"Тел дәресләрендә уен технологиясен куллану"
статья по теме

Гильманов Дамир Шарифзянович

Ана (татар) теле дәресләрендә уен технологиясен куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_tehnologiyase.docx28.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тел  дәресләрендә уен технологиясен куллану

Д. Ш. Гыйльманов, филология фәннәре кандидаты,

 Казан шәһәре Яңа Савин районы "31нче татар-рус урта гомуми

белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль

бюджет учреждениесенең югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укырга- язарга өйрәтү, дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра.

Шуңа күрә дә борын заманнан ук һәр халык балаларын ана теленә ныклап өйрәткән, аның телен шомартуга, сүзлек хәзинәсен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда аннан оста файдалануга бик нык игътибар иткән. Һәр ана баласына “тел ачкычы” бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган, үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән. 

Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора.

Кече яшьтәге балалардан башлап, югары сыйныф укучылары өчен белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный,  күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы белем һәм тәрбия бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уен баланың фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди Василий Александрович Сухомлинский.

Уеннар укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияли, тирән кызыксыну уята.

Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә Герман Константинович Селевко уеннарны түбәндәге төркемнәргә бүлә: дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү һ.б.); тәрбияви (мөстәкайльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерүче (аралашу өйрәтү һ.б) .  

Үткәрү методикасы буенча уеннар  бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Уенны оештырганда, түбәндәге максатларны күз алдында тоту мөһим:

1) укучыларның аралашу (коммуникатив) эшчәнлеген активлаштыру;

2) сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлү;

3) тормышта укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрдән файдалану;

4) үзара ярдәмләшү, телдән дөрес актив аралашу мохиты булдыру.

Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән  бөек педагог Антон Семенович Макаренко.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый.  Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен  укучыны иҗади эшкә, эзләнергә, фикер йөртергә этәрергә тиеш.

Уенны дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин, яисә дәресне тулаем уен формасында үткәрергә була. Мондый дәресләр традицион булмаган дәрес формалары дип атала (дәрес-диспут, дәрес-викторина, дәрес-КВН)

Бүгенгесе көндә Валерия Николаевна Мещерякова һәм Нигматуллина Рузалия Рахматулловна тарафыннан 1 нче сыйныфлар өчен төзелгән “Татарча да яхшы бел” дәреслеге шәһәр мәктәпләрендә уен технологиясенә корылып укытыла.

Рус телле балаларга татар теле өйрәтү – бик катлаулы һәм җитди эш. Шуңа күрә дә, дәрестә яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген ачыклау, тулыландыру эше уеннар ярдәмендә алып барыла. Дәрестә хәрәкәтле, сюжетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар,  танып-белү уеннары кулланыла. Дидактик уеннар дәрестә  өйрәтү формасы буларак ике максатны күзалдында тотып кулланыла: өйрәтү (танып- белү) һәм уен (мавыктыру, шөгыльләнү).  Дәрестә кулланылган дидактик уеннар  алган белемнәрне ныгытырга, системага салырга, сүз байлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Дәрестә  предметлы уеннарда уенчыклар һәм чын әйберләр (предметлар) кулланыла. Балалар алар белән уйнап чагыштырырга, әйберләрнең охшаш һәм аермалы якларын табарга өйрәнәләр (төс, форма, үзлек, кулланылыш һ.б.). Өстәл уеннары балалар өчен кызыклы шөгыль. Алар күп төрле: парлы рәсемнәр, лото, домино һ.б. Аларның бурычлары төрле: төс, форма, төркемләү, сан тәртибе буенча, предметның тирәлектә урнашуы, кисәкләрдән тулы рәсем җыю һ.б. Дәрестә сүзле уеннар уйнаучыларның сүзләренә һәм хәрәкәтләренә корыла. Бу уеннарда башлыча авазлар дөрес әйтергә өйрәтелә, сүзлек баетыла һәм активлаштырыла, бәйләнешле сөйләм үстерелә. Аралашуга өйрәнү теләге уятыла.

Кече яшьтәге мәктәп  балалары өчен уен – тормыш мәктәбе. Уен – һәръяклап үскән белемле, көчле ихтыярлы, иҗади фикер йөртә, матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт, камил шәхес тәрбияләү чарасы ул.

                                Кулланылган әдәбият

  1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. – Казан: Татарстан китап

нәшрияты.- 1970.- 168 б.

  1. Камаева Р.Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик

алымнар. – К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012. – 137 б.

  1. Селевко Г.К. Современные образовательные технологии.- М.:

Просвещение, 1998, - 275 с.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иҗади үсеш технологиясен куллану өстенлекләре

Дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә үткәрүнең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару. “Үсеш бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, –дип язды академик Василий Васильевич Дав...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ.

Использование игровых технологий на уроках родного ( татарского) языка...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...