Брейн ринг уены
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

Татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен тикшерү максатыннан, 9-11 нче сыйныфларда үткәрү өчен интеллектуаль уен эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл breyn-ring_ueny_9-11_klass.docx25.4 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

Брейн – ринг

Туган телем, туган илем минем

Туган тел атналыгында үткәрелгән интеллектуаль уен

Укытучы: Габдрахманова Н.Ш.

2017-2018 нче уку елы

Брейн – ринг уены

Уенның максаты:

  • Халкыбызның гореф-гадәтләрен, күренекле шәхесләрен тирәнрәк өйрәнү.
  • Туган тел һәм әдәбият буенча белемнәрен билгеләү.
  • Укучыларның эзләнү һәм танып белү активлыкларын үстерү.
  • Туган якка мәхәббәт, халкыбызның күренекле шәхесләренә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары,  презентация.

Үзен белгән илен белер,

Илен белгән барын белер.

(Мәкаль)

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә.  Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Бүген без яшь зыялыларыбызның уены –“Брейн-ринг”ка җыелдык.

Уеныбызның барышына  һәм укучыларның чыгышларына  бәя бирүче жюри составы белән дә танышыйк.    

  1. Гаффарова Д.В. –тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары.
  2. Нәбиуллина Г.Р.  – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Алып баручы: Ә хәзер уенның кагыйдәсе белән таныштырып китик. Һәр өстәлгә сигнал карталары куелган. Иң элек 3 команда да алып баручының соравын игътибар белән тыңлый. Фикер алышу өчен командаларга 15 секунд вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә һәр команда, үзләренең әзер икәнлеген белдереп, сигнал картасын күтәрә. Капитан команда әгъзаларыннан сорауга кем  җавап бирергә тиешлеген әйтә. Кайсы команда сигнал картасын беренче күтәрә, шул команда җавапны беренче булып бирә. Команданың җавабы дөрес булмаганда, уйлау өчен икенче командага 15 секунд вакыт бирелә. Дөрес җавап биргән команда 1 очко ала. Бер команда да җавап бирә алмаган очракта, очко куелмый. Җыелган очколарның санына карап, җиңүче билгеләнә.

Уен 5 раундтан торачак. Һәр раундның үз темасы бар.

1раунд – Татарстан – татар иле.

2 раунд – Туган телем минем.

3 раунд – Без әдәбият сөючеләр.

4 раунд – Капитаннар ярышы. Кем күбрәк? Кем җитезрәк?

Алып баручы: Уен өчен 3 команда чакырылды. Командалар үзләренә исем, девиз һәм капитан сайларга тиеш иде. Иң беренче без шул командалар белән танышып китәрбез. Рәхим итегез, сүзне сезгә бирәбез. (командалар үзләре белән таныштыра)

  • Шулай итеп, уенны башлыйбыз .

1раунд – Татарстан – татар иле.

1.”Татар” сүзе нәрсәне аңлата?

 “ТАТ”-Тау,ә “ар”-кеше дигәнне аңлата,дип яза Березин.Башка карашлар да яши.

2. Казанның бер урамы мәхәббәт дастанының авторы исемен йөртә. Сүз нинди дастан турында бара?Аның авторы кем?

   “Кыйссаи Йосыф” әсәре турында сүз бара.Аның авторы Кол Гали.

3. Хатын-кызлар элек итәкләренә өстәмәләр куеп озын итеп тегелгән күлмәкләр кигәннәр.Итәктәге кат-кат итеп тегелгән өстәмәләрне ничек атаганнар?“Бәбәй итәк” яки “бала итәк” дип атаганнар.

4.Әти-әниләре кунакка киткәч,өйдә егетләр-кызлар җыелып үткәрелә торган бәйрәмнең исеме ничек?         Аулак өй.

5. Татар кызлары  кияүгә чыкканда бирнәләрен салып алып бара торган агач тартма.           Сандык.

6. Сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелгән татар хатын-кызлары баш киеме.    Калфак.

7. Сабан туйларының йөзек кашы булган милли спорт ярышы.    Көрәш.

8. Бабаларыбыз төрле бизәнү әйберләре ясауда кулланган аксыл соры төстәге затлы металл.       Көмеш.

9. Элекке су китерү җайланмасы.       Көянтә.

10. Мәчет түбәсендә тар конус рәвешендә эшләнгән корылма.     Манара.

Ял минуты

“Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкару.

2 раунд – Туган телем минем.

  1. Предметның билгесен белдерә торган мөстәкыйль  сүз төркеме ничек атала?(сыйфат)
  2. Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?(7)
  3. Казан, Арча, Нәзирә, Кама, Айбулат - нинди исемнәр?(ялгызлык)
  4. Хәзерге заман хикәя фигыльләр ничек ясала? Мисаллар  әйтегез.(бара, килә, эшли. уйный)
  5. Бишенче, уналтынчы – болар нинди саннар?(тәртип)
  6. Заман категориясе нинди сүз төркемендә кулланыла?(фигыль)
  7. Ясалышы буенча нинди исемнәр була?(тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма)
  8. Шыгыр-шыгыр, ялт-йолт, җем-җем – болар нинди сүз төркеме? (аваз ияртеме)
  9. Сүздә сузык авазларның калынлыкта һәм нечкәлектә ярашуы – ул......?(рәт гармониясе)
  10.  Татар телендә җөмләләр нинди бәйләнешкә керә? (тезүле һәм ияртүле)

Ял минуты

“Туган тел” җырын башкару

3 раунд – Без - әдәбият сөючеләр.

Слайдлар буенча җавап бирү. Бу өзекләр кайсы әсәрдән? Аның авторы кем?

1.Шәп маллар аякланып туа, диләр. Ахрысы, бу сүз дөрестер. Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде. (Г.Ибраһимов. ”Алмачуар”)

2.Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә, тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм. (Г. Тукай. “Исемдә калганнар”)

3.Бармыйм дигәч, бармыйм. Иң әүвәл, мин театрның кайда икәнен белмим. Икенчедән, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим. (Г.Камал. “Беренче театр”)

4.  Г.Камал. “Беренче театр” 

5. Г.Ибраһимов. “Алмачуар”

6. Г.Тукай. “Кызыклы шәкерт”

4 раунд – Капитаннар ярышы. Кем күбрәк? Кем җитезрәк?

1 командага.

 1.” Туган тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)

3.Елның бишенче ае – август.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Дүшәмбе – русча среда була.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

7.Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)

8.Сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)

9.Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)

10.Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)

2 командага

1.”Туган авыл” шигырен Г.Тукай язган. (әйе)

2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3.Елның икенче ае -март. (юк)

4.Шимбә – русча суббота.(әйе)

5.Татар телендә биш сүз төркеме бар.(юк)

6.Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк)

7.Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)

8.Фигыльнең сораулары – нишли?нишләде?(әйе)

9.Россиянең башкаласы Казан шәһәре. (юк)

10.Син унынчы сыйныфта укыйсың.  (әйе)

3 командага

1.” Җырларым” шигырен Г.Тукай язган.(юк)

2. Ак-кара, зур-кечкенә – бу синоним сүзләр. (юк)

3.Елның уникенче ае – ноябрь.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Китапханә – русча столовая була.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – антонимнар. (әйе)

7.Аергыч – җөмләнең иярчен кисәге. (әйе)

8. Син - команда капитаны. (әйе)

9. С.Хәким  ул - җырчы (юк)

10. Башкорстан ул - республика (әйе)

Ял минуты.  Тизәйткеч әйтергә.      Кара карга кунган ак карга.

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!   (Җиңүчеләрне бүләкләү)                                  

Бүгенге уеныбыз ахырына якынлашты. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

брейн-ринг "Содружество муз"

Конкурс знакоков искусств (материал к декаде искусств)...

Внеклассное мероприятие по истории. Брейн-ринг "Политическая раздробленность на Руси" 6 класс

Внеклассное мероприятие по истории. Брейн-ринг "Политическая раздробленность на Руси" 6 класс. Мероприятие подготовлено к предметной неделе. Участвуют команды параллели 6-х  классов....

физико-математический брейн-ринг

Внеклассное мероприятие для 9-10 классов. С помощью мероприятия хотелось повысить интерес учеников к предмету....

Сценарий брейн-ринга.

     Данный сценарий разработан для детей 4 -6 классов. Он позволяет в доступной и увлекательной форме закрепить знания, полученные на уроках. Вопросы брейн- ринга достаточ...

Физико-математический брейн-ринг 8-9 класс

Цель: -развитие и укрепление интереса к предмету, -развитие познавательной и творческой деятельности, -развитие культуры коллективного умственного труда....

Математический "Брейн-ринг" для учащихся 8-х классов

Данный «Брейн-ринг» способствует , развитию познавательной активности учащихся, логического мышления, внимания, повышению интереса к изучению математики, расширению кругозора , углублению знаний по ма...

«Брейн – ринг» уены

Сценарий игры "Брейн-ринг" по татарскому языку для учеников 3-го класса...