Өлкәннәр көненә багышланган сценарий
материал (7 класс) по теме

Аббазова Гулия Фергатовна

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _lk_nn_r_k_nen_stsenariy.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

 “Иске Кәкерле   урта гомуми  белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет

 гомуми белем  бирү учреждениесе

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий

 Төзеде: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

                                                              Аббазова Гөлия Фәргат кызы

Иске Кәкерле-2016

1 а.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

 Сәлам сезгә безнең буыннан!

 Бар дөньяны бүләк итәр идем

 Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

 Ә күңел һич туймый яшьлектән.

 Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең мәктәбебездә бер-берегезгә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез.    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмадык матур көйләрне.

Биик әле иңләп сәхнәләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Вальс!!!

2 а.б. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

1 а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

        2 а.б. Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре. Алар авыр тормыш сынауларын үткән кешеләр. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Бер җылы сүз дә җитә бит аларның нечкә күңелләренә. Җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

 Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

          Күге аяз, җире гел чәчәк.

          Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

      Без телибез якты киләчәк.

Монтаж.

  1.  Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

  1.  «НЕ хотим быть обузой для вас», -

Говорят старики повсеместно,

И текут тихо слезы из глаз,

Но ведь нам рядом с вами не тесно!

Бабье лето пусть щедро не раз

Одарит вас теплом, не дождями,

Дети, внуки пусть радуют вас.

Любим вас, пожилые, будьте с нами!

3. Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

Ак төннәр телибез сезгә,

Матур тыныч төннәр.

Тагын ниләр телик сезгә,

Безнең Өлкәннәр.

4.Пусть в этот день и солнце светит ярче,

Цветы под ноги падают ковром.

Желаем молодости, мира, счастья –

Всего, что называется добром.

5. Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай

Рәнҗетмәсен кыз һәм улларыгыз.

6. Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау- сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

1 а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз да була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.

2 а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән дөнядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез. Сез, көтә беләсез.

  1. А.б. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

Бу көйләрне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Өлкәннәргә чәчәкләр тапшырыла.

“Белегез шуны” җыры башкарыла.

Иртә таңнарда карыйм талларга,

Өзә үзәкне кошларның моңы.

Аерылсам сездән, якын дусларым,

Саргаер идем, белегез шуны.

             Кышлар китүен, көзләр җитүен,  

             Күпме кичерде гомерләр юлы.

             Кояшлы язым, чәчәкле җәем,

             Сез ул, дусларым, белегез шуны.

Ямьләнә күзләр, тәмләнә сүзләр,

Бетә таралып күңелнең моңы.

Күрсәм яңадан сезне, дусларым,

Бәхетем арта, белегез шуны. 

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карагансыз

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянгансыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

Килгән чакта башка авырлык,

Житми калса көч йә сабырлык,

Сиздермиә ярдәм иткәнсез —

Сез ин күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да жавап биргәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез —

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнен өчен сез тир түккәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

1 а.б. Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

1 а.б. Туган илсез кеше булмый,

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

Җыр!!!

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

  Без телибез якты киләчәк.

1.а.б. Хөрмәтле, кунаклар, дуслар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.  Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.

Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....

Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...

Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.

Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү....

8 Мартка багышланган сценарий

Разработка мероприятия праздника  8 Марта...

8 нче Мартка багышланган сценарий

Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйб...

Туган тел көненә багышланган сценарий

Туган тел көненә багышланган сценарий...