Дөньяда иң зарарлы биш ризык.
методическая разработка (8 класс) на тему

Ахмедова Эльвира Ахматовна

Нигматуллина дәреслеге буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_zararly_5_rizyk_achyk_dres_-_kopiya.docx25.07 КБ
Файл dores_tuklanu.pptx1.88 МБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

 “3нче номерлы гимназия Яшел Үзән муниципаль белем бирү учреждениесе”

Татар теле. 8 сыйныф

 “Иң зарарлы биш ризык”

                 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                       Әхмәдова Эльвира Әхмәт  кызының дәрес эшкәртмәсе.

                 

8 нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта

(Татар теле. Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева)

Укытучы: Әхмәдова Э.Ә.

Тема

Иң заралы биш ризык. Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту

Максат

1.Тема буенча өйрәнгән лексик-грамматик материалны ныгыту;

2. Укучыларның “Дөрес туклану” темасы буенча сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

3. Организм өчен зарарлы ризыкларны кулланмауга игътибарын юнәлтү

Планлаштырылган нәтиҗә

 -"Дөрес туклану" темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу;

- сөйләмдә куллана белүгә ирешү.

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь,  индивидуаль.

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.  Татар теле. Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева  8сыйныф

2.  Презентация


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

1 слайд. Укытучы:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Дәресемне шушы шигъри юллар белән башлыйсым килә: 

Сәламәт, таза булуың

Синнән тора икән бит.

Дөньда иң-иң кадерле –

Исәнлек, тик исәнлек!

Сез минем белән килешәсезме? Балалар мин сезнең сәламәт булуыгызны телим һәм шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар шигырьне күз белән укыйлар, аңлыйлар

(Слайд1)

Сәламәт, таза булуың

Синнән тора икән бит.

Дөньда иң-иң кадерле –

Исәнлек, тик исәнлек!

Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ  тудыру

Укытучы өчен максат:

Тема буенча өйрәнелгән грамматик-лексик материалны ныгыту; укучыларда сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; организм өчен зарарлы ризыкларны кулланмауга игътибарын юнәлтү.

Укучылар өчен максат: грамматик-лексик материалны сөйләм телендә куллану, зарарлы ризыкларны файдалы ризыклардан аера белү.

2 слайд.

Сез, кайсы кафега керер идегез?
Ни өчен?

3 слайд

Сезгә кайсы ризыклар ошый? Ни өчен?

4 слайд

Сезнеңчә нинди ризыклар зарарлы булып санала?

-дөрес балалар, димәк без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

Укучыларның җаваплары тыңлана. 

-Мин “Макдольдс” керер идем. Чөнки миңа гамбургер ошый.

-Мин “Чәй йорты”на керер идем, чөнки анда файдалы ризыклар.

 - Миңа  гамбургер һәм кока-кола ошый, чөнки алар тәмле.

-Миңа өчпочмак һәм чәй ошый, чөнки алар файдалы.

-фаст-фуд, кока-кола, кыздырылган бәрәңге, бәрәңге фри, пирожныйлар, кыздырылган майлы ит, колбаса.

- зарарлы ризыклар турында.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

5слайд

-Иң төп биш зарарлы ризыклар

6слайд

-Мәктәптән кайтканда, дуслар белән “Макдоналдс”ка кереп ашап чыктык.

-Футбол уйнап кайткач, ул тиз генә сосиска ашап алды.

-Балыкка барганда, әти үзе белән бутерброд ала.

-Мин мәктәп ашханәсендә аш, тавык белән бәрәңге, кыстыбый алам.

7слайд

Татарча әйтегез

-Из холодных закусок девочки взяли овощной салат.

-Из горячих блюд они взяли суп с лапшой.

-Из вторых блюд мы возьмем картошку с мясом.

-Из напитков я выбрала бы чай с лимоном.

2. Җөмләләрне тәмамла

8 слайд

Тиз әзерләнүче ризыклар озак саклана, чөнки ...

Алар организмга бары тик зыян гына китерә, чөнки ... .

Кока-кола организм өчен файдалы эчемлек түгел, чөнки ... .

Сок, чәй, какао, кефир организм өчен файдалы, чөнки .... .

 

-возвращаясь из школы мы зашли в “Макдональдс”

-вернувшись с игры в футбол, он быстренько съел сосиску.

-папа на рыбалку берет с собой бутерброд

Я в школьной столовой беру суп, картошку с курицей, кыстыбый.

Салкын кабымлыклардан кызлар яшелчә салаты алдылар.

Кайнар ризыклардан алар токмачлы аш алдылар.

Икенчегә без бәрәңге белән ит алырбыз.

Эчемлекләрдән мин лимонлы чәй сайлар идем.

-чөнки аларга тоз күп салалар

-чөнки анда консервантлар бик күп.

-чөнки анда шикәр күп

-чөнки аларда барлык витаминнар бар.

Танып-белү эшчәнлеге.  

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Организм өчен зарарлы ризыкларны кулланмауга игътибарын юнәлтү

Укучылар өчен максат:

Зарарлы ризыкларны кулланмауны раслый белү

-  Әйткәнемчә, бүгенге дәресебезнең темасы “Иң зарарлы биш ризык”. Әйдәгез әле без сезнең белән диетологларның фикерләре белән танышыйк.

9 слайд

22 нче күнегү 118 биттәге текстны  укып чыгыгыз

10 слайд

 Они приговлены не для того, чтобы утолить жажду, а для того чтобы усилить.

Они приготовлены для того,  чтобы их побольше покупали.

Сахар, как известно, очень вреден для организма.

“Чипсы”, “фри” – это химические примеси, добавленные для вкуса.

 

Чтобы был  вкус мяса, добавляют химические примеси.

11 слайд

Сорауларга җавап бирү

Син иң зарарлы биш ризыкның кайсын еш кулланасың?

Аларны мәктәп ашханәсендә ашыйсыңмы, әллә өйдәме?

Кайсыларын кибеттән сатып аласың?

Әти-әниең аларны ашарга рөхсәт итәме?

Аларның зарары турында белә идеңме? Каян белә идең?

Укучыларның җаваплары

-118 биттәге 22 нче күнегүдәге  текстны  укып чыгалар

Алар сусауны басар өчен түгел, ә киресенчә, көчәйтү өчен ясалганнар.

Алар күбрәк сатып алсыннар өчен ясалганнар.

Ә шикәр, билгеле булганча, организмга бик зарарлы.

 Бәрәңгедән ясалган “фри”, “чипсы”лар- бу химик катнашмалар

Ит тәмле булсын өчен, химик катнашмалар кушалар.

Мин зарарлы ризыкның кока-коланы еш кулланам

Аларны өйдә ашыйм.

Чипсы, кока-кола, пирожный,сосисканы кибеттән сатып алам

Әйе, зарары турында белә идем. Интернеттан, гәҗиттән белә идем.

Белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: лексик-грамматик берәмлекләрне сөйләм телендә актив куллану

13 слайд

-Ә хәзер балалар әйдәгез әле искә төшереп китип, файдалы ризыклар нәрсәгә бай

Татарча әйтегез

Пища, богатая витаминами

Пища, богатая микроэлементами

Пища, богатая белками

Пища, богатая минеральными солями

-Димәк, диетологлар фикеренчә иң заралы биш ризык

- ә сезнең фикеренчә, бу ризыклар заралымы?

Сез алар белән килешәсезме?

Мәгълүмат өчен әйдәгез әле “Тиз әзерләнә торган ризыклар” турында өстәмә материалны укып чыгыйк. “Фаст-фуд” исеме кайдан барлыкка килгән бу мәгълүмат безгә ачыклап бирер  (27 күнегү 118 бит)

Ни өчен “фаст-фуд” дип йөртәләр?

Иң популяр бутербродны кем исеме белән йөртәләр?

Балалр җавабы:

-Витаминнарга бай ризык

-Микроэлементларга бай ризык

- Аксым белән бай ризык

-Минераль тозларга бай ризык

-диетологлар фикеренчә иң зарарлы биш ризык – газлы татлы сулар, фаст-фуд, бәрәнгедән “Фри”, пирожный, сосискалар, кыздырылган майлы ит.

Минем фикеренчә дә шулай, мин алар белән килешәм

-укучылар текстны укып чыгалар

-чөнки 1812 елда Россия солдатлары “Быстро” дип таләп иткәннәр, ә ул “тиз-тиз” дигәнне аңлаткан

-иң популяр бутербродны граф Сэндвич исеме белән йөртәләр.

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

-Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз.  Без бу дәрестә нәрсәләр белдек?

Нинди кагыйдәләр чыгара алабыз?

14слайд

-Тактада диетологлар  дөрес туклану буенча кагыйдәләр бирелгән.

-Туклану чамалы булырга тиеш

-Бер үк вакытта ашарга кирәк

-Яхшы сыйфатлы азык кына кулланырга

-Аппетит белән ашарга

-4 тапкыр ашау

-Азык төрле-төрле булырга тиеш

-Сез алар белән килешәсезме?

Килешсәгез сезгә менә шундый иҗади өй эше булыр:

  • Дөрес тукланыр өчен киңәшләр язып килергә.
  • Дөрес туклану менюсын төзергә
  • Проект эше: “Гамбургермы, әллә өчпочмакмы?”

-Сезгә дәрес ошадымы?

-Бу дәрестә һәркем үзенә билге куя, сезнең алдыгызда результатив картасы, үзегезнең фамилиягезне язып, билгеләрегезне куегыз һәм карталарны чыгып киткәндә миңа тапшырырсыз.

Ә дәресемне Гиппократ сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

"Кеше туганда сәламәт туа, әмма аның бөтен авырулары азык аша керә."

-Димәк,  балалар,  сәламәт булыр өчен азыкны сайлап ашагыз. Сәламәт булыгыз. Саубулыгыз.

Әйе, килешәбез

-Туклану чамалы булырга тиеш

-Бер үк вакытта ашарга кирәк

-Яхшы сыйфатлы азык кына кулланырга

-Аппетит белән ашарга

-4 тапкыр ашау

-Азык төрле-төрле булырга тиеш

-Сез алар белән килешәсезме?

.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сәламәт , таза булуың Синнән тора икән бит. Дөньяда иң-иң кадерле – Исәнлек , тик исәнлек !

Слайд 2

Сез кайсы кафега керер идегез? Ни өчен?

Слайд 3

Сезгә кайсы ризыклар ошый? Ни өчен?

Слайд 4

Сезнеңчә нинди ризыклар зарарлы булып санала?

Слайд 6

Иң зарарлы биш ризык

Слайд 7

Русча языгыз Мәктәптән кайтканда, дуслар белән “Макдоналдс”ка кереп ашап чыктык. Футбол уйнап кайткач, ул тиз генә сосиска ашап алды. Балыкка барганда, әти үзе белән бутерброд ала. Мин мәктәп ашханәсендә аш, тавык белән бәрәңге, кыстыбый алам.

Слайд 8

Татарча языгыз Из холодных закусок девочки взяли овощной салат. Из горячих блюд они взяли суп с лапшой. Из вторых блюд мы возьмем картошку с мясом. Из напитков я выбрала бы чай с лимоном.

Слайд 9

Возвращаясь из школы, мы с друзьями зашли в «Макдональдс» Вернувшись с футбола он быстренько съел сосиску. На рыбалку папа берет с собой бутерброд. В школьной столовой я беру суп, картошку с курицей, кыстыбый .

Слайд 10

Салкын кабымлыклардан, кызлар яшелчә салатын алдылар. Кайнар ризыклардан, алар токмачлы аш алдылар. Икенчегә без бәрәңге белән ит алыр идек. Эчемлекләрдән мин лимонлы чәй сайлар идем.

Слайд 11

Билгеләр кую 1 хата – “ 5 ” 2-3 хата – “ 4 ” 4-5 хата – “ 3 ”

Слайд 12

Җөмләләрне тәмамлагыз Тиз әзерләнүче ризыклар озак саклана, чөнки ... Алар организмга бары тик зыян гына китерә, чөнки ... . Кока-кола организм өчен файдалы эчемлек түгел, чөнки ... . Сок, чәй, какао, кефир организм өчен файдалы, чөнки .... .

Слайд 13

Дәреслек белән эш. 22 нче күнегү 118 бит укыгыз.

Слайд 14

Тексттан табып, татарча әйтегез Они приговлены не для того, чтобы утолить жажду, а для того чтобы усилить. Они приготовлены для того, чтобы их побольше покупали. Сахар, как известно, очень вреден для организма. “Чипсы”, “фри” – это химические примеси, добавленные для вкуса. Чтобы был вкус мяса, добавляют химические примеси.

Слайд 15

Син иң заралы биш ризыкның кайсын еш кулланасың? Аларны мәктәп ашханәсендә ашыйсыңмы, әллә өйдәме? Кайсыларын кибеттән сатып аласың? Әти-әниең аларны ашарга рөхсәт итәме? Аларның зарары турында белә идеңме? Кайдан белә идең?

Слайд 16

Скажите по-татарски Пища, богатая витаминами Пища, богатая микроэлементами Пища, богатая белками Пища, богатая минеральными солями

Слайд 17

Дөрес туклану кагыйдәләре Туклану чамалы булырга тиеш Бер үк вакытта ашарга кирәк Яхшы сыйфатлы азык кына кулланырга Аппетит белән ашарга Көнгә дүрт тапкыр ашау Азык төрле-төрле булырга тиеш

Слайд 19

Өй эше Дөрес тукланыр өчен киңәшләр язып килергә. Дөрес туклану менюсын төзергә Проект эше: “Гамбургермы, әллә өчпочмакмы?”

Слайд 20

Гиппократ әйткән : " Кеше туганда сәламәт туа , әмма аның бөтен авырулары азык аша керә ."


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие: "Дөньяда иң тәмле ис – икмәк исе"

- икмәк үстерүдә авыл эшчәннәренең хезмәтен күзаллау, игенчеләр   хезмәте турындагы белемнәрне киңәйтү;- балаларга төрле машиналарның ярдәм итүен аңлату;- икмәкне  кадерләү,...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

"Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!"- 10нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе.

1.     Зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салулары, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, буш вакытларын файдалы үткәрү турында....

Тема: Яшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе.

Тема Яшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе . Яшелчәләрне эшкәртү.Дәрес тибыКатнаш яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү һәм аларны практикада куллану.МаксатЯшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе һәм с...

Зарарлы гадәтләр

Класс сәгате...

Табын күрке - ризык, адәм күрке - әдәп.

Классный час ,обучающий детей правилам поведения за столом....