Эссе "Мин-- укытучы"
статья на тему

Арсланова Зульфия Замиловна

"Ел укытучысы -- 2017" бәйгесенә тәкъдим ителгән эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._min-_ukytuchy.docx22.86 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Арсланова З.Җ.                    

2017нче ел

        Таң ата... Һәр кеше, иртән торуга, эшкә ашыга. Мин дә, дәфтәр-китап тулы сумкамны кулыма тотып, ашыга-кабалана, өйдән чыгып китәм. Уйларым белән мин әллә кайчан инде эшемдә – балалар арасында. Әйе, сез ялгышмадыгыз, мин – укытучы.  Туган тел укытучысы. Төп максатым: балаларда туган телгә мәхәббәт, бүгенге катлаулы тормышта үз юлларын таба алырдай иҗади фикер йөртүче, намуслы, зыялы, рухи яктан нык, милләтен һәм мәдәниятын яратучы шәхес тәрбияләү.

Туган тел укытучысы нинди булырга тиеш соң? Хәзерге авыр, күпләр “рус теле генә кирәк” дип санаган заманда ничек итеп куйган максатларга ирешергә?

        Минемчә, туган тел укытучысына “милләтне сакларга һәм якларга” оеткысы балачактан ук салынган булырга тиештер.   Укытучы булу өчен укытучы булып туарга кирәк диләр. Мин шушы фикер белән килешәм. Туганда ук инде безгә укытучылык орлыклары салынган була, без шушы чәчкән орлыкны тишелдерәбез, мәктәптә уку дәверендә аны үстерәбез.  Менә ни өчен безнең  мәктәптә укыган чорда  ук укытучы буласыбыз килә, чөнки геннарга салынган информация безгә тынгылык бирми. Үзебезне укыткан укытучыдан үзебезгә ниндидер яңалык эзлибез. Ә ул яңалык безнең алдагы һөнәребез булачагын күз алдына да китермибез. Минем әле дә  күз алдымда укытучыларыбызның һәрбер хәрәкәте, киеме, безнең белән аралашып сөйләшүләре.  Мин  үземне белә башлаганнан бирле, курчакларымны тезеп утыртып, укытучы булып уйный идем. Һәр эшемдә татар теле укытучым Самерханова Рәйсә һәм сыйныф җитәкчем Камалова Миңнеруй апалардан үрнәк алдым, китапханәдә булган татарча китапларны һәм вакытлы матбугатны кулдан төшермәдем, Казан дәүләт университеты бинасына карап: “Эх, мин дә шунда укырга керә алсам иде”, - дип хыялландым.

         Хыяллар тормышка ашты, мин университетны тәмамлап, укытучы булдым һәм 23 ел дәвамында туган телемә һәи милләтемә армый-талмый хезмәт итәм. Һәр уем, һәр сүзем, һәр гамәлем максатымны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Бу исә тәрбия һәи белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп  оештыруны сорый.

       Һәр баланың үз мөмкинлеге… Укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, дифферециальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.

         Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Укытучының төп бурычы – балалар белән идарә итү түгел, ә аларга белем алуда дөрес юнәлеш бирү. Бу максатларга ничек ирешергә соң?   Мин   бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

      Дәрес кенә түгел, укытучы үзе дә балалар өчен тәрбия чарасы булырга тиеш, минемчә. Укытучының киенү рәвеше, сөйләме, эрудициясе, белеме, аралаша белү сәләте, башкаларга, шул исәптән укучыларга мөнәсәбәте, тыйнаклыгы, эчкерсезлеге, балаларны ярата белүе, намуслы булуы – иң зур тәрбия чарасы. Һәр укучы укытучының уңай сыйфатларын үзендә булдырырга тырыша. Бу туган телгә һәм милләткә мөнәсәбәттә дә чагылыш таба. Әгәр укытучы телен үстерү һәм милләтен саклап калу өчен янып-көеп эшли икән, аның укучылары да туган телгә битараф булмаячак.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

         Мин һәр дәрестән соң, һәр сыйныфтан тыш чарадан соң үз эшемә анализ ясауны кирәк дигән фикердә торам. Нинди уңай якларын алга таба кулланырга, кайсы кирәксез, артык моментларны башка кабатламаска икән дигән сорауларга җавап табарга тырышам. Үземнең эшләгән эшемнән зарланмасам да, алга таба үсәргә, белемемне арттырырга , тәҗрибәле укытучылар белән аралашырга, укыткан балаларымның ирешкән нәтиҗәләренә куанырга дигән теләкләр белән янам!

Укчыларның туган телебезне яратуын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен, кайберләренең, мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәре сайлауларын күрү – олы шатлык, ә дистә еллар үткәч инде урта яшьләргә җиткән укучыларың килеп: “Апа, туган телгә мәхәббәт тәрбияләвегез өчен рәхмәт сезгә. Мин дә үз балаларымны сезнең алымнарны кулланып тәрбияләргә тырышам,” – дисәләр, бу – минем өчен шатлык кына түгел, бәхетнең дә иң олысы. Димәк, хезмәтем бушка китмәгән!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...