Чик саклаучыларга һәйкәл ачуга багышланган сценарий
материал (8 класс)
Тематика: хәрби-патриотик тәрбия, тарихи хәтерне саклау, хәрби батырлыкны хөрмәтләү.
Формат: митинг-реквием.
Кыскача тасвирлама: Сценарий чик сакчыларына һәйкәл ачуга багышланган, җентекләп эшләнелгән сценарийдән гыйбарәт.
Предварительный просмотр:
Чик саклаучыларга һәйкәл ачуга багышланган сценарий
А.Б.Туган илебез чикләрен саклаган барлык буын чик сакчылары батырлыгын мәңгеләштергән авылдашларыбызга багышлап төзелгән обелискны ачу тантанасы ачык дип белдерелә.
Гимн РФ и РТ
(С чего начинается Родина музыкасы астында)
1.Туган илкәй...
Ни аһәңле ,назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен ,
Ишетәм анда яфракларның серле шавын,
Тау астында салкын чишмә чалтыравын.
Саклыйм аңа чын мәхәббәт сөю хисен,
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!
2.Туган илкәй...
Бу исемдә язгы моңнар,
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.
Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем;
Туган халкым,туган илем,
Туган телем.
3.Халкым теле миңа – хаклык теле
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
4.Кеше җирдә йорт-җир,нигез кора,
Тимэс диеп ,җилләр,салкыннар.
Зур илемдә рухи хәзинәсе –
Чал тарихы булган халкым бар.
5.Бөркет кебек уяу тора
Илебезнең һәр ягында.
Тора солдат көн дә,төн дә
Горур басып ил сагында.
Чик сакчысы постта тора,
Яшь балалар уйнасын дип.
Кайгы - хәсрәт ,куз яшьләре
Безнең илдә булмасын дип.
6.Зур гигантлар үсә илемдә,
Хезмәт-бәхет бөтен җирендә.
Байлык артсын өчен тагын да
Һәм мул итәр өчен тагын да
Сакта тора сизгер егетләр,
Бар да алар лачын кебекләр...
7.Кошлар сайрый зур урманнарда,
Бодай үсә иркен кырларда;
Таптплмасын өчен ашлыклар,
Тыныч булсын өчен халыклар
Сакта тора сизгер егетләр,
Бар да алар лачын кебекләр!
8.Сабый бала йоклый бишектә
Уяна ул тавыш ишетсә.
Татлы булсын өчен йокысы,
Матур булсын өчен тормышы
Сакта тора сизгер егетләр,
Бар да алар лачын кебекләр!
9.Ятим белән дөнья тулмасын,
Кайгы-хәсрәт, кан-яшь булмасын,
Азат хезмәт мәңге балкысын!-
Шуның өчен куеп бар көчен
Сакта тора сизгер егетләр,
Бар да алар лачын кебекләр!
Песня “Россия !Русь! Храни ,себя! Храни!
Алып баручы:
Владимир Роговойның барыбызга да бик таныш булган “Офицеры”нәфис фильмында яңгыраган “Есть такая профессия –Родину защищать» дигән канатлы сүзләрне барыбыз да беләбез.Бу сүзләр чын мәгънәсендә ,”чик сакчысы”исемен йөрткән кешенең нинди хезмәт белән шөгыльләнгәнен ачып бирә.Бу профессия-иң борынгы профессияләрнең берсе.Чөнки беренче дәүләтләр барлыкка килү белән үк дәүләт чикләрен саклау бурычы да туа.Чик сакчылары турында беренче язмалар 1110 елларга карый.
АЧУ
Выступающий 1______________________________________
Чик сагында хезмәт итүче хәрбиләр профессиясе дәрәҗәле генә түгел,ә бик җаваплы да.Шуңа да илебез чикләрен элек-электән иң кыю ,иң көчле ,иң үткен егетләргә генә ышанып тапшырганнар.Ләкин бу сыйфатлар арасында иң әхәмиятлесе булып чик сагына алынган хәрбинең туган илен чын күңелдән яратуы һәм аңа һәрчак тугры булуы тора. Ә Зур Чынлы тарихында андый егетләребез җитәрлек булган.
Выступающий 2____________________________________________
Выступающий 3____________________________________________
10.Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен.
Ватан терәге ир, дигэн
Исемне аклар өчен.
11 .Илгә биргән изге антын үтәп
Кайтыр алар исән булсалар.
Илләр имин булып ,афәт килми
Тыныч кына булсын дөньялар.
12. Һэр туган таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күкне болыт капламасын
Яшь түкмәсен иде аналар.
Песня «Служить России»
Туган илебез чикләрен саклаган барлык буын чик сакчылары батырлыгын мәңгеләштергән авылдашларыбызга багышлап төзелгән обелискны ачу тантанасы ябык дип белдерелә.
По теме

"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий
Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.
Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....

Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.
Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү....
8 Мартка багышланган сценарий
Разработка мероприятия праздника 8 Марта...

8 нче Мартка багышланган сценарий
Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйб...

