Татар теле дәресләре
план-конспект урока (8 класс) на тему

Газимзянова Ралия Габбасовна

Р Фәхреддин мирасын дәресләрдә куллану тәҗрибәсеннән. 8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

   

МББУ “Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе”

(Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә куллану тәҗрибәсе).

                                   8  нче  сыйныфлар өчен татар

                                  теленнән   план – конспект.

                                   1 нче категорияле татар теле һәм

                                   әдәбияты укытучысы Газимзянова Ралия Габбасовна

Тема : Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат:

1.Укучыларның иярченле кушма җөмлә  турында белемнәрне ныгыту;

2. Алган белемнәрне системага салу, гамәли кулланылышына ирешү;

3. Ризаэддин Фәхреддиннең  иҗади мирасына нигезләнеп әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Тестлар, мәкальләр, җөмләләр, биремнәр.

 Дәрес төре: катнаш.

  Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Алым: сорау- җавап, тест, әңгәмә.

Дәреснең тибы:    кабатлау,   белемнәрне билгеле бер системага салу.

Метод: Фикер алышу, әңгәмә, сорауларга җавап, үстерелешле  укыту технологиясе.

Җиһазлау: 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге,   Р.Фәхреддиннең  “Балаларга үгет-нәсихәт.” китабы

Техник чаралар:      

  Microsoft    Power  Point программасында презентация. Мультимедиа проектор.                  

Дәрес барышы.

Дәрес этабы

Дәрестәге эш төре.

I. Ориентлашу-мотивлаштыру

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез , укучылар.

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

  1. Белемнәрне тигезләү

Укучылар,  без сезнең белән  иярченле кушма җөмлә төрләрен  өйрәнеп бетердек.  Бүген дәрестә шуларны кабатлап  узарбыз. Сезнең алдыгзда тутырылмаган модель  үрнәкләре ята. Әйдәгез аларны тутырыйк әле.

  1. УМ кую ситуациясе

Нәрсә  моделе килеп чыкты? Әйе, Иярченле кушма җөмлә төрләре. Иярченле  кушма җөмлә төзелеше  ягыннан нинди була ала?

Уку мәсьәләсен чишү.

1. Дәрескә  эпиграф кую.

Татар дөньясы, гомумән төрки халыклар татар милләтенең бөек мәгърифәтчесе булган Риза Фәхреддин турында  барыбыз да беләбез инде.  Русиядәге төрки халыклары тарихында биниһая күп хезмәтләре һәи фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Р.Фәхреддинннең иҗади мирасы гаять күпкырлы. “Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем  булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс,  баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас.”  Сез бу сүзләр уңаеннан ниләр уйлыйсыз? (җаваплар тыңланыла)

2. Мисаллар   ярдәмендә  белемнәрне системалаштыру.

Дәрестә кабатлау өчен терәк материал итеп, Р. Фәхреддин әсәрләреннән мисаллар китереләчәк. Чөнки үгет- нәсихәтләре, әйтелгән гыйбарәләре тирән мәгънәгә, олы фикер байлыгына бай.

Белемле булу, шулай ук әхлак кануннары белән яшәү, борынгы тарихны онытмыйча,  ата- бабалардан калган мирасны хәтердә яңарту, елмаюлы караш, һәркайда тырышып эшләү, яшьнәү кирәк. Мин инде исә, сездә әлеге сыйфатларның барлыгына ышанып калам.

Җөмләне укыгыз, кайда һәм ни өчен тыныш билгесе  куела?  Җөмләнең  төзелеш буенча төрен һәм  бәйләүче чараларын әйтегез. Шул ук вакытта җөмләнең мәгънәсенә дә битараф калмассыз дип ышанам.

  • “Кеше  булыр өчен иң кирәкле шарт шул  гыйлемле, бәхетле, тәүфикълы булу”
  • “Шунысы кызганыч әдәпсездә бәхет юк”
  • “Үзең тапмаган малның кадере юк.”
  • “Тик шуны яхшы беләм бала ата-ана белән йомшак сөйләшергә тиеш.”

 Укучылар иярчен җөмләнең кайсы  төрен “онытып”  калдырдык?

Әйе, хәл җөмләләрнең   тату  гаиләсе бар бит әле. Искә төшереп үтик.  Әйдәгез бу модельне  дә тутырып үтик әле.

Димәк, бу гаиләдә  тату 8 бертуган яши. Алар буенча да белемнәрне ныгытып үтик әле.

Җөмләне укыгыз, кайда һәм ни өчен тыныш билгесе  куела?  Җөмләнең  төзелеш буенча төрен һәм  бәйләүче чараларын әйтегез. Шул ук вакытта җөмләнең мәгънәсенә дә битараф калмассыз дип ышанам.

  • “Гәрчә бу хакта сорамасалар да балалар өй эшләрендә  ата-аналарына  булышырга тиешләр.”
  • “Тәрбияле бала дөньяда  шатлык китерсә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”
  • “Тәнегезгә көч кергәч кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.”
  • “Кайда ныклы тәртип шунда  бәхет һәм тәүфикъ.”
  • “Баланы шул рәвешчә  сынарга кирәк ул аны сизмәсен.”
  • “Бала никадәр кешеләргә ягымлы була, ул шулкадәр савап алыр”.
  • “Бала бәхетле булсын өчен ата-ана барлык тырышлыгын куя.”

Ә хәзер әйдәгез, белемнәрнең ныклыгын тикшерик. Бирелгән җөмләләр  мәгънә ягыннан нинди төргә карыйлар? (Үзбәя)

Дәреслек белән эш.

Дәреслектән 144 нче күнегү эшлибез. Бирелгән җөмләләргә тыныш билгесе куе, схемаларны төзибез. (Үзбәя)

145 нче күнегүне телдән башкарабыз.

Рефлексия, бәяләү.

  1. Дәрескә нинди УМ куйдык?

Ниләр белдек, нәрсәне камилләштердек сорауларына  җавап бирү.. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләреннән алган мисалларның мәгънә ягыннан тирәнлеген, әһәмиятен ассызыклаап үтәбез.

2. Дәрескә  гомуми бәя бирү.

 Алган белемнәрне бәяләү максатында тест.  Биш сорау – биш җавап.  Һәр дөрес  җавапка бер балл.  Нәтиҗә  укучыларның үзбәясе белән чагыштырыла. Билгеләр куела.

3. Өй эше.

Укучыларны ГДИ (ГИА) әзерләү максатында  иҗади формада бирелә. Ул вакытка экономия максатында кәгазь формаларда  таратылган була.

  • Укучылар, сезнең алда  Ризаэддин Фәхреддиннең  бер фикере. Укыгыз. Сез бу фикер белән килешәсезме? Дәлилләрегезне китерегез. Өй эшләрен  дәфтәрләрегезгә язып килегез.

4. Йомгаклау

Саубулыгыз, барыгызга да уңышлар телим.

   


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасы Газимзянова Ралия Габбас кызы Чирмешән муниципал ь районы ГБ МБУ“Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Тема : Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау .

Слайд 3

Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турында белемнәрне ныгыту; алган белемнәрне системага салу, гамәли кулланылышына ирешү; Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасына нигезләнеп әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Слайд 4

“Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас.” Ризаэддин Фәхреддин

Слайд 5

Иярченле кушма җөмлә төрләре

Слайд 6

Олуг мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддиннең иҗат мирасыннан алынган җөмләләрне игътибар белән укыйк һәм аларга синтаксик анализ ясыйк.

Слайд 7

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Кеше булыр өчен иң кирәкле шарт шул гыйлемле, бәхетле, тәүфикълы булу” “Кеше булыр өчен иң кирәкле шарт шул : гыйлемле, бәхетле, тәүфикълы булу” [ ] : ( ) Аналитик бәйләнеш , тыныш билгесе – көттерү паузасы . Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә.

Слайд 8

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Шунысы кызганыч әдәпсездә бәхет юк” “Шунысы кызганыч: әдәпсездә бәхет юк” [ ] : ( ) Аналитик бәйләнеш , тыныш билгесе – көттерү паузасы . Иярчен ия җөмләле кушма җөмлә.

Слайд 9

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Үзең тапмаган малның кадере юк.” (Үзең тапмаган) малның кадере юк. ( ) [ ] Синтетик бәйләнеш , тыныш билгесе куелмый . Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә.

Слайд 10

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Тик шуны яхшы беләм бала ата-ана белән йомшак сөйләшергә тиеш.” Тик шуны яхшы беләм: (бала ата-ана белән йомшак сөйләшергә тиеш). [ ] : ( ) Аналитик бәйләнеш , тыныш билгесе - көттерү паузасы . Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә.

Слайд 11

Хәл җөмләләрнең төрләрен кабатлыйк әле.

Слайд 12

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Бала бәхетле булсын өчен ата-ана барлык тырышлыгын куя.” (Бала бәхетле булсын өчен), ата-ана барлык тырышлыгын куя. ( өчен ) , [ ] Синтетик бәйләнеш , Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә . “Бала никадәр кешеләргә ягымлы була, ул шулкадәр савап алыр”. (Бала никадәр кешеләргә ягымлы була), ул шулкадәр савап алыр. ( никадәр ) , [ шулкадәр ] Аналитик бәйләнеш , Иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә .

Слайд 13

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Баланы шул рәвешчә сынарга кирәк ул аны сизмәсен.” Баланы шул рәвешчә сынарга кирәк: ул аны сизмәсен. [ шул рәвешчә ] : ( ) Аналитик бәйләнеш , иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмлә . “Кайда ныклы тәртип шунда бәхет һәм тәүфикъ.” (Кайда ныклы тәртип), шунда бәхет һәм тәүфикъ. ( кайда ) , [ шунда ] Аналитик бәйләнеш , иярчен урын җөмләле кушма җөмлә .

Слайд 14

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Тәнегезгә көч кергәч кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.” Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән кадәр ата-аналарыгызга ярдәм китегез. ( -гәч ) , [ ] Синтетик бәйләнеш , иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә . “Тәрбияле бала дөньяда шатлык китерсә ахирәттә йөзгә аклык китерер.” Тәрбияле бала дөньяда шатлык китерсә , ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( -сә ) , [ ] Синтетик бәйләнеш , иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә .

Слайд 15

Тыныш билгеләрен куй, җөмләгә синтаксик анализ яса. “Гәрчә бу хакта сорамасалар да балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.” Гәрчә бу хакта сорамасалар да, балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр. ( - масалар да ) , [ ] Синтетик бәйләнеш , иярчен кире җөмләле кушма җөмлә . “Сез яман холыклы балалардан ерак булыгыз чөнки яман холык йогышлы булыр.” Сез яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы булыр. [ ] , ( чөнки ) , аналитик бәйләнеш , иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмлә .

Слайд 16

Җөмләләрне укыгыз, мәгънәсе ягыннан төрен әйтегез “Китап ук кешенең йөзенә нур, шатлык китерсә, зиһен хезмәте белән шөгыл ь ләнүчеләр мәхәббәтле булыр.” “Тәрбияле бала иң беренче шушы рәвештә булыр: ул иртән йокысыннан олы кешеләр белән торыр” “Вакыт үткәнче иң кирәкле һөнәрләргә яшь вакытыгызда ук өйрәнегез. Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә

Слайд 17

Җөмләләрне укыгыз, мәгънәсе ягыннан төрен әйтегез “Ашказаны тулы килеш йокларга ятмагыз” “Яхшы белегез: хакыйкый мөселманның теленнән дә, кулыннан да башка мөселманнар сәламәт булырлар.” “Өй эчендә оста пешерүче булса, аның янында йөреп, аның кебек ләззәтле ашлар пешерергә өйрәнегез” Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә

Слайд 18

Текстны укыгыз. Автор әйтергә теләгән фикерне күрсәтегез. Сез бу фикер белән килешәсезме? Фикерләрегезне дәлилләгез. “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакыллы күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!”

Слайд 19

Өй эше. Бирелгән текст фикерләренә таянып, дәлилләп “Китап – тугры дус” темасына иҗади эш башкарыгыз. Язмагызда Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таяныгыз.

Слайд 20

Кулланылган әдәбият: 1.Ризаэддин бине Фәхреддин. Ялгыз кыз балалар өчен// Мәгариф. 1992 № 6 53-54 б. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигул ь – кәлим шәрхе. Казан. Тат. кит. нәшр. 1996. 552 б. Ризаэддин бине Фәхреддин. Балаларга үгет-нәсихәт. Казан. “Дом печати” нәшр. 2002. 176 б. Ризаэддин бине Фәхреддин. Ислам дине – нинди дин. Казан. Академия познания. 2006. 159 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...


 

Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау өчен яхшы кулланма!