Татар теленнән язма эшләр
статья на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Татар теленнән язма эшләр һәм аларның төрләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теленнән язма эшләр

Укучыларның белемнәрен тикшерү белем бирүнең мәҗбүри бер компоненты. Ул белем бирүнең төрле этапларында урын алырга мөмкин, әмма күпчелек очракта татар теленнән язма эшләр билгеле бер теманы, бүлекне үткәч башкарыла. Аның максаты укучыларның программада каралган материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыклауга кайтып кала. Федераль дәүләт белем стандартларының мөһим юнәлеше - укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру булганлыктан, язма эшләр үткәрү барышында без аларга да игътибар итәргә тиешбез.

Язма  эшләр – укучылар ирешкән белем дәрәҗәсенең дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән белем һәм күнекмәләргә туры килүен һәм килмәвен чагылдыра.

Гадәттә, ел башында ук укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәрен тикшерү максатыннан язма эш үткәрелә. Язма эштән соң алдагы сыйныфларда тиешле күләмдә үзләштерелмәгән темалар искә төшерелә, күнегүләр башкарыла. Чөнки теләсә нинди теманы  өйрәнүнең уңышлы ягы алда бирелгән белемнәрнең үзләштерелүе дәрәҗәсенә бәйле. Шулай итеп, ел башында үткәрелгән язма эш бер яктан укучыларның белемнәрен тикшерсә, икенче яктан кабатлау, искә төшерү, ныгыту функциясен дә башкара.

Агымдагы язма эшләр һәр яңа тема үтелгәннән соң оештырыла. Язма эшнең бу төре, укытучыга яңа теманы үзләштергәндә, укучылар кичергән кыенлыкларны күрергә булыша. Укытучы, шулай ук, үз эшенең нәтиҗәсен дә күрә һәм үз эшчәнлегенә төзәтмәләр  дә кертә ала. Язма эшнең нәтиҗәсе буенча календарь-тематик планга төзәтмәләр дә кертергә мөмкин.

Язма эшнең бу төре укучыларның билгеле бер тема өлкәсендә генә алган белемнәрен тикшерә.

Үткәннәрне кабат тикшерү максатыннан  тематик язма эшләр үткәрелә. Мондый  язма эшләр   үткәннәрне искә төшерергә, белемнәрне ныгытырга, гомумиләштерергә  ярдәм итә.

Агымдагы һәм кабатлау максатында үткәрелгән язма эшләрдә диктантларның иҗади,  сайланма,  искәртмәле, сынама  төрләрен кулланырга мөмкин.

Иҗади диктант укучыларның өйрәнелгән тема буенча  алган белемнәрен ныгыту максатыннан үткәрелә. Бу төр диктант укучылардан иҗадилык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык таләп итә. Мәсәлән, укытучы диктант текстындагы барлык сыйфатларны тактага язып куя һәм диктантны укыганда сыйфатларны төшереп калдырып укый. Укытучы текстны әйтеп яздырганда укучылар тактада язылган сыйфатларны өстәп  язарга тиешләр. Биремнәрне катлауландырырга да мөмкин, мәсәлән, текстны II зат тарафыннан язарга, фигыльләрне үткән заманда кулланырга...

Сайланма диктант өйрәнелә яки өйрәнелгән орфограммаларга караган сүзләрне яки сүзтезмәләрне, билгеле бер грамматик күренешләрне яки җөмләләрне сайлап язуны күздә тота. Мәсәлән, укылган текстан бер составлы җөмләләрне генә язып барырга,  яисә яңгырау тартыкка башланган сүзләрне беренче баганага, саңгырау тартыкларга башланган сүзләрне икенче баганага язырга.

Бу төр диктант дәреснең билгеле бер вакыт аралыгын гына ала. Диктант языр алдыннан укытучы биремне аңлата, текст тулысынча бер тапкыр укыла. Эш тәмамлангач, компьютер мөмкинлекләрен кулланып аны шунда ук тикшерергә, нәтиҗәләр чыгарырга, хаталар өстендә эш үткәрергә мөмкин.

Искәртмәле диктант өйрәнелә торган орфограммаларны хәтердә калдырырга булыша. Текст язылыр алдыннан  кирәкле орфограммалар тикшерелә, кагыйдәләр искә төшерелә, еш җибәрелә торган хаталар искәртелә, аннан соң гына диктант тексты языла. Текстны алдан ук тактага язып куеп орфограммаларны шунда тикшерергә була.

Сынама диктантлар контроль диктантка әзерлек максатыннан үткәрелә. Мондый төр диктант укучыларның бирелгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Мәсәлән, катылык һәм нечкәлек билгеләренең дөрес язылышын өйрәнгәннән соң сынама диктант үткәрергә була. Монда катылык һәм нечкәлек билгеләренең дөрес язылышы тикшерелә. Әгәр укучылар тарафыннан эш начар башкарылса, бу тема кабат өйрәнелергә һәм ныгытылырга тиеш.

Йомгаклау рәвешендә үткәрелә торган язма эш чирек һәм ел ахырында үткәрелә. Мондый язма эшләрдә тел үзләштерүнең билгеле бер этабындагы белемнәргә нәтиҗә чыгарыла. Белем, осталык, күнекмәләрнең сыйфаты куелган максатларга туры килү-килмәве тикшерелә.

Йомгаклау контроль диктантлары, гадәттә, грамматик биремле була. Грамматик бирем сүз яки җөмләләрне өлешчә, яисә тулысынча тикшерүдән гыйбарәт. Грамматик биремле диктант тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Укучыларны изложение, сочинение язарга өйрәткәндә  диктантларның ирекле  төрен кулланырга мөмкин.

Язма эшләр укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерергә һәм аларга үз көчләренә  ышанырга ярдәм итәргә тиеш, шуда гына алар нәтиҗәле була ала. Язма эшләр укучыларның сөйләм телен, хәтерен, игътибарын үстерә. Шулай итеп, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан үткәрелгән язма эшләр алган белемнәрне аңлы рәвештә кабул итәргә,  хәтердә калдырырырга, тормышта кулланырга ярдәм итә.

Укучыларның белемнәре белем бирүнең һәр этабында тикшерелергә тиеш, шунда гына билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Рус телле балаларның белемнәрен диктант, изложение, сочинениеләрдәге  хәреф хаталары санына гына карап бәяләү дә дөрес булмас,  укучыларның белем күнекмәләрен тикшерү өчен ситуатив биремнәрне дә кулланырга тәкъдим итәбез. Мондый күнегүләрдә сөйләм бурычлары төрле була: спроси, узнай,  докажи, предложи һ.б. Алар, нигездә,  русча бирелә.  Бала сөйләм бурычын  ана телендә аңлап кабул итә һәм аны үтәү өчен, өйрәнгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып, үзенең уй-фикерләрен татарча әйтә алырга тиеш була.

Әйтик:

а) Узнай у друга:

–       где останавливается автобус, который едет в Казань (Җавап: Казанга баручы автобус кайда туктый?);

–        куда он поступит после окончания 9 класса  (Җавап: 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, син  укырга кая  керәсең?)

б)  Ты идешь со своими друзьями  на рыбалку, как ты об этом сообщишь маме? (Җавап: - Әнием, мин дусларым белән балыкка барам.)

Мондый тип күнегүләрнең әһәмияте шунда: укучы  фикерен җиткерү өчен өйрәнелә торган тел чараларын үзе җыя, һәм укучыда эчке сөйләм эшчәнлеге башлана. Ә бу аралашу процессына өйрәтүдә бик мөһим чара.

Сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда диалогик формадагы эш төрләре дә бик отышлы санала. Әйтик:

- төшеп калган репликаларны өстәп языгыз;

- диалогларны дәвам итегез (6-7 реплика өстәргә);

- схема буенча диалог төзегез;

-  диалогтан монолог төзеп языгыз;

- монологтан диалог төзегез. һ.б.

Укучыларның фикерләү һәм сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне куллану уңышлы. Аларга программадагы төрле темалар буенча сочинениеләр, укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын, газета-журналларга репортажлар әзерләүләрен һ.б.  кертә алабыз.

Югарыда күрсәтелгән эшләр, рус телле балаларның татар телендә  тел чараларын кулланып аралаша алуларын, эчке сөйләм эшчәнлеген оештыра алуларын тикшерә һәм йомгаклау контроленә куелган таләпләргә  дә җавап бирә.

Кулланылган әдәбият

1. Камаева Р.Б.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар /Р.Б.Камаева. – К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012. -137 б.

2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – 239 б.

3. Фәнни-методик фикер үсеше: казанышлар, проблемалар, киләчәккә фаразлар: II Республика фәнни-методик конференциясе кысаларында үткән материаллар җыентыгы /Ә.Р.Мотыйгуллина редакциясендә. – Казан: Отечество нәшрияты, 2014. – 256 б.

4. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма /З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.  – Казан: Мәгариф, 2006. – 233 б.

5. Хәйдәрова Р.З. Балалар турында уйланырга вакыттыр / Р.З.Хәйдәрова // sirina-tatar.ru/dya-ya-a-m-kal // Мәкалә Хәмидуллина Сиринә Марс кызының шәхси сайтыннан алынды.

6. Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / Уку-укыту ярдәмлеге.  / М.М. Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009.

7. Шәкүрова М.М., Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика / М.М. Шәкүрова  – Казан: Казан дәүләт университеты, 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

Татар теленнән язма эшләрне бәяләү критериясе

Татар теленнән язма эшләрне бәяләү критериясе...