче укучы. Арча кыры

                       Алтын башак

                       Дулкынлана җилләрдә

                       Башкайларыбыз кадерле

                       Туып-үскән җирләрдә.

                       Арча кыры җырга салган

                      “Җидегән чишмә” көен:

                      Тукайлы,Гомәрле төбәк

                       Булуың белән сөен!

2 нче укучы. Гомәр Бәшир улы Бәширов җирдә 98 ел гомер итте.Әдәби иҗаты бер батырлык булса, афәтле гасырны исән-имин кичүе – үзе бер батырлык. Ул 1901 елның 7 нче гыйнварында элекке Казан губернасы Арча волосте Яңасала  авылында туган.

3нче укучы.Яңасала тирәсенең матур табигате бала күңелендә тирән эз калдыра. Тормышта шулай бит: авыл малае, кыш булса, чана шуа, кар тавында ауный; җәй җитте исә, су коена, болынга китә, урманнарны гизә.”Урманга чикләвеккә, җиләккә йөрүләр, ат ашатырга куна барулар, инде тагын да зуррак булгач, печән чабарга, көлтәгә йөрүләр – һәммәсе дә мине табигатькә тагын да якынайтты,” - дип яза Гомәр Бәширов үзенең бер истәлегендә.

4 нче укучы. Гомәр туып-үскән Яңасала авылын, Арча якларын күргәнебез булмаса да, әйтә алабыз: бик хикмәтле икән бу яклар.Һавасында ук халык рухы яшиме, ашаган ризыгында, эчкән суында берәр шифа бармы: әллә нинди “уңдырышлы туфрак” бу якларда -Г.Тукай,С.Хәким,Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Р.Төхфәтуллин кебек талантларга бишек булган бу төбәк, дип уйлыйсың.

5 нче укучы.Г.Бәшировның үсмер чоры революция елларына туры килә.1920 елда кызылармеец Гомәр гражданнар сугышында катнаша.Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын кичерә.

6 нче укучы.Тормыш тәҗрибәсе арта һәм язучы булу теләге көчәя барган саен Г.Бәширов белеме азлыгын, эзлекле булмавын көннән-көн ачык аңлый.Язучыга кирәкле белем һәм тәҗрибәне ул китаплардан эзләргә мәҗбүр була. 1933 елда басылып чыккан “Әни” исемле хикәясе аны язучы буларак таныта.

7 нче укучы. 1968 елда “Туган ягым-яшел бишек” повесте дөнья күрә.Автобиографик әсәр булса да, бу повестьта автор фәкать үзенең дөньясы белән генә чикләнми, халыкның борын-борыннан килә торган матур йолаларын, гореф-гадәтләрен үз авылының кешеләренә, тормышына бәйләп сурәтли. Халыкның зурлыгын, бөеклеген, аның күңел байлыгын һәм шигъри җанлы булуын зур осталык белән ачып бирә.

Укытучы. Г.Бәшировның “ Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә тарихи вакыйгалар туган як табигате белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә.Халкыбызның хезмәт сөючән, эчкерсез, дустанә мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләргә тугрылыгы да тасвирлана. Әйтегез әле ,укучылар, әсәрдә татар халкының нинди гореф-гадәтләре чагыла?.

8 нче укучы.Сабан туе- татар халкының иң гүзәл милли бәйрәме.Ул язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла. Авыл халкы аңа кар эри башлагач ук әзерләнә башлый.

( “Туган ягым-яшел бишек” әсәреннән Сабантуйга бүләк җыю күренеше сәхнәләштерелә).

Укытучы.Әлеге әсәр турында шуны әйтәсем килә: гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, югалса, без үзебез дә татар халкы булып кала алырбызмы икән?!

9 нчы укучы. 1977 елда Г.Бәширов “Җидегән чишмә”романын язып бетерә. “Җидегән чишмә”-  бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман. Аның үзәгендә табигатьне саклау проблемасы ята. Бу әсәр- табигать язмышының халык рухы белән никадәр тыгыз бәйләнгәнлеген тасвирлаучы әсәр.( “ Җидегән чишмә” җырын тыңлау)

Укытучы. Күпкырлы иҗади хезмәтләре өчен Г.Бәшировка Татарстанның халык язучысы исеме бирелде.Ул Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе.1999 елда Г.Бәширов вафат була.

( Китап күргәзмәсендәге китаплары белән таныштыру)

“ Китап- бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомеренең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше, ялга китүче сакчының үз урынында калучыга биргән әмере ул”- А.И.Герцен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пусть будет шире дружбы круг. Для 5-6 классов

Методическая разработка внекласного занятия( литературно - музыкальная композиция)  для 5-6 классов "Пусть будет шире дружбы круг".  Воспитательные задачи:формирование навыков толерантн...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....

Гомәр Бәширов

Гомәр Бәшировның тормыш юлына, иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара....

Конспект развлечения.Новогодняя дискотека "Шире круг"

Предлагаю Вашему вниманию конспект развлечения : Новогодняя дискотека "Шире круг".Цель: Приобщение детей к  музыкальным произведениям разного жанра,    народным играм, танцам и заб...

“Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе” (Гомәр Бәширов әсәрләре буенча)

Эзләнү эшебезнең темасы итеп, без олуг әдибебезнең үз вакытында ук экологик афәтне кисәтүен, “Туган ягым – яшел бишек” һәм “Җидегән чишмә” әсәрләрендә табигать өчен көрәш...