Туган телем - татар теле
статья на тему

Даутова Кадрия Нургаяновна

О родном языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem_-_tatar_tele_dautova_k.n._1_nche_mktp.docx17.92 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – татар теле

      Туган ил, туган тел… Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш, әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла . Үзенең туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын, халкын үз итә, ярата ала.

     Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә мин  укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабасын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Моның өчен укучыларда туган төбәгебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүдә, Татарстан җиренең гүзәл җир булуын төшендерәм.

      Әйе, безнең бурычыбыз – яшь буынны сәламәт тәнле, таза рухлы, шат күңелле, туган илен һәм халкын чын күңелдән яратучы, тыныч һәм матур тормыш өчен көрәшкә әзер торучы, олы җанлы гражданнар тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен ышанычлы, сыналган, бала рухына тирән тәэсир итә торган чараларның берсе-ана теле.

Ана теле белән баланың теле ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә, тел ярдәмендә аның аң-белем дәрәҗәсе, дөньяга карашы киңәйгәннән – киңәя бара. Ниһаять, ул чын кеше булып җитешә.

Ана теле балага чынбарлыкны тану, үз халкының, башка милләтләрнең үткәне, хәзергесе белән таныш булу өчен киң юллар ача. Шуңа күрә дә һәр халык яшь буынга үзенең ана телен, шушы телдә иҗат ителгән әдәби һәм мәдәни байлыкны белдерергә тырыша.

Бала тәрбияләүдә ана теленең җаваплы роле гаилә һәм мәктәптә генә тулысынча тормышка ашырыла ала.

      Безнен туган телебез – татар теле. Бүгенге көндә туган телебез кыл өстендә, мәктәпләр ике ут арасында. Әле алар үзләренең хәле нинди буласын белми. Телебезне саклап калсак иде, чөнки һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.

                            Күп телләрне белү яхшы шөгыль,

                            Туган телең үги калмаса.

                           Җанын салып әйткән әткәң сүзен

                           Синең аша балаң аңласа.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем-татар теле

Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Туган телем-татар теле

Дэрестән тыш чара...