6 нчы сыйныфта "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше" дигән темага дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы

6 нчы сыйныфта "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше" дигән темага дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл endzhe_figyl_zat_san.docx52.93 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә өйрәтү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат – туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау.  1. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә картина.                

                    2. Грамматик биремле  карточкалар .

                    3. Компьютер, проектор, экран.

                    4. Татар теле дәреслеге.

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу-мотивлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру

Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез, кунаклар! Мин гүзәл табигатьле Мамадыш якларыннан сезгә кунакка килдем. Үзем белән якын дустым, фикердәшем ЕЛМАЙны да иярттем. Без бергәләшеп Сезгә менә шундый елмаю бүләк итәбез. (Һәрберсенә смайликлар (кечкенәне) бирәм). Ә алар гадәти генә тугел, алар сезнең белемнәрне бәяләячәкләр.

смай 

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына        

Елмаю бүләк итә? Бер – берегезгә елмаю бүләк итегез әле. Бүгенге дәресебездә кунаклар да бар, аларны да елмаеп сәламләгез.

         Сез бүген иртән торгач елмаюыгызны кемгә бүләк иттегез? Димәк сез аларны яратасыз һәм хөрмәт итәсез.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, “Елмаю”  нинди сүз төркеме?

Нинди сорау куябыз? Ул нәрсәне белдерә? ( фигыль, нишләү соравы, эш-хәрәкәтне белдерә)

Алдан экранда анимацияле фигыльләр куярга мөмкин.

  1.  эшләүче малай,
  2.  йөгерүче малай
  3. елмаючы малай

Укытучы. Эшебезне гадәттәгечә төркемнәрдә оештырабыз.

Төркемнәрдә эш.(Укучыларга 3 төрле картина тәкъдим ителә.)

  1нче төркемгә бирем.1 нче рәсем буенча эшне белдергән фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

2 нче төркемгә бирем. 2 нче  рәсем буенча хәрәкәтне белдергән фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

3 нче төркемгә бирем. 3 нче рәсем буенча хис – кичерешне белдергән фигыльләр кертеп җөмләләр  уйларга.

Укытучы: Фигыльләр турында сез нәрсәләр беләсез? Фигыльнең моделен төзик әле.  Мин сорауны әйтәм сез бергәләп җавап табасыз, төркемнән бер укучы җавап бирә.

      - Фигыль нинди сүз төркеме?

      - Нинди сорауларга җавап бирә?

      - Җөмләдә нәрсә булып килә?

      - Нәрсә белән төрләнә?

     Менә бу сорауга без бүгенге дәрестә җавап табарбыз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

      Бүгенге теманы белү өчен, парларда  эшләп алыйк әле.

    -Үзәктә торган сүзләргә туры китереп, үзегезгә туры килгән фигыльләрне ябыштырып куярга кирәк.

(Җавапларны тыңлыйм)

Парларыгыз белән эшләгән эшегезгә үзегезгә бәя бирегез. ҮЗБӘЯ

   -Үзәктә торган сүз нинди сүз төркеме? (Зат алмашлыгы) Фигыльләр нинди санда кулланыла? (Берлек һәм күплек) Димәк, фигыльләрне нәрсәләр белән төрләндердегез? (Зат-сан белән)

- Шулай итеп, бугенге дәресебезнең темасы нинди була инде? “Фигыльнеӊ зат-сан белән төрләнеше”

  -Бүгенге дәрескә нинди максат куябыз?

(Көтелгән җавап. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә өйрәнү һәм сөйләмдә дөрес куллана белү.)

- Дәреслектә эш. Хэзер, укучылар, дәреслекнең 93 нче битен ачыгыз, кагыйдәләрне игътибар белән укыгыз.(1-2 минут вакыт бирелә) Кагыйдәләрне истә калдыру өчен, кабатлап алыйк әле. Мин сезгә җөмләләр укыйм, әгәр дә сез минем белән килешәсез икән, басасыз. Килешмисез икән, урыныгызда утырып каласыз.

Кагыйдәләр:

1. Эш-хәл, хәрәкәтнең кем тарафыннан үтәлү-үтәлмәве зат кушымчалары белән белдерелә.

2. Бу кушымчалар үтәүченең санын күрсәтми.

3. Шуңа күрә аларны зат-сан кушымчалары дип атыйлар.

4. Шушы кушымчаларны алуны зат-сан белән төрләнү дип йөртәләр.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә эш.

  -Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез. Яшел төстәге карточкада фигыльләргә тиешле кушымчаларны язып куярга.

1 нче төркем

         Берлек сан.                           Күплек сан .

   

 I.зат .Мин бара....                      Без бара......

   II. зат.Син бара......                 Сез бара......

  III.зат.Ул бара....                      Алар бара.....

2 нче төркем

         Берлек сан.                           Күплек сан .

  

  I.зат .Мин чаба.....                      Без чаба.....

   II. зат.Син чаба........                 Сез чаба.....

  III.зат.Ул чаба...                          Алар чаба.....

3 нче төркем

         Берлек сан.                           Күплек сан .

   

 I.зат .Мин сикерә....                      Без сикерә.....

   II. зат.Син сикерә......                 Сез сикерә.....

  III.зат.Ул сикерә.....                     Алар сикерә.....

Ә хәзер төркемнәрнең җавапларын тыңлыйк.Төркемнәрдәге эшчәнлегегезне бәяләгез.

ҮЗБӘЯ

1 ныгыту эш төре.

Елмай музыкасын кабызасын. Музыка туктагач, төрле заттагы фигыльләр әйтәсең.

һәм алар парлашырга тиеш.

Уйный – 3 кеше берләшә.

Язасың – 2 кеше

укыйм – 1 генә

Биибез – барысы бергә. ( физкультминутка да әйбәт!!!). БУ Сингапур элементы

Дәфтәрдә эш.

«Мәкальне язып бетер» уены .

  -Слайдта мәкальләр язылган, төшеп калган фигыльләрне өстәп язарга. Фигыльләрнеӊ зат-санын билгеләргә.

1)Ни чәчсәӊ шуны …(урырсыӊ)-

2)Аз сөйлә ,күп…(эшлә)            

3)Тырышкан табар ,ташка кадак … (кагар)

4)Кем эшләми , шул … (ашамый)

Дөреслеген тикшереп, үзегезгә бәя бирегез.

ҮЗБӘЯ

V. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестә нинди яңа материал өйрәндегез?

- Дәрес башында нинди максат куйдыгыз?

- Куйган максатыгызга ирештегезме?

һәрберсенә 3 төсле смайлик әзерләргә мөмкин.

Дәрес – аңлашылса – САРы

Авырлыклар булды – зәңгәр

Аңламадым – кызыл.

Укучылар, үзегезнең бүгенге дәрестәге гомуми эшегезне бәяләгез. Барлык балларыгызны кушыгыз һәм экрандагы критерийларга карап үзегезгә бүгенге дәрес өчен билге куегыз.

 Өй эше.

  1. Дәреслектәге 202 нче күнегү (94 нче бит)
  2. Ярат, үстер сүзләрен зат-сан белән төрләндерергә
  3. Төрле зат-сан кушымчалары булган фигыльләрне кулланып, “Походка баргач” дигән хикәя язарга.

Кисәм

Язам

Эшлим

Укыйм

Җырлыйм

Кисәсең

Язасың

Эшлисең

Укыйсың

Җырлыйсың

Кисә

Яза

Эшли

Укый

Җырлый

Кисәбез

Язабыз

Эшлибез

Укыйбыз

Җырлыйбыз

Кисәсез

Язасыз

Эшлисез

Укыйсыз

Җырлыйсыз

Кисәләр

Язалар

Эшлиләр

Укыйлар

Җырлыйлар

                                             Үзбәя

Укучы__________________________________

Эш төрләре

Балл

1

Парларда эш:

-актив эшләдем – 2 балл

-уртача эшләдем – 1 балл

-булышмадым -0 балл

2

Төркемнәрдә эш:

 -актив эшләдем – 2 балл

-уртача эшләдем – 1 балл

-булышмадым -0 балл

3

Индивидуаль эш:

- дөрес эшләдем -2 балл

- уртача эшләдем – 1 балл

- эшли алмадым – 0 балл

4

Дәрестә эш:

  • -сорауларга актив җавап бирдем – 2 балл
  • -кайсыбер сорауларга җавап бирдем – 1 балл
  • -бер сорауга җавап бирмәдем – 0 балл

                                             Үзбәя

Укучы__________________________________

Эш төрләре

Балл

1

Парларда эш:

-актив эшләдем – 2 балл

-уртача эшләдем – 1 балл

-булышмадым -0 балл

2

Төркемнәрдә эш:

 -актив эшләдем – 2 балл

-уртача эшләдем – 1 балл

-булышмадым -0 балл

3

Индивидуаль эш:

- дөрес эшләдем -2 балл

- уртача эшләдем – 1 балл

- эшли алмадым – 0 балл

4

Дәрестә эш:

  • -сорауларга актив җавап бирдем – 2 балл
  • -кайсыбер сорауларга җавап бирдем – 1 балл
  • -бер сорауга җавап бирмәдем – 0 балл

                                             Үзбәя

Укучы__________________________________

Эш төрләре

Балл

1

Парларда эш:

-актив эшләдем – 2 балл

-уртача эшләдем – 1 балл

-булышмадым -0 балл

2

Төркемнәрдә эш:

 -актив эшләдем – 2 балл

-уртача эшләдем – 1 балл

-булышмадым -0 балл

3

Индивидуаль эш:

- дөрес эшләдем -2 балл

- уртача эшләдем – 1 балл

- эшли алмадым – 0 балл

4

Дәрестә эш:

  • -сорауларга актив җавап бирдем – 2 балл
  • -кайсыбер сорауларга җавап бирдем – 1 балл
  • -бер сорауга җавап бирмәдем – 0 балл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

Патриотик темага дәрес эшкәртмәләре.

Тема: «Бер адым да артка чигенмәм»Максаты: Ф.Кәрим иҗатын өйрәнгәндә патриотик тәрбия бирү.   7 класста Фатих Кэрим ижатын өйрәнугә һәм анализлауга 2 сәгать, «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы...

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....