Туган якка дан җырлаучы шагыйрь
материал на тему

Зайдуллина Лейля Акдасовна

Гамил Афзал татар әдәбияты күгендә балкыган  иң якты йолдызларның берсе, дисәк бер дә ялгыш булмас. Үзенең җор теле, юморга бай шигырьләре белән анда лаеклы урын алган шәхес  ул. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, кырык елдан артык  иҗат диңгезендә кайнаган, утыздан артык китап авторы булган олпат  шагыйрь. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.afzal_.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Туган якка дан җырлаучы шагыйрь

Зәйдуллина  Ләйлә Әкъдәс кызы

Әлмәт шәһәре муниципаль белем

 бирү оешмасы

 ”Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге

25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  1. Кереш.

Гамил Афзал татар әдәбияты күгендә балкыган  иң якты йолдызларның берсе, дисәк бер дә ялгыш булмас. Үзенең җор теле, юморга бай шигырьләре белән анда лаеклы урын алган шәхес  ул. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, кырык елдан артык  иҗат диңгезендә кайнаган, утыздан артык китап авторы булган олпат  шагыйрь.

 Беренче карашка гади генә булып тоелган шигырьләрен уйланыбрак укыган саен,  аларның  сагыш катыш  уйнак җор тел белән язылуын аңлыйбыз.  Ул юмор ярдәмендә кеше күңелен күрә, фәлсәфә белән уйландыра. Аларның барысында да  чынбарлык, бүгенге яшәешебездәге проблемалар ярылып ята.

Язучы Галимҗан Гыйльман аның иҗаты турында болай ди: “...Бер офыктан икенче офыкка омтылган, шул ук вакытта үтә дә таныш, хәтта кадерле, газиз иҗат кына халыкчан, милли һәм иманлы була аладыр. Г.Афзал иҗаты әнә шундый феномен-иҗат. Бу феноменның асылын, әлбәттә, авыл тарихы, авыл тормышы, авыл гаме билгели”.  

  1. Төп өлеш.

Чыннан да, Г.Афзал авылда туган, үскән, тик тормышта килеп туган авырлыклар аркасында анда яшәүдән мәхрүм ителгән, ләкин аңа  чын мәгънәсендә гашыйк зат. Туган ягына мәхәббәт хисе аның иҗатының буеннан буе үрелеп бара. Чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булган әдип шигырьләренә шулкадәр хис, ярату салынган, хәтта аларны укыган кешегә ирексездән аның тәэсирләнүләре күчә, аныңча ярата, уйлана башлыйсың. Гәрчә аның туган яклары безгә бөтенләй таныш булмаса да. Язучының осталыгы ич бу. Безнең өчен гади генә булган табигать тә аның шигырьләрендә  әкият дөньясына әйләнә дә куя. Монда авторга  тел-сүрәтләү чаралары сынландырулар, чагыштырулар ярдәмгә килә. Аларны  шулкадәр оста файдаланган ки,  һәр “табигать кыйпылчыгын” үзеңнекедәй хис итә башлыйсың. Аның язлары көләч, җиле сызгыра,  зирекләре яшел яфрак болгый,  имәннәре  ямансулый, нәни ботаклары  биттән сөя, таныш усаклары каршы ала,  урманнары диңгез кебек куе зәңгәр  (шигырьләр: “Рәхмәт”- Казан:”Рухият” нәшр., 2009, 28, 30,  36 битләр).

Г.Афзал тормышында чыннан да туган иленнән аерылу булмаса, бәлки бу темага язылган шигырьләр шулкадәр тәэсиле булмас та иде.  1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилга ун яшь була. Үги әнисе, үпкә чирле әтисе, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә. Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые була.

2003 елда яшь шагыйрь Ленар Шәехка биргән әңгәмәсендә, Гамил Афзал үзенең сөргенгә ничек итеп сөрелүен бәян итә: “...Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде, - дип сөйли ул. - Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалыда кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорски якларына китереп ыргытты... (Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009, 267-268 битләр.)

Фәүзия Бәйрәмова аның  сөргендә булган елларын болайрак тасвирлый:

“Урал таулары  артындагы  далада, без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда ана телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый”.

Шушы китү аны туган авылыннан гомергә ерагайта. Үз авылыннан аерылу хәсрәтен ул шигъри юлларга сала. 2003 елда Ленар Шәех  белән әңгәмәсендә 1959 елда соңгы тапкыр туган ягына аяк басуы турында хәбәр итә.  Ул кайтканда авылларында балалар йортына әверелгән Әфтах абыйсыныкыннан  кала бер генә дә таныш  йорт калмавын, нигезләре урыныннан бер генә булса да үлән эзләп карап та таба алмавы турында сөйли.  50нче еллар ахырында аның аның туган йортына кайтып төпләнү уе булса да, тик менә җирле хакимият каршы төшкән. Болар барсы да шагыйрь күңелен җәрәхәтләми калмаган, билгеле. Аның “Кайту” шигырендә үкенечне дә, язмышына азрак үпкә белдерүен дә, ачынуны да күрергә була. Үз нигезләрен таба алмаса да, әлегә өмете сүрелмәве турында  яза. Шул ук вакытта туган авылында үзенә урын булмавына ачына ул.

Халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җырга салып әйтә ("Татарстан таңнары"). 
          Авыл темасы аркылы милли мәсьәләләр чагылыш таба. Аның “ Әй авылым”, “Җанга якын урыннар”, “Өянкеләр моңы”, “Ностальгия”, “Татар авылы” шигырьләрендә бу тема ачык күренә. “Әй авылым” шигырендә татар авылларына гына хас әдәп-әхлак тәрбиясе, ярдәмләшү, күмәк булу, туган телне бары тик авыл халкы гына саклап калырга сәләтле булуын  ассызыклый  ул. “Ностальгия” шигырендә татар авылы аша, халкының асылына алып кайтмакчы. Шәһәрдә ничек кенә күңелле булмасын, ләкин авыл үзенә тарта. “Авылга кайту” шигырендә бу аеруча сизелә:

Яланаяк баскан эзләрем

Уелып калган җирне эзләдем;

Сабый чагым үткән бу җирдә

Тигәнәкләр дә якын күңелгә.

“Ташландык авыл” шигырендә исә авылларның бетүгә, зиратының  коймалары да булмаган ташландык урынга әверелүен ачынып яза ул. Бу проблеманың төп сәбәбен дә күрсәтә – эчүчелек. Халкының шәһәргә күчеп авылларны бетүгә, җир йөзеннән юкка чыгаруга илтүенә борчыла ул әлеге шигырендә.  

“Туган җиреңнән китмә” шигыре исә чын патриотик гимн булып яңгырый. Әлеге гыйбарәнең  табигать “балалары” төнбоек, каеннар тарафынан әйтелүе бу  сүзләргә тагын да зуррак мәгънә сала. “Болгар төне” шигырендә халкыбызның авыр үткәне шулкадәр күңелгә үтеп керерлек итеп бирелгән ки, ирексездән тарих өермәсе эчендә кайныйсың. Нигә шулкадәр җәбер золымга дучар булынган соң? – дип сыкрыйсың. Автор үткәнебез тапталган булса да, киләчәктә мондый явызлыклар булмасын иде дип ачына. Халкыбызның матур киләчәгенә өмет яши анда.

Автор   намуссызлык,  битарафлык, буыннар арасында бәйләнешнең, гореф-гадәтләрнең югалуы, саранлык, байлыкка табыну, наркомания кебек проблемаларны күтәрә. Әлбәттә, иманы, вөҗданы гарип кеше үз илен якларга да, сакларга да сәләтле түгел. Милләтнең якты киләчәгенә дә зур киртә дигән сүз. Әлеге шигырьләр үткен, төртмәле тел аша безне киләчәгебез хакына шул яманлыклардан ерак булырга чакыра.      

III. Йомгаклау.          

Г.Афзалның шигырь теле гадилеге, гади кеше күңеленең иң нечкә кылларын да чиртерлек нәзәкатьлеге белән башкалардан аерылып тора.  Чынбарлыктны үткен фикер аша уздыра белгән  югары зәвыклы, иҗатын туган халкына багышлаган  искиткеч лирик, үткен сатирик – халык шагыйре Г.Афзал шундый шәхесләрнең берсе.

Шагыйрьнең  туган  якка,табигатькә, халыкның тарихына  хөрмәте, гади кешеләрнең    эш-гамәлендә  гүзәллек, ягъни   гомумкешелек   кыйммәтләрен   күрүе , боларны укучыларга   да җиткерүе   аның     иҗатының    бүгенге чор өчен дә  актуаль булуын күрсәтә.

2011 елда Халык шагыйренең юбилее уңаеннан, Әлмәтә Гамил Афзал премиясен булдырды. Беренче премиягә Туфан ага Миңнуллин лаек булды. Әледән-әле иҗатына багышланган кичәләр уздырылып тора. Димәк, халык  “дөреслек җырчысын” хөрмәт итә, ярата.  40 еллап гомерен Әлмәттә уздырса да, туган нигезе турында ул гомере буена уйлана. Һәр кеше өчен дә  әлеге урын әти-әни  кебек изгедер инде ул.  Тик менә үзе исән чагында ул анда  яшәүдән мәхрүм ителгән олпат язучыбызның  бакыйлыкка күчкәч үз туган ягына алып кайтып күмелмәве генә нигәдер күңелдә авыр хис калдыра, уйланырга мәҗбүр итә...

Кулланылган әдәбият

Гамил Афзал. Гомер кичүләре. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2000.-560 б.

Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.-383 б.  

Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2009. -288 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Лейна Ильясова-туган ягым шагыйрәсе.

Лейна Ильясова-талантлы шагыйрә. Нурлат ягы талантларга бай як. Шулар арасында үзенен дәрәҗәле урынын Лейна апа  Ильясова да  алып тораГомере буе нефть сәнәгате өлкәсендә  эшләсә дә мат...

Роберт Миңнуллин-Әниләргә дан җырлаучы!!!!

Роберт Миңнуллин үзенең иҗатында Ана образын камилләштерүгә бик күп көч куя...