Татар теленнән өстәмә дәрес планы 7класс
рабочая программа (7 класс) на тему

Ибатова Сюмбель Рашатовна

Татар теленнән өстәмә дәрес планы 7класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ostm_dres_plany.docx36.06 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                 Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

«Каралды  һәм

кабул ителде»                                                   «Килешенде»                                                                                          «Раслыйм»

МБ житәкчесе                                                  Милли мәсьәләләр буенча                                                                     “Азнакай шәһәре 4нче лицее”

директор урынбасары                                     директоры

Сабирова Х.Г.  ________                                Абдуллина З.З.._________                                                                     ХәйруллинЛ.Х. __________

Беркетмә №1                                                                                                                                                                      Приказ №286А

“25”август , 2016нчы  ел.                               “ 25” август , 2016нчы ел.                                                                      “26” август,   2016нчы ел

2016/2017 нче уку елына

7нче Б  сыйныфының татар төркемендә татар теленнән

                                                          өстәмә белем бирү дәресе   программасы

 

                                                                                                                                  Ибатова Сөмбел Рашат  кызы,

                                    беренче  кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

   

                                                      Педагогик   киңәшмә утырышында каралды.

                                                                                       Беркетмә №1, 26нчы август, 2016 нчы ел

                                                                                                   2016 нчы ел

                                                                                               Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белеем учреждениесе

«Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

2016/17 нче уку елында 7Б класс (татар төркеме) укучылары өчен татар теленнән

өстәмә белем бирү дәресе программасы

                                                           “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел”

                                                                                                            Укытучы : Ибатова Сөмбел Рашат  кызы

                                                                                                           Аңлатма язуы

       Тел гыйлеменең аерым тармакларын өйрәнү барышында укучыларда шактый кыенлык тудыра торган төшенчәләр бар. Ул бигрәк тә фонетика бүлегендә авазларның ясалышы һәм әйтелеше, аларны классификацияләү, сингармонизм законы, авазларның позицион үзгәрешләре кебек мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук сүз ясалышы,  авазларны язуда дөрес күрсәтү, кагыйдәләргә туры китереп язу да аерым укучыларга авыррак бирелә. Әлбәттә, дәресләрдә татар теленең  орфографиясен һәм пунктуациясен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Татар орфографиясендә хәл ителеп бетмәгән, аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләр шактый, тыныш билгеләре куюда да кыен очраклар җитәрлек. Шул сәбәпле, бу төр дәресләрдә фонетиканың билгеләп үтелгән темаларын ныгыту, укучыларның язмаларында еш очрый торган хаталарны кисәтү һәм аларны бетерү юллары өстендә эш алып барылачак. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын күтәрүнең алымнары шактый. Телнең барлык факторларын да бер кагыйдә астына кертеп бетерергә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу дәресләрдә орфографиядә  аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләрнең бер өлеше  карап үтеләчәк. Кагыйдәләрне өйрәнү, аларны истә калдыру һәм язмача күнегүләрдән тыш, бу программада, темаларны ныгыту максатыннан аерым очракларны анализлау, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мөстәкыйль эшләр, тестлар, диктантлар үткәрү күз алдында тотыла. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, иҗади эшләр, грамматик уеннар да тәкъдим ителә. Дәресләрдә информацион технологияләр куллану, модельләштерү аша белемнәрне үзләштерү тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

        Укучы, фонетиканың төп үзенчәлекләренә төшенү, орфографик кагыйдәләр, сүз ясалышы кебек татар теленең кыен очракларын өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык,  грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

        Максат: укучыларның сөйләм авазлары, аларның классификациясе, авазлар үзгәреше турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларда аңлы үзләштерүгә нигезләнгән орфографик ныклы күнекмәләр булдыру һәм орфографик кагыйдәләрне гамәлдә файдалана белү, сүз төркемнәре, сүз төзелеше һәм ясалышының төп үзенчәлекләрен һәм кыен очракларын анализлый  алу күнекмәләре  булдыру өчен шартлар тудыру.

       Бурычлар:

- тел гыйлеменең фонетика һәм сүз ясалышы, морфология бүлегендәге укучылар тарафыннан авыр үзләштерелүче төшенчәләргә тулырак аңлатма бирергә, аларны үзләштерү өчен мөмкинлекләр тудырырга;

- дөрес язу күнекмәләрен булдыруны күздә тотып, орфографиянең кыен очракларын торетик яктан системага салырга;

- фонетика, графика, орфография һәм орфоэпия тармаклары буенча алган теоретик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтергә;

-укучыларның грамоталылыгын күтәрүдә кайбер алымнарны үзләштерү өчен мөмкинлекләр булдырырга.

        Бу курс 35 сәгатькә исәпләнгән. Эшне башкару формалары түбәндәгеләр: ярдәмче материаллар, терәк схемалар, таблицалар; электрон дәрес материаллары, телдән аңлату, укучыларның үз-үзләрен тикшерүе; төрле типтагы иҗади һәм язма эшләр, тест биремнәрен үтәү.

Укыту-тематик планы

Бүлек һәм темаларның аталышы саны

Сәг.

1

Фонетика буенча орфограммалар

12

2

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча орфограммалар

5

3

Сүз төркемнәре буенча орфограммалар

8

4

Ярдәмлек сүз төркемнәре буенча орфограммалар

5

5

Кабатлау

5

Программаның төп эчтәлеге

Фонетика буенча орфограммалар- 12 сәг

Тел гыйлеменең төп тармаклары, аларның өйрәнү объектлары. Фонетика – сөйләм авазларын өйрәнә торган бүлек. Алфавит

О һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы

Тавышсыз хәрефләрне

( ъ, ь) дөрес язу

Иҗади диктант.

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. (Я,ю,е,ё хәрефләренең дөрес язылышы)

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. (в һәм w авазларының дөрес язылышы) Сүзлек диктанты.

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. (к,г,къ, гъ тартыкларының дөрес язылышы)

Һ-Х хәрефләренең дөрес язылышы.

Янәшә килгән тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча орфограммалар – 5 сәг

Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.

Кушымчалар.Аларны сүзгә дөрес ялгау

 Кушма сүзләрнең дөрес язылышы.

Парлы  сүзләрнең дөрес язылышы.

Тезмә сүзләрнең дөрес язылышы

Сүз төркемнәре буенча орфограммалар– 8 сәг

Баш хәрефләренең кулланылышы.

Ялгызлык исемнәре.

Иҗади эш. Ялгызлык исемнәре кулланып, кроссворд төзү.

Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре.

Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре.

Грамматик биремле диктант.(Килеш, тартым, сан кушымчаларын дөрес куллану)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны дөрес язу

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны дөрес язу

Дәрес - сәяхәт. “Хаталар” иле буйлап..”

Ярдәмлек сүз төркемнәре  буенча орфограммалар– 5 сәг

Ярдәмлек сүз төркемнәре һәм аларның дөрес язылышы.

Кисәкчә. Да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич, бит кисәкчәләре

Бәйлекләр. – гына, - генә, - кына, - кенә кисәкчәләре

Да/ дә, та/тә теркәгечләренең дөрес язылышы

Грамматик биремле диктант.

Кабатлау – 5 сәг

Үтелгән темаларны гомумиләштереп кабатлау. Тест.

Грамматик биремнәрдән уен-викторина.

Татар теленең кыен очраклары. Контроль тест

Татар теленең кыен очракларын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү

Йомгаклау

Укыту - методик комплект

  1. Ф.М. Зиннурова “Үз илемдә, үз телемдә”, 2009
  2. З.И. Җамалетдинова “Татар теленнән контроль эш текстлары”, 2008
  3. Р.Ә.Абдуллина “Татар теленнән тестлар”, 2012
  4. Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән диктантлар”, 2009
  5. Ф.Ф. Харисов “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”, 2009
  6. Ф.С. Сафиуллина “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел”

Календарь – тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

Укучылар эшчәнлеге

Үткәрү вакыты

Фонетика -12 сәг

План

Факт

1

Кереш дәрес. Тел гыйлеменең төп тармаклары. Фонетиканың өйрәнү объекты.

1

Тел гыйлеменең тармаклары буенча модель төзү. Авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәрне искә төшерү.

1.09

2

Сөйләм авазларының ясалыш үзенчәлекләре. Сөйләм органнары

1

Сөйләм органнары буенча модель төзү.

7.09

3

Алфавит, аның әһәмияте.

1

Сүзләрне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә яза белү.

14.09

4

О һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы

1

О һәм ө хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу

21.09

5

Тавышсыз хәрефләрне

( ъ, ь) дөрес язу

1

Ъ һәм Ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу

28.09

6

Иҗади диктант.

1

Язу күнекмәләре формалаштыру

5.10

7

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. (Я,ю,е,ё хәрефләренең дөрес язылышы)

1

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләрне дөрес яза белү, нәтиҗә чыгару

12.10

8

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. (в һәм w авазларының дөрес язылышы) Сүзлек диктанты.

1

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләрне дөрес яза белү, нәтиҗә чыгару

19.10

9

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. (к,г,къ, гъ тартыкларының дөрес язылышы)

1

Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләрне дөрес яза белү, нәтиҗә чыгару

26.10

10

Һ-Х хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Һ-Х хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәләрен белү

9.11

11

Янәшә килгән тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Янәшә килгән бертөрле тартык аваз хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылыш кагыйдәләрен белү

16.11

12

Уен – дәрес. “Кем тизрәк?”

1

23.11

Сүз төзелеше һәм ясалышы – 5 сәг

13

Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.

1

30.11

14

Кушымчалар.Аларны сүзгә дөрес ялгау

1

Кушымчаларның  төрләрен белү

7.12

15

 Кушма сүзләрнең дөрес язылышы.

1

Кушма сүзләрне дөрес язу, ясалу ысулларын белү

14.12

16

Парлы  сүзләрнең дөрес язылышы.

1

Парлы сүзләрне дөрес язу, ясалу ысулларын белү

21.12

17

Тезмә сүзләрнең дөрес язылышы

1

Тезмә  сүзләрне дөрес язу, ясалу ысулларын белү

11.01

Сүз төркемнәре – 8 сәг

18

Баш хәрефләренең кулланылышы.

Ялгызлык исемнәре.

1

Ялгызлык исемнәренең төрләрен белүһәм аларны дөрес язу, күнегүләр эшләү

18.01

19

Иҗади эш. Ялгызлык исемнәре кулланып, кроссворд төзү.

1

Ялгызлык исемнәрен файдаланып кроссворд төзү

25.01

20

Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре.

1

Модельне  уку, күнегүләр эшләү

1.02

21

Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре.

1

Исемнәрне килеш,сан, тартым белән төрләндерә белү, күнегүләр эшләү, презентация буенча нәтиҗә ясау

8.02

22

Грамматик биремле диктант.(Килеш, тартым, сан кушымчаларын дөрес куллану)

1

Язу күнекмәләре формалаштыру

15.02

23

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны дөрес язу

1

Чагыштыру дәрәҗәсе буенча төзелгән модельне уку, күнегүләр эшләү

22.02

24

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны дөрес язу

1

Артыклык дәрәҗәсе буенча төзелгән модельне уку, күнегүләр эшләү

1.03

25

Дәрес - сәяхәт. “Хаталар” иле буйлап..”

1

Өйрәнгән орфограммаларны белү, дөрес язу

8.03

Ярдәмлек сүз төркемнәре – 5 сәг

26

Ярдәмлек сүз төркемнәре һәм аларның дөрес язылышы.

1

Модельне төзү һәм уку, күнегүләр эшләү

15.03

27

Кисәкчә. Да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич, бит кисәкчәләре

1

Кисәкчәләрне  тану, аерып алу, модель  төзү, күнегүләр эшләү

29.03

28

Бәйлекләр. – гына, - генә, - кына, - кенә кисәкчәләре

1

Төрле төрдәге күнегүләр эшләү

5.04

29

Да/ дә, та/тә теркәгечләренең дөрес язылышы

1

Теркәгечләрне аера белү, күнегүләр эшләү

12.04

30

Грамматик биремле диктант.

1

Язу күнекмәләре формалаштыру

19.04

Кабатлау – 5 сәг

31

Үтелгән темаларны гомумиләштереп кабатлау. Тест.

1

Өйрәнгән орфограммаларны белү, дөрес язу

26.04

32

Грамматик биремнәрдән уен-викторина.

1

Өйрәнгән орфограммаларны белү, дөрес язу

3.05

33

Татар теленең кыен очраклары. Контроль тест

1

Өйрәнгән орфограммаларны белү, дөрес язу

10.05

34

Татар теленең кыен очракларын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү.

1

Өйрәнгән орфограммаларны белү, дөрес язу

17.05

35

Йомгаклау

1

Алган белмнәрне системага салу,йомгаклау

24.05

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән дәрес планы

Тема: Кушма һәм парлы сүзләр темасын гомумиләштереп кабатлау....

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

9 нчы класс өчен татар теленнән өстәмә дәрес планы

9 нчы класс өчен татар теленнән өстәмә дәрес планы...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....