"Читек Fest" фестивале
план-конспект

"Читек Fest" районкуләм фестиваленең план конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chitekfest.docx32.78 КБ

Предварительный просмотр:

«Читек Fest»

Максат:

1.Укучыларыбызны милли аяк киеме читек,  аның тарихы белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.

2.Сабыйлар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү

3.Укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен тиешле мәгълүматны сайлап ала белү юлларына өйрәтү.

Фестиваль “Гөрләшеп яшик әле” җыры белән башлана.

1 слайд

1 нче укучы: Бездә бүген бәйрәм!

                      Читек бәйрәме!

                      Карап тормый ара еракка,

                     Дуслар килгән безгә кунакка.

2 нче укучы: Күңелләр шат, йөзләр көләч

                       Балкый кояш нурлары.

                       Читек festка җыелдылар

                       Районның яшь талантлары.

1 нче укучы: Истә калсын бу очрашу

                      Бер күрешү – бер гомердер,

                      Тагын бер кат сәлам сезгә

                      Күңелле ял, хәерле көн.

2 нче укучы: Хәерле көн, фестивальдә катнашучылар һәм килгән кунаклар. Безнең бәйрәмебездә район мәгариф идарәсеннән килгән кунаклар да катнаша.

  1. Милли мәсьәләләр буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Мостафина Энҗе Габдуллаҗан кызы
  2. Арча  мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильина Лия Юрьевна
  3. Арча  мәгариф идарәсе методисты Ибраһимова Алсу Фәнил кызы

Тантаналы төстә “Читекfest” иҗат фестивален ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Ибраһимова Динә Мансур кызына  бирәбез. Рәхим итегез.

                                    Директор чыгышы

Алып баручы: 2022 нче ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәбебез милли проектта катнашып грантка ия булды. Проектны тормышка ашыру максатыннан зур эшләр башкардык. Арча данын бөтен дөнья күләмендә таныткан “Арча милли аяк киемнәре” берләшмәсенең тарихын өйрәндек. Берләшмәнең йөзек кашы булган Арча читегенә булган соклану, аның белән горурлану хисләре шушы фестивальне оештыруга рухландырды. Ә хәзер экранга игътибар итәбез.

2 слайд

                                                Видео күрсәтелә

3 слайд

Алып баручы: Күргәнегезчә, читекләр барысы да матур бизәклеләр. Бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары чагыла. Искә төшереп китик әле, татар орнаментында нинди мотивлар, бизәкләр  бар?

– Ләлә чәчәк, кыңгырау, кәнәфер, тукранбаш, мәк чәчәге, яфрак мотивлары бар.

– Сезнең бу мотивлар белән алъяпкыч, түбәтәй, калфак бизәгәнегез бар, ә менә бүген әйдәгез, читекләр бизибез. Читекләр бизәүче остазлар булабыз бүген без сезнең белән. “Читек бизәү” уенына 6 уенчыны чакырабыз.

“Читек бизәү” уены. Музыка уйнап тора.

Алып баручы: Татар халкының милли киемен читекләрсез күз алдына да китереп булмый. Элегрәк аны байлар кигән, аннан соң читек һәм чүәкләр сәхнәдә генә калган. Хәзер исә алар кабат популяр һәм туристлар тарафыннан гына түгел, милли җанлы, сыйфат яратучы хатын-кызлар тарафыннан да яратып киелә.

Ә хәзер сезнең каршыгызда  «ЧитекFest» фестиваленең җыр номинациясендә җиңүчеләрнең берсе Миннебаева Диләрә башкаруында “Эх, Арча читекләре” җыры.

“Эх, Арча читекләре” Луиза Батыр-Болгари көе Наил Касыймов сүзләре.

Алып баручы: Читек – Татарстан, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныш аяк киеме. Франция, Англия, Бельгия, Германия хатын-кызлары өчен бу иң затлы аяк киеме санала. 1920 елда Татар читекләре Парижда уздырылган фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә дә тәкъдим ителә һәм бүләккә дә ия була.

 Ә хәзер җыр һәи бию номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләп китәбез.                         Сәхнәгә җыр номинациясендә җиңүчеләрне чакырабыз.

1.Сибгатуллина Зәмирә, Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе

2.”Кәче йолдызчыклары”, Кәче төп гомуми белем мәктәбе

3.Миннебаева Диләрә, Кәче төп гомуми белем мәктәбе

         Сәхнәгә бию номинациясендә җиңүчеләрне чакырабыз.

1.Гобәева Азалия , Яңа Кенәр балалар иҗат йорты

2.Шафикова Гөлфия , Сикертән төп гомуми белем мәктәбе

Концерт номеры: 1.  Сикертән төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шафикова Гөлфия башкаруында бию

Алып баручы: Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим. Ә хәзер рәсем номинациясендә җиңүчеләрне билгеләп китәбез. Рәсем һәм апликация номинациярендә җиңүчеләрне бүләкләп китәбез. Рәсем номинациясендә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырабыз.

1.Галиева Зәмирә, Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе

2.Габдрахманов Алмаз, Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе

            Аппликация номинациясендә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырабыз

3.Сабирова Сөмәя, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе

4.Бохаров Фидәрис, Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе

5.Хәсәнова Айгөл, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе

Концерт номеры: Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе укучысы Сибгатуллина Зәмирә башкаруында “Читекләрем” җыры.

Алып баручы: Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Матурлыкның чиге юк. Уңган- булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән- фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала. Конкурска бик күп кул эшләнмәләре килде. Сез аларны күргәзмәдә дә күрә аласыз. Әлеге номинациядә җиңүчеләрне сәхнә түренә чакырабыз.

1.Вәлиева Зифа, Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе

2.Вәлиева Адилә, Арча 7нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе

3.Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбеннән Кадыйрова Камилә, Әхмәтвәлиева Азалия, Йосыфова Зәмирә

Алып баручы: Бәйрәмебезне   «ЧитекFest» фестиваленең бию номинациясендә җиңүче кызлар башкаруындагы  бию белән дәвам итәбез.           

              Концерт номеры: Адилә, Зәринә башкаруында т.х.б.

Алып баручы: Дуслар, ә беләсезме, аулак өйләргә  кызлар да, егетләр дә читекләр киеп йөрергә яратканнар.

Әти алган бүләк итеп

Миңа каюлы читек.

Сабантуйда күрсәтермен

Тыпырдап биеп китеп.

Бу читекне һәрбер кеше

            Күреп исе китәчәк.

            Балтырлары – яшел болын,

            Бизәкләре – күкчәчәк.

Концерт номеры: “Кәче йолдызчыклары” башкаруында  “Бииләр итек, читекләр” җыры.

Алып баручы: Бүгенге көндә иҗатка тартылучы сәләтле яшьләрне күреп, без бик куанабыз, аларга сокланабыз. Сездән килгән эшләр шуның ачык мисалы. Барлыгы 7 хикәя, 6 әкият, 7 инша һәм 26  шигырь кабул итеп алдык. Һәрберсе үзенчәлекле, татар әдәби теленең бөтен мөмкинлекләрен кулланып иҗат ителгән эшләр. Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләрне сәхнә түренә чакырабыз. Әкият номинациясендә җиңүчеләр:

1.Сабирҗанов Айзат, Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе

2.Мифтахова Динә, Наласа урта гомуми белем мәктәбе

              Хикәя номинациясендә җиңүчеләр:

1.Камалиева Диләрә, Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе

2.Сабирова Алисә, Утар Аты төп гомуми белем мәктәбе

            Шигырь номинациясендә җиңүчеләр:

1.Шакирҗанов Аяз, Кәче төп гомуми белем мәктәбе

2.Мөхетдинова Язгөл, Наласа урта гомуми белем мәктәбе

3.Мөгыйнев Камил, Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе

4.Мәҗитов Әхмәд, Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе (килми)

5.Сәлимов Нияз, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе

6.Шәрифуллина Камилә, Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе

7.Нәбиуллина Гөлназ, Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе

Концерт номеры: Яңа Кенәр балалар иҗат йортыннан Гобәева Азалиянең матур биюен карап китик.

Алып баручы: Укучылар, ә сез беләсезме, Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле.Электән үк Арча яклары үзенек читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чикәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...

 Фестиваль номинацияләре арасында татарча мультфильм төшерү дә бар иде. Бу бик четерекле, бик күп көч, осталык сорый торган эш. Хәзер сезнең игътибарыгызга Кәче мәктәбе укучылары төшергән “Бизәкле читекләрем” мультфильмын тәкъдим итәбез.  4 слайд

                                             Мультфильм карау

5 слайд

Алып баручы: Сәхнәгә әлеге номинациядә җингән Кәче мәктәбе укучыларын чакырабыз.

Алып баручы: Хөрмәтле  фестиваль кунаклары ! Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашып килә. Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

                                      Очрашырбыз җае килгәндә.

                                      Бер-беребезгә сәлам биреп китик,

                                      Очрашканда яки күргәндә.

   Концерт номеры: 4 класс “Гүзәл туган ягыбыз” җыры

Хөрмәтле  фестиваль кунаклары ! Шушының белән “Читек Fest” фестивале  ахырына  якынлашты. Сезгә  исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез.  Еллар имин, дөньялар тыныч булсын дигән теләктә киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››

6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлау

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлауМаксат:  1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген...

Кәҗүл читек

Кәҗүл читек...