Мастер - класс
олимпиадные задания (9 класс) на тему

Шакирова Алсу Хамитовна

Мастер - класс " Укучыларны татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадага әзерләү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_-_klass_ukuchylarny_olimpiadaga_zerlu.doc497.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер – класс “ Укучыларны олимпиадага әзерләү”.

Максат. Балаларның сәләтен ачу, аны үстерү, дөрес юнәлеш бирү. Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү.

Укучыларны олимпиадага әзерләү,

  Олимпиадада, гадәттә, фәнне аеруча зур кызыксыну белән өйрәнүче, зирәк, тырыш, иҗади сәләткә ия булган балалар көч сынаша. Бәйге махсус әзерлек таләп итә. Әзерлек түбән сыйныфлардан башланырга тиеш. Сәләтле балалар белән эшләү – олимпиадага әзерләүнең бер адымы. Сәләтле балалар белән эш, ягъни олимпиадага әзерләнү, гадәттә, дәресләрдән соң алып барыла. Ләкин балалар дәресләрдән соң калып шөгыльләнергә бик яратмыйлар , шуңа күрә мондый “дәресләрне” уен формасында алып бару отышлырак , дип уйлыйм мин. Мондый дәресләрдә үткән материалны кабатлау уен белән  бергә үрелеп алып барылса, нәтиҗәсе күпкә югарырак була.

          Бүген күрселәтеләчәк мастер- класс – югары сыйныфларда укучы татар балалары өчен әзерләнгән.

 

   Өч өстәл: ( өстәлдә шул төсле кәгазьләр куела)

1. Ак                               2. Яшел                              3. Зәңгәр

   Г. Афзалның бу төсләр турында шигыре укып кителә. ( “ Гамь төсләре”.)

*** - Ярышыбызны башлыйбыз. Ярышта татар теле һәм әдәбият буенча  биремнәр булачак. Җавапны кайсы төркем беренче булып һәм дөрес итеп  әйтеп бирә, шул төркемгә үз төсен күрсәткән түгәрәкләр бирелә. Түгәрәкләр санына карап, җиңүчене билгелибез.  

  1. “Фонетик зарядка”. (фонетиканы кабатлау).

А. Кайсы аваз артык?

     - [у], [ә], [к], [o], [ы]- тартык аваз [к].

     - [ө], [а],[о], [ү], [у] – иренләшмәгән сузык аваз [а].

     - [в], [д], [б], [гъ], [ф] –  саңгырау тартык аваз [ф].

     - [м], [з], [с], [д], [т] – ирен- ирен тартыгы[м], калганнары

        тел-теш тартыклары.

Б. Бу нинди аваз?

       [ү]- алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, озын сузык    

               аваз.

       [з]- тел алдының тел- теш тартыгы, яңгырау, өрелмәле.

       [ң]- увуляр, йомык, сонант, борын авазы.

       [а]- алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын сузык    

              аваз.

       [и]- алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, озын сузык

               аваз.

  1.  Морфологик уен. (сүз төркемнәрен кабатлау)

    3 төркем уйный. Җитәкче карточкалар салынган 3 конвертны  төркемнәргә бирә. Аннан соң “ заказлар” әйтә башлый. Заказларны кем тиз һәм төгәл үти, шул төркем җиңүче була.

                        Җитәкченең заказ карточкалары.

  • Ялгызлык исемнәре кирәк.
  • Күплек санда иялек килешендәге уртаклык исемнәр кирәк.
  • Хәзерге заманны белдерүче фигыльләр кирәк.
  • Сорау кисәкчәләре кирәк.
  • Күрсәтү алмашлыклары кирәк.
  • Җыю саннары кирәк.
  • Фигыльнең уртаклык юнәлеше кирәк.
  • Күләм-чама рәвешләре кирәк.
  • Асыл сыйфатлар кирәк.
  • Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар кирәк.
  • Хәл фигыльләр кирәк.

                     

                    Уйнаучылар өчен җавап карточкалары.

   1нче төркем өчен.

Язган, унау, буйыйлар,Әкълимә,  тиеннәрнең, бүген, баручы кеше, - мени, кызгылт, тугызар, бу, җылы, күп, йөрешәләр, ашат, матуррак, кайтып.

   2нче төркем өчен.

Сөйләдеңме, ялкаурак, -мы, егермеләп, йөзәү, шушы, кайту, сыерчыкларның, эшләш, шактый, ашат, биредә, сары, саргылт, барасың, Камәр, укый торган бала,

    3нче төркем өчен.

Мәскәү, барса, тазарак, укыячаклар, теге, сирәк, җырлый торган кыз, икәү, - мени, көлешәләр, унынчы, юын, эшләгәнче, кызулыктан, аксыл, имәннәрнең, кисәләр, акыллы,

  1. Әсәрнең  беренче юлларыннан исемен һәм авторын ачыкларга..

**  “Унбер яшьтә иде Йосыф ул чагында,

Йоклый иде Йагъкуб нәби итәгендә,

Гаҗәп бер төш Йосыф күрде йоклаганда,-

Төш мәгънәсен атасыннан сорый имди.”

                          ( Кол Гали “ Кыйссаи Йосыф” поэмасы).

 ** “Җәй башы иде. Каспий диңгезе буендагы балык промыслоларында елдагы рәвешчә хәрәкәт башланган; “сельдь” тотарга хәзерләнәләр;...”

                                          ( Шәриф Камал “ Акчарлаклар” романы).

  **   “Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним.”

                                         ( Г. Кутуй “ Сагыну” нәсере).

  **    “Сания, әнкәй күрмиме дип, күзләрен як- якка уйнатып алды да кулындагы көзгегә бик озак итеп  карап торды.”

                                          ( Ибраһим Гази “Ак сирень” әсәре).

  **    “ Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

        Көзге караңгы төндә җимерек бер кечкенә генә станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар.”

                                        (Ә. Еники “Кем җырлады?”)

    **    “Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә.”

                                        (Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”).

  1. Хаттагы өзектән хатның кемгә юлланганын, кем тарафыннан язылуын, кайсы әсәрдән булуын, авторын әйтегез.

**  “...Алдарсың дип сине белмәдем;

Вәгъдә бирдең,

Өзелеп көттем сине...

Ә син?..

Нигә инде шулай килмәдең?

Тагын язам,

Сиңа бер сүзем бар,

Бик кирәкле...кичкә кил, әйдә.

Килерсеңме?

Көтәм.

Ком. Сәламе белән: ....”

                   ( Һади Такташ “ Мәхәббәт тәүбәсе”. Зөбәйдәнең    

                                      Мәхмүткә  хаты).

**   “ Сез бу хатны минем укыганда,

      Мин бик күптән үлгән булырмын,

      Еллар бер- бер артлы үткән булыр,

      Исмем сезгә җитмәс – онытылыр...”

                      ( Һади Такташ “Киләчәккә хатлар”

                        Бу хат киләчәкнен билгесез бер

                         Кешесенә атап язылган.

                        Исеме безнең чорга билгеле түгел,

                        Фамилиясе – баба ягыннан

                        Нигъмәтуллин булыр.)

**   “ Сара авырый, өйдән чыкмый... бик ябыкты. “Мин әти кайткач тереләм” дип ята... Үзем исән. Кайчан кайтасың?..”

                (“Гаяз Исхакый “ Ул әле өйләнмәгән иде”. Аннаның

                                            Шәмсигә язган хаты).

**  “...   дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат – кат укып чыктым.”

                              (Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”повестеннән  

                                 Галиянең    Искәндәргә хаты).

                             

  1. Әсәрнең исемен , авторын геройлары буенча билгеләргә, мәсәлән,

Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль. ( Мирхәйдәр Фәйзи “ Галиябану”).

     

  1. Укытучы  бер язучының исемен, фамилиясен әйтә, укучылар шул язучының нинди әсәрләрен белүләрен әйтәләр. Кем күбрәк белә.
  2. Төшенчәгә билгеләмә бирергә, мәсәлән, дастан- ...

    9.  Авторның чын исем- фамилиясен әйтергә, мәсәлән,  

          Дәрдемәнд – Закир Рәмиев.

     

10 Әсәрнең жанрын белергә. Бу жанрның үзенчәлекләрен  

            әйтергә.

           11. Мәкальләр белән эшләү:

  • мәкальләрне дәвам итәргә;
  • мәънәсен аңлатырга.

12. Бөек кешеләрнең фикерләрен тәрҗемә итү.

    Слово- дело великое… словом можно соединить  людей, словом можно разъединить их, словом можно служить вражде и ненависти. Берегитесь такого слова, которое разъединяет.

                                                                    Л.Н. Толстой.

      (Тәрҗемә итү, бу юлларның мәгънәләрен аңлату.)

     *** Г.Афзалның “Сүз” шигырен уку. Шуның ярдәмендә нәтиҗә    

            ясау.

                                                Сүз.

Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;

Сүз киптерә, төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай;

Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай.

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...