"Сүз төркемнәре илендә"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

5 нче сыйныфта сүз төркемнәрен кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suz_torkemnre_ilend.doc495.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“1 нче гимназия”

Сүз төркемнәре илендә

5 нче сыйныфта сүз тɵркемнəрен гомумилəштереп кабатлау дəресе

                                                 

                                                    Югары категорияле  татар теле

                                  һəм əдəбияты укытучысы

                                                     Ильдарханова З.М.

Тема:  Сүз төркемнәре илендә. (Исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш темаларын гомумиләштереп кабатлау)

Дәрес тибы: кабатлау һәм йомгаклау

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:
  • сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне дөрес куллану;
  • сүз төркемнәрен аера белү.
  1. Үстерү максаты:
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • сөйләм телләрен үстерүгә җирлек булдыру.
  1. Тәрбия бирү максаты
  • Укучыларда әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов), презентация, таратма материаллар, интерактив такта.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле көн, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  • Мин дә сезгә бүген зур уңышлар телим!

2. Мотивация

- Укучылар, экрандагы күренешләр турында сез ни әйтә аласыз?

+ Бу күренешләр “Яңа гасыр” каналында баручы “Тамчы-шоу” тапшыруы, аның алып баручысы Марсель Әхмәдуллин турында сөйли.

  1. Актуальләштерү.

- Әйе укучылар, бу күренешләрне мин юкка гына алмадым, чөнки бу тапшыруга бары тик белемлеләр, тырышлар гына эләгә ала. Ә безгә бүген Марсель Әхмәдуллин 1 тур - өйдә әзерләнү өчен бик күп сораулар һәм биремнәр тәкъдим итә. Әгәр дә без үзебезнең белемебезне күрсәтсәк, сорауларга дөрес җавап бирсәк, 2 турга юл ачык дигән сүз. Башлыйбызмы, укучылар? Игътибар – экранга.

- Рәсем буенча берничә сорау бирелгән. Ни өчен дип уйлыйсыз? Без бу сораулар белән кая таныштык?

-  Әйе, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә. Ә нинди сүз төркемнәре белән таныштык?

+ Исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш.

  • Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

+ Сүз төркемнәрен искә төшерәбез.

  • Ә нинди максатлар куябыз?

+ Сүз төркемнәрен аера белү, сөйләмдә куллану...

  1. Ныгыту.

1. Исем буенча биремнәр.

  • Укучылар, әйдәгез, беренче бирем белән танышыйк. Сезнең каршыда Исем дип аталган агач. Тик менә ул тулы түгел. Матур булсын өчен, шушы түгәрәкләрне тутырырга кирәк. Димәк, Марсель абыегыз исем буенча белемнәрегезне тикшерә.

+ 6 килеш белән тулыландырабыз. (интерактив тактада тутыралар)

  • Бик яхшы. Ә икенче биремдә килешләр белән дөрес төрләндергәннәрме? Тикшереп алыйк.

Баш килеш                          Болында

Иялек килеш                       Болынга

Юнәлеш килеш                   Болын              

Төшем килеш                      Болынның

Чыгыш килеше                    Болынны

Урын-вакыт килеше            Болыннан

+ Юк, хаталар бар. (интерактив тактада тикшерәләр, төзәтәләр)

  • Әйдәгез, белемнәрне бәялик. Бәяләү карточкаларына үзегезгә билге куегыз.

2. Сан буенча биремнәр.

  • 2 биремгә  игътибар итик. Сезгә кызыклы сораулар тәкъдим ителгән. Тик

 менә җавапларын таба алырсызмы, тикшереп карыйк.

  • Имәндә 6 алма үсә иде. Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды?
  • Алсу җиде яше тулгач нишли?
  • 1 йомырка 4 минут пешә. 5 йомырка пешерү өчен ничә минут вакыт кирәк?
  •  Өстәл өстенең 4 почмагы бар, 1 почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды?
  • Ә хәзер, әйдәгез, җөмләләрдәге саннарны билгеләгез. Барлыгы ничә сан табарсыз? (8)

3. Алмашлык буенча сораулар.

  • Укучылар, ничә?, нишли? сораулары җөмләдә нинди сүз төркеменә карый?

+ Алмашлык.

  • Ә сез тагын нинди алмашлыклар беләсез?

+ Зат алмашлыклары.

  • Әйдәгез әле, мин сезнең алмашлыклар буенча белемегезне тикшереп карыйм. “Тэйк офф – тач даун” . Әгәр дә минем белән килешәсез икән – басасыз, килешмисез икән – утырасыз.

 Мин – 1 зат, берлек сан

 Син – 2 зат, күплек сан

 Алар – 3зат, берлек сан

 Без – 1 зат, күплек сан.

 Ял вакыты.

  • Бик яхшы. Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк. ( физминутка). Марсель абыегыз сезгә бик матур ял вакыты тәкъдим итә. Сораулары да бар: ничә предмет, нинди төсләр, нинди хәрәкәтләр башкаралар?
  • Әлеге ял вакытында ничә төрле предмет күрдегез?

+ 17

  • Нинди төсләргә игътибар иттегез?

+ Сары, шәмәхә, зәңгәр...

  • Ә төсләр нинди сүз төркеменә якын?

+ Сыйфат

  • Әйе, сыйфат нинди билгеләргә ия?

+ Предметның билгеен белдерә, нинди соравына җавап бирә.

4. Сыйфат буенча биремнәр.

  • Ә хәзер алдыгыздагы 4 нче биремгә игътибар итик.  Сезгә сыйфатлар бирелгән, ләкин аларның тагын иптәшләре бармы икән?

Әдәпле – тәрбияле, тәртипле, итагатьле

Матур –гүзәл, чибәр, күркәм

Белемле – укымышлы

  • Ә менә, укучылар, әдәпле сүзен сез ничек аңлыйсыз?

+ Ул начарлык эшләми, үзен тыйнак тота, башкаларга ярдәм итә.

  • Әйе, әдәпле бала гына бәхетле була, дигәннәр. Сезнең дә бәхетле булуыгызны телим.

Әлеге сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куегыз.

5. Рәвеш буенча биремнәр.

5 биремгә игътибар итик әле. Ниндидер сүзләр төшеп калган? Табыйк әле.

+ Рәвешләр төшеп калган.

  • Ә сез рәвешләр турында нәрсә беләсез?

+ Ул кайда?, кайчан?, нигә? сорауларына җавап бирә.

  • Ә нинди рәвешләр беләсез?

+ Урын, вакыт, сәбәп.

  • Яхшы. Белемнәрегезне бәяләгез.

6. Фигыль буенча биремнәр.

  • Экранга игътибар итик. Рәсемнәр буенча нәрсә әйтә аласыз?

+ Йөгерә, оча, сикерә, ята, уйный... Болар – фигыльләр.

  • Сезнең фигыль буенча белемегезне сынар өчен тагын бер  бирем тәкъдим ителә. Аларны таныйсызмы?

Йөгерә, укыса, сөйлә, уйныйбыз, әзерлән, килсәләр, язалар, катнашыгыз, чыксак, җиңәбез.

+ Йөгерә, уйныйбыз, язалар, җиңәбез – хикәя фигыль

укыса, килсәләр, чыксак – шарт фигыль

сөйлә, әзерлән, катнашыгыз – боерык фигыль

  • Яхшы, афәрин укучылар. Менә без сезнең белән бирелгән биремнәрне яхшы гына үтәп чыктык. Белемнәрегезне бәяләгез.
  • Ә йомгак эшебез итеп,  иҗади эш башкарабыз. Игътибар – экранга.
  • Рәсем буенча төрле сүз төркемнәрен кулланып,  җөмләләр төзегез.

7. Рәсем буенча иҗади эш.

IV. Йомгаклау.

  • Минемчә, без бүген тапшыруга әзерлекне күрсәттек. Бары тик чакыру гына көтеп калабыз. Бүгенге дәрестә, бигрәк тә, сез нәрсәне истә калдырдыгыз?      
  • Бәяләү карточкаларыгызны миңа җыеп бирегез. (Белемнәрне бәяләү)

V. Өй эше.

1. “Әдәплелек” темасына төрле сүз төркемнәре кергән 5 мәкаль язып килергә.

2. “Минем дустым” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Борын авазлары илендә

Борын авазлары илендә, 1 класс...

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

"Вакланмалар илендә"

Разработка урока для 6 класса...

Китаплар илендә

Уен-викторина...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....