К.Насыйриның "Әбугалисина" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Сарваретдинова Гульназ Раисовна

К.Насыйриның "Әбугалисина" хикәясе буенча дәрес эшкәрмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес эшкәртмәсе26.45 КБ

Предварительный просмотр:

                              Каюм Насыйриның  “Әбугалисина” әсәре    

                (6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)

Гөлназ СӘРВӘРЕТДИНОВА,

               Әлмәт шәһәре 24 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  Метапредмет : әдәби күренешләрне тарих, география фәннәре белән бәйләп аңлату.

Предмет : К.Насыйриның тормышы һәм иҗаты  турында  белешмә бирү, “Әбугалисина” әсәрен  өйрән башлау.

Шәхескә кагылышлы:  белемнең, китап укуның,  тормышта  кирәклеген төшендерү.

 Материал: дәреслек, 8-9 бит, такта,  Каюм Насыйри портреты, презентация, сүзлекләр.

Дәрес барышы :

Мотивлаштыру - ориентлаштыру

I .Дәресне оештыру

- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?  Буген сыйныфта кем  дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

2. Актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү:  Т.Миңнуллинның   “ Акбай һәм Кыш бабай”  пьесасының эчтәлеген искә төшерик әле.  Нинди әсәргә пьеса  дип әйтәләр?  Сезгә әсәр ошадымы?    (сораулар ярдәмендә эчтәлеген искә төшерү)

3. Уку мәсьәләсен кую.

Экранннан К.Насыйри сүзләрен уку:   “ И, газиз бала!.. Адәмгә бигрәк кирәк вә бигрәк лязем нәрсә – гыйлемдер. Наданлык дигәнемез  белмәклеге лязем булган нәрсәне белмәссезлектер...”

--Бу сүзләр , укучылар, безнең бүгенге  дәресебезнең   эпиграфы булып торыр.

    II.уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Төркемнәрдә эшләү. Каюм Насыйриның тормыш юлын укып,  сораулар бирү, һәр төркемнән җавапларны тыңлау.
  2. К.Насыйри турында тулырак   мәгълумат бирү,  презентация буенча  фикерләшү.
  3. Сүзлек өстендә эшләү, дәрес уку, истә калдыру

   Заман – время, эпоха

   Укымышлы – образованный

   Игезәкләр -  двойняшки, двойня

   Зирәклек – смышленность

  1.  “Әбугалисина”  әсәренең беренче өлешен чылбырлап  сәнгатьле  итеп укып чыгу.
  1.  Берәр җөмлә кабат укып, тәрҗемә итү.
  2.  Сораулар һәм биремнәр белән эш.

А)  Әбугалисина һәм Әбелхарис кайда туган?

Б)  Хәзер андый шәһәр бармы?

             - Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. (Физминутка).

         

 - Эшебезне дәвам итәбез.  Дәфтәрләрдә бугенге числоны язып куябыз.

     Укучылар, игътибар белән 2 нче биремне укып чыгыгыз әле.   Кайсы җөмлә кем турында?  Дәфтәрләрдә үрнәктә күрсәтелгәнчә язып куябыз.

3.  Мәкальләрне уку, тәрҗемә итү.

                  Китап-белем чишмәсе.

Уку-инә белән кое казу.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Белем байлыктан кыйммәт.

Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.

  • Мәкальләрне тәрҗемә итү.
  • Бу мәкальләр   нәрсә турында?   ( укучылар җавабы)

   III. Рефлексив бәяләү.

  1. - Укылган әсәр сезгә ошадымы?  Әбугалисина белән Әбелхариска ошыйсыгыз киләме?  Сезнең өчен алар үрнәк  кешеләрме?
  2. – Дәрестә биргән җавапларыгыздан сез  канәгатьме? Укучылар дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя бирәләр.
  3. Билгеләр куела.  
  4.  Өй эше.

ә)Төркемнәрдә  К.Насыйриның  тормышы  һәм иҗаты буенча проект     әзерләргә;

а) 1 нче биттәге  рәсемнәргә карап, вакыйгалар турында сөйләргә.

 IV. Алдагы дәрескә проблем кую: сезнең  нинди музейларда  булганыгыз бар?  

  -Укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....