Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.
методическая разработка на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elknnr_kone.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий

1 а.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.

2 а.б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

 Сәлам сезгә безнең буыннан!

 Бар дөньяны бүләк итәр идем

 Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

 Ә күңел һич туймый яшьлектән.

 Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең мәктәбебездә бер-берегезгә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез.    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

1 а.б.Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмадык матур көйләрне.

Биик әле иңләп сәхнәләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән балаларына, оныкларына һәрчак ярдәм итеп торалар.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

1 а.б. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

        2 а.б. Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә. Һөнәри хезмәт юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән алар. Кулларына күз салганыгыз бармы? Балаларын, оныкларын иркәләгәндә, аннан да йомшак кул юктыр мөгаен.

1 а.б. Күршедәге әби-бабайга да игътибар ит: һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Бер җылы сүз дә җитә бит аларның нечкә күңелләренә. Җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

 Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

          Күге аяз, җире гел чәчәк.

          Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

      Без телибез якты киләчәк.

Монтаж.

  1.  Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

  1.  «НЕ хотим быть обузой для вас», -

Говорят старики повсеместно,

И текут тихо слезы из глаз,

Но ведь нам рядом с вами не тесно!

А нам с вами напротив светло,

Солнце ярче сияет на небе.

А нам с вами уютно и тепло,

И прожить столько каждый хотел бы.

Бабье лето пусть щедро не раз

Одарит вас теплом, не дождями,

Дети, внуки пусть радуют вас.

Любим вас, пожилые, будьте с нами!

3. Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

Ак төннәр телибез сезгә,

Матур тыныч төннәр.

Тагын ниләр телик сезгә,

Безнең Өлкәннәр.

4 Пусть сегодня ваше сердце  

 Согревают улыбки и теплые слова.

 И пусть праздник подарит Вам

 Чудесное настроение, которое

  Надолго останется с Вами.

5Пусть в этот день и солнце светит ярче,

Цветы под ноги падают ковром.

Желаем молодости, мира, счастья –

Всего, что называется добром.

6 Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай

Рәнҗетмәсен кыз һәм улларыгыз.

7. Вы нам примером служите всегда.

Такими  как вы , хотим мы стать.

Здоровья, радости на долгие годы

Позвольте от души Вам пожелать.

8. Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау- сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

9. Букет из самых добрых пожеланий

Мы в этот день хотим вам подарить.

И много теплых , искренных признаний,

Что будем Вас всегда благодарить.

10. Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәрдаим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

11. Закон природы так суров

 Бегут года в потоке века.

 Как много есть прекрасных слов

 Чтобы поздравить человека.

 Но мы не ищем этих слов,

А просто от души желаем:

Здоровья, счастья и цветов

И жить все 100 не унывая.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкәнмәс җылылык Сездә.

Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездөн сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез, үз хаталарыгыз бәрабәренә тупланган. Ул олуглыкның азы гына бездә булса икән.

1 Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз да була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.

2. Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән дөнядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез. Сез, көтә беләсез.

3. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек,сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

4 Желаем не болеть, не унывать.

Побольше отдыхать, покрепче спать,

Тихонько чтобы спорились дела

И чтоб судьба хранила вас всегда.

Примите вы огромное спасибо

За вашу строгость и за доброту.

Пусть в вашей жизни  мир и счастье

Одной дорогой рядышком идут.

  1. а.б. Бу көйләрне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Өлкәннәргә чәчәкләр тапшырыла.

“Белегез шуны” җыры башкарыла.

Иртә таңнарда карыйм талларга,

Өзә үзәкне кошларның моңы.

Аерылсам сездән, якын дусларым,

Саргаер идем, белегез шуны.

             Кышлар китүен, көзләр җитүен,  

             Күпме кичерде гомерләр юлы.

             Кояшлы язым, чәчәкле җәем,

             Сез ул, дусларым, белегез шуны.

Ямьләнә күзләр, тәмләнә сүзләр,

Бетә таралып күңелнең моңы.

Күрсәм яңадан сезне, дусларым,

Бәхетем арта, белегез шуны. 

1 а. б. Остаз укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карагансыз

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

2 а.б. Рух ныклыгына таянгансыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

Килгән чакта башка авырлык,

Житми калса көч йә сабырлык,

Сиздермиә ярдәм иткәнсез —

Сез ин күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да жавап биргәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез —

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнен өчен сез тир түккәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

1 а.б. Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

2 а.б. Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә,

Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.  

1 а.б. Туган илсез кеше булмый,

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

2 а.б. Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

.

1 а.б. Хөрмәтле, кунаклар, дуслар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.  Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...

Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.

Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү....

8 Мартка багышланган сценарий

Разработка мероприятия праздника  8 Марта...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий...

8 нче Мартка багышланган сценарий

Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйб...

Туган тел көненә багышланган сценарий

Туган тел көненә багышланган сценарий...