Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.
классный час (8 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4radik_fizov.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Әдәби кичә.

Тема: Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы.

Төзүче: Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.

 “Тәфтиләү” көе яңгырый.(Слайд 1 – Язучының фотосы, “Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе  Радик Хәбибрахман улы язуы ).

       Ш.Айзилә җырлый.

 Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез  хөрмәтле авылдашлар һәм килгән кунаклар!  Бүген бездә бәйрәм,матур бәйрәм. Без бүген  олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе  Радик Хәбибрахман улы Фәизовны искә алу кичәсенә җыелдык.

Әлеге бөек шәхесне  искә алу кичәсен  башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

1 нче укучы.   Хисматуллина Зөхрә.

Менә ямьле май ае да җитте,

Бар табигать яшел хәтфәдә.

Күңел никтер моңсу, тургайларым

Моңлы җыруларын әйтсә дә. (Слайд 2)

2 нче укучы  Гыйлаҗова Эльвира

Моңсу, чөнки безнең арабызда

Юк шул бүген газиз язучы.

Әле генә менә бергә идек,

Шул көннәргә, әйдә, кайтыйкчы? (Слайд 3)

3 нче укучы Ганиева Гөлия

Музей ачтык монда шау-гөр килеп

Дусымлылар кайнар котлады.

Язучылар Казаннардан кайтып,

Хезмәтләрегезне мактады. (Слайд 4)

4 нче укучы.  Фазылҗанов Рәдис

Нихәл итик, бүген Сез торасыз  

Безнең иркен күңел түрендә.

Иҗатыгыз аша сикәлтәле,

Олы тормыш юлы күренә. (Слайд 5)

5 нче  укучы.  Хисматуллина Зөхрә

(Тальян гармунда талгын гына авыл көе яңгырый.  Слайд№ 6  Борынгы  Дусым авылы күренеше )

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Дусым диләр,

Сиксән еллап элек монда искән илһамлы җилләр.

Хәбибрахман ага белән Зәкия апаны куандырып,

Туа Радик атлы бала, күршеләрне сокландырып.

Радик Фәизов 1931 елны табигатьнең иң ямьле, дөньяның яшеллеккә күмелеп, шау чәчәккә төренгән, хезмәт белән кайнаган май уртасында, 15 нче майда, чишмә-инешләргә, болын-кырларга бай Әтнә төбәгенең Дусым авылында  дөньяга килә. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта.

6 нчы  укучы. Слайд№7   Гатауллин Булат

Хәрби хезмәт юлын узгач, төрле җирдә үзен сыный.

Һәр урында аралаша, белем туплый, фикер җыйный.

1951-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, төрле җирләрдә -  саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли.

 7 нче  укучы. Слайд№8-9   Фәйзиева Әдилә

Унбер елы гаилә белән уза читтә – “Магнитка”да.

Беркайда да сынатмый ул, нинди эшкә тотынса да.

1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм  паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе булып та эшли.

Туган якның эчкән суы торган саен сагындыра,

Ни әйтсәң дә, татар халкы үзебез өчен ягымлырак.

Алтмыш биштә Арчаларга төпләнәләр кайтып алар.

Радик ага туплап кайткан хатирәләр, вакыйгалар.

1 нче  укучы. Слайд№10  Мәүлиева Азалия

1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының “Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Һәм башлана язучының иҗатының олы юлы.

Язмалары кайчак сихри вакыйгалар белән тулы.

2 укучы Ганиева Гөлия. Слайд№  11  Р. Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – “Яшьлек юллары” (1967) повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты.

  3 укучы. Хәкимҗанова Альбина. Әйе, Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән  мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.
Мәктәптә укыганда шигырьләр язу белән мавыккан егет хикәяләр остасына әйләнә. 1965-1968 елларда хикәяләре тупланган өч китабы басылып чыга. Безнең туган төбәгебездә, районда яшәп искиткеч әсәрләр иҗат итүе - зур батырлыктыр ул.
Ятимлекнең ни икәнен бик иртә татырга туры килгәнгә, әниләр турында җанга үтеп, күңелләрне нечкәртердәй зур тәрбияви әһәмияткә ия булган “Ике әни” повесте, “Әнием куллары” хикәясен иҗат итә.
“Әнием куллары” хикәясеннән өзек  тыңлап үтелә. (“
Адымнарым” китабы, 242 бит)

  Җыр: Л.Хөснетдинова “Әнием”

4 укучы. Фәйзиева Әдилә   Безнең талантлы язучыбыз Радик абыйның  гамьсез, күңелле балачагын йөрәкләрдә уелып, җаннарны телгәләгән сугыш, миһербансыз сугыш урлаган. Шушы кырыс елларның каһәрле төннәрен, ачлы-туклы, ялангач көннәрнен ачы мизгелләрен без укучыларга барып ирешердәй үтемле итеп язылган “Яшьлек юллары” повесте аерым бер урын алып тора. Анда сугыш елларының кырыс чынбарлыгы, зурлар белән беррәттән, балалар һәм үсмерләрнең дә авыр сынауларга дучар булулары тасвирлана. Ә инде “Адымнарым” исемле автобиографик повестьлар җыентыгына кертелгән “Шәм” хикәясе утлы еллар кайтавазы булып әле дә яңгырый кебек. “Шәм”  хикәясеннән өзек.

5 укучы Гыйлаҗова Эльвира Слайд№ 12- 15

  Кырык биш ел - иҗат агачы татлы җимешләрен бирә,

Хөкүмәтебез аны зурлый олы хезмәтенә күрә,

Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирә.

Слайд№ 16- 18

6 укучыХисматуллина З “Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталарында Радик абыйның бик күп мәкалә, очерклары бастырылып килде.  Радик абый тормышның иң кайнар проблемалары турында үз сүзен, үз фикерен җиткерергә омтылып яшәде. Шул ук вакытта аның иҗаты юмор-сатира белән дә тыгыз үрелгән: фельетон, мәзәкле кыска хикәяләр остасы да  булды ул. Аның безгә “Хыялый”, “Йомыкый” кебек фельетоннары яхшы таныш. (Р.Фәизовның бүрек вакыйгасы  видеоязмасын карау).

“Р. Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.” – слайдта языла.

7 укучы Хөснетдинова Ландыш.

Слайд№ 19- 20

 Укыган саен укыйсы килеп, тиз укылып, гади тел белән тасвирлануы белән аерылып тора Радик абыйның әсәрләре. “Үткән гомер – янган күмер”, “Тәңре хөкеме” әсәрләрендә табигатьне җәберләү, җир шарындагы бик зур һәлакәт булуы, анда очраклы рәвештә генә берничә кешенең исән калуы турында ачык тасвирлана. Ә инде “Ак каз” китабы - өченче меңьеллык башында басылып чыккан яңа китап.
Җыентык шул исемдәге повесть белән ачыла. Таһирҗаннар гаиләсенең “зур, гайрәтле бәбкәләрен хәсиятләп үстерә торган ак каз”ын язучыбыз, өлкән әдипләргә генә хас булган шундый бер җылылык, сагышлы мәхәббәт белән сурәтли ки: безнең күз алдында каз үзе дә җанлы булып гәүдәләнә, хәтта без аның бик ерактан тавышын да ишетәбез кебек. Ниндидер иркенлеккә, сафлыкка чакыру авазын.
Әйе, гомерләр узган саен балачакның яшел чирәмнәрен, яшьлекнең хисле мизгелләрен, туган якның саф һавасын, нәни колынын һәм , ниһаять, ак казларын уйлап кабаттан еракта, бик еракта калган сабый чакка әйләнеп кайтасың. Тынгысыз күңел, чуарланган йөрәк һаман да нидер көтә, өмет итә.

Җыр: “Мәтрүшкәләр”.    Абдуллина Э.

1 укучы Ганиева Гөлия

Слайд№ 21 -22

Җыентыкта әдипнең “Телсез”, “Көнбагыш чәчәкләре”, “Гөли” кебек һәркемне сокландырган, тирән мәхәббәт белән сугарылган хикәяләрен бер генә җөмлә белән кеше җанына үтәрдәй итеп сурәтләргә дә мөмкин түгел. Аларның һәркайсын укырга, үз күңелең  аша үткәрергә кирәк. Тумыштан чукрак – телсез булып, ләкин бик тә чибәр, яхшы күңелле Хәйдәрнең Сәгыйдә исемле яшь киленгә гыйшкы шундый саф һәм җылы итеп сурәтләнгән.

2 укучы Фазылҗанов Рәдис
  Ә инде үзе 15-16 яшькә җитеп тә ...  акылы нарасыйлыктан чыкмаган  Гөли  дә хикәядә ышанучан, миһербанлы кыз итеп чагылдырыла. Аның да көтүче егет Рәсимгә булган мәхәббәте чын һәм самими. Ләкин аларның мәхәббәтләре өметсез. “Көнбагыш чәчәкләре” хикәясендәге Сәүбән белән Сәрияләрнең мәхәббәте мәктәп бусагасыннан башлана.

3 укучы Хәкимҗанова Альбина
Кайсын гына алсаң да, чын һәм кабатланмас бу хикәяләрне кат-кат кулга алып укыйсы килә. Гыйбрәтле, күпләребезгә сабак алыр өчен укырлык.

 Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.

4 укучы Гыйлаҗова  Эльвира

Слайд№ 23-24

Туган көндә искә алып авылдашлар клубка  килә,

Зур горурлык хисе белән атлап музеена керә.

5 укучы Фәйзиева Әдилә

Слайд№ 25-26

Һич онытмас халкым бу талантлы

Үзенең улын Радик исемле.

Чөнки иҗатында олылаган

“Авылдаш”ның горур исемен.

6 укучы Мәүлиева Азалия

Слайд№ 27-28

Дусымнарга кайтып дуслар беркөн

Керсәгез сез шушы музейга.

 Туры килер узган гасырдагы

Хезмәт дөньясына чумарга.

Һәр дусымлы горурлана ала

Чыкканы белән шушы авылдан.

Барганына Радик Фәизовның

Дан җырлаган хезмәт юлыннан.

        Җыр  “Эзең калсын”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби кичә. Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты.

Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе  Фәизов Радик Хәбибрахман улының тормыш юлы һәм и...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.

Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....

8 Мартка багышланган сценарий

Разработка мероприятия праздника  8 Марта...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий...

8 нче Мартка багышланган сценарий

Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйб...

Туган тел көненә багышланган сценарий

Туган тел көненә багышланган сценарий...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...