Без нинди урамда яшибез? төзелмәсе
план-конспект урока по теме

Гильманов Дамир Шарифзянович

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар теле

“Күңелле татар теле” рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф; төзүче авторлары

Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева. – Казан: “Татармультфильм нәшрияты, 2012 ел.

(ноутбук, проектор, экран, презинтация, рәсемнәр)

Класс:3 нче  сыйныф (рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dresnen_tehnologik_kartasy_3_kl.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар теле

“Күңелле татар теле” рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф; төзүче авторлары

Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева. – Казан: “Татармультфильм нәшрияты, 2012 ел.

(ноутбук, проектор, экран, презинтация, рәсемнәр)

Класс:3 нче  сыйныф (рус төркеме)

Тема

Без нинди урамда яшибез? төзелмәсе.

Дәреснең максатлары

Үзеңнең нинди шәһәрдә, нинди урамда яшәгәнеңне әйтә белү.

Бурычлар:

Тема буенча  өйрәнелгән сүзләрне гамәлдә  дөрес итеп куллана белү күнекмәләре булдыру.

Укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтләрен үстерү

Укучыларда җаваплылык

Дәрестә формалаштырылачак универсаль уку гамәлләре:

1.Шәхси (әклакый) универсаль уку гамәлләре: Укуга карата кызыксыну, әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген алау.

2. Регулятив универсаль уку  гамәлләре: эшчәнлеккә максатка куя белү, эзлеклелек булдыру. Башкарылган эшкә контроль ясый, төзәтмәләр кертә, бәя бирә белү.

3. Танып белү универсаль уку гамәлләре: укылган текст буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Мөстәкыйль, иҗади һәм эзләнү характерындагы күнегүләрне дөрес итеп башкару юлларын табу.

4. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү. Укытучының сөләмен тыңлау, аңлау. Үз фикереңне  төгәл, дөрес, аңлаешлы итеп әйтә белү. Сорау куя, җавап бирә белү. Башкаларның фикерен контрольгә алу, төзәтмәләр кертү, бәяләү.

Предметара бәйләнешләр

 география

Ресурслар:

-төп

-өстәмә

Төп: “Күңелле татар теле” рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3нче сыйныф

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә әзерлек, уңай халәт тудыру).

-  Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

Елмая, көлә кояш

Сез дә елмаегыз әле бераз.

  • Күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
  1.  Өй эшен тикшерү.

Аудирование күнегүләре. 

   - Прослушайте и укажите слова, в которых есть звук (и).

Шәһәр, яши, тел, милләт , руссча, татарча, республика, чиста, зур, җитез,  кибет.

2. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау.

Тел, милләт, русча, татарча, татар теле сүзләре белән җөмләләр төзү.

  1.  Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

-Укучылар, үткән дәрестә без нинди  бүлекне өйрәнә башладык? Нәрсәләр турында сөйләштек. Бүген бу тема өстендә эшләвебезне дәвам итәрбез.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

        Яңа сүзләр, сүзтезмәләр белән танышу.

Шәһәр-город

Урам-улица

Казан шәһәре- город Казань

Бауман урамы- улица Баумана

Бу нинди урам?

2, 4 нче күнегүләрне телдән башкару.

        Белем һәм осталыкны яңа ситуациядә куллану.

Ситуатив күнегүләр  эшләү.

-Бездә кунак бар. Аның исеме-Фәридә. Фәридә Казан шәһәреннән  килгән. Әйдәгез аның белән танышабыз. Кем Фәридә белән танышырга тели?

(Укучылар Фәридә белән сөйләшәләр.)

-Исәнме, Фәридә.

-Исәнме, Кирилл.

-Син кайда яшисең?

-Мин Казанда яшим. Ә син кайда?

-Мин Алабугада яшим.

-Ә син кайсы урамда яшисең?

-Мин Мәрҗәни урамында яшим.

-Ә син кайсы урамда торасың?

-Мин Г.Тукай урамында торам.

  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

5 нче күнегүне язмача башкару.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Укучы бирелгәннәрнең берсен генә башкара.

  1. Күнегү 7 (34 бит).
  2. Күнегү 8 (35 бит).
  1. Рефлексия.

-Укучылар, дәресебез ахрына якынлаша. Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нәрсәгә өйрәндегез? Нәрсә белдегез?

- Дәрес барышында ниди авырлыклар кичердегез?

- Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әһәмиятле?

- Киләчәктә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Дәрестә катнашучыларга билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Үү хәрефләре. Сан + исем төзелмәләре"

Презентация к уроку татарского языка для русскоязычной группы в 1 классе по учебнику "Күңелле татар теле",  Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева. Казань. Издательство “Татармультфильм” . 2012...

Син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану

Бу конспект 1 сыйныфта син нәрсә яратасың? төзелмәсен өйрәтү, аны сөйләмдә куллануны камилләштерү турында....

Син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану

бу конспект 1 сыйныфта син нәрсә яратасың? төзелмәсен өйрәтү, аны сөйләмдә куллануны камилләштерү турында...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...

Дәрес темасы: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Яр буенда төзелмәсе.

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын актив сөйләмдә дөрес куллану, кушымчаларны дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, тема буенча белемнәрне ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү....

Тема: Сан төркемчәләре. «Сан + исем» төзелмәсе

Тема: Сан төркемчәләре. «Сан + исем» төзелмәсеБелем бирү максаты:1.      Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү.2.       Сан һәм сан төркемчәләрен аера...