Методическая разработка урока татарского языка и литературы в 7 классе на тему: "Причастие"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Ахмедзянова Миляуша Анвершаевна

Методическая разработка урока татарского языка в 7 классе для татарских групп

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_syyfat_figyl.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

           

           Апас муниципаль районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Үткән заман

сыйфат  фигыль

 (Җиденче  сыйныфның татар төркемнәрендә татар теленнән дәрес-конспекты)

                                                                                         I  категорияле

             татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

 Әхмәтҗанова Миләүшә Әнвәрша кызы

                                    Тема:  Үткән заман сыйфат  фигыль.

    Максат: 1) Укучыларның сыйфат фигыль  темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын искә төшерү, үткән заман сыйфат фигыль белән таныштыру.

2) Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

         3) аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау.Техник чаралар: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, татар теле дәреслеге.

Таратма материал:  битләр, маркерлар, карточкалар.

  Дәреслек: Р.Ә. Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова.  Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфның татар балалары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2010.

    Дәрес тибы : яңа теманы аңлату дәресе.

Кулланылган структуралар:

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

ТИК – ТЭК - ТОУ

 КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

                                                                     Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше:

            1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

            2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

   

2. Актуальләштерү:

 1)  Өй эшен тикшерү.

- Сезгә өйдә хәзерге заман сыйфат фигыльнең формалары ничек ясалганны, кушымчаларын  өйрәнеп килергә иде. Хәзер модель фрейер ярдәмендә белемнәрегезне  

тикшереп алабыз. Һәр команданың ...... номерлы укучысы ак биттән   модель ясый. Эшләү тәртибе сезгә таныш. Беренче номерлы укучы мөһим характеристикаларны язудан башлый, бетергәч иңбаш күршесенә бирә, шул рәвешле хәзерге заман сыйфат фигыль буенча булган белемнәрегезне кулланып, киңәшләшеп модельны тутырып бетерәсез. Сезгә моның өчен 4 минут вакыт бирелә. (Һәр команданың җаваплары тикшерелә, тактада уртак модель төзелә. Нәтиҗә чыгарыла)

3. Төп өлеш. Яңа теманы аңлату.

 - Укучылар,  беренче слайдка игътибар итегез әле. Әлеге рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез? (слайд №1)

 ( коелган яфрак, киселгән икмәк, чигелгән яулык, кипкән алма, качкан малай)

Әлеге предметларның билгеләре хәзерге вакытта эшләнә торган, эшләнәчәк яисә эшләнгән эше буенча белдерелгәнме? Сораулар биреп карыйк әле. (Укучылар сораулар бирәләр)

Димәк, без бүгенге дәрестә сыйфат фигыльнең нинди заманы белән танышачакбыз дип уйлыйсыз? (Укучылар җавап бирә)

Бик дөрес, без бүген үткән заман сыйфат фигыль  белән танышырбыз. (слайд №2) Хәзер дәфтәрләргә бүгенге числоны, дәреснең темасын язып куегыз. Дәреслектәге 158 нче күнегүгә игътибар итәбез. Күнегүдә бирелгән җөмләләрне күчереп язырга, үткән заман сыйфат фигыльләрнең астына сызырга кирәк булачак. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.

(Дәфтәрдә 158 нче күнегүне язмача эшләү, күнегүне тикшерү)

  Ял минуты.  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасы буенча.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.  Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул - лидер, нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Бүген безнең лидер Рузилә булачак.

- Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннан бастык. Музыка башланды.

 - Рәхмәт, урыннарга утырабыз.

- Укучылар, ә хәзер слайдтагы җөмләләргә игътибар итүегезне сорыйм. (слайд №3)

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Эш күрсәткәнне ил онытмас.

Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Күңел бирми эшләгәннәрнең, эшләре  уңмас.

Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен.

Укытучы: Әлеге мәкальләрдәге сыйфат фигыльләрнең грамматик билгеләренә игътибар итегез әле. Алар нинди сүз төркеменеке, сыйфат билгеләреме, яисә фигыльнекеме? (укучылар җавап бирә)

Укытучы: Бик дөрес, бу билгеләр исем сүз төркеменеке. Алар үзләре ачыклаган  исемнән башка килеп, исемгә хас билгеләрне үзләренә алганнар, ягъни исемләшкәннәр. (Дәреслектәге кагыйдәне уку, 90 нчы бит)

 Ә хәзер дәфтәрләрдә 159 нчы күнегүне язмача эшләрбез.Биреме: бирелгән мәкальләрдәге исемләшкән сыйфат фигыльләрнең астына сызырга. (Укучылар эшли, нәтиҗә чыгарыла)  

  4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы:  Алдагы эшебезне эшләр  өчен сезнең өстәлләрегездә ак битләрдән ясалган карточкалар  куелган.

Укытучы:  Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына, тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

  • Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча.
  •  Башка сүзләр өстәргә ярый.
  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен 4 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела).
  • Вакытыгыз бетте. Хәзер сез  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрегезне укыйсыз. Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела)
  • Молодцы. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?  (Берничә укучының җөмләләре укыла.)

 5. Йомгаклау өлеше.

1) Өй эше  бирү.

    Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

  160 нчы күнегүне язмача дәфтәрләрдә эшләргә, 90 нчы биттәге кагыйдәне ятларга.

        2) Тест эшләтеп алу. (тест таратыла)

  Укытучы: Укучылар үз фамилияләрегезне язып, тестта үткән заман сыйфат фигыльләрне билгеләгез.

          1) а) чапкан печән

  ә) бала елый

  б) булачак бәйрәм

          2) а) тырыш укучы

  ә) кипкән үлән

  б) кар ява

3) а)җаваплы урманчы

    ә)тирән күл

    б)калган артистлар

4) а)әйткән сүз

     ә)киң юл

     б)камыш сабаклары

5) а)күп катлы йорт

    ә) кайнаган чәй

    б) татлы йокы

6) а) өргән эт

    ә) кара икмәк

    б)игенче хезмәте

7) а) йомшак мендәр

    ә) очрашу кичәсе

    б) җылынган су

Ә хәзер экрандагы балларга карап иңгә-иң иптәшегезнең эшен тикшереп билгеләр куясыз, тикшерүче үз фамилиясен дә язып куя.

 Дәрес тәмам, сау булыгыз.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока английского языка "Британский парламент", 8 класс

Тема урока:       The British Parliament                              Класс: 8   (по...

Методическая разработка урока. Английский язык. "My Day". 3 класс.

Тренировка употребления второй формы глаголов на примере рассказа о том, что я делал вчера....

Методическая разработка урока английского языка в 5-м классе к УМК «Английский в фокусе» по теме «Жизнь насекомых»

Данная методическая разработка содержит учебный материал, включащий в себя лексические единицы по теме и тренировку употребления настоящего простого времени в процессе выполнения заданий по аудировани...

Методическая разработка урока русского языка и литературы по теме: "Очерк жизни и творчества Н.А. Некрасова" (http://metodisty.ru).

Комбинированный урок русского языка и литературы:обобщение и систематизация знаний обучающихся по теме «Жанры публицистического стиля» и изучениие нового материала по теме «Очерк жизни и творчества Н....

Методическая разработка"Уроки русского языка и литературы с использованием технологии позиционного обучения для повышения качества образования"

Методическая разработка "Уроки русского языка и литературы с использованием технологии позиционного обучения для повышения качества образования" включает в себя цели, задачи, актуальность пр...

Урок русского языка в 6-м классе на тему «Причастие как часть речи»

Цель: дать понятие о признаках прилагательного и глагола у причастия, обобщить и систематизировать знания по теме.Задачи: 1. Образовательные:...

Методическая разработка урока английского языка в 5 м классе. Тема урока: Travelling and transport: choosing the mean of travelling (Путешествия и транспорт: выбор вида путешествия)

Тема урока: Путешествия и транспорт5-й класс, углублённый уровень. Место урока: повторение лексики по теме «Путешествия и транспорт» Учебник: Верещагина И.Н., Афанасьева О.В. Английс...