Мастер класс "Әкиятләр(сказки)"
презентация к уроку (6 класс) на тему

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Әкиятләр турында белемнәрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kiyat_master_klass.ppt418.5 КБ
Microsoft Office document icon kiyat_master_kl.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Халык авыз и җаты

Слайд 2

“ Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

Слайд 3

“ Хәрефләрне урыннарына урнаштыр ” Тейәм Лыак Фбаләи Чыпка ъ ля аартн

Слайд 4

Әйтем Акыл Әлифба Ал ъ япкыч Нарат

Слайд 5

Ә йтем А к ыл Әл и фба Ал ъ я пкыч Нара т

Слайд 6

Сарык белән кәҗә әкияте (1 нче төркем) учак Бүреләр Сарык Кәҗә

Слайд 7

“ Өч кыз” ( 2 нче төркем) Тиен Олы кыз Үрмәкүч Гөберле бака

Слайд 8

“ Су анасы” (3 нче төркем) Су анасы Тарак Малай басма

Слайд 9

“ Шүрәле” (4 нче төркем) Шүрәле Былтыр Бүрәнә Чөй



Предварительный просмотр:

Мастер –класс.

тема: Әкиятләр

 максаты: 1.Әкиятләр  турында тулы мәгълүмат

бирү,төрләре белән таныштыру.

2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны

эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3.Халык авыз иҗаты әсәрләренә, әкиятләргә карата, татар әдәбиятына  хөрмәт,

мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан

берсе-укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар

халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә, мәдәниятенә

ихтирам хисе тәрбияләү. Шушы максатка ирешү юлында башка милләт

балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе түбәндәгечә

билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни

татар мәкальләрен, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм

сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә

өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

Проект методын куллану шуларның берсе.Бугенге дәресебездә проект өстендә эшләрбез.

Дәресебезгә эпиграф итеп , түбәндәге сүзләрне алыйк:

Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр -

өйрәнермен”.

Проектның темасын бергәләп билгелик.

1 слайд

“Хәрефләрне урыннарына урнаштыр” уены.

(әйтем,акыл, әлифба, алъяпкыч, нарат)

(әкият)

Әкиятләр турныда тулырак мәгълүмат алырбыз, булган белемнәребезне ныгытырбыз.

Моның өчен безгә төркемнәргә бүленергә кирәк.

(төркемнәргә бүленү: карточкалар буенча эш, әкият геройларын бергә тупларга)

Без сезнең белән 4төркемгә бүленәбез. Һәр төркем үз урынын ала

Проектның эш төрләре: 1 төркем  халык әкиятләре. әдәби әкиятләр турында сөйли

2 төркем әкиятләргә, әкият геройларына  багышланган стенгазета чыгара.

3 төркем  бер әкият  яисә “Минем яраткан әкиятем” темасына инша яза  

4 төркем 1 әкиятне яки әкияттән өзек сәхнәләштерә.

Бу бүлмәдә  китап күргәзмәсе,иллюстрацияләр бар.Сез

эзләнеп,үз эшегез өчен материал табып,чыгышларны әзерлисез.Сезгә 5- 7 минут.

(көй яңгырый)

Проектны яклау: Сүз бирәбез беренче төркемгә - (нәтиҗә)

Һәр төркем үз эшләрен күрсәтәләр.

-Нинди нәтиҗә әйтеп була?Нинди кыенлыклар булды?

-Сез бик зур эш башкардыгыз. Хәзер һәр төркем үз эшен билгели.

-Мин сезгә күчтәнәч бүләк итәм. Әкият.(карау)

ЙОМГАКЛАУ

Әкият, әкиятче, әкияти дөнья... Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.

Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.

Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.

Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.

Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.

Безнен тормышыбыз – ул үзе әкият.Анда гел уңай геройлар гына, күңелле вакыйгалар гына булып торсын.Гел яхшылыкка гына омтылып, аның һәрвакытта да начарлыкны җиңүенә ышанып яшик.

Барыгызга да рэхмэт.Уңышлар сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс: "Ты сам-мастер декоративно-прикладного искусства."

Творческий проект: " Тыс ам - мастер декоративно- прикладного искусства",  задуман как коллективная реализация в конкретном материале наиболее удачного из замыслов и разработок эскизов для работы...

"Прощение и вечный приют". Урок-размышление о судьбе мастера в финале романа М.Булгакова "Мастер и Маргарита" в 11 классе

Урок - обобщение по роману М.Булгакова "Мастер и Маргарита". На уроке формируются следующие навыки: умение работать в группе, самостоятельно формулировать проблему и гипотезу, аргументировать свою точ...

Мастер-класс по теме Построение графиков функций с помощью Мастера диаграмм

Тема: Построение графиков функций с помощью Мастера ДиаграммЦель: Формирование навыков построения графиков с помощью Мастера диаграмм, расширение представления о возможностях электронной таблицы...

Мастер и Маргарита (по роману М. Булгакова «Мастер и Маргарита»).

Цель урока: Выяснить с учащимися главную идею романа; на основе поступков уметь давать оценку героям, выражать свое отношение к ним; на материале романа способствовать воспитанию у учащихся...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....