Табын күрке - ризык, адәм күрке - әдәп.
классный час (6 класс) на тему

Афандиева Лилия Малиховна

Классный час ,обучающий детей правилам поведения за столом.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Харисова Лилия Малих кызы.

Тәрбия сәгате.

Тема:  Табын күрке – ризык,

            Адәм күрке – әдәп.

Максат: 1. Укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, темага карата булган белемнәрен тулыландыру, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, видиоязма, “күңел көзгесе”

Дәрес тибы: тәрбия сәгате.

                                          Тәрбия сәгатенең барышы

  1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру
  • Исәнмесез, хәерле иртә укучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән җир йөзендәге һәммә кешегә дә – олымы ул, кечеме – бик кирәкле булган мәсъәлә турында сөйләшербез. Ә хәзер иптәшләрегез сәхнәләштергән бер өзек карап үтик әле.

 (1нче слайд - видио)

  1. Теманы ачыклау өлеше
  • Нинди мәсъәлә турында сөйләшербез икән? Нәрсәне күз алдында тотып без әлеге видионы төшердек дип уйлыйсыз?

- Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында.

(2нче слайд - тема)

 3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  • Дөрес, балалар! Әйтегез әле, Илнарга ни өчен бик оят булды?
  • Ул кунакка баргач нидән кызарырга тиеш соң?
  • Алинә аңа кемнең китабын тоттырды?

Кем соң ул – Риза Фахреддин? 

(3нче слайд – фотоР.Ф.)

-Укчылар җавапларын биргәннән соң Риза Фахреддин турында кыскача гына белешмә бирәләр.

 (4нче слайд - китаплары)

4. Тәрбия сәгатенең төп өлеше

- Әлбәттә, татар халкының горурлыгы булган Ризаэддин Фахреддинның үгет-нәсыйхәтләре белән без даими танышып киләбез. Менә бүгенге темага кагылышлы кагыйдәләре белән дә танышып үтик әле. Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет нәсыйхәт” китабының 41 нче битен ачабыз – ашау-эчү әдәпләре бүлеген укыйк.

(...)

(5нче слайд - нәсыйхәтләр)

- Без ашау-эчү әдәпләре белән таныштык, бу кагыйдәләрне Илнар белә микән? Сез шунда җибәрелгән хаталарны табыгыз әле.

-Укучыларның җаваплары тыңлана

5. Ял итү вакыты

- Әйдәгез әле, укучылар, әлеге кануннар безнең хәтердә уелып калырлык булсын өчен, без әдәп оллыкларын “чәчик”

Балалар кулга-кул тотынышып “орлык чәчәләр”

6. Теманы ныгыту

- Ашау–эчү әдәпләре, кунак әдәпләре, мәҗлес әдәпләре - алар бик күп. Аларны сезгә әниләрегез кечкенә вакыттан ук  өйрәтә, аннары балалар бакчасында, аннары мәктәптә дәвам ителә. Аларны кеше гомер буе өйрәнә. Менә  бу хакта  мәкальләр безгә  нәрсә ди? Алар тормышта әдәпле, тәрбияле булыр өчен ярдәм итәләрме? .

(6нчы слайд - мәкальләр)

1.Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.

2.Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала  ипи-тоз.

3.Кунак – хуҗаның гөлчәчәге.

4.Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт.

5.Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

7. Рефлексия.

  • Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында белдек?                                                                        
  • Табын янында үз-үзеңне ничек тотарга?
  • Әзегез өчен яңа мәгълүмат алдыгызмы?
  • Алайса, түгәрәк уртасында торган көнбагыш гөленең таҗларын ачыйк әле, тәрбия орлыкларрын чәчкән очракта, без нинди балалар булып үсәрбез икән? (ТӘРБИЯЛЕ БАЛА) 
  • Бөек шәхесебез Риза Фахреддин да әйтеп калдырган бит: “Бала чакта алган тәрбия чәч агарганчы үзе белән бергә булыр”- дип.

(7нче  слайд - фото) 

  • Гөлебезнең уртасында нәрсә таптыгыз? (Көзге)
  • Шул көзгедә кемне күрәсез? Матурмы? Күркәмме? Әдәплеме, тәрбиялеме? (Әйе)
  • Балалар, бу безнең “Күңел көзгесе” күңелебез дә шундый саф, чиста, матур, әдәпле, тәрбияле, михырбанлы, шәфкатьле булсын!
  • Тәрбия дәресендә алган белемнәрегезне өйгә кайтып сөйләгез, әти-әниләрегезнең дә темага кагылышлы мөнәсәбәтләрен белеп килегез, киләсе дәрестә аларның фикере белән танышырбыз. Саубулыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табын янына рәхим итегез!

Әдәплелек кагыйдәләрен беләбезме? Табын янында ничек утырырга кирәк? Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?Берәр кешегә үтенечегез булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк? Гафу үтенгәндә нинди сүз...

Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"

5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....

Табын янына рәхим итегез

Презентация к уроку "Табын янына рәхим итегез" , Р.Р. Нигъматуллина "Татарча да яхшы бел" 6 сыйныф...

презентация к уроку татарского языка "Табын янында"

Әлеге презентация 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар өчен төзелде ("Минем туган көнем" циклы, “Табын янында”“ хикәясе)....

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

Тема: Яшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе.

Тема Яшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе . Яшелчәләрне эшкәртү.Дәрес тибыКатнаш яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү һәм аларны практикада куллану.МаксатЯшелчәләрдән ризык әзерләү технологиясе һәм с...

Дөньяда иң зарарлы биш ризык.

Нигматуллина дәреслеге буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе...