8 нче Мартка багышланган сценарий
материал

Галимова Лейсан Ильдусовна

Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйбыз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_nche_martka_bagyshlangan_stsenariy.docx21.56 КБ

Предварительный просмотр:

Ансамбль “Первое слово” жырлый

2 алып баручы чыга

1 а.б  Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 а.б.  Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйбыз!

Шушы бэйрэм коне кунелегезгэ шатлык, тэнегезгэ сихэтлек. Оегезгэ иминлек алып килсен. Бүгенге бәйрәм концертын ачык дип белдерәбез.

 Каршы алыгыз сезнең өчен  Валиев Ренат башкаруында “Богады авылы көе”яңгырый.

Сезнең өчен Шарафиев Әмир башкаруында Татар халык көе “Яшьлек»

  1 а. Б. Кадерле хатын кызларыбыз сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

2 а б. Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

            Сезгә үзенең бәйрәм бүләге белән  Ахметзянова Азалия, каршы алыгыз  “Весь этот джаз”

1 а.б. Без барыбыз да авыл кешелэре! Авыл сулышы белэн яшибез. Авыл безнен очен ин кадерле, ин газиз жир. Кем генэ сагынып кайтмый икэн узенен туган авылын, туган жирен.

 2 а.б. Туган жир-Ватан.  Ватан - ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләре — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! 

Хәзер җырланачак җыр сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын иде, каршы алыгыз сезнең каршыгызда 2 нче сыйныф укучылары “Пилоты” җыры белән чыгыш ясый

1 а.б. Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы, терәкле, бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

Концерт номеры: Халиуллин Ильназ “Два орла”

2 а.б. Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

. Хөрмәтле тамашачылар! Быел бөек җиңүгә 75 ел! Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә индеи75… ел илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 75… ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!

  Сугыш кырларында мәңгегә ятып калган бабаларыбыз, туганнарыбызны искә алу йөзеннән 7 нче класс укучылары башкаруында “Офицеры” җырын тыңлап китик әле

ВИА 6 класс “Идет солдат по городу””

2 а.б Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир-ат булдыра ул, сүз дә юк!

1 а б. Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы - хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу - зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү - хатын кыз гына башкара ала торган гамәл. Сезнең өчен Дөбъяз музыка мәктәбендә белем алучы укучылар чыгышы

  1. Алмакаев Руслан Фортопианода уйный “Фламенко”
  2. Яруллина Эльза  фортопианода уйный “Курайда уйнау”

2 а.б.     Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

Хөрмәтлеләребез сезнең өчен Хадиев А  Этюд Лак

1 а.б. Хатын-кызлар алар чыннан да бик матур, мөлаем затлар. Ә аларның тормышлары тулы, тагын да матур булсын өчен билгеле аларга ир- егетләребезнең дә игътибары бик кирәк. Шуңа күрә кадерле ир- атларыбыз безне гел шатландырып, кадерләп торсагыз иде. Исәнлек –саулык сезгә барыгызга да.

Каршы алыгыз сезнең каршыгызда Шаймарданова Алия “Пошла Млада за водой”

 2 а б  Татарстан! Бүгенем син- минем, үткәнем син, Киләчккә барыр юлым син. Аяк терәп басар жирем дә син, Сусавымны басар суым да син!

1 а.б. Илебез киңлекләре буйлап юбилей даталары билгеләнеп үтә. ТАССР төзелүгә быел 100 ел.

Сабиров Альмир “Казан –син башкалам!”җыры

2 а. б. Һәркемгә дә үз туган ягы кадерле. Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Илсез һичбер кеше, һичбер халык ирекле була алмый... 1.а.б. Илен җуйган- иреген җуйган. Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең  казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану һәрберебез күңелендә яшәсен иде...

Каршы алыгыз сезнең өчен җырлый  Халиуллин Ильназ “Туган илем”

2 а.б. Кадерле ир-егетлэребез сезне тагын бер кабат уткән бәйрәмегез Ватанны саклаучылар коне – кыюлык, намус hэм батырлык коне белэн котлыйбыз.
Сезгэ һэм гаилэлэрегезгэ тыныч кук йөзе, ныклы сэламэтлек, бэхет, муллык,  һэр эшегездэ унышлар телибез.

1 а.б. Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр

 Мухутдинова Аделя “Гармонь моя”

               Хөрмәтле бәйрәмебез сәбәпчеләре! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!

 Ансамбль Аяз “Широка страна моя родная”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий

Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

О, син илаhи зат- хатын- кыз! (мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата, үткәрү өчен бәйге)

  Ссылка http://belem.ru/resourcesО, син илаhи зат- хатын- кыз!(мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата, үткәрү өчен бәйге)...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.

Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....

Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.

Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү....

8 Мартка багышланган сценарий

Разработка мероприятия праздника  8 Марта...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий...

Туган тел көненә багышланган сценарий

Туган тел көненә багышланган сценарий...