Мастер класс
методическая разработка (6 класс) на тему

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

Учитель года-2017, мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-_klass.docx20.58 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулангинская  основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Мастер – класс

по  татарскому языку

на тему: «Имя прилагательное»

«Сыйфат»

Выполнила:   учитель татарского языка и литературы

Гафарова Р.Р.

Максат:  

 1)  Сыйфат турында  мәгълүмат бирү.

2) Укучыларның танып белү, тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү.

3) Эстетик тәрбия бирү,җылы атмосфера тудыру,  табигатькә  карата мәхәббәт уяту.

Җиһазлау:

 Мультимедия: презентация, телеграмма, карточкалар, тест.

                                               

Мастер-класс барышы

  1. Оештыру моменты:

  •  Исәнмесез, укучылар. Тәрәзәгә игътибар белән карагыз, урамда кыш. Кыш булса да бүген көн җылы. Шулай бит.Ә хәзер барыгыз да бер-берегезгә карап, елмаегыз, көннең җылылыгын тапшырыгыз. Хәзер миңа карагыз, миңа да көннең җылылыгын бүләк итегез.

                                 ( экранда кояш рәсеме)

  • Безнең  дәресебезнең максаты-  танып белергә, җылы атмосфера тудырырга, файдалы, истә калырлык итәргә.  Хәерле юл!

  • Барыбызда тактага карыйбыз.
  1. Яңа тема:

  • Ә хәзер  дәресебезнең темасын бергәләп  атарга тырышабыз, шуның өчен уен уйнап алабыз.

СӘҮЫӨӘЙҮӘФӨӘҮАӘӨТ

Экранда хәрефләр килеп чыкты, шул хәрефләр арасыннан бары тик татар телендә булган сузык авазларны сызып чыгыгыз, нәрсә килеп чыгар икән.

  • Әйе, чыннын да сыйфат сүзе килеп чыкты.
  1. Димәк без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  2. Нәрсә соң ул сыйфат?
  3. Нинди сорауларга җавап бирә?
  4. Мисаллар китерегез?
  5. Сыйфат турында тагын нәрсәләр беләсез?

  • Хәзер укучылар  сезнең алда партада кар бөртекләре бирелгән. Анда сүзләр язылган. Һәркем бер кар бөртеген  ала, сүзне укый. Сез шул сүзләрне ике төркемгә бүлегез.  Әйдәгез бергәләп тикшерәбез.
  1. Беренче төркем эшләрен укый. (Сыйфатлар)
  2.  Икенче төркем эшләрен укый. (исемнәр)
  • Ни өчен шулай бүлдегез? ( исем, сыйфат)
  • Димәк сыйфат - ул .....
  • Исем – ул...
  • Ә хәзер әйдәгез бирелгән исемнәр һәм сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзеп карыйбыз.

  1. Ял сәгате:  

  • Яз көне нинди беренче чәчәкләр чәчәк ата? (умырзая)
  • Әйе, дөрес, ә хәзер әйдәгез бергәләп ял итеп алабыз.
  • Сез үзегезне умырзаялар итеп хис итегез, кар астыннан чыгып киләсез, кояшка үреләсез, таҗларыгызны ачасыз, бераз җил исеп китте, як-якка селкенәсез, җил тынычланды, умырзая үсә, чәчәк ата, ә без дәресебезне дәвам итәбез.

  1. Текст белән эшләү:

  • Ә хәзер мин сезгә ике текст  укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

  Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы, ак  мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Кыш көне көннәр кыска, салкын. Без, балалар, чаңгы-чанада, тимераякта шуабыз. Безне көннең салкынлыгы да куркытмый. Безнең  матур тавыштан урам шау-гөр килеп тора. Кыш — иң матур ел фасылларының берсе. Туган ягыбызның кышкы табигате бигрәк матур.

Бөтен дөньяны кар каплады. Табигать күлмәген киде. Агачлар да шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр боз белән капланды. Урман-кырлар өстендә тынлык. Кыш көне көннәр салкын. Без, балалар, чаңгы-чанада, тимераякта шуабыз. Безне көннең салкынлыгы да куркытмый. Безнең  тавыштан урам шау-гөр килеп тора. Кыш — иң матур ел фасылларының берсе. Туган ягыбызның кышкы табигате бигрәк матур

  • Беренче текст белән икенче текст нәрсә белән аерылып тора? (сыйфатлар)
  • Димәк,  сыйфатлар кирәкме?
  • Алар текстта ни өчен кирәк? Үз фикерегезне әйтегез.
  • Сезнең өстәлләрегездә карточкалар бирелгән, анда шул ук текст, ләкин сыйфатлар юк. Сезгә истә калганча, төшеп калган сыйфатларны дөрес урнаштырып язарга кирәк.

Ямьле,  ямь-яшел,кара, матур, көмеш, җылы, яшел, йомшак, тигез.

Менә  ...    яз да  килеп җитте. Түбәләрдән тамчылар тама. Агачларның ...... бөреләре  күренә,  җирдә  ...    чирәм чыга.   Урамнардан чылтырап   ...гөрләвекләр ага. Кырларда   ....карлар эри,     ...        балчык күренә.      ...       үзәннәргә җыелган     ...         кар суы,  кояш астында ерактан ук ялтырап тора.  Урамда кошларның         ... сайравы ишетелә.

  • Ә хәзер әйдәгез бергәләп тикшерәбез. (Бер укучы укый)

  1. Йомгаклау:

Сез бүгенге дәрестә нинди яңалык алдыгыз?

Нәрсәләр эшләдек?

Нәрсәләр сезгә ошады?

  • Сезнең өстәлегездә кояш һәм болыт рәсемнәре бирелгән, әгәр сезгә  хәзер рәхәт, күңелле икән, кояш рәсеме күрсәтегез, әгәр моңсу, күңелсез -  болыт рәсемен күрсәтегез.
  • Укучылар  бүгенге дәрестә сәламләгән  кояш кебек күңелләрегез дә якты булсын. Молодцы, барыгыз да булдырдыгыз.
  • Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...