Фигыльнең барлык-юклык төре
план-конспект урока (6 класс) на тему

Бу дәрес 6 нчы сыйныфта фигыль турындагы белемнәрне камилләштерү максатыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_yakupova_l.h.docx21.07 КБ

Предварительный просмотр:

Фигыльнең барлык-юклык төре

Якупова Лилия Хәлим кызы

ТР Тукай муниципаль районы

“Биклән урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Белем бирү: татар телендә фигыльнең барлык-юклык төрдә кулланылуын аңлау; юклык төренең махсус кушымчалар белен белдерелүен истә калдыру; фигыльнең барлык яки юклык формасында килүен аера белү; алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбияви: тирә-юньдәгеләргә, табигатькә, ярдәмгә мохтаҗ булучыларга игътибарлы мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, белем алуга омтылыш, бер-берсенә ихтирамлылык тәрбияләү.

                             

Предмет күнекмәләре

Предмет нәтиҗәләре:

  • фигыльнең барлык-юклык формасын сөйләмдә дөрес куллана белү; юклык кушымчаларын аңа аваздаш булган сүз ясагыч кушымчалардан, иҗекләрдән аера белү;
  • белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү;
  • күршең белән уртак фикергә килеп эшләү.

Метапредмет нәтиҗәләре: укучыларда телне өйрәнүгә, дөрес сөйләшүгә кызыксыну уяту.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • табигатькә, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү;
  • иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Универсаль уку гамәлләре

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Регулятив: уку эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап эшләү.

Танып-белү: күрә, аңлый, логик фикерли белү.

Коммуникатив: сыйныф белән эшләгәндә, сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итә, хезмәттәшлек итә белү.

Җиһазлау: интерактив такта, ноутбук, проектор, Г.Тукайның “Бала белән Күбәләк” әсәре буенча эшләнгән  мультфильм, презентация, таратма материаллар (биремле карточкалар)

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлге

I. Мотивацияләү

Максат:

Төркемнәрнең дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау; белем алуга әзерлек алып бару

 Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Г.Тукайның “Бала белән Күбәләк” әсәре буенча эшләнгән  мультфильм карау.

- Без татар телендә дөрес итеп укырга, язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек

II.Актуальләштерү

Максат: белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү

Өй эшен тикшерү: укучылардан фигыльнең мәгънә төркемчәләреннән берәр мисал әйттерү, башлангыч формасын таптыру, нигезнең төрен билгеләтү (тамыр, ясалма)                        Үзбәя

Сорауларга дөрес җаваплар алу. (Шәхси универсаль уку эшчәнлеге)

III. Уку мәсьәләсен кую

Максат: фигыль уенча алган белемнәрне ныгыту, тирә-юньдәге үзгәрешәр турында әйтә белү

Танып белү универсаль уку эшчәнлеге

Сораулар:

  1. Укучылар, урамдагы каеннарга һәм тәрәзә төпләрендәге гөлләргә каргыз әле, аларның төсләренә бәйле рәвештә нәрсәләр әйтә аласыз? (каен саргайган, гөл саргаймаган)
  2. Ике янәшәдәге каенның  яфраклары күплегеннән чыгып, бу агачлар турында нәрсә әйтергә була? (яфраклары коелган, яфраклары коелмаган)
  • Бу сүзләрнең төзелешендә нинди аерма бар? (-ма кушымчасы)
  • Әлеге кушымча сүзгә нинди мәгънә бирә? (эш эшләнмәгән)
  • Бу сүзләрне ымлап кына башның нинди хәрәкәте белән күрсәтергә була? (саргайган, коелган – әйе, башны аска ымлап; саргаймаган, коелмаган – юк, башны як-якка ымлап)
  • Димәк, без бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз, ягъни нинди теманы өйрәнәчәкбез?

 

Диагностик бирем: сорауларга җавап эзләү, әйтү (Шәхси универсаль уку эшчәнлеге)

Бу фигыльләрне тактага язу:

саргайган – саргаймаган

коелган – коелмаган

Диагностик бирем: дәфтәргә число, тема язу.

IV.Уку мәсъәләсен өлешләп  чишү.

Дәреслек белән эш

195 нче күнегү (парларда эшләү)

Укытучы белән тикшерү

Парларда эшләү

Мөстәкыйль эш

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку, аңлау күнекмәләрен үстерү

Карточка белән эш. “Бала белән Күбәләк” тексты бирелә (фигыльләрне күчереп язарга, барлык-юклык төрен күрсәтергә)                                                                                                    Үзбәя  

Мөстәкыйль эшләү

V.Социальләштерү

Максат: фигыльнең барлык-юклык төре белән җөмләләр төзү, бу формаларны истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын арттыру, хаталарны мөстәкыйль, үзара тикшерү һәм төзәтү)

Мульфильмне искә төшерү. Бала нишли? (Күбәләккә тими, аны иреккә җибәрә)

Димәк, бала нинди? (Мәрхәмәтле, яхшы)

Мәрхәмәтлелек турындагы рәсем (Кыз бала бәрәнгә имезлектән сөт эчертә) буенча җөмләләр язу. Җөмләләрдә барлыкта һәм юклыктагы фигыльләр булырга тиеш.

Командада эшләү. Укучылар иптәшенең җөмләләрен укыйлар.

Җөмләләрне дөрес төзү (тактада, дәфтәрдә, үзара эшләрне тикшерү һәм бәяләү)

VI. Рефлексия

Рефлексив кабатлау

-Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

-Нәрсәләр белдек?

-Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

(фигыль барлыкта яки юклыкта була, барлыкта эш эшләнә, юклыкта эшләнми)

Мультфильмдагы балага рәхәтме? (Әйе, чөнки ул күбәләккә карата яхшылык эшләде, аның күңеленә рәхәт булды)

Рәсемдәге кыз канәгатьме? (Әйе, чөнки ул ашыйсы килгән бәрәнгә ярдәм итә, аны ашата. Бу яхшы гамәле белән күңеленә рәхәт була)

Гомуми үзбәя

Өй эше: 198 нче күнегү

“3” – күнегүне күчереп язарга, фигыльләрнең барлык-юклык төрен билгеләргә;

“4” – фигыльнең барлык төрен –юклыкка, юклык төрен барлыкка үзгәртеп язарга;

“5” – күнегүдәге бер мәкальне тема итеп, 8-10 җөмләле хикәя язарга, фигыльләрнең барлык-юклык төрен билгеләргә.

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит” диелә халык мәкалендә. Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез. Сау-сәламәт булып, яхшылыклар гына эшләп яшик. Сау булыгыз, дәрес тәмам.

Мөстәкыйль, парларда эшләү күнекмәләре, үзбәя бирү

Әдәбият: Г.Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигыре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....

Фигыльнең барлык-юклык төре

Фигыльнең барлык-юклык төре...