Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (6 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_dres_plany_microsoft_word_7.docx29.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Максат: “Сыйфат” темасы буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, ныгыту, системага салу.

Бурычлар: Сыйфат темасы буенча өйрәнгәннәрне гамәлдә  дөрес итеп куллана белү күнекмәләре булдыру.

Укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтләрен үстерү

Укучыларда җаваплылык, эшлеклелек, ярдәмчеллек, аралашучанлык сыйфатларын тәрбияләү

Дәрес тибы: кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе.

Дәрестә формалаштырылачак универсаль уку гамәлләре:

1.Шәхси (әклакый) универсаль уку гамәлләре: Укуга карата кызыксыну, әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген алау.

2. Регулятив универсаль уку  гамәлләре: эшчәнлеккә максатка куя белү, эзлеклелек булдыру. Башкарылган эшкә контроль ясый, төзәтмәләр кертә, бәя бирә белү.

3. Танып белү универсаль уку гамәлләре: укылган текст буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Мөстәкыйль, иҗади һәм эзләнү характерындагы күнегүләрне дөрес итеп башкару юлларын табу.

4. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү. Укытучының сөләмен тыңлау, аңлау. Үз фикереңне  төгәл, дөрес, аңлаешлы итеп әйтә белү. Сорау куя, җавап бирә белү. Башкаларның фикерен контрольгә алу, төзәтмәләр кертү, бәяләү.

Метод һәм алымнар:  сорау-җавап, фронталь эш, төркемнәрдә,  индивидуаль эшләү,  күнегүләр башкару, карточкалар белән эш.

Предметара бәйлнешләр: әдәбият

Ресурслар:

  1. Төп: Максимов Н.В.  Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү

мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) /Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. – Тулыл. 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2013. – 191 б.

  1. Өстәмә: Мифтахов Б.М. 6 нчы сыйныфта татар теле дәресләре:

Укытучылар өчен методик кулланма, - Казан: Мәгариф, 2001.

Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика.

Морфология: 5-7 нче сыйныф укытучылары өчен кулланма /Н.В.Максимов. Казан: Мәгариф, 2005.

        Харисова Ч.М. Татар теле: Теория, күнегүләр, тестлар /Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006.

        Җиһазлар: мобиль сыйныф  мультимедия системасы,  биремнәр белән карточкалар, тестлар, аудиоязма.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә әзерлек, уңай халәт тудыру).

-  Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

Елмая, көлә кояш

Сез дә елмаегыз әле бераз.

  • Күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
  1.  Өй эшен тикшерү.
  • Үткән дәрестә без сезнең белән исемләшкән сыйфатлар турында

сөйләштек һәм өйдә сезгә исемләшкән сыйфатлар кергән биш мәкаль язып килергә бирелгән иде. Әйдәгез мәкальләрне укыйбыз. ... укый.  Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм исемләшкән сыйфатларны әйтеп баралар.

  1.  Дәрескә максат һәм бурычлар кую.
  • Укучылар, без нинди сүз төркемен өйрәнәбез?
  • Без сыйфат сүз төркемен өйрәнәбез.
  • Бу сүз төркеме буенча ниди темалар өйрәндек? Әйдәгез әле

дәреслектән карап әйтәбез (Укучылар дәреслекне актарып, сыйфат буенча өйрәнелгән темаларны әйтеп баралар).

  • Күрәсез, укучылар,  без сыйфат буенча байтак белемнәр

үзләштергәнбез. Ә бүгенге дәрестә  шушы темалар буенча алган белемнәребезне  гомумиләштереп кабатларбыз. Моның өчен без сезнең белән төрле биремнәр, күнегүләр эшләрбез, тест сорауларына җаваплар бирербез.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Укчылар, китапларыгызның 73 нче битен ачыгыз әле, анда сыйфат

сүз төркеменә карата сораулар бар. Әйдәгез шул сорауларга җаваплар биреп үтик әле.

        Укчылар сорауларны чиратлап укыйлар, җаваплар бирәләр.

  • Ә хәзер укучылар сыйфат темасы буенча барлык үткәннәрне

гомумиләштереп төзелгән презентацияне карыйбыз. Тагы бер кабат кагыйдәләрне искә төшерәбез (бергәләп карыйлар, кагыйдәләр, мисаллар кычкырып укыла).

  1. Белем һәм осталыкны яңа ситуациядә куллану.
  • Сыйфат темасын кабатлауны дәвам итәбе. Укчылар, игътибар белән

интерактив тактага карыйбыз. Тәкъдим ителгән биремне эшлибез,  сыйфатларны  ясалышлары буенча төркемләп  таблицага тутырабыз.

         Сыйфатлар: Ягымлы, көчсез, начар, сөйкемле, тупас, намуслы, мактанчык, эшчән,  үткен телле, тапкыр, көчле, саран, хәйләкәр, түземле, алдакчы, тиз аңлаучан, әдәпле, ышанычлы,  юмарт.

Тамыр

Ясалма

Кушма

Парлы

Тезмә

Бирем эшләнеп беткәч, тикшерелә, таблица җаваплар белән интерактив тактада күрсәтелә, җибәрелгән хаталар төзәтелә.

  • Укучылар, игътибар белән тагын бер кабат бу сүзләргә игътибар

итегез әле, алар нәрсәне сурәтлиләр.

  • Бу сүзләр кешеләргә хас сыйфатларны сурәтлиләр, аларның

характер сыйфатларын күрсәтәләр.

  • Әй, дөрес. Димәк, бу сүзләрне кулланып без үзебезнең,

дусларыбызның характер сыйфатларын билгели алабыз. Киләчәктә иншалар язганда бу сүзләрне кулланырсыз дип ышанып калам.

        -Алга таба барабыз, хәзер без сезнең белән сыйфат дәрәҗәләрен искә төшереп үтәрбез. Һәрберегез алдында таблица ята, шул таблицаны тутырырга кирәк. Аудиоязмадан 12 сүз тыңларсыз, шуларның дәрәҗәләрен плюслар белән билгеләп барырга.

        Аудиоязмада укылачак сүзләр:  ап-ак, сусыл, кызыл, бик матур, тозлырак, әчкелтем, катырак, яшькелт, көрән, кап-кара, кызурак, ак.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Гади

+

+

+

Чагыштыру

+

+

+

Артыклык

+

+

+

Кимлек

+

+

+

  • Ә хәзер партадашыгыз белән дәфтәрләрегезне алышыгыз, эшләрне

үрнәк буенча (интерактив тактада дөрес җаваплар күрсәтелә) тикшерәбез, карандашлар белән хаталарны төзәтәбез, билгеләр куябыз (“5”- бер хатасыз эшкә, “4”- 1-3 хатага кадәр, “3”- 4-6 хатага кадәр).

        Укучылар тикшерәләр, билгеләр куела, фикер алышына.

  • Эшебезне дәвам итәбез, ә хәзер карточкалар белән эшлибез

индивидуаль дифференцаль эш).

Бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны табабыз һәм аларның нинди җөмлә кисәге булуын күрсәтәбез, асларына сызабыз.  Җөмләләрне дәфтәргә күчерәбез.

           Көчле балалар өчен

  1. Хәсән Туфанның шигъри таланты укучыларны да, әдипләрне дә

үзенә тарта. (Н.Юзиев) 2. Нәфисәгә ул хәзер аеруча кызганыч һәм мескен булып күренә башлады. (Г.Бәширов)  3. Тормыш күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә челпәрәмә китерде (А.Гыйләҗев)

        Уртача укучылар өчен

  1. Син, чыннан да, илем, әкияттәге чабып барган атка охшаган.

(М.Әгъләмов) 2. Утар хәйран калырлык матур җирдә иде. (Ә.Еники) 3. Сихри җәйге төн дә үтте, елмаеп кош чыкты.

        Йомшаклар өчен

  1. Тышта ап-ак кар ява. 2. Күктә аксыл болытлар агыла. 3. Шаян җил

аларны каядыр еракларга куа.

        Соңнан өч укчы эшләрен укыйлар, хаталар төзәтелә, күрсәтмәләр бирелә.

  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
  • Укучылар, менә без сезнең белән сыйфат сүз төркемчәсен өйрәнүне

тәмамладык. Берникадәр алган белемнәребезне дә кабатладык. Ә хәзер әйдәгез алган белемнәребезне гомумиләштереп, системалаштырып сыйфат сүз төркемчәсенә морфологик анализ ясыйк.  Тактадагы планга игътибар итәбез анда сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибе бирелгән:

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2.  Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.
  3. Ясалыш күрсәтелә.
  4. Дәрәҗәсе билгеләнелә.
  5. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше

билгеләнә.

  1. Ниди җөмлә кисәге булуы әйтелә..

Үрнәк.

Кышкы төн серле һәм буранлы иде. (Н.Фәттах)

Кышкы- сыйфат, нисби сыйфат, ясалма сыйфат,  гади дәрәҗәдә,  

сыйфтланмышы төн сүзе, җөмләдә аергыч булып килә.

             Серле – сыйфат, асыл сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәбәр.

Буранлы- сыйфат, асыл сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәбәр.

        Ә хәзер әйдәгез китаптан 124 нче күнегүне башкарабыз. Җөмләләрне күчереп язабыз, сыйфатларны табабыз, аларга морфологик анализ ясыйбыз. Текста барлыгы өч җөмлә, тагатага ...., ...., .... чыгалар,  калганнар урыннарда эшлиләр.

        Күнегү эшләп бетерелгәч, тикшерелә, хаталар төзәтелә. Кирәкле күрсәтмәләр бирелә.

  1. Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.
  • Укучылар, ә хәзер сыйфат темасы буенча алган белемнәрегезне

тагын беркабат ачыклау максатыннан тест үткәрәбез. Мин сезгә тестлар таратам, сез шунда ук эшлисез, бирелгән биткә исем, фамилиягезне язырга онытмагыз.

  1. вар.

  1. Сыйфат лексик-гамматик яктан предметның нәрсәсен белдерә?

а) исемен;

ә) билгесен;

б) күләмен.

  1. Нисби сыйфат …

а) бер предметның икенче предметка мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә;

ә) предметның төп билгесен белдереп, аны төрле яклап ачыклый.

  1. Асыл сыйфатларга…

а) модальлек кушымчалары гына ялгана;

ә) бәйләгеч кушымчалар гына ялгана;

б)сүз ясагыч кушымчалар гына ялгана.

        4. Тезмә сыйфатлар…

     а) сүзләрне тезү юлы белән ясала, аерым языла;

     ә) ике тамырны тезү юлы белән ясала.

5. Сыйфат ясагыч кушымчалар:

     а) –гы, -ге, -кы, -ке, -лы, -ле, -сыз, - сез;

     ә) –даш, - дәш, -таш, -тәш, - чы, -че;

     б)  - га, -гә, -ка, -кә, -ны, -не.

6. Сыйфат дәрәҗәләре

   а) дүрт;

   ә) өч;

  б) ике төрле була.

7.  Әче, күк, сары, яшел, ак сыйфатларының кимлек дәрәҗәсен

    а) ясап була;

    ә) ясап булмый;

    б) кайберләреннән ясап була.

8. Тәмле, күркәм, батыр, сүзчән , сизгер сүзләре

    а) асыл сыйфатлар;

    ә) нисби сыйфатлар;

   б) исемнәр.

9. Сыйфатлар җөмләдә

    а) ия;

    ә) тәмамлык;

     б) аергыч, хәл, хәбәр булып килә.

          10. Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар;

ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар;

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар.

  1. вар.

  1. Сыйфатлар

а) эшнең билгесен;

ә) предметның билгесен;

б) билгенең билгесен белдерә.

  1. Сыйфатлар ясалышлары буенча…

а) 4 төрле була;

ә) 5 төрле була;

б) күп төрле була;

          3.  Нәсимә - гаиләдә иң өлкәне. Җөмләдәге сыйфат...

     а) тәмамлык булып килә;

               ә) аергыч булып килә;

               б) дөрес җавап бирелмәгән;

        4. Исемләшкән сыйфатлар дип

     а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала;

     ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала;

               б) исемнән соң килгән сыйфат атала;

5. Сыйфат ачыклап килгән исем

      а)  аерылмыш дип атала;

      ә) саналмыш дип атала;

      б) сыйфатланмыш дип атала.

6.  Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәррәк;

б) чибәрнең чибәре;

в) күгелҗем;

г) тозлы.

        7. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

                      а) кызылрак;

                        ә) ямь-яшел;

                        б) ак;

                      г) кап-кара.

        8. Ярдәмчел, егәрле  сыйфатларының ясалышы ягыннан  төрен билегләгез:

а) тамыр;

ә) кушма;

б) ясалма;

в) парлы.

        9. Кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?

а) Урманда һава чиста.

ә) Куян ак кар  өстеннән чаба.

б) Купшы карабүрекләр җим чүпли.

10. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

     а) предметның гадәти билгесен белдерә;

 ә) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге билгедән артык икәнлеген белдерә;

 б) бер предметтагы билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

 в) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән кимрәк икәнлеген белдерә.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Укучы бирелгәннәрнең берсен генә башкара.

  1. “Минем дустым” темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле

хикәя язарга (дәрестә бирелгән сыйфатларны кулланырга).

  1. Күнегү 122 (75 бит). Сыйфтларны таблица нигезендә тикшерергә

(өйдә беренче өлешен генә эшләргә)

  1. Рефлексия.

-Укучылар, дәресебез ахрына якынлаша. Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатладык, алган белемнәребезне системага салдык.

- Сыйфат сүз төркемнәрен өйрәнгәндә ниди авырлыклар кичердегез?

- Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әһәмиятле?

- Киләчәктә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Дәрестә катнашучыларга билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...