Кәҗүл читек
методическая разработка (7 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Кәҗүл читек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Кәҗүл читек56.5 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныфта Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе.

Максат:  хикәянең эчтәлеген ачу, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, халкыбызның гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Г.Исхакыйның портреты, әсәрләреннән күргәзмә, компьютер, телевизор, чапан, чалма, читек.

Дәрес тибы:  әдәби әсәрне анализлау дәресе.

План

I. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

а) өй эшен тикшерү.  

б) тест сорауларына җавап бирү.

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

IV. Йомгаклау.

V. Өй эше

VI. Билгеләр кую.

Дәрес барышы.

 I. Оештыру.  -  Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек?  Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Алдагы дәрестә нинди тема үткән идек? Бүгенге дәрескә  өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

- Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында кабатларга һәм аның “Кәҗүл читек” әсәрен укып бетерергә, хронологик таблица төзергә.(№ 1, 2)

 II. Белемнәрне актуальләштерү.  - Язучы турында сөйләү.(№ 3, 4)

 - Мин әле  Г. Исхакый турында өстәмә мәгълүмат табарга да кушкан идем. Әйдәгез,  җавапларны тыңлап китик әле (экранда слайдлар күрсәтелә)

         - Укучылар, Гаяз Исхакый хаксызга кимсетелгән, онытылган, игътибардан төшеп калган язучы була. Бары тик XX гасыр ахырында гына аның иҗатын торгызып өйрәнә башлыйлар. Аның турында күп санда мәкаләләр басылган, фәнни эшләр язылган. Тактага күз салсак, Ф. Әмирхан нинди сүзләр әйтеп калдырган: «…сүнә белми торган ялкын…». Ни өчен язучы әдип турында шулай ди? ( Чөнки Гаяз Исхакый гомере буе үзенең халкы,  милләте өчен көрәшкән,  янып-көеп яшәгән, бөтен тормышын халкына багышлаган ).( слайд № 5,6)

          - Әйе, замандашлары аңа шундый югары бәя биргәннәр, чөнки әдәби мирасы бик бай:  романнар,  драма әсәрләре язган,  күп санда повесть һәм хикәяләр иҗат иткән. Шулардан  без әле кайсын укыдык? («Кәҗүл читек» әсәрен).(слайд № 7,8)

 III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.  - Сез әсәрне өйдә укып чыктыгыз. Аны нинди жанрга кертер идегез һәм ни өчен?

- Хикәя жанрына, чөнки әсәрдә Әхмәдулла белән булган бер генә вакыйга турында бара.

Укучылар, әйдәгез, әсәрне өлешләргә бүлеп карыйк әле. Ничә өлешкә бүлеп булыр иде икән? (ике)

- Әсәрне өлешләргә бүлү һәм исем бирү (1- Әхмәдулланың татлы хыялы; 2 – Өзелгән өмет).

Яхшы, әйдәгез, әсәрнең эчтәлегенә күчик. Әхмәдулла ни өчен әтисен түземсезлек белән көтә?( читек өчен).

-  Әхмәдулланың читекне көткәндәге кичерешләре турында укучылардан сөйләтү.

- Хәзерге вакытта читекне кияләрме? Кайда күргәнегез бар?

Әхмәдулла читекне киеп кая барачак? (гает бәйрәменә)

- Гает бәйрәме турында әңгәмә үткәрү ( азан тавышы). Нинди бәйрәм ул? Сезнең анда барганыгыз бармы?  Менә бүген бездә кунакта мәктәбебезнең “Әхлак түгәрәге” җитәкчесе Гөлфия апагыз да бар. Гает бәйрәме турында сөйләр өчен сүзне аңа бирик (тыңлау). Рәхмәт, Гөлфия. Әйдәгез, укучылар, дәресебезне дәвам итик. - Әхмәдулланың хыяллары тормышка аштымы? Өметләре акландымы?

- Укучылар, Әхмәдулланың дуслары белән килешәсезме? Сезнең фикерегезчә, алар дөрес эшләделәрме? (җаваплар тыңлана)

- Ә хәзер, укучылар,  Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?  Менә шул сорауга үзебезнең фикерләребезне әйтеп карыйк (акыл штурмы),  ( укучыларның фикерләре тыңлана һәм яздырып алына).

   Физкультминутка ясау.

 Хәзер киемнәре ярдәмендә Әхмәдулланың портретын төзеп карыйк. Менә бу кәгазь битләрендә кием исемнәре язылган. Безнең әсәр героена туры килгәннәрен сайлап алырга кирәк.

 Әсәрдә  Әхмәдулла кигән  кием исемнәре  тактага магнит ярдәмендә ябыштырып  куела:

      чапан                              

      чалма

      читек

      казаки

      кәвеш    

         

   Бу киемнәрнең нинди кием булуын үзебезнең музейда сакланган  сандыктан карап үтик  һәм нәрсә өчен хезмәт итүен ачыклыйк.      

  •  Чапан турында әсәрдә нәрсә язылган?  Китапларны файдаланырга, өзекне укып күрсәтергә мөмкин.

( Әтисенең чапаныннан тегелгән )

Әтисе кем? (мулла).  Димәк, мулла чапаныннан тегелгән. Ни өчен? (мулла малае, яңасы юк, экономия өчен).

Материалы нинди? (Җем-җем итеп тора, саранҗы, искерми, бохар патшасының улы гына кия, яшел ).

Ни өчен чапан, башка кием түгел? (чөнки мулла малае, дәрәҗә, алдынгы кеше).

Ни өчен искерми? (чөнки муллалар һәрвакыт булырга тиеш)

Ни өчен җемелди? (дәрәҗәгә ия)

Ни өчен яшел? (мөселман, дин төсе) Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • Әхмәдулла, дәрәҗәгә ия булган мулла булып, милләтнең дәвамчысы булырга тиеш.

 

- Әйдәгез, хикәядән тел – сурәтләү чараларын табыйк әле.

- Мондый тел – сурәтләү чаралары ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

Алар текстның тәэсир көчен арттыралар.

- Ә хәзер белемнәребезне тикшерү өчен тест эшләп карыйк (тест сораулары экранда чыга).

  1. Гаяз Исхакыйның туган авылы –

а) Яуширмә

б) Кырлай

в) Мостафа

  1. Гаяз Исхакый гомеренең соңгы елларын кайда үткәрә?

а) Болгариядә

б) Кытайда

в) Төркиядә

  1. “Кәҗүл читек” әсәрендә Әхмәдулланың әтисе кайдан кайта?

а) Казаннан

б) Уралдан

в) Себердән

  1. Малайга әтисе нәрсә алып кайта?

а) кәҗүл читекләр

б) зур читекләр

в) гәлүшләр

  1. Әхмәдулла читеген кемгә бирә?

а) Рабигага

б) Миңлегалигә

в) мулла абыйсына

  1. Күңеле төшкән малайга кем ярдәм итә?

а) әтисе

б) әбисе

в) абыйсы

  1. Малай гаеткә кемнең читеген киеп бара?

а) мулла абыйсыныкын

б) Рабиганыкын

в) әнисенекен

  1. Әхмәдулла нилектән кыен хәлдә кала?

а) читеге аягыннан төшә

б) читекнең буявы бетә

в) читек ертыла

  1. Ни өчен Әхмәдуллага бәйрәм күңелсез бетә?

а) аннан малайлар көлә

б) әнисе ачулана

в) намазга җитешми

  1. Вакыйганы кем сөйли?

а) Рабига

б) Әхмәдулла

в) мулла абзый

-  Тестны тикшерү.

  IV.Йомгаклау.  Шулай итеп, без сезнең белән “Кәҗүл читек” хикәясен кыскача анализладык. Нәтиҗә ясыйк: Г.Исхакый бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләде икән?

- Тыйнак, сабыр  булырга,  кешегә авырлык килгән вакытта аны ташламаска, бер – береңә ярдәмчел булырга, башкалардан үзеңне өстен куймаска;  динебез, гореф – гадәтләребезгә инану, алар белән горурланырга кирәклекне күрсәткән.

         - Димәк, Г. Исхакый гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан, «Кәҗүл читек» әсәре дә  шул максаттан языла. Язучы үз әсәрендә татар халкын халык иткән гореф - гадәт, традицияләрне сурәтли. Ул традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлегенә ишарә ясый. Әсәрдәге проблемалар хәзер дә актуаль. Укучылар, татар халкы - үз гореф - гадәтләренә бай булган олы халык. Аның башка милләтләрдән аерып торучы үз традицияләре бар. Без татар милләтеннән булуыбыз белән горурланырга тиешбез.( слайд № 9,10)

Бүгенге дәрестә нинди яңалык алдык? Шул турыда сөйләп чыгыйк.

 Хикәя жанрына өлешчә анализ ясадык.  Нәтиҗәләр чыгардык.  Автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга тырыштык.

Дәреснең бигрәк тә кайсы өлеше ошады? Ни өчен?

V. Өй эше.

  1. Әхмәдулла кем булып үсәр? (Фикерләрне язып килергә)

                         2. Әсәргә иллюстрация ясарга (укучылар теләге буенча)

 VI. Билгеләр кую.  

Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинаре

Тема: Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен анализлау

 Укытучы: Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы

2013 ел

        МБОУ “Нижнекуюкская средняя общеобразовательная школа” Атнинского района        

ФИО участника: Галиахметова Гульшат Наиловна, учитель татарского языка и литературы.

Номинация: Лучшая учебно – методическая разработка по предметам гуманитарного цикла.

        Название проекта: “Анализ рассказа Г. Исхаки “Кәҗүл читек”