учебная программа для 3 класса
рабочая программа на тему

Фасхутдинова Л.И.

Учебная программа составлена по требованиям ФГОС

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3kl_tat_yaz_obr1.doc103 КБ
Microsoft Office document icon 3_kltat_yaz_obr2.doc109.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар), “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1 - 11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева (2014), 87 нче мәктәпнең башлангыч белем бирү төп укыту программасына, муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “87 нче мәктәп” нең 2015-2016 елына укыту планына нигезләнеп төзелде.

3 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде :

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы ( Федеральный закон от

29.12.2012 г. 273-ФЗ “ Об образовании в Российской Федерации”)

2.Татарстан Республикасының “ Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики

Татарстан “ Об образовании “ № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 г., статья 8).

3. Россия Федерациясенең “ Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126 –

ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998г.)

4. РФ Мәгариф Һәм фән министрлыгы приказы , 30 нчы август , 2013 нче ел № 115

(“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам –начального общего, основного общего и среднего общего образования “).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики

Татарстан от 08.07.92 № 1560 –XII (ред. От 03. 03. 12 г.) « О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан” ).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка

телләр турында” Татарстан Республикасы законы , 2004 нче ел , 1 нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан

Республикасында башка телләрне саклау өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” , 2013 нче ел , 25 нче октябрь , 794 нче карар.

8.  Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты ( Россия

Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644нче регистацион номеры белән 2011 елның 1 нче февралендә теркәлгән.

9. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014)

10. Дәреслек: Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева  Татар теле. 3 нче сыйныф. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартының эчтәлегенә туры килә.

Татар теленнән эш программасы Филология фәне өлкәсенең эчтәлеген тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ягъни Россиянең тел һәм мәдәни җирлегенең бердәм һәм күптөрле булуы, телнең милли үзаң нигезе икәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру; телдән һәм язма диалогик, монологик сөйләмне, аралашу осталыгын, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлеккә мөмкинлекләрне үстерү.

Эш программасы УМКга юнәлдерелгән: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

 Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.

 Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәтттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

 Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүнең түбәндәге максатлары бар:

-​ башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен

исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

-​ укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм

культурасын үстерү;

-​ укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар

халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хырмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.

-​ укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.

Укыту предметына гомуми аңлатма

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Уку предметының укыту планында тоткан урыны

Программа елына 105 сәгатькә төзелгән, атнага 3 сәгать, шуларның 5 сәгате контроль эшкә, 3 сәг.-сочинение, 2 сәгате- изложение язуга бирелде

Уку предметы эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре

- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бер бөтен итеп кабул итү нигезендә шәхеснең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

- әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ихтирам, ярдәм күрсәтүгә әзерлек, әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен психологик шартлар формалаштыру;

- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең гомумкешелек кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

  • шәхеснең үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, аның мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

    Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

    Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укучыда формалашачак

Формалашу өчен укучы алачак мөмкинлекләр

                                                                               Шәхескә кагылышлы

Укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата шәхси кыйммәтләре формалаша.

–​ шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

–​ әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу,

аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

–​ текстлардагы төрле тормыш

ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

–​ “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”

төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

                                                                            Метапредмет

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

–​ фикерләүне үстерү белән бәйле

психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

–​ иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

–​  объектларны чагыштыру,

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

–​ төп мәгълүматны аеру, укылган яки

тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

–​ тиешле мәгълүматны табу өчен,

энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

–​ уку хезмәтендә үзеңә максат куя,

бурычларны билгели белү;

–​ эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген

оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

–​ уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен

контрольгә ала белү;

–​ билгеләгән критерийларга таянып, эш

сыйфатына бәя бирә белү;

–​ укудагы уңышларның,

уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

–​ ихтыяр көче, максатчанлык, активлык

кебек сәләтләрне формалаштыру;

–​ дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын

әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

–​ дәрестә эш урынын мөстәкыйль

әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

–​ әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап бирә белү;

–​ әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

–​ аралаша белү сәләтен үстерү

(аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

–​ парларда һәм күмәк эшли белү;

–​ мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш

башкару;

–​ әңгәмәдәшең белән сөйләшүне

башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

                                                                                                  Предмет

Укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

–​ укучыларның коммуникатив

компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

–​ коммуникатив бурычлар куя һәм хәл

итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

–​ “Татар теле” предметына карата уңай

мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

   Программаның эчтәлеге

Бүлекнең исеме

Сәгать саны

1

Белем бәйрәме!

20

2

Көндәлек режим

5

3

Ашханәдә

13

4

Без әти-әниләргә булышабыз

13

5

Туган якка кыш килде

11

6

Шәһәрдә һәм авылда

12

7

Әдәпле булыйк!

13

8

Кечкенә дусларыбыз

8

9

Күңелле җәй

10

1.​ Белем бәйрәме!

Исем сүз төркеме. Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары. Чөнки, ләкин, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр, аларны сөйләмдә куллану. Янында, турында бәйлек сүзләре, аларны сөйләмдә куллану. 21 дән 100 гә кадәр саннар, аларны сөйләмдә куллану.

2.​ Көндәлек режим

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның зат-сан белән төрләнеше. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм күплектә 1,2,3 зат формалары. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аларга җавапларны сөйләмдә куллану.

3.​ Ашхәнәдә.

Исемнең төшем килеше. Алдында, артында, янында бәйлек сүзләре, аларны сөйләмдә куллану.

4.​ Без әти-әниләргә булышабыз

чы/-че исем ясагыч кушымчалары. Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.Бәйлек сүзләр.

5.​ Туган якка кыш килде

Үткән заман хикәя фигыльң юклык формасы. Сыйфат сүз төркеме. Аннан соң рәвеше.

6.​ Шәһәрдә һәм авылда

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Синоним һәм антоним сыйфатлар, аларны сөйләмдә куллану. Һәр, һәркем, барлык алмашлыклары. Гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре. Казан шәһәре, киемнәр кибете төзелмәләре белән таныштыру.

7.​ Әдәпле булыйк!

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре. Исемнең иялек килеше.

8.​ Кечкенә дусларыбыз

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

9.​ Күңелле җәй

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.

3нче сыйныф, Татар теле. Рус төркеме.

Дә-

рес

Үткәрү вакыты

Дәрес темасы

Дәрес

тибы

Эшчәнлек  төре

     Планлаштырылган

Предмет буенча:

нәтиҗәләр

Метапредмет:

Шәхескә кагылышлы:

1

Белем бәйрәме.

Яңа белемнәр үзләштерү

Яңа сүзләр:бүген, белем бәйрәме, уку, котлыйм,укучы; белән танышу. Сораулар, әңгәмә, биремнәр.

 “Белем бәйрәме” темасы буенча яңа лексик берәмлекнең мәгънәсен аңлау, дөрес куллана белү.

Танып белү: үрнәк буенча эшли белү.

Коммуникатив: сорауларга дөрес җавап бирә алу, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Регулятив: дәреснең темасын формалаштыру.

Укытучыны һәм иптәшләреңне хөрмәт итү.

2

Кем? Кемне?Кемгә? сораулары.

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәреслектәге биремнәр, әңгәмә, сорауларга җавап алу. Күнегүләр эшләү.

Кыска сөйләм берәмлеген төзи белү.

 Сүзләрне иҗекләргә, сүзләрне юлдан юлга күчерә белү. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

3

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

Таблицага туры килгән мисаллар уйлау, диалог төзү, биремнәр үтәү.

Кыска сөйләм берәмлеген төзи белү

 Сүзләрне иҗекләргә, сүзләрне юлдан юлга күчерә белү. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

 Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

4-

5

--мы/-ме сорау ки-сәкчәсе.Зат алмашлыкларының юнәлеш килеше.

“Шүрәлегә” булышу, әңгәмә, җөмләләр төзү.Сорауларга җаваплар алу, күнегүләр эшләү.

Юнәлеш килеш кушымчасын сөйләмдә дөрес куллана белү.

 Дәреслек белән эш итә белү.

 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Алынма сүзләрне аера белү. Сөйләмдә дөрес куллану.

белү.

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә белү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

 Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

6

1-10 га кадәр саннар.

Саннарны искә төшерү, алар белән җөмләләр төзү.9 нчы биттәге 10 нчы биремне үтәү.

Саннарны сөйләмдә дөрес куллану. Диалог төзү күнекмәләрен ныгыту.

Эш урынын оештыру; дәреснең максатын, темасын формалаштыру; аралашуның хезмәттәшлек итүе.

Үзеңнең һәм сыйныфташларыңның хезмәтен бәяли белү.

7

Белем бәйрәме.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Сүзлек диктанты язу. Җөмләләр төзү.

 Язма сөйләмдә сүзләрне дөрес куллану

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү;

фикереңне төгәл итеп яза белү;

хаталарны таба, төзәтә белү.

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү

8

Төсләр.

Яңа белемнәр үзләштерү

Сүзлек эше(төсләр,нинди, шакмаклы,озын,кыска,сы-

зыклы); дәреслек белән эш, әңгәмә.

Төсләрне диалогик сөйләмдә куллану.

Предметларның төсен, санын кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер – береңне ихтирам итү.

9

Исемнең күплек сан

кушымчасы.

Кагыйдәне искә төшерү, күнегүләр эшләү.

Кушымчаларны дөрес куллану, “сан+исем” төзелмәсен ныгыту.

Үрнәк буенча эшли белү;парларда эшләү, кеше фикерен тыңлап җавап бирү;

практик мәсьәләне аңлап куллану.

Үз-үзеңә бәя бирә белү.

10

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

Сүзлек(алам,салам).Рәсем-нәр белән эш. Диалог төзү.

Бирелгән тема буенча диалог төзү.

Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада нәрсә барлыгын, нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү.

 Пөхтәлек хисләре уяну.

11

Исем.

I зат тартым.

Яңа, шат, бик, ничек сүзләре белән эш.

Рәсем белән эш.

Әңгәмә.

Исемнәрнең I зат б.с. тартым белән төрләнүен аңлау.

Белемнәрне берләштерә алу;

үз фикереңне дәлилләү.

 Бер -береңнең хәлен сорый белү.

12

Фигыльнең башлангыч формасы.

Кагыйдәне кабатлау,нәтиҗә

чыгару; җөмләләр төзү.

Күнегүләр эшләү.

мы/-ме кисәкчәсен, фигыльнең башлангыч формаларын дөрес куллану.

 Анализлау;

сорауларга җавап бирә алу;

Үзбәя.

13

Хәзерге,үткән заман

хикәя фигыль.

Дәреслектәге таблица белән эшләү, җөмләләр төзү.

Өстәмә биремнәр үтәү.

 Фигыль заманнарын искә төшерү, җөмләләрдә куллану.

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

 үзеңнең,  дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

Башкаларны хөрмәт итү.

14

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Күнегүләр эшләү, диалог төзү, нәтиҗә ясау.

10 нчы күнегүне телдән эшләү.

Диалогларда зат-сан кушымчаларын куллана белү.

 Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә белү, сыйныф җитәкчесе сүзен куллану.

 Җаваплылык хисе булу.

15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат формасы.

Сүзлек эше(билге, ничәле,

җиңел, хаталы, тикшерә).

Төрле күнегүләр эшләү.

Җөмләләр төзү.

 Хәзерге заман кушымчаларын дө-

рес куллану.

Сүзләрне иҗекләргә, сүзләрне юлдан юлга күчерә белү. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Үзеңнең, дустыңның нинди билгеалганын әйтә белү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

16

Уку-язу әсбаплары.

Контроль дәрес.

Изложение язуга әзерлек.

План төзү.Телдән сөйләү.

Текстның эчтәлеген аңлау, язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Пөхтәлек, сакчыл караш хисләре уяну.

18

Уку-язу әсбаплары.

Контроль дәрес.

Изложение язу(Н.З.Хәбибуллина”Татар теленнән мөстәкыйль эшләр”82б.).

Текстның эчтәлеген аңлау, язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Пөхтәлек, сакчыл караш хисләре уяну.

19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Хаталар өстендә эш.

Яңа белемнәр үзләштерү

Кагыйдә чыгару, күнегү эшләү.Диалоглар белән эш.

Грамматик формаларны диалогик сөйләмдә куллану.

Үзеңнең, иптәшеңнең

нинди эшләр  эшлгәнен(эшләмәгәнен) әйтә белү.

 Иптәшеңнең сөйләмен бәяли алу

20

Чөнки, ләкин теркәгечләре.

Сүзлек белән эш(чөнки, ләкин, контроль эш, бар иде).

Теркәгечләрне кулланып җөмләләр

төзи белү.

Аңлап сөйләү.

 Укыганга бәя бирә белү.

21

Сингармонизм законы.

Кагыйдәләр чыгару, нәтиҗә ясау, сорауларга җаваплар алу.

Күнегүләр эшләү

 Сингармонизм законына төшенү.

 Уку хезмәтен атый белү. Яңа сүзләрне куллану.

Татар теленә кызыксыну уяну.

22

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Дәреслек белән эш, кагыйдә белән танышу.

Сорау-җавап.

Зат-сан белән төрләнешне белү.

Сүзләрне иҗекләргә, сүзләрне юлдан юлга күчерә белү; үзеңнең, иптәшеңнең өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен әйтә белү.

 Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

23

24

Ярдәм ит төзелмәсе.

Белем бәйрәме. Контроль эш.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Ситуатив биремнәр үтәү,дәреслек белән эш.

Тест эшләү.

  Әле кисәкчә-

сенең мәгънәсен аңлау.

Алда алган белемнәрне ныгыту.

Үзеңгә ярдәм сорый белү.

25

Мин китап укыйм төзелмәсе.Хаталар өстендә эш. Янында бәйлек сүзе. Йомгаклау.

Катнаш.

Сүзлек эше, китапханәгә чакыра белергә өйрәтү.

Биремнәр үтәү.

Китапханә, китапханәче сүзләрен куллана белү.

Максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,  фикерләрне логик чылбырга салу; тиешле мәгълүматны билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау,  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

Уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау.

28

Юклык формасы.

Яңа белемнәр үзләштерү

Таблица белән эш, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

Юклык формасы кушымчаларын  дөрес куллана белү.

Шигырь, китабы, турында сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

 Үзең эшләп карау теләге уяну.

29

Турында бәйлеге.

Рәсем буенча җөмләләр төзү, биремнәр үтәү.

Турында бәйлеген җөмләдә дөрес куллану.

Китапның нәрсә турында икәнен әйтә

белү.

Китап уку теләге уяну.

30

31

Дистә саннары.

Дистә саннар

Өй эшен тикшерү, нәтиҗә чыгару.Дәреслек белән эш.

Предметның ничә икәнен әйтә белү. Дистә саннарын дөрес куллану.

Предметның ничә икәнен әйтә белү.

Тирә-яктагыларга игътибарлы булу.

32

33

Белем бәйрәме.

Белем бәйрәме

Үстере-лешле контроль дәрес.

Сорауларга җавап язу(А.Н.Газизова”Тесты”)6б.В.

№38-39биттәге биремнәрне үтәү.

Булган белемнәрне куллана белү. Үзрегуляция.

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү.

34

Сәгать ничә? Ничәдә?

Яңа белемнәр үзләштерү

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, биремнәр үтәү.

Ничәдә? соравына җавапларны җөмлә эчендә дөрес куллану.

Вакытны әйтә, сорый белү аша диалог төзү.

Һәр нәрсәне үз вакытында эшләү теләге уяну.

35

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Өй эшен тикшерү, күнегүләр эшләү.

Хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын белү, куллану.

Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Пөхтәлек булдыру.



Предварительный просмотр:

36

Минем көндәлек режимым.

Яңа белемнәр үзләштерү

Өй эшен тыңлау, дәреслек-тәге 5 нче күнегүне эшләү, әңгәмә кору.

Тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү; үз эшчәнлегеңне оештыра белү.

Вакытны файдалы уздыра белүгә омтылу.

37

Көндәлек режим.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Дәреслектәге биремнәрне үтәү.

Кыска сөйләм берәмлекләрен төзи белү.

Алган белемнәрне тормышта куллану. Үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү.

Вакытны файдалы уздыра белүгә омтылу.

38

Без ашханәдә.

Яңа белемнәр үзләштерү

Сүзлек эше:ашханә, ботка, пешекче, кесәл, дөге, солы, токмачлы аш, кәбестә ашы кебек сүзләрне истә калдыру.

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

Сораулар төзү, җавап бирү.

Яңа лексик берәмлекнең мәгънәсен белү.

Яңа сүзләрне дөрес куллана белү.

Кирәк ашларны сорап ала белү.

Әдәпле булу турында мәгълүматлы булу.

39

Килеш кушымчалары.

Яңа белемнәр үзләштерү

3 нче күнегүне эшләү. Нәтиҗә ясау, өстәмә биремнәр үтәү.

Килеш кушымча-

ларын белү, куллана алу.

Анализлау, килеш кушымчаларын куллана белү, үзбәя.

Җаваплылык хисе булдыру.

40

Сочинение язу. Ашханәдә.

Рефлексия

дәресе

Сорауларга җаваплар алу, төрле җөмләләрне тәрҗемә итү(26б.Татар теленнән мөст.эшләр).

Сочинение язу.

Темага туры килгән сочинение яза белү.

Фикерләрне дәлилли белү.

Алган белемнәрне куллана алу.

41

Исемнең төшем килеше.

Яңа белемнәр үзләштерү

Таблица белән эш, кагыйдә чыгару.

Төрле биремнәр үтәү.

Килеш кушымчалары белән мисаллар уйлый белү, алар белән җөмләләр төзү.

Башкаларны тыңлый, үз фикереңне җиткерә алу.

Эшчәнлекне дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыра белү.

43

Ашханәдә.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Тест эшләү.

Темага караган лексик, грамматик белемнәрне җөмлә эчендә куллану.

Ашханә темасы буенча фикер йөртә белү.

Әдәплелек хисләре уяну.

44

45

Янында сүзенең килешләрдә төрләнүе.

Янында сүзенең килешләрдә төрләнүе.

Яңа белемнәр үзләштерү

Яңа белемнәрне камилләштерү

Рәсемнәр белән җөмләләр төзү, биремнәр үтәү.

Янында сүзен җөмлә эчендә дөрес килештә куллана.

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү, килеш кушымчаларын аеру, алар белән җөмләләр төзү

Башкаларны хөрмәт итү.

46

Уйный башладым тө-

зелмәсе.

Яңа белемнәр үзләштерү

Биремнәр үтәү, кагыйдәне уку, дәреслек белән эш.

Яңа төзелмәне аңлау, дөрес куллана белү.

Схема буенча сүзләрне алыштыру, мисаллар таба алу.

Яхшы укырга омтылу.

47

Ашамлык исемнәре.

Сүзләрне тәрҗемә итү, таблицага тутыру.

Җөмләләр төзү.

Тема буенча лексик берәмлекне дөрес аңлау, аларны кулланып җөмләләр төзү, дөрес тәрҗемә итү.

Дөрес әйтелеш өстендә эшләү; башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау.

Ризыкка сакчыл караш туу.

48

49

Без табын әзерлибез.

Без табын әзерлибез. Йомгаклау.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен булган биремнәрне башкару.

Фикерне төгәл итеп, язма

сөйләмдә күрсәтә белү.

Табын этикетына кызыксыну уяну.

50

Иялек килеше кушымчалары.

Яңа белемнәрне камилләштерү

Яңа сүзләр белән эш.

Дәреслектәге кагыйдәләрне уку, йомгак ясау, күнегүләр эшләү.

Иялек килеше кушымчаларының кулланылышын аңлау.

Аңлап сөйләшү, фикерләрне дәлилли алу.

Укуга карата кызыксыну уяну.

51

Тәртип саны.

Таблица белән эш, нәтиҗә ясау. Биремнәр үтәү.

Тәртип санын сөйләмдә дөрес куллану.

Парларда эшләү, башкаларның сөйләмен тыңлау.

Беренче булырга омтылу.

52

Чы/-че сүз ясагыч кушымчалары.

Мисаллар ярдәмендә ка-гыйдә чыгару, дәреслектән

уку. Күнегүләр эшләү.

-чы, -че кушымчалары белән сүзләр ясау, мәгънәләрен аңлау.

Үрнәк буенча эшләү, сорауларга җавап бирү, үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

Профессия ияләренә карата хөрмәт уяну.

53

54

Безнең гаилә.

Безнең гаилә.

Контроль

дәрес.

Изложение язу(Н.З.Хәбибуллина “Татар теленнән мөс. эшләр”100б.).

Текстның эчтәлеген аңлау, язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Пөхтәлек, сакчыл караш хисләре уяну.

55

III зат тартым кушымчасы. Хаталар өстендә эш.

Гомумиләштерү һәм система-лаштыру

Дәреслек белән эшләү, өстәмә биремнәр үтәү.

III зат тартым кушымчасының үзенчәлегенә төшенү.

Уңыш һәм уңышсызлыкларны аңлау, хаталарны төзәтә алу.

Яхшы укырга омтылу.

56

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

Яңа белемнәр үзләштерү

Кагыйдәне уку, мисаллар уйлау, дәреслек белән эшләү.

Теркәгечләрнең мәгънәсенә төшенү, сөйләмдә куллана алу.

Эшчәнлекне дөрес оештыру, яңа сүзләр белән җөмләләр төзи алу.

Игътибарлылык булдыру.

57

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

Яңа белемнәр үзләштерү

Күнегүләр эшләү.

Үз алмашлыгын җөмлә эчендә дөрес куллану.

Җөмләләр төзи белү, аларны тәрҗемә итә алу, эш төрләрен аңлап башкару.

58

Мин -яхшы булышчы.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Хикәя төзү.

Бирелгән темага карата җөмләләр төзи белү.

Алган белемнәрне язма сөйләмдә күрсәтә алу.

Әниләргә булышырга кирәклеген аңлау.

59

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан

белән төрләнеше.

Гомумиләштерү һәм система-лаштыру

Яңа сүзләр белән эш, текстны үзгәртеп уку.

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан

белән төрләнеш үзенчәлегенә төшенү.

Дөрес итеп сөйләм төзи белү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу.

Хезмәткә хөрмәт уяну.

60

Бәйлек сүзләр.

Яңа белемнәр үзләштерү

Рәсем белән эшләү, әңгәмә кору, яңа сүзләр белән эш, җөмләләр төзү.

Бәйлек сүзләрне аңлап куллану.

Дөрес әйтелеш өстендә эшләү, үрнәк буенча җөмләләр төзү, әңгәмәдә аңлап катнаша алу.

Укытучыны һәм иптәшеңне хөрмәт итү.

61

Антонимнар

Яңа белемнәр үзләштерү

Күнегүләр, җөмләләр төзү.

Антоним төшенчәсе турында белү, алар белән җөмләләр төзи алу.

Эш урынын оештыру, фикереңне дәлилли алу, үзбәя.

Җаваплылык хисе уяну.

62

63

Без- булышчы.

Без- булышчы.

Гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру

Бу темада үткәннәрне кабатлау, биремнәр үтәү.

Аерым темага диалог төзи алу.

Башкаларны аңлау, сорауларга җавап бирү, башкаларга бәя бирә белү.

Әниләргә булышырга кирәклеген аңлау.

64

Нинди? соравы.

Сораулар кую, дәреслек белән эш.

Нинди? Соравының мәгънәсенә төшенү.

Аңлы рәвештә сөйләү, сораулар бирә белү, уртак эшчәнлек оештыра белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белү.

65

66

Сыйфат.

Сыйфат.

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәреслектәге белешмә белән танышу, мисаллар уйлау, нәтиҗә чыгару, күнегүләр эшләү.

Сыйфат турында белешмә алу.

Теманы аңлап, мисаллар уйлау. Нәтиҗә чыгара белү.

Сөйләмнең матурлыгын тоемлый белү.

67

Һава торышы.

Яңа сүзләр белән эш; диалог

лар төзү, тәрҗемә итү.

Лексик темага караган сүзләрне белү, сөйләмдә куллану.

Сораулар бирә, сүзләрне урынлы куллана белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белү.

68

Кая? Кайдан? Кайда? сораулары.

Таблицаны тутыру, җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү.

Аерым темага туры килгән таблица белән эшләү.

Нәтиҗә чыгара алу, җөмләләр төзи белү.

Дуслык, татулык хисләре туу.

69

Кышкы уеннар.

Контроль

Диктант язу(102б.-Җыентык

Татар авазларын ишетеп. Дөрес итеп кабул итү.

Сәламәт яшәү теләге уяну.

70

Үткән заман хикәя фигыль.

Яңа белемнәр үзләштерү

Күнегүләр ярдәмендә кагыйдә чыгару, мисаллар уйлап табу, текстны үзгәртеп язу.

Үткән заман хикәя фигыльнең кулланылыш үзенчәлеген аңлау.

Башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үзбәя.

Бер-береңә игътибарлы булу.

71

72

Без хикәя язабыз.

Без хикәя язабыз.

Үстере-лешле контроль дәрес.

“Мин нинди спорт төре  яратам” темасына хикәя язу.

Бирелгән темага хикәя төзи белү.

Фикерләрне бер калыпка сала алу, үзбәягә сәләтле

булу.

Сәламәт яшәү теләге уяну.

73

III зат үткән заман хикәя фигыльнең күплек саны.

Яңа белемнәр үзләштерү

Таблица белән эшләү, мисаллар уйлау, җөмләләр төзү.

Аерым темага туры килгән таблица белән эшләү.

Нәтиҗә чыгара алу, җөмләләр төзи белү.

Бер-береңә игътибарлы булу.

74

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

25б№2, 26№7, №4 күнегүләрен эшләү, нәтиҗә чыгару.

Үткән заман хикәя фигыльнең кулланылыш үзенчәлеген аңлау.

Нәтиҗәләр чыгару, үзбәя, эшне дөрес оештыра белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белү.

75

Яңа ел.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Открытка язу.

Котлау открыткасы яза белү.

Фикерләүне бер чылбырга төзи белү, куелган мәсьәләне дөрес аңлап эш итү

Әти – әнигә хөрмәтне арттыру.

76

77

Кыш килде.

Кыш килде.

Контроль

Кабатлау, тест эшләү.

Фикерләүнең логик чылбырын төзү, биремнәрдә ориентлашу, уртак эшчәнлекне оештыра белү.

Мөстәкыйль эшләү теләге булу.

78

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Яңа белемнәр үзләштерү

Өй эшен тикшерү,сүзләрне төрләндерү.

79

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Йомгаклау.

Сорауларга җаваплар алу. Диалог төзү.

Диалогта хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын урынлы куллану

Башкаларны аңлау, хаталарны табу, диалог төзи белү

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү.

80

Сыйфат+ исем төзелмәсе.

Яңа белемнәр үзләштерү

32б.№4 -үтәү, биремнәр үтәү, нәтиҗә чыгару.

Сүзтезмә эчендә сыйфатлар белән исемнәрне дөрес куллану.

Текстны аңлау, биремнәрдә ориентлашу, кирәк булган эшчәнлекне оештыра белү.

Бер-береңә хөрмәтле булу.

81

Кайсы урамда яшисең?

Дәреслек белән эшләү, әңгәмә кору, биремнәр үтәү.

Конкрет темага сорау куя белү.

Дәреслек белән эшли алу, әңгәмәдә катнаша алу, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Үзең яшәгән урынга карата горурлану хисе булу.

82

Кайсы? соравы.

Яңа белемнәрне гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру

Дөрес әйтелеш өстендә эш, артык сүзне табу, диалог төзү, рәсем буенча җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү

Кайсы? Соравының мәгънә төсмерен ачыклау.

Билгеле бер темага диалог төзи белү, рәсемнәргә туры килгән җөмләләр төзи алу.

Үзең турында сөйли алу.

83

Йорт.

Контроль

дәрес.

Текстны уку, аңлау, сорауларга җавап бирү, план төзү, телдән сөйләү.

Текстның эчтәлеген аңлау, язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Пөхтәлек, сакчыл караш хисләре уяну.

84

Йорт

Изложение язу(102б.).

Текстның эчтәлеген аңлау, язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Пөхтәлек, сакчыл караш хисләре уяну.

85

Нинди транспортта барабыз?

Үстере-лешле контроль дәрес.

Х.ө.эшләү. Мин автобуста барам җөмләсен тәрҗемә итү, мисаллар әйтү.

Өйрәнелгән тезелмәне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Хаталарны табып төзәтү, аралашуның хезмәттәшлек итүе,, башкаларның сөйләмен тыңлау.

Әдәплелек хисләре уяну.

86

Шуңа күрә теркәгече.

Дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү.

Теркәгечләрнең мәгънәләренә төшенү.

Дәреслектән кирәкле материалны ала, эшчәнлекне оештыра белү.

Яшәгән шәһәрнең истәлекле урыннарын белү.

87

Чагыштыру дәрәҗәсе.

Дәреслектәге белешмәне уку, кагыйдә чыгару, күнегүләр эшләү.

Чагыштыру дәрәҗәсен дөрес куллану.

Төп материалны аерып ала белү, уку хезмәттәшлеген оештыру.

Башкаларның кичерешләрен аңлау.

88

Бәйлек сүзләр.

Биремнәр үтәү, җөмләләр төзү.

Бәйлек сүзләрен аера, куллана белү.

Төп материалны аерып ала белү, уку хезмәттәшлеген оештыру.

Башкаларның кичерешләрен аңлау.

89

Билгеләү алмашлык

лары.

Теманы билгеләү, җөмләләр төзү, күнегү эшләү.

Алмашлыкларны  аера, куллана белү.

Төп материалны аерып ала белү, уку хезмәттәшлеген оештыру.

Туган йортка, мәктәпкә карата горурлык хисе уяну.

90

Шәһәрдә һәм авылда

Үстере-лешле контроль дәрес.

Тест эшләү.

Лексик һәм грамматик белемнәрне үзлегеңнән куллана белү

Өйрәнелгән грамматик белемнәрне кулланып җөмләлр төзи белү.

Җаваплылык хисе туу.

91

Әдәпле сүзләр.

Яңа белемнәрне гомуми-ләштерү һәм система-лаштыр

Яңа сүзләр, Рәсем буенча җөмләләр төзү.

Лексик темага караган сүзләрне белү, сөйләмдә куллану

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Үзеңнең һәм башкаларның кичерешләрен аңлау.

92

Телефоннан сөйләшәбез.

Диалоглар белән эш.

Лексик темага караган сүзләрне белү, сөйләмдә куллану

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Үзеңнең һәм башкаларның кичерешләрен аңлау.

93

Исемнең төшем һәм чыгыш килеше.

Күнегүләр, биремнәр үтәү.

Лексик темага караган сүзләрне белү, сөйләмдә куллану

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Үзеңнең һәм башкаларның кичерешләрен аңлау.

94

Көн саен төзелмәсе.

Күнегүләр, нәтиҗә ясау.

Лексик темага караган сүзләрне белү, сөйләмдә куллану

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Үзеңнең һәм башкаларның кичерешләрен аңлау.

95

Хәзерге заман хикәя фиг-нең зат-санда төрләнеше.

Яңа белемнәрне гомуми-ләштерү һәм система-лаштыр

Төрле күнегүләр эшләү.

Хәзерге заман хикәя фиг-нең зат-санда төрләнеш үзенчәлеген аңлау.

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Үзеңнең һәм башкаларның кичерешләрен аңлау.

96

Килеш сораулары.

Җөмлә эченнән сүзләрне табу, җөмләләр төзү, рәсемнәр белән эшләү, 7 нче күнегүне башкару.

Килеш кушымчаларын дөрес куллану.

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Йорт хайваннарына карата ярату хисе уяну.

97

Тартымлы исемнәрдә килеш.

Җөмлә эченнән сүзләрне табу, җөмләләр төзү, рәсемнәр белән эшләү, 7 нче күнегүне башкару.

Тартымлы исемнәрне килеш белән кушымчасы алу үзенчәлеген белү.

Фикерләрнең логик чылбырын төзү, башкаларны тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үзбәя,

Йорт хайваннарына карата ярату хисе уяну.

98

Минем яраткан этем(песием).

Үстере-лешле контроль дәрес.

Хикәя язу.

Бирелгән темага хикәя төзи белү.

Фикерләрне бер калыпка сала алу, үзбәягә сәләтле

булу.

Йорт хайваннарына карата ярату хисе уяну.

99

Минем яраткан этем(песием)

Үстере-лешле контроль дәрес.

Хикәя язу.

Бирелгән темага хикәя төзи белү.

Фикерләрне бер калыпка сала алу, үзбәягә сәләтле

булу.

Йорт хайваннарына карата ярату хисе уяну.

100

Күңелле җәй.

Яңа белемнәрне гомуми-ләштерү һәм система-лаштыр

Яңа сүзләрне истә калдыру, җөмләләр төзү, рәсемнәргә туры килгән җөмләләр төзи белү.

Лексик темага караган сүзләрне белү, сөйләмдә куллану

Үрнәк буенча эшләү,сорауларга җавап бирү, үзләштерелгән белемнәрне куллану.

Җәйнең матурлыгын, рәхәтен тоемлау.

101

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Биремнәр ярдәмендә нәтиҗә ясау, күнегүләр эшләү, тикшерү, бәяләү.

Зат – сан кушымчаларын аера алу, куллана белү.

Үрнәк буенча эшләү,сорауларга җавап бирү, үзләштерелгән белемнәрне куллану.

Җәйнең матурлыгын, рәхәтен тоемлау

102

Антоним сыйфатлар.

Теманы табу, сүзләр уйлау, күнегүләр эшләү.

Антоним төшенчәсен аңлап, аларны дөрес куллану.

Үрнәк буенча эшләү,сорауларга җавап бирү, үзләштерелгән белемнәрне куллану.

Җәйнең матурлыгын, рәхәтен тоемлау

103

Сабантуй.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Хикәяне телдән төзү, фикер алышу, план төзү.

Бирелгән темага хикәя төзи белү.

Фикерләрне бер калыпка сала алу, үзбәягә сәләтле

булу.

Җәйнең матурлыгын, рәхәтен тоемлау

104

Сабантуй.

Үстере-лешле контроль дәрес.

Хикәя язу.

Бирелгән темага хикәя төзи белү.

Фикерләрне бер калыпка сала алу, үзбәягә сәләтле

булу.

Җәйнең матурлыгын, рәхәтен тоемлау

105

Дусларыбыз, җәй.

Контроль

дәрес.

Йомгаклау. Тест.

Үрнәк буенча эшләү,сорауларга җавап бирү, үзләштерелгән белемнәрне куллану.

Үзеңнең уңышларыннан тәм табу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая учебная программа 5 класс ( Happy English.ru)

Рабочая учебная программа для 5 класса к учебнику Happy Englsh.ru под ред. К. Кауфман, М. Кауфман. Программа содержит пояснительную записку, учебно-тематический план, календарно-тематическое планирова...

Рабочая учебная программа 7 класс ( Happy English.ru)

Рабочая учебная программа для учащихся 7 класса. Составлена на основе учебника Happy English.ru под ред. К Кауфман, М. Кауфман. Содержит пояснительную записку, учебно-тематический план, календарно-тем...

Рабочая учебная программа 8 класс ( Happy English.ru)

Рабочая учебная программа для 8 класса. Составлена на основе учебника Happy English.ru под ред. К.Кауфман, М.Кауфман. Содержит пояснительную записку, учебно-тематический план, календарно-тематическое ...

Рабочая учебная программа 6 класс ( Happy English.ru)

Рабочая учебная программа для 6 класса составлена на основе учебника Happy English.ru под ред. К.Кауфман, М.Кауфман. Содержит пояснительную записку, учебно-тематический план, календарно-тематическое п...

Рабочая учебная программа 5 класс ( Spotlight)

Рабочая учебная программа составлена на основе УМК Spotlight под ред. Ю.Ваулина, Д.Дули, О.Подоляко. Содержит пояснительную записку, учебно-тематический план, календарно-тематическое планирование,спис...

Рабочая учебная программа 7 класс ( Spotlight)

Рабочая учебная программа составлена на основе УМК Spotlight под ред. Ю.Ваулина, Д.Дули, О.Подоляко. Содержит пояснительную записку, учебно-тематический план, календарно-тематическое планирование, уче...

Учебная программа 8 класс

учебная программа по математике 8 класс к учебнику А.Г. Мордкович...