Уку тизлеген тикшерү өчен текстлар.
методическая разработка на тему

Уку тизлеген тикшерү өчен текстлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_tizlegen_tiksheru_ochen_tekstlar.doc92 КБ

Предварительный просмотр:

Уку тизлеген тикшерү өчен текстлар

1 класс (татар төркеме)   2 чирек  20-25 сүз

Мияубикә  

          Гөлшатның Мияубикә исемле мәчесе бар. Мияубикәнең туны бик җылы, койрыгы мамыклы, күзләре ялтырый. Мияубикә көндез йоклый, ә кичләрен тычкан тота. Мияубикә ит ашый һәм   сөт эчә. Ул балыкны бик ярата.

1 класс (татар төркеме)    3  чирек

Аю  Әппәс

                                                                                            Рабит Батулла

        Бер бәләкәй аю баласы яши икән урманда . Бәләкәй генә булса да бу аю баласы бик эшчән булган ди.Бу аю баласының исеме Әппәс булган. Әппәс яз көне бакча казыган. Бер түтәлгә кишер чәчкән. Кәбестә ,кыяр да утырткан.Помидор белән шалкан да үстергән ул.

        Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю баласы кишерне дә алган,кәбестәне дә алган, кыяр белән помидорны  да җыйган, шалканны да йолкыган.

   Аю урмандагы барлык киек-җәнлекләрне яшелчәләр белән сыйлаган. Барысы да Әппәскә   рәхмәт укыганнар.

    Кыш җиткән. Кыш җиткәч, аюлар кар астындагы өннәренә кереп йокларга ята. Бәләкәй Әппәс тә кар астына куыш ясаган да йокларга яткан.

1 класс (татар төркеме)   4 чирек

Яз.

        Яз март аеннан башлана. Инде кояш шактый җылыта башлый. Кояш инде күктә озак тора башлый. Көннәр озая, төннәр кыскара. Карлар, бозлар эриләр.

        Кошлар, хайваннар инде җанланалар. Әкрен-әкрен, чебенннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар.

        Канатлы кунаклар үзебезгә кайталар.Кырларда, болыннарда яшеллек күренә. Кошлар чырылдаша башлыйлар.

        Агачлар, куаклар яфрак яра.

                        2 класс   (татар төркеме )  1 чирек   25-35 сүз

Аю  Әппәс

                                                                                            Рабит Батулла

        Бер бәләкәй аю баласы яши икән урманда. Бәләкәй генә булса да бу аю баласы бик эшчән булган ди. Бу аю баласының исеме Әппәс булган. Әппәс яз көне бакча казыган. Бер түтәлгә кишер чәчкән. Кәбестә , кыяр да утырткан. Помидор белән шалкан да үстергән ул.

        Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю баласы кишерне дә алган, кәбестәне дә алган, кыяр белән помидорны  да җыйган, шалканны да йолкыган.

       Аю урмандагы барлык киек-җәнлекләрне яшелчәләр белән сыйлаган. Барысы да Әппәскә  рәхмәт укыганнар. Кыш җиткән. Кыш җиткәч, аюлар кар астындагы өннәренә кереп йокларга ята. Бәләкәй Әппәс тә кар астына куыш ясаган да йокларга яткан.

2 класс (татар төркеме)   2 чирек     

Яңа ел бәйрәме

   Көн аяз һәм салкынча.Бүген безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәме.Без бәйрәмгә җыелдык. Апа залның ишеген ачып җибәрде.

   Залга кердек. Уртада ямь-яшел чыршы утыра. Чыршыда зәңгәр, кызыл, сары, яшел утлар җемелди. Чыршыдагы уенчыклар шундый матур! Анда төрле төстәге шарлар бик күп.

   Менә музыка яңгырады. Шул вакыт залга Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Алар безне Яңа ел белән тәбрик иттеләр. Без бергәләп рәхмәт әйттек. Чыршы янында уйнадык, биедек. Туган ил, яшел чыршы турында җырлар җырладык. Кыш бабай безгә әле күчтәнәчләр дә өләште.

2 класс (татар төркеме)    3 чирек

Яз һәм кошлар

   Ямьле яз килде. Якты кояш, көлеп, җирне җылытты. Карлар эри, тамчылар тама башлады. Челтер-челтер итеп, гөрләвекләр агып киттеләр. Ишегалдында кечкенә күлләр җыелды. Балалар, шатланышып, гөрләвекләрдә көймәләр агызып уйныйлар.

   Менә агачлар ефәктәй яшел яфракларга төренде. Өй түбәсендә сыерчыклар сайраша. Тәрәзә башларында күк күгәрченнәр  гөрләшә.

   Кинәт ике чыпчык очып килде дә буяулы тәрәзә башына кунды.

2 класс (татар төркеме)   4 чирек

 Минем энем

   Мин энем Рөстәм белән кышкы каникулда әбиләрдә кунакта булдым. Безне ачык чырай белән каршы алдылар.

   Әби самовар куйды. Самовар җырлый-җырлый өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, конфетлар, хуш исле бал өстәлгә куелды.

   Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса куйды. Мин бер алма алып бирдем.

   Рөстәм үзен бик әдәпле тотты. Ул ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады һәм ашъяулыкка тап төшермәде.

                                                                              (Д.Аппакова   буенча .)

3 класс (татар төркеме) 1 чирек      35-55 сүз

Минем энем

   Мин энем Рөстәм белән кышкы каникулда әбиләрдә кунакта булдым. Безне ачык чырай белән каршы алдылар.

   Әби самовар кйды. Самовар җырлый-җырлый өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, конфетлар, хуш исле бал өстәлгә куелды.

   Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса куйды. Мин бер алма алып бирдем.

   Рөстәм үзен бик әдәпле тотты. Ул ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады һәм ашъяулыкка тап төшермәде.

                                                                                (Д.Аппакова буенча .)

                                       3 класс (татар төркеме)   2 чирек

Муса укучы булды

   Мусаның Ибраһим  исемле абыйсы бар. Ул Мусадан дүрт яшькә  өлкән. Көз җиткәч, Ибраһим мәктәпкә әзерләнә башлады. Ул сандыктан киндер букчасын алды. Аңа әлифбасын, дәфтәр һәм карандашларын салды. Ибраһим итеген дә чистартып куйды. Аны күргәч, кечкенә Мусаның да мәктәпкә барасы килде. Ләкин әтисе аны җибәрмәде. Муса абыйсының букчасына ябышты да еларга кереште. Өйдәгеләр аптырап калдылар. Шуннан соң Мостафа абзый Мусаны мәктәпкә алып барырга булды. (62 сүз)

                                                                             (Р. Мостафин буенча.)

3 класс (татар төркеме)  3 чирек

Энесенә ул апа             Р.Гыйззәтуллин

     Дүртенче класста гына укыса да Гүзәл инде апа кеше. Аның үзе шаян, үзе шук Илнур исемле энесе бар. Түгәрәк йөзле, тып-тып басып йөрүче шул малай яратып, якын итеп “Гүзәл апа” дип дәшә аңар.

     Апалы-энеле ике туган бик тату, бик дус яшиләр. Һәркөнне иртән әниләре белән берсе - мәктәпкә, икенчесе - бакчага бара. Күп тә түгел, аз да түгел- көн озынына гына аерылышып торалар югыйсә. Әмма сагынышырга өлгерәләр. Өйгә кайткач, Гүзәле Илнурга мәктәптә күргәннәрен, нинди дәресләр булганын, нинди билгеләр алганын сөйләсә, энесе, апасына бакчада үзе уйнаган аю малайлары, төлке кызлары турында тәтелди. Аларның әллә нинди кызык хәлләр турында сөйләшүләрен әйтеп кенә бетерерлекмени соң?! Еш кына энесен бакчадан Гүзәл үзе кереп ала. Кайчак әнисе белән әтисе я эштә тоткарлана, я кибет аркылы узасы була.

     Бүген дә Илнурны бакчадан апасы алып кайтырга булды. Үзе кебек кечкенә малайлар, кызлар белән уйнап утырган малай апасын күргәч йөгереп аның янына килде.

     Энесен җитәкләп Гүзәл урамга чыкты. Акрын гына өйләренә таба атлап киттеләр. ( 156 сүз)

3 класс (татар төркеме)  4 чирек

Яз һәм каз

     Менә ямьле яз да җитте. Җылы яктан кайткан кошлар, чыр-чу килеп, кайсы кайда оя ясарга керештеләр.

     Шул көннәрдә безнең ана каз да бөтенләй сәерләнде. Ул көннәр буе өйалды ишеге төбеннән китми башлады.

     Бер көн каңгылдый ана каз, ике көн дә каңгылдый. Шулай йөри торгач, тәки үзенекен итте бу.

     Оясына кереп утыргач, ул томшыгы белән саламны бер кырыйдан ала да икенче кырыйга илтеп сала.

     Минем казга бик тә булышасым килә башлады. Идәнгә төшкән бер уч саламны мин ояга сузган гына идем... Казым елан шикелле ысылдап  та җибәрде, беләгемне тешләп тә алды.

     Әни килеп җиткәндә беләгем бүртеп, үк чыккан иде инде.

4 класс   1 чирек (татар төркеме)  55-70 сүз

Икмәк – табын күрке

     Кибеттә ипине кул белән тоткалап карарга ярамый. Йомшаклыгын чәнечке белән әкрен генә басып карыйлар.

     Ипине бер - ике көнгә генә җитәрлек сатып алыгыз.

     Икмәк үзенә дымны бик тиз тарта. Ул ят исләрне тиз сеңдерә. Аңа тузан тиз куна. Шуңа күрә аны аерым пакетка салалар.

     Ипине ипи савытында саклыйлар. Савытны әледән-әле юып һәм җилләтеп торалар.

     Арыш һәм бодай ипиен аерым саклыйлар.

     Ипи телемнәрен тәлинкәдән кул белән алалар. Аларны чәнечке белән алырга ярамый.

     Әдәпле кеше ипине бервакытта да әрәм-шәрәм итми.      ( 80 сүз.)

4 класс (татар төркеме)      2 чирек    

    Декабрь

   Кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Дөнья яктыргандай, һава җылынгандай булып китте. Үзәкләргә үтеп исә торган көзге җилләр дә тынып калды.

   Хәзер урманда шылт иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, агач ботакларына кар сарган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар. Кар өстен чуарланган  эреле-ваклы эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуын күрсәтә.  Кышкы урманда җәнлек  эзләрен җиңел генә табармын дип уйлама. Керпе, бурсык, аю күптән инде кар астындагы җылы өннәренә кереп йокыга талганнар . Кар аларны салкыннан саклый.

   Декабрь – иң озын төннәр, иң кыска көннәр ае. (87 сүз. )

4 класс  (татар төркеме)          3 чирек

Коткарды

     Фәрит, кармакларын җыеп, китәргә кузгалган  иде. Янында гына әллә нәрсәнең  “чулт” итеп суга төшкәне ишетелде. Күтәрелеп караса,  яр читендә генә Гөлнурның ак күлмәге кабарынып торганын  күрде.

     Фәрит куркып китте. Ләкин ул куркуын бик тиз җиңде. Шул вакытта ук кармак сабын җиргә ыргытты да суга сикерде. Кызны, ике кулы белән күтәреп, судан ярга алып чыкты. Шунда Гөлнур чырылдап кычкырып җибәрде. Аның авыз- борыныннан су акты. Куркыныч хәлне сизеп, кызның әбисе дә йөгереп килеп җитте. Ләкин әби бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый иде.

     Фәрит бер аягы белән җиргә тезләнде. Гөлнурны күкрәге белән тез өстенә яткырды. Бер кулы белән аның гәүдәсен тотып, икенче кулы белән җилкәсеннән йомшак кына каккалады. Шунда кыз, укшып, эчендәге суны чыгара башлады. Аннан соң Фәрит Гөлнурны чирәмгә чалкан яткырды. Үзе аңа ясалма сулыш алдырды.

     Менә кыз иркен сулый башлады. Ул үксеп елап та җибәрде.

     Әби шатлыгыннан Фәриткә бер җылы сүз дә әйтә алмый калды.

     Фәрит өенә кайтып китте. Аның бөтен җиреннән су ага. Ләкин аңа шундый рәхәт, шундый җиңел. Фәрит шатлыгыннан үзенә- үзе елмая иде.

                                                                               ( Ә.Кари   буенча .)

                               4 класс (татар төркеме)   4 чирек  

    Күбәләкләр уйный тугайда

     Җәй  башы. Болында  үлән  тездән  диярлек. Чәчәкләр , иркә  генә чайкалып, кояш  нурларында  коеналар. Тирә – юньгә  хуш  ис  таралган. Елга  ярында  үсеп  утырган таллар һәм  шомыртлар  арасыннан  җырчы кошларның  моңы  түгелә. Чәчәктән  чәчәккә  зәңгәр, сары , ак  һәм чуар бизәкле күбәләкләр  очып  йөри. Болын  яшел  җирлеккә  гөлләр  сибелгән келәмне хәтерләтә. Гаҗәеп  күренеш! Әкияттәгедәй  табигать  гүзәллеге  шул була  инде. Чәчәкләр   дә, күбәләкләр  дә  төсләргә  бай. Гөлләр  нектарлы булулары  белән  бөҗәкләрне  үзләренә  тарталар. Нектар – баллы  сыекча – күбәләкләр  өчен  генә  түгел, башкаларга  да  азык. Чәчәккә  дә,  бөҗәккә  дә әйбәт : берсе  серкәләнә, икенчесе  тамак  туйдыра.

     Апрель  башында  ук  беренче булып  кычыткан  күбәләге  кышкы йокысыннан  уяна. Җирдән  әле  кар да  китмәгән, төннәрен  салкын  җил  өрә, ә  ул  курыкмыйча  һавага  күтәрелә. Үзенә  әле  азык  та юк, язның беренче  чәчәкләре  күзләрен  генә  ачарга  җыена, ә  ул  ялгызы  гына  җирдә җәй  ясап  йөри, җәйне  чакыра ...  

                                                                                                     ( К.Тәхау.)

2 класс (рус төркеме)          1 чирек

Аю Әппәс

                                                                             Рабит Батулла

        Бер бәләкәй аю баласы яши икән урманда . Бәләкәй генә булса да бу аю баласы бик эшчән булган ди.Бу аю баласының исеме Әппәс булган. Әппәс яз көне бакча казыган. Бер түтәлгә кишер чәчкән. Кәбестә , кыяр да утырткан.Помидор белән шалкан да үстергән ул.

        Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю баласы кишерне дә алган, кәбестәне дә алган, кыяр белән помидорны  да җыйган, шалканны да йолкыган.

       Аю урмандагы барлык киек-җәнлекләрне яшелчәләр белән сыйлаган. Барысы да Әппәскә   рәхмәт укыганнар. Кыш җиткән. Кыш җиткәч, аюлар кар астындагы өннәренә кереп йокларга ята. Бәләкәй Әппәс тә кар астына куыш ясаган да йокларга яткан.

                                                                             ( Рабит Батулла)

2 класс (рус төркеме)          2 чирек

Көз җитте

   Җылы  матур  җәй  дә  узды. Салкын  җилләр  исә. Яңгырлар  да  еш  ява.  Агачлардан  сары  яфраклар  коела. Кошлар  җылы  якка  очтылар.  Җәнлекләр  дә  кышка  әзерләнә.  Әнә  куак   астында  керпе  йөри.  Чокырга  үлән,  яфрак  ташыган.  Шунда  үзенә  оя  ясый.

   Тиздән  ак  кар  да  явар.   ( 42 сүз )

2 класс (рус төркеме)          3 чирек

Балыкчылар

    Өч  малай  елгага  балык  тотарга  китте.   Алар  кармакларын  суга  ташладылар.  Балык чиртүен көтә  башладылар.  Менә Әдһәмнең  калкавычы  су  астына  чумды.  Ул  чабакны  яр  читенә  алып  ташлады.  Сабирҗан  да  бер  алабуга  тартып  чыгарды.  Вәлигә  генә балык  капмады. (36 сүз)  

2 класс (рус төркеме)          4 чирек

Яз һәм кошлар

   Ямьле яз килде. Якты кояш, көлеп, җирне  җылытты. Карлар эри,      тамчылар тама башлады. Челтер-челтер итеп, гөрләвекләр агып киттеләр. Ишегалдында кечкенә күлләр җыелды.  Балалар, шатланышып, гөрләвекләрдә көймәләр агызып уйныйлар.

   Менә агачлар ефәктәй яшел яфракларга төренде. Өй түбәсендә сыерчыклар сайраша.  Тәрәзә  башларында  күк күгәрченнәр гөрләшә.

   Кинәт ике чыпчык очып килде дә буяулы тәрәзә башына кунды.  Анда аларның оялары. Ояда нәни балалар бар. Язгы кояш аларның ояларын җылыта.

3 класс (рус төркеме)          1 чирек

Оялчан Хаҗи

   Безнең күршедә Хаҗи исемле бер кечкенә малай тора.  Минем энем  янына уйнарга  керә ул.  Бик акыллы малай. Тик бик оялчан.

   Бер тапкыр, Хаҗи кергәндә, без   чәй  эчеп  утыра  идек. Әни аны табын  янына утыртты. Алдына  чәй ясап  куйды. Тик Хаҗи  чәйне эчәргә теләмәде.

   Әнинең туктаусыз  кыставына  да карамастан,  Хаҗи  мыштым  гына  урындыгыннан  шуып  төште.  Әни  :

-Кая  барасың? Шушы ясаган  чәйне  генә  эч  инде , - диде.

   Шул  вакыт  Хаҗи :

-Хәзер  өйгә  генә  чыгып шикәр  алып  керәм, - диде.

   Әни  көлеп  җибәрде:

-Менә  оятлы булдык ,- дип шикәрне  савыты  белән  Хаҗи  алдына  куйды.

   Шул  көннән соң  Хаҗи безгә  кереп  табын  янына  утырган  саен,  әни  көлеп :

-Күршене  өенә чыгып йөгерерлек  итмик  инде , - дип,  Хаҗи  алдына  берничә  шикәр алып  куя. (113 сүз.)

                                                                                   (М.Хәсәновтан.)

3 класс (рус төркеме)          2 чирек

Чыршы  бәйрәме

   Тиздән  чыршы  бәйрәме  якынлаша.  Без,  абыем  белән  икәү,  бик  матур  чыршы  сатып  алдык  та,  чанага  салып,  чыжлатып,  алып  кайтып  киттек.  Өйгә  кайткач,  чыршыны  бер  почмакка  сөяп  кудык. Ул  озын,  очлары  түшәмгә  җитеп  тора. Ә  үзе  ямь- яшел.  Әнием  дә,  дәү  әнием  дә  бик  сокландылар.  Песи  дә  килде. Ул  алгы  тәпиләре белән  чыршының  ботакларын тотып- тотып карады.

   Аннары  абыем белән  без  икәү чыршыны бизәргә  тотындык.  Әнием  дә  бизәште. Чыршының ботакларына йолдызлар, ялтыравыклы  шарлар,  ука кәгазь  тасмалар  элдек.  Аю  баласы да , куянны да,  филне  дә,  әтәчне  дә  утырттык.

   Шуннан соң  абыем  җепкә  тезелгән  төрле  төстәге  вак  лампочкалар  белән  чыршыны  уратып куйды. Лампочкалар  янгач,  чыршы  ялт  итеп  балкып китте. Мин бик шатландым.  Чыршы  бөтенләй  матур  итеп  бизәлеп  беткәч,  песи  килеп  җитте дә,  күзләрен  ялтыратып,  чыршыга  карап  тора  башлады,  уенчыклар  белән уйнарга  кереште.(134 сүз.)    

                                                                            (Габдулла  Гомәров)

3 класс (рус төркеме)          3 чирек

Балык  тоту

   Әтисе  белән  бергәләп,  Таҗи  балык  тотарга  барды.

   Көн  әле  бик  иртә.  Кояш  та  юк,  ә  шулай  да  якты.  Су  өсте  тып-тын.  Өф  иткән  җил  дә  юк.

   Билгеле,  мондый  вакытта  балыклар  яхшы  чиртәләр,  кармакны  бер  дә  тик  тотмыйлар.  Калкавычны  су  төбенә  алып  төшеп   китәләр.  Таҗиның  әтисе  балыкларны  сөйри  дә  чыгара,  сөйри  дә  чыгара. Таҗи  аларның  барысын  да  чиләккә  җыя  бара. Менә  инде  аларның  балык  сала  торган  чиләкләре  дә  тулып  килә. Балык  бик  шәп  эләгә.  Шуңа  күрә  вакытның  үтүе  дә  тоелмый.  Әнә  инде  кояш  та  күптән  күтәрелеп  килә.  Таҗи  аны  сизмәде  дә.

                                                                                         (А.Алиш  буенча.)

3 класс (рус төркеме)          4 чирек

Эш  үткәч, үкенүдә  файда  юк

   Матур  җәй  көне иде.  Марат  берүзе  бакчада  уйнап  йөри.  Ул  күлмәк  итәгенә  вак  ташлар  җыйган  да, әле  бер , әле  икенче  агач  янына  барып,  таш  ата. Шулай  итеп,  ул  кошларны  куркыта. Агачларга  таш  тидерә  алмавына  эче  поша.

   Менә  бер  кош  аның  баш  очыннан  ук очып  үтте  дә, ерак  түгел  юл  кырыена  барып кунды.  Шулчак  Марат,  аңа  төбәп , бер  таш  атып  җибәрде.  Таш  кошның  башына  барып  тиде. Ул  шунда  ук  егылды  һәм  канатлары  белән  бер  генә  җилпенде  дә  үлде.

   Марат  тиз  генә  кош  янына  йөгереп  барды.  Кошның  урман  чикләвеге  зурлыгындагы  башыннан  бер  тамчы  гына  кан  тамган.  Ә  нәни томшыгыннан  яфрак  корты  күренеп  тора.

   Шунда  агач  башыннан  бер  кошның “чирик, чирик...ң”  иткән  тавышы  ишетелде.  Бу  аның : “Әй  тәртипсез,  әдәпсез  малай.  Без,  кошлар,  бөтен  кырларны,  җиләк-җимеш  бакчаларын  корткычлардан  саклыйбыз.  Ә  син,  таш  атып,  бер  иптәшебезне  үтердең!” – диюе  иде.

   Маратка  бик  күңелсез  булды. Бу  эшенә  ул  бик  үкенде.

   Ләкин  инде  эш  үткән  иде.  Эш  үткәч,  үкенүдә  файда  юк.                                                  (154 сүз)                                                                

                                                                                     ( Гасыйм  Лотфи)

4 класс (рус төркеме)          1 чирек

Гайбәт  әйбәт  түгел

   Безнең  сыйныфта ике Лилия бар. Икесе дә бергә утыралар, икесе дә бик матур киенәләр, чиста йөриләр, әйбәт укыйлар да. Аларны һәрвакыт үрнәк итеп сөйлиләр.

   Математика дәресендә бер мәсьәләне беркем дә , хәтта ике Лилия дә чишә алмады. Ә Мөслимә дигән кыз чиште, җавабы дөп-дөрес булып чыкты.

   Моңа кадәр гел алдан кул күтәрә торган ике Лилия авызларын ачып калдылар. Тәнәфестә, кызларны җыеп, Мөслимә турында сөйли башладылар.

-Беләсезме безнең Мөслимәне, ул укытучы өстәле каршында утыра, һәрвакытта укытучы дәфтәреннән мәсьәләнең җавапларын чәлдерә, -  ди беренче Лилия.

-Ул акыллы булып күренер өчен күзлек киеп йөри,- ди икенче Лилия.

-Ул өйдә кечкенә сеңлесен кыйный икән, үзенең эшен сеңлесеннән эшләтә.

-Ул китапханәдән алган китапта булган рәсемнәрдәге кешеләрнең күзләрен чукый.

   Лилияләрнең сүзләренә күпләр ышанмады, чөнки Мөслимәнең әдәпле, тыныч кыз икәнен беләләр. Ышанучылар да табылды. Мәктәптә “Мөслимә рәсемнәрдәге кешеләрнең күзен чукый икән, кечкенә сеңлесен кыерсыта икән”, - дигән сүз китте.

   Кешене  начар итеп күрсәтергә тырышып, аның турында ялган яки кечкенә җитешсезлекне күпертеп сөйләү- гайбәт дип атала.

   Кеше турында гайбәт сөйләү- әдәпсезлек, әхлаксызлык.

   Гайбәт сөйләүдән сак булыгыз! Гайбәткә юл куймагыз!      

   

4 класс (рус төркеме)          2 чирек

Алма

   Бакчачы бабай Чулпанга бер алма бирде. Ул алма бакчачы бабайның учына көчкә сыя. Шулкадәр тәмле - ашасаң, телеңне йотарсың. Шулкадәр хуш исле – хушбуйлар бер якта торсын!

   Чулпан алманы кояшка күтәреп карады. Аннан соң вазага да салды. Соңыннан ул алманы өстәл өстендә тәгәрәтеп тә карады. Бу зур  һәм матур алманы Чулпан ашарга кызганды. Ул алма турында озак уйлады. Алманың исеннән авызына сулар килде.

   Менә Чулпан дәресләрен әзерләп бетерде. Ул алманы кәгазьгә төрде дә мәктәпкә алып китте.

   Бу зур алманы Чулпан иптәшләре белән бүлешеп ашады. Төшләрен мәктәп бакчасына утырттылар. Күп тә үтмәс, тагы да  гаҗәбрәк алмалар үсәр.

                                                                                     (И.Туктар буенча)

4 класс (рус төркеме)          3 чирек

Ахмак уен

   Ишегалдында  бер  әтәч  һәм  тавыклар  йөри. Алар  янында  бер малай  вак  ташлар  җыя. Ул  аларны  кесәсенә тутыра. Малай урамга  чыга. Аның  бер  кулында  рогаткасы  бар. Малай рогатканы  тарта. Вак  таш  атылып  китә. Ул  трамвай  тәрәзәсен ватып  керә. Бер  апаның  ачы  тавышы  ишетелә. Трамвайны туктаталар.

   Малай  тиз генә  кача. Тиздән  әнисе  эштән  кайтып  керә. Аның бер  күзен  бәйләгәннәр. Әнисенең  йөзе ап-ак. Малай  әнисенә куркып   карый.  Ахмак  уены  өчен  бик  үкенә. Тик  инде  соң була. (75 сүз)

                                                                                  (Г.Хәсәнов буенча.)

 

4 класс (рус төркеме)          4 чирек

Дару үләннәре

   Җәй көне урман-болыннарыбыз яшеллеккә күмелде. Без, үги ана яфрагы, ромашка, меңъяфрак, әрем кебек дару үләннәрен үз вакытында җыеп, даруханәгә тапшырабыз.

   Дару үләннәренең сабагын, яфрагын, чәчәген, орлыгын һәм җиләк-җимешләрен җыярга кирәк. Аларны юмыйлар. Киптерү дә җитә. Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю  яхшы.

   Киптерелгән дару үләннәре катыргы тартмада саклана. Аларны чүпрәк капчыкларда да сакларга мөмкин. Дару үләннәре  кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту өчен кирәк. Без, дару үләне җыеп, кешеләргә шатлык китерәбез.

   Кайбер дару үләннәре “Кызыл китап”ка кертелгән. Аларны җыярга ярамый. (80 сүз.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...

Рус төркеме укучылары өчен якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары

Эш программаларына урнаштырылган якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктант текстлары

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен диктант текстлары. 7 нче сыйныф...

Фонетика буенча контроль күчереп язу өчен текстлар

Фонетика  буенча 5-9 сыйныфлар өчен текстлар...

Уку тизлеген тикшерү өчен текстлар.

Уку тизлеген тикшерү өчен текстлар....