Антонимнар
план-конспект урока на тему

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

антонимнар турында белемнәрне гомумиләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon antonimnar_-achyk_deres.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

10нчы сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Антонимнар.

  1. Дәреснең максатлары:
  1. телебездә антонимнарны аера белергә өйрәтү;
  2. антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату;
  3.  мәкаль-әйтемнәр нигезендә туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

 II.   Бурычлары:

1) капма-каршы мәгънәдәге  сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;

2) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

3) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

III . Укыту ысуллары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.

IV/ Структуралар: Си- финк-уандэ, Токин Мэтт, Релли Робин, Конэрс.

V. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, карточкалар белән эш, фронталь әңгәмә

    VI. Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

    Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек, карточкалар, дәфтәрләр.

                                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.  Слайд №1 (кояш рәсеме)

Укытучы: Исәнмесез, укучылар.Кәефләрегез әйбәтме? Айгол хэллэрен ничек? Илназ синен ничек?(Яхшы, шәп, бик әйбәт һ.б)

Укучылар, бер сорауга купме җавап.Бу нинди сүзләр?(синонимнар)

Ни өчен шулай уйлыйсыз?( чөнки мәгънәләре бер)

Нәрсә инде ул синоним?(укучылар җавабы)

Әйе, укучылар, бик дөрес.Мәгънәләре бер булган сүзләрне без синоним дибез. Сезнең белән үткән дәрестә синонимнар турында сөйләштек.

I I. Актуальләштерү этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, әйдәгез әле өй эшләрен тикшереп алыйк. (Синонимнар кулланып язылган кечкенә хикәяләр тыңланыла.) 1-2 укучы укый, калганнарыныкы җыеп  алына.

2) Рәсем буенча эш.(Си-финк- уандэ)  Слайд №2 (төрле рәсемнәр)

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?Ак кзгазъләргә язып куегыз. Игътибар белән карагыз, уйлагыз. Бу рәсемнәр турында нәрсә әйтә аласыз.

( җәй, кыш, ябык, юан, буш, тулы һ.б)

-Бу нинди сүзләр? ( капма каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар)

Димәк,бүген без сезнең белән антонимнар турында сөйләшәчәкбез.

III.Тема өстендә эш.

а)Антонимнар турында белгәннәрегез белән иңбаш күршегез белән уртаклашыгыз (Релли Робин)

б) Төркемдә эш(Токин Мэт)

Алдыгызда яткан ак биткә антоним турында барлык белгәннәрегезне язып, ясап икенче өстәлгә сөйләргә тиеш буласыз

(вакыт бирелә 3-4 минут)

в) карточкалар белән эш.

(укучыларга сүзләр язылган карточкалар бирелә)

(салкын, җылы, аз , күп, баллы, әче, карт ,яшь, ак, кара, бару, кайту.

-укучылар, бу сүзләрне төркемнәргә бүләргә кирәк.Ничек бүләрсез? Ни өчен шулай?

(вакыт бирелә)

г) Төркемнәргә бүлү.          слайд № 3 (антонимнар бүленеше)

( Антонимнарны мәгънәләре ягыннан берничә төргә бүләләр:

  • озынлыгын
  • - күләмен
  • Төсен һ.б.....)

IV. Теманы ныгыту.

Укучылар, антонимнарны кайда очрата алабыз икән?

(тормышта, халык авыз иҗатында, матур әдәбиятта, сүз төркемнәрендә)

-Әйдәгез һәрберсенә аерым тукталып китик.

1) Антонимнар тормышта.  

Тормыш үзе –антоним. Каршылыклар бик еш очрый.кешеләр дә тормышта синонимнар кебек бер- берсенә якын һәм бер-берсенә капма каршы торырга мөмкин.

Тормышта нинди каршылыклар булырга мөмкин? Сез алар белән очрашканыгыз бармы?

( каршыдагы күрше белән әңгәмә. Берничә укучы җавап бирә)

) кеше усал-юаш, көн салкын-җылы, ашый –ашамый һ.б)

  1. Халык авыз иҗатында.
  2. Антонимнар кергән мәкаль, табышмаклар, әйтемнәр языгыз

( төркемнәрдә эш. Җаваплар тыңлана)

Слайд  № 4 ,5( мисаллар – мәкальләр, табышмаклар)

  • Антонимнар мәкаль, табышмакларда да күп икән, укучылар.

  Карточкалар  буенча эш.

Мин сезгә мәкальләр язылган карточкалар бирәм, сез төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.( вакыт бирелә, җаваплар укыла)

  1. Матур әдәбиятта  

Нәрсә соң ул матур әдәбият? ( әсәрләр, шигырьләр, романнар һ.б)

-инди әдәби әсәр исемнәрендә антонимнар кулланыла)

(төркемнәрдә эш.Җаваплар тыңлана)

Слайд  №6 .( әсәр исемнәре)

-Менә нинди әсәр исемнәрендә  антонимнар бар икән.

4) сүз төркемнәрендә.

Кайсы сүз төркемнәрендә антонимнар күбрәк  очрый икән? Ничек уйлыйсыз?

( иңбаш дуслар белән әңгәмә) (укучылар мисаллар китерәләр)

( Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль.  )

                                                 Антонимнар      Слайд № 7

Капма-каршы                 Бер сүз төркеменә        Исем, сыйфат,  

 мәгънәле сүзләр              кергән сүзләр               рәвеш, фигыль

V. Ныгыту.

1) Рәсем белән эш си-финк –уандэ)                 Слайд № 8 ( сакаллы сабый)

-Бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз?нинди фикерлдәр туа?

(сакалы булган сабый.)

Оксюморон – антонимнарның сүзтезмә булып килүе. Слайд № 9

(сакаллы сабый, надан галим, тере мәет һ.б)

2) дәреслек белән эш.

131 күнегү.

(оксюмороннарның мәгънәләрен аңлатыгыз)

3)Антонимнарны сүзсез аңлату.

( төркемнәргә 1 пар антоним бирелә, укучылар шуны сүзсез генә икенче төркемгә аңлаталар, м-н эшли- ял итә; тиз -әкрен)

  1. Антонимнар кулланылышы.

-Укучылар, без антонимнарны ни өчен кулланабыз икән?Антонимнар булмаса телебез нинди булыр иде?

( укучылар җавабы)

Слайд № 10. – (антонимнарны ни өчен кулланабыз)

  • сөйләмгә серлелек өстәр өчен
  • уй- фикерне читләтеп әйтү өчен
  • сөйләмнең көчен арттыру өчен
  • әйбер күренешләрен чагыштыру өчен.

VII. Йомгаклау.

А)Антонимнар турында нәрсәләр белдек, искә тошердек? Дәрес башында яклаган эшегезгә өстәр нәрсәләр бармы?

(төркемнәргә эшләре таратыла – токин Мэт. Укучылар тулыландырып эшләрен яңадан яклыйлар)

VIII. Өй эше. (слайд № 11)

Антонимнар кулланып бер әдәби геройга характеристика язып килергә.

  Билгеләр кую.

Рефлексия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар

Татар теленнән антонимнар темасын өйрәнү һәм ныгыту буенча презентация...

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Антонимнар

Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәтү,укучыларның тел байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру өчен үткәрелгән дәрес....

Дәрес план-конспекты "Антонимнар"

Урок татарского языка и литературы...

Ачык дәрес "Антонимнар"

Цель урока: 1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру, сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү.2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел куль...

Антонимнар дөньясына сәяхәт

Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...

"Антонимнар"

“Антонимнар” темасына дәрес эшкәртмәсе...