"Г.Тукай әсәрендә антонимнар"
методическая разработка (8 класс) на тему

Хазипова Гульназ Дамировна

Телнең лексик составында антонимия зур роль уйный, шуңа күрә лексиканы өйрәнүче галимнәр моңа бик әһәмият бирәләр. Соңгы елларда татарларда гына түгел, барлык халыкларда да антонимнар сүзлекләрен төзү яисә булганнарын тулыландыру кебек эшнең җанлануы гына да моның шулай икәнлеген күрсәтеп тора.

"Бу сүзләр табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау җирлегендә барлыкка килгәннәр һәм халкыбызның тарихи-иҗтимагый тормышы һәм көнкүреше тәҗрибәсен чагылдыралар, шуңа күрә алар мәкальләрдә, җырларда, әкиятләрдә, табышмакларда күп кулланылалар да” - дип язалар антонимнар хакында галимнәр Ф.Сафиуллина белән Л.Ризванова.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл научно-практическая работа44.11 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнни-тикшеренү эше

Тукай поэзиясендә антонимнар

Беренче квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хаҗипова Г.Д.

Бөгелмә, 2018 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ ...............................................................................................................3

 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар телендә антонимнарның лингвистик үзенчәлекләре......................................................................................................

1.1. Антоним турында төшенчә һәм аның төрләре........................

1.2. Антонимнарның лексик-семантик төрләре............................

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Г.Тукай поэзиясендә антонимнар...................................

       2.1. Г.Тукай поэзиясен өйрәнүнең торышы...............................

       2.2. Г.Тукай шигъриятендә антонимнардан файдалану үзенчәлекләре.

ЙОМГАКЛАУ ...................................................................................................

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ........................................... ........

УКЫТУЧЫНЫҢ РЕЗЕНЦИЯСЕ

КЕРЕШ

Тел белеменең мөһим бер тармагын тәшкил итүче лексикологиянең төп өйрәнү объекты - сүз. Ул сүзнең төп хасиятләрен, үзенчәлекләрен танып белүне, сүзнең табигатен, төзелешен ачуны гына максат итми, аны сүзлек составының бер өлеше булган хәлдә дә тикшерә.

Теманың актуальлеге. Телнең лексик составында антонимия зур роль уйный, шуңа күрә лексиканы өйрәнүче галимнәр моңа бик әһәмият бирәләр. Соңгы елларда татарларда гына түгел, барлык халыкларда да антонимнар сүзлекләрен төзү яисә булганнарын тулыландыру кебек эшнең җанлануы гына да моның шулай икәнлеген күрсәтеп тора.

"Бу сүзләр табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау җирлегендә барлыкка килгәннәр һәм халкыбызның тарихи-иҗтимагый тормышы һәм көнкүреше тәҗрибәсен чагылдыралар, шуңа күрә алар мәкальләрдә, җырларда, әкиятләрдә, табышмакларда күп кулланылалар да” - дип язалар антонимнар хакында галимнәр Ф.Сафиуллина белән Л.Ризванова.

Югарыда китерелгән өзектән без антонимнарның шулай ук тормыш-көнкүрешне сүз ярдәмендә чагылдыручы сәнгать төре булган әдәбият өчен дә әһәмиятлелеге хакында фикер чыгара алабыз. Чынлыкта да, әдәбият галимнәре тарафыннан да антонимнар шактый ныклап өйрәнелә, тел-сурәтләү чараларының лексик төркеме эчендә карала һәм образлы сурәт тудыруда мөһимлеге һәрвакыт ассызыклана.

Теманың яңалыгы. Шунысы кызыклы: "Әдәбият белеме сүзлеге"ндә антонимнарга мисаллар нәкъ менә Г.Тукай иҗатыннан китерелә.2 

Кызганыч ки, әдәбият галимнәренең Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланышының төп вазифасын ачмаулары күренә. Әлбәттә, Г.Тукай иҗатында антонимнар куллануның иң кызыклы үрнәкләре иҗтимагый лирикасында. Ул алар ярдәмендә  шигъри сүзнең үтемлелегенә, тәэсирлелегенә, иҗтимагый яңгырашына ирешә.

Димәк, әле әдәбиятчылар да, телчеләр дә, моңа кадәр ни дәрәҗәдә генә өйрәнелгән- булмасын, татар халкының танылган шагыйре иҗатын тагын да тирәнрәк тикшерергә, әйтик, хәтта шул ук антонимнарның кулланылыш киңлекләрен дә төгәлрәк билгеләргә тиешләр.

Хезмәтнең максаты  - Г.Тукай поэзиясендә антонимнарны куллану үзенчәлекләрен ачыклау.
Максатка ирешү барышында  түбәндәге
бурычлар куела:
1.Г.Тукай шигырьләрен тирәнтен өйрәнү.
2. Г.Тукай кулланган антонимнарның лексик үзенчәлекләрен билгеләү.
3. Аның иҗаты һәм әсәрләре турындагы тәнкыйди материаллар белән танышу.
Өйрәнү объекты – Габдулла Тукай , предметы – Г.Тукайның  шигырьләрендә антонимнар
Хезмәтнең фәнни (гамәли) әһәмияте  -  татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Антонимиягә хас булган үзенчәлекләр, аларның поэтик сүз-сурәт тудырудагы әһәмияте шушы көнгә кадәр тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән, бу өлкәдә бәхәсле, ачыкланасы мәсьәләләр дә бар кебек әле. Хәтта алай булмаганда да, телнең бер урында гына таптанмавын, гел үсеш-үзгәрештә булуын, аның һәр күренешенең һәр чорда өйрәнелергә тиешлеген онытмаска кирәк.

Шулай да, темабызның яңалыгы турында сөйләгәндә, без шулай ук Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланылышы хакындагы хезмәтләрнең булу-булмавы турында сүз йөртергә тиештер, һәм без әлеге планда махсус күләмле хезмәтнең булмавы хакында әйтәбез. Димәк, алган темабыз да яңа булып чыга.

Чыганаклар. Фәнни эшне язганда, без Г.Тукайның күптомлыгыннан беренче һәм икенче тупланмаларны, ягъни шигырь җыентыкларын нигез итеп алдык.

Фәнни чыганакларның күпчелеге теманың өйрәнелү дәрәҗәсе турында сүз барганда аталды. Без, алардан тыш, язучыларның һәм шагыйрьләрнең сүз белән сурәт ясау осталыгын тикшергән Р.Бикмөхәммәтов, И.Бәширова, матур әдәбият теленең үзенчәлекләрен өйрәнгән В.Хаков, Тукай иҗатында әдәби тел чагылышын өйрәнгән М.Зәкиев хезмәтләрен дә күз уңында тоттык, һәм алар библиографиядә чагылыш тапканнар.

Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлек, йомгак, кулланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт. Беренче бүлек “Татар телендә антонимнаның лингвистик үзенчәлекләре” дип исемләнә. Анда антонимнарның төзелешенең структурасы, аларның лексик семантик бүленеше турында сүз бара.

Икенче “Г.Тукай поэзиясендә антонимнар” дип исемләнгән бүлектә Г.Тукай шигъриятендә тоткан роле  хакында сүз алып барыла. Йомгакта гомуми нәтиҗәләр ясала. Кулланылган әдәбиятта фәнни-теоритик әдәбият  һәм чыганаклар чагылыш таба.

Хезмәтнең структурасы үз алдыбызга куйган Г.Тукай поэзиясендә антонимнарны куллану үзенчәлекләрен ачу максатын һәм шул эшне башкару өчен алга куйган бурычларны ачык чагылдыра.

Йомгакта гомуми нәтиҗәләр ясала.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

Татар телендә антонимнарның лингвистик үзенчәлекләре.

1.1. Антоним турында төшенчә һәм аның төрләре.

Тел белемендә антонимнар төшенчәсенә анык бигеләмә бирелгән: капма-каршы мәгънәне белдерә торган сүзләр антонимнар дип йөртәләр.  Дөньяны танып-белү пратикасында кеше бер-берсенә карата капма-каршы мөнәсәбәттәге предметларны, күренеш һәм хәрәкәтләрне, аларның һәртөрле сыйфатларын, билгеләрен күрә яки тоя.

Бүгенге көндә антонимнар турында мәгълүматны мәктәп дәреслекләреннән, югары уку йорты өчен язылган хезмәтләрдән, аңлатмалы яисә әдәбият белеме сүзлекләреннән, төрле фәнни мәкаләләрдән алырга була. Антонимнарның төрләре турында шактый кызыклы сүз алып барган хезмәтләрнең берсе итеп 1965 нче елны басылып чыккан "Хәзерге татар әдәби теле" китабын күрсәтергә кирәктер. Әлеге дәреслек-кулланманың Хәлиф ага Курбатов "Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы" (Казан, 1971) дигән хезмәтендә антонимнарның сүз-сурәт тудыру чарасы буларак кулланылышына аерым туктала.

Профессор Габделхай Әхәтов "Хәзерге татар теленең лексикасы" (Уфа, 1975) дәреслегендә антонимнар турында шулай ук кайбер мәгълүматлар бирә. Аларны төзелешләре ягыннан өч төркемгә бүлә:-   төп антонимнар, ясалма антонимнар, парлы антоним сүзләр. Болардан    тыш    ул    елларда    кайбер    методик    хезмәтләрдә

антонимнарга   караган   төрле   күнегү-биремнәрне   дә   табарга  була.

Әйтик, Ф.С.Сафиуллинаның      дүртенче-сигезенче сыйныфлар өчен

язган "Татар теленең лексикасы" (Казан, 1975) дип аталган күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы бар. Анда антонимнарның татар халык мәкальләрендә, әйтемнәрендә еш куллануына басым ясалган. Антонимнар турында мавыктыргыч мәгълүматларны Шифа Ханбикованың "Сүздәге антонимик мәгънәләр'" һәм Л.Хәбибевнең "Сүзлек өстендә эшләгәндә антонимнарның роле" дигән хезмәтләреннән дә табарга була.

Татар галимнәре арасында лексикология өлкәсендә иң актив эшләүчеләрдән Ф.С.Сафиуллинаны күрсәтергә кирәктер. 1999 нчы елны басылып чыккан "Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология" хезмәтенә урнаштырылган "Автор сүзе"ндә ул ул үзенең шул юнәлештәге берничә дистә китабын атый. Әйтергә кирәк, әлеге хезмәтләрнең күпчелегендә антонимнарга кагылышлы материал бар. Галимә антонимнарны биш төркемгә бүлеп карый: күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатларын тасвирлыйлар; вакыт төшенчәсен тасвирлыйлар; күренешләрнең озынлыгын, күләмен, урнашуын белдерәләр;табигать күренешләрен белдерәләр; процессларны каршы куялар;   гомумирәк төшенчәләрне белдерәләр.

Татар тел белемендә антонимнарны структур яктан түбәндәге төрләргә бүләләр:

-төрле тамыр антонимнарга (батыр-куркак, тиз-акрын)

- бер тамырлы антонимнарга (эшле-эшсез, сулы-сусыз)

1.2. Антонимнарның лексик-семантик төрләре.

Лесик-семантик мәгънәләре ягыннан татар телендәге антонимнар түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр:

-кешенең холкы, яшәү рәвеше белән бәйләнгән төшенчәләрне чагылдыручы антоним сүзләр: акыллы - юләр, эшчән - ялкау, шат - борчу һ.б. Г.Тукайдан да бер мисал китереп узарга мөмкин:

Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән);

-   табигать  күренешләрен  белдерүче  антоним  сүзләр: тау-чокыр, җир - күк, тирән - сай (Тукайда:

Анда бик эссе вә салкын түгел, урта һава.);

-   вакыт төшенчәсен аңлатучы антонимик рәт: бүген - иртәгә, җәй кыш, элек - хәзер... ( Тукайда:     ... И Юләр! Кысканга былтыр кычкырасыңмы быел?!); урын төшенчәсен беелдерүче антонимнар:  биек - тәбәнәк, уңда - сулда, алда - артта, биек - тәбәнәк, дөнья - ахирәт (Тукайда:  ... Алны - артны, уңны - сулны белмичә утын кисә  

яисә: һәрьяктан: уң, сул, ас, өстән чолгап алынганбыз һәм:

Ярдәмгә җитеш: җир йөзеннән сөрделәр безне;

 Дөнья һәм Ахирәтен ташлап китүдән дә башка чара юк);

-кешеләрнең кылган гамәлләренә, кичерешләренә, үзара мөнәсәбәтләренә, холыкларына, җәмгыятьтәге социаль хәлләренә бәйләнешле антонимнар: бай-ярлы, сабыр-түземсез, дус-дошман, хуҗа-кол.

Лексик-семантик яктан караганда, акнтонимик парларның күпчелек очракта кешенең халәтен, тормышын һәм эшчәнлеген чагылдыруын күрдек. Г.Тукайның һәрбер шигырендә диярлек антонимнар табарга мөмкин. Аларның да күпчелеге лирик миннең рухи дөньясын чагылдыруда төп рольне уйнаган әлеге төр антоимнар булып тора. Без һәр төркемгә аның иҗатыннан мисаллар китереп бардык, һәм бу бүлекчә Г.Тукай шигырьләрендә кулланылган антонимнарны лексик-семантик төркемләү рәвешен дә алды.

Антонимнар булып килә алучы сүзләр бер генә сүз төркеменә карый алалар. Әйтик, ата-ана, абый-апа (исем), алга - артка, читтән -уртадан (рәвеш), килә - китә, ача - яба (фигыль), сынык - бөтен, матур - ямьсез (сыйфат), шунлыктан алар төрле сүз төркемнәренә караган парлы сүзләр ясауда еш кулланылалар.

Үзләренең лексик составлары буенча күпчелек очракта антоним

парлар төп татар сүзләреннән ясалганнар   (ач - тук, якын - ерак, озын

- кыска), шул ук вакытта алынма сүзләрдән дә антоним парлары бар.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Г.Тукай поэзиясендә антонимнар.

2.1. Г.Тукай поэзиясен өйрәнүнең торышы.

Татар поэзиясенең гомере озын, сурәтләү чаралары бик бай.

Татар поэзиясе һаман үсә, яңа үрләр-биеклекләр яулый, чөнки аның башында Кол Гали, Кандалый, Тукай кебек зур талант ияләренең язганнары тора.

Татар шигъри сүзенең үзенчәлекләрен өйрәнү бүгенге көндә дә актуаль булып кала.

Бүгенге көндә галимнәребез Г.Тукайның энциклопедик сүзлеген төзү эшен бара. Тукай турында әле дә диссертацияләр яклана, китаплар языла. Соңгы елларда чыккан хезмәтләр аарсында иң кызыклысы, Тукай мирасын тел ноктасыннан тикшерү хакында мәкаләләрне үзенә туплаганы - "Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте" исемле җыентык.

Тукай шигъриятенең, бөеклеген хәтта чит ил каләм ияләре дә таныйлар икән. Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Г.Тукайның тормышы, әдәби иҗаты, әсәрләренең тел үзенчәлекләре шактый дәрәҗәдә өйрәнелгән, әмма әле аны тагын да тирәнрәк анализлау, халыкка һәрьяклы күрсәтү мөмкинлекләре калган.

"Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы" хезмәтендә Х.Курбатов, антонимнарга ни өчен тукталуын аңлатып, түбәндәгеләрне яза:

"Антонимнарны стилистикада күрсәтеп үтүнең әһәмияте шунда: аларны куллану белән бер күренеш икенче күренешкә капма-каршы куела, һәм шуның аркасында сурәтлелекнең көче бермә-бер арта (мәсәлән, кара әйберне ак әйбер өстенә яки киресенчә куйган кебек). Бу алымны Г.Тукай бик яратып куллана. Г.Тукайның кайбер шигырьләре тулысынча шушы алымга корылган".

Г.Тукай иҗаты шагыйрьнең шул каршылыкларны игътибарга алуын, шул каршылыкның кайсы якка авышуын, кем файдасына хәл итүен күзәтеп торганлыгын күрсәтә.

Көн эчендә кешеләр яктыдан караңгыга керәләр, яңа үләннең, бөренең борын төртүенә шаһит була алалар, эсселиләр, туңалар, ак һәм кара төсләр чолганышында калалар, бик яисә тәбәнәк предметлар аарсында йөриләр, аралар, ял итеп алалар, сөйләшәләр яисә туктап торалар, көләләр яки елыйлар... Бу күренешләрне бихисап күп дәвам итәргә булыр иде.

2.2. Г.Тукай шигъриятендә антонимнардан файдалану үзенчәлекләре.

Тукай әсәрләре мәктәп программасында башлангыч сыйныфлардан ук өйрәнелә һәм без мәктәпне тәмамалаганчыга кадәр дәвам итә. Мин бүген сезгә Тукайның үз иҗатында антонимнарны ничек уңышлы куллануын күрсәтеп үтәргә телим.

Мәсәлән, Г.Тукайның "Ит базарында тәрәккый" исемле бер шигырендә җир йөзендә бар нәрсәнең бер-берсенә капма-каршы торуын сурәтли. Шуннан аерым юлларны гына китереп узыйк:

Җиһанда "сез" сүзе бар "без"гә каршы,

Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы,

Каршы бөтен нәрсә бер-берсенә:

"Бәянел-хак" чыга "Йолдыз"га каршы,

Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар,

Караңгы көн туа көндезгә каршы,-'дип яза.

Философлар капма-каршылыкның табигатьтә ике төре бар дип саныйлар:

-   бер үк әйбер яки күренешнең үз эчендәге капма-каршылыгы;

ике әйбер яисә ике күренеш арасындагы каршылык. Мәсәлән, көньяк һәм төньяк бер үк чынбарлыкка караган капма-каршы билгеләр, җир шарының ике полюслары. Алар үзара аерымланган, дифференцияләнгән чынбарлыктан гыйбарәт, ягъни какпма-каршылыкны чагылдыручы аерым сыйфатлары бар (җылылык, җир шарындагы координаталар, кояш торышына мөнәсәбәт...)

Язучылар алда аталган ике төрле каршылыктан ничек файдаланалар соң? Бу, беренче чиратта, конфликт үстерелешендә чагыла. Лирик миннең, кайсы да булса эпик әсәрдәге геройның эчке каршылыклардан торган күңел дөньясы эчке конфликтка нигез бирә. Аны чишеп, кеше рухи баскычның югарырак биеклегенә күтәрелә.

Геройлар шул ук вакытта башка геройлар, табигать күренешләре, җәмгыять, аның социаль төркемнәре белән каршылыкка керәләр. Без моны тышкы конфликт дип атыйбыз. Ул чишелгәч, әсәр тәмамлана.

Ә бит проблема чишелгәнче, ягъни конфликт хәл ителгәнче, ул сурәтләнергә дә тиеш. Каләм иясенә шул вакытта антонимнар, аның ярдәмендә тудырылган антитезалы тасвирлар ярдәмгә килә ала.

Димәк, без яши торган, безне чолгап алган чынбарлыкны яңадан иҗат иткәндә, аның образын, сүз-сурәтен тудырганда, язучылар, шагыйрьләр каршылыклы дөньяны, катлаулы күренешләрне ачу өчен, аларның сыйфатларын янәшә куеп карыйлар, чагыштыралар икән, ә инде антонимнарга нигезләнгән сүз-сурәтнең, образның лингвистик асылы тормышның, җәмгыятьнең, ягъни чынбарлыкның үзенең асылына кайтып кала.

Антонимнар төрле стилистик фигуралар, художестволы троплар төзүдә катнашалар. Антоним сүзләр сөйләмнең экспрессиясен, эмоциональлеген көчәйтү, күренешләрне үзара капма-каршы куеп чагыштыру, образландыру чарасы булып тора, әнә шул сыйфатлары аркасында алар халык авыз иҗатында мулдан кулланылалар.

Каршылыклар, уңай янәшәлекләр кебек үк, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез" (Г.Тукай).

Күргәнегезчә, галимнәр антонимнар турында сөйләгәндә, аның отышлы мисаллары күп булган Г.Тукай иҗатына таяналар. Югарыда китерелгән строфада ике юлда ике күренеш тасвирлана, тыныч һәм сугыш дигән антонимнар ул күренешләрне капма-каршы янәшәлек итә.

Тукай шигъриятенең әлеге үзенчәлеге теләсә кемнең күзенә ташланырлык дәрәҗәдә. Кайвакыт хәтта ул персонажларны антоним исемнәр аркылы атый ("Кемне сөяргә кирәк?" - дус, дошман; "Татар кызларына" - кыз һәм егет;), аларның холык-сыйфатларын антоним сыйфатлар белән төрле янәшәлекләрдә чагылдыра ")

Кечкенә генә бер көйле хикәя"дә Сафа абзый - тәкъва, ягъни изге, юаш, бичара, беркатлы кеше, ә хатыны Фатыйма гөнаһлы, усал, гайрәтле, икейөзле ханым дип атала). Тукай кайвакыт әсәр атамаларын да антитеза рәвешендә тудыра, моның өчен антонимнар куллана: "Шатлык вә хәсрәт", "Тешләре ямьсез матурга", "Егет илә кыз", "Чынвә ялган".

Тукайда антонимнарның муллыгын ничек аңлатырга соң? Ул Тукайның талантына, фикерләү үзенчәлегенә, ул иҗат иткән һәм яшәгән тарихи чордагы каршылыкларның зурлыгына бәйле дип уйларга кирәк.

Бу елларда какдимчелек һәм җәдидчелек хәрәкәтенең үзара көрәше, төрле партияләрнең көрәшләре, Бишенче елгы инкыйлабтан соң кара реакция еллары башлану һ.б. әнә шул турыда сөйли. Шул ук тормышта яшәп тә, шул чорда иҗат итеп тә тормыш каршылыкларын бу дәрәҗәдә кискенләштермәгән башка шагыйрьләр дә бар бит әле. Димәк, безнең аның табигый таланты, язу үзенчәлеге турындагы фаразлар хакыйкать булып чыга.

Тарихи темага язылган шигырьләрдә, мәсәлән, милли бәйсезлегебезне югалту тарихын чагылдырган "Кичке азан"да да антонимнар бик күп: калмады-калды, кисәк (бөтен) - тузан, җан - тән, вакытында-хәзер... (элек - хәзер мәгънәсендә)...

Тукай шигырьләре белән танышканнан соң, без аның антонимнарны нинди темаларны ачканда, яисә ,нинди максатлардан кулланганлыгын карап уздык.

Тукайда табигать лирикасы әллә ни мул түгел, әмма аның һәрбер шигшырендә диярлек табигать тасвирлары бар. Табигать образлары дигәндә, без аңа табигатьтәге предметларны, күренешләрне, вакыйгаларны да кертәбез. Тукай - шагыйрь, шунлыктан ул табигать күренешләрен кешенең эчке хисләре, кичерешләре белән янәшә куя, чагыштыра, берсен ачканда икенчесеннән файдалана. Әйтик, кеше каршылыклы хисләр эчендә янганда, табигатьтән үз хисләренә аваздашлык эзли. Тукайның лирик мине дә шулай:

Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!

Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен!

Бу мисалда табигатьтәге капма-каршылык кичә-бүген антоним рәвешләре ярдәмендә тудырылган. Шул ук вакытта монда тәүлек эчендәге капма-каршы якка үзгәрешләрне чагылдырган "ямьсез" һәм ямьле мәгънәсендә килгән "нинди" сүзләрен дә контекстуаль антонимнар дип карарга кирәк.

Тукай үз героен да табигатьнең кичәге һәм бүгенге шартларына куеп карый, аның тәүлек эчендә үзгәргән халәтен шулай ук сүз сөрешендә барлыкка килгән антонимнар аркылы тудыра. Без бер үк вакытта Тукайның лирик мине, бәлки, нәкъ менә үз рухында уңай якка китеш булганга таибгатьне башкача кабул итә торгандыр дип тә фаразлый алабыз.

Тукайның мәхәббәт лирикасын күздән кичерсәк, аның сөюне -сөймәүгә, хәсрәтне - шатлыкка, бәхетне - бәхетсезлеккә, җир кызын – күк кызына каршы куюын күрәбез, әмма иң күп каршы кую син һәм мин рәвешендә бара.

И Матур! Мин янмас идем - яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр - тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый, -

Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!" -ди ул "Син булмасаң!" шигырендә.

Аллага мәхәббәт хакында язылган суфичылык шигырьләрендә Тукайның лирик мине булган кол-"кеше" һәм аның хуҗасы Алла ("Алла гыйшкына").

Наданлык һәм белемлелекне үзара каршы куйган (фән-мәгърифәт, һөнәр ... темасы) мәгърифәтчелек рухындагы шигырьләрдә дә антонимнар бик күп:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, миләтем; Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым.

("Милләткә")

 Әлбәттә, сәяси-иҗтимагый сатирада, замандашларына тәнкыйтьтә ГюТукай аеруча мул куллана. Мәсәлән “ Печән базары , яхуд яңа Кисекбаш” та шундый юллар бар:

Берсе алдый шунда, берсе алдана ...

Шунда тау-тау торган он капчыклары,

 Аглыйлар саилче кыз, карчыклары...

Калды уң якта "Китаплар ханәсе",

Сулда - "Әлислах" идарәханәсе...

Тукай поэзиясендәге антонимнар белән танышкач, без анда һәр сүз төркеменә караган антонимнар барлыгын күрдек. Антонимнар турында мәгълүмат биргән бүлекчәдә без мисалларны Г.Тукайдан китереп барган идек инде, хәзер исә без аларның тасвирны матурлавына да игътибар итәрбез.

Г.Тукай көн, ел, гомер агышын тасвирлаганда, күбрәк исем антонимнар булган көн-төн, ай-кояш, кыш-яз, көз-җәй, яшьлек-картлык парларыннан файдалана. Ә инде үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган мәхәббәт шигырьләрендә, чын-ялган, шатлык-хәсрәт, кыз-егет, дус-дошман парларын куллана.

Тукай мифологик образларга да еш мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә ясалган антонимнар аның шигъриятен бик үзенчәлекле итә:

Аваз! Дим, ишетеләсең, әйтче, кайдан? Фәрештә кычкырамы яки шайтан? ("Ачы тәҗрибә авазы")

Иҗтимагый лирикада шулай ук чын-ялган, бай-ярлы, эшле-эшсез, кайгы-шатлык кебек парлар күбрәк очрый.

Ни була инде хәзер: шатлык вә кайгы аңар ("Тәүлек")

Шул ук вакытта Г.тукай иҗатында иң күп кулланылган антонимик пар: кайгы - шатлык. Бу шагыйрьнең рухы, сәламәтлеге, яшәү рәвеше белән аңлатыла торгандыр. Шагыйрь, әйтерсең, кайгылы тормыш юлы кичә, әмма киләчәккә өметләнә.

Г.Тукай иҗатының соңгы чорында бу антонимнарның тагын да ешаюы, кайгы-хәсрәт синонимнарының исә кисәк артып китүе күзәтелә, бу безнең фикернең хаклыгын, Тукайның үз хәлен белүен, өметсезлеккә таба атлавын күрсәтә.

Тукай шигъриятенең таҗ шигырьләрендә һәрвакыт антонимнар бар. Кечкенәдән җырлап үскән "Туган тел"не генә искә төшерик. Ул шулай ук исем антонимнардан башлана:

И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлә синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым - кайгым минем.

Тукай, әлбәттә, каршылыклы тасвирны антонимнар ярдәмендә генә тудырмый. Болай эшләү җиңелрәк булыр иде. Күпчелек очракта ул аны фикерләр каршылыгы, башка тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә күз алдына китерелгән капма-каршы эчтәлектәге тормыш картиналары аша бирә:

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,

Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил елый, -

дип яза ул "Көзге җилләр" шигырендә. Әлбәттә, бу очракта кортка һәм нечкә бил сүзләрен контекстуаль антоним дип карарга мөмкин, әмма капма-каршы тасвир аның белән генә чикләнми, монда төп мәгънә кемнеңдер байлыкта йөзүендә, шул ук ваыктта икенче берәүнең ашарга да акча таба алмавында күренә.

"Көзге җилләр" шигыре башыннан ахырына кадәр каршылыкка корылган һәм иҗтимагый-социаль каршылыкларны иң көчле яктырткан әсәрләрдән санала ала.

"Теләнче" шигырен алсак та, без шундый ук хәлләр белән очрашырбыз. Мондагы төрле детальләр, предметлар аша тудырылган контраст күренешләр укучыда каршылыклы тойгылар уятуга, берәүләрне кызгандыруга, икенчеләргә нәфрәт күзе белән каратуга сәләтле.

Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,

- дип башланып китә ул. Аннан шигырь буранның, җилнең үзе кебек көчәя, әнә шундый гади табигать күренешләреннән соң шагыйрь социаль проблемаларга, иҗтимагый яшәеш темасына күчә. Без суыкта калтыранып торган теләнчеләр картинасын күз алдыбыздан уздырабыз. Шунда ук шагыйрь кышкы суыкта да җәннәттә яшәгән байлар турында да сөйләп ала.

Тукай хәрәкәт образлары тудырырга ярата, ул статик халәтләрне тасвирламый диярлек, шул сәбәпле аның шигыренә фигыль антонимнар мулдан килеп керә:

Алган - биргән ("Күрсәтә")

Көләрсең - еларсың ("Театр")

Чәчкән идем - урган идем ("Шүрәле")

Китте - кайтты ("Өметсезлек")

Җитсә - җитмәсә ("Чүкеч")

Килми — китми ("Тормыш")

Аума - туп-туры тор ("Кызыклы шәкерт")

Антоним сүзләр, әдәби әсәрдә билгеле бер вакыйганың, күренешнең, эчке кичерешләрнең, аерым төшенчәләрнең мәгънә каршылыгын күрсәтү белән беррәттән, киресенчә, аларның берлеген, бөтенлеген, күренеш-вакыйганың тулылыгын, берьюлы төрле ягын берләштереп бирү өчен дә уңай чара булып торалар, ди И.Бәширова. Мондый антонимнарны без Тукай шигырьләреннән дә-табабыз:

Көчле көчсез, ярлы бай булды, һаман да бер аңар, һәр карашта ул иде чын, "Керлегеннән май тамар". ("Хөрмәтле Хөсәен ядкаре")

Без астына сызган каршы мәгънәле сүзләр хәбәр ителә торган вакыйганың, хәлнең каршылыгын түгел, ә бәлки берлеген сурәтлиләр. Ә инде әлеге антонимнарны сүз төркеменә мөнәсәбәтле тикшерсәк, без аларның антоним сыйфатлар булуын әйтеп узарга тиеш.

Антоним сыйфатларның уңышлы кулланылышына Тукай иҗатыннан тагын бер-ике мисал китереп узыйк:

... Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы. ("Өзелгән өмид")

Караны бер көн каралтып, Акны бер көн аклар бит.

("Государственный Думага")

Нигә мин кеп-кечкенә Апуш түгел, Зуп-зур Тукай булдым.

 ("Гомер юлына керүчеләргә")

Тукай үзе кулланган антонимнарны әллә кайдан эзләми, халык теленнән, аның язма һәм телдән поэзиясеннән ала, тасвир җирлеген көндәлек яшәештән таба. Ул аларны тормыштан алуы хакында ишарәләгәндәй:

... Күрәм булган, буласы барча яхшы вә яманнарны ("Пигамбәр")

яисә: Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы - күрсәтәм гаибен, -

("Пигамбәр") дип яза.

Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне Мәшхәргәчә телләр сөйләр, язар каләм. ("Шиһап хәзрәт")

Г.Тукай тел-сурәтләү чараларыннан тыгыз файдалана.

ЙОМГАКЛАУ

Антонимнарны тикшерү, аларның поэзиядә сурәтләү чарасы сыйфатында кулланылышын өйрәнү - телчеләр алдында торган мөһим проблемаларның берсе. Соңгы елларда бу мәсьәлә уңышлы гына чишелеп килә. Антонимнарның лингвистик үзенчәлекләре, кулланылыш сферасы гамәлдә, сөйләмдә сүз-сурәт тудырудагы роле һәм аның асыл сыйфатлары рус галимнәре һәм безнең үз галимнәребез тарафыннан да шактый өйрәнелгән инде, шул ук вакытта аеруча антонимнарның аерым бер кеше иҗатында кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау юлында әле эзләнәсе бар.

Антонимнарның гамәлдә кулланылышы турында сөйләгәндә, без, беренче чиратта, матур әдәбиятны һәм аның күпләр (Аристотель, Платон, Плотин һ.б.) тарафыннан иҗатның иң югарыда торганы, таҗы дип бәяләнгән поэзияне күздә тотабыз.

Габдулла Тукай поэзиясе телне тикшерүчеләргә антонимнар куллануның матур мисалларын тәкъдим итә, гомумән алганда да, башкаларга караганда да аның иҗатында антонимнар күбрәк очрый.

Тукай иҗатын өйрәнүче барлык галимнәр дә аның ул төр сүзләрне гаять зур осталык белән текстка кертүе хакында әйтәләр. Безнең аның шигъриятен тулаем анализлап чыгуыбыз да бу фикернең хаклыгын күрсәтте.

Тапкыр сүз, образ тудыру остасы буларак танылган Тукай, чыннан да, телнең бөтен нечкәлекләренә кадәр сиземләгән, сүзләрне темасына бәйләнештә кулланган, аның лексик-семантик, фонетик-морфологик, фразеологик, стилистик мөмкинлекләрен һәрчак мөмкин кадәр ныграк эшкә җигәргә тырышкан, шул мөмкинлекләр белән җиңел эш иткән.

Тукайның тарихи катаклизмнар, иҗтимагый кризислар чорында әдәбият мәйданына килгән, иҗаты исә иҗтимагый-сәяси аренада зур вакыйгалар булса да, уңай якка зур үзгәрешләр күренмәгән чорда чәчәк аткан. Бер яктан, бу аның язганнарын тирән эчтәлекле, мәгънәле, көрәш рухлы, үткен иткән, икенче яктан, матди кыенлыклар, рухи ирексезлек аның мөмкинлекләрен һәм иң кызганычы - гомерен дә чикләгән.

Мәгърифәтчелек чорында берникадәр алга таба атлаган, башка әдәбиятлар ирешкәнне үзләштергән татар әдәбиятын тагын да алгарак җибәрү өчен, Тукайга, замандашларына яңа алымнар, чаралар эзләргә, әдәбиятны үзенчәлекле алымнар белән баетырга, шул ук вакытта уңай традицияләрне дә ныгытырга кирәк була.

Хезмәтебездә татар телендәге лексик антонимнарның лингвистик үзенчәлекләрен, аларның поэзиядә кулланылу мөмкинлекләрен ачыкларга туры килде. Без антонимик мөнәсәбәтләрне, антонимнарның төрләргә бүленеше мәсьәләсен (саф, контекстуаль) карадык.

Татар телендәге антонимнарның структур төзелешенә тукталдык, ягъни аларның төрле тамырлы (лексик), бер тамырлы (грамматик) булуын билгеләдек.

Күргәнегезчә, бу бүленеш шактый бай, тормыш-көнкүрешне чагыштырмача тулырак иңли, шулай да әле анда да җәмгыять хәлләре, социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр искә алынып бетми.

Татар телендәге антонимнарны шул рәвешчә лексик-семантик яссылыкта төркемләгәндә, күләм һәм микъдар төшенчәсе аерып куелмый. Без әнә шул төгәлсезлекләрне үз бүленешебездә исәпкә алдык дип саныйбыз. Әлеге классификацияне нигез итеп алдык, бераз камилләштердек һәм өстәмә өч төркемчә тәкъдим иттек:

1)  күләм һәм микъдар төшенчәсенә бәйле антоним сүзләрне: эре - вак, аз - күп;

2) хәрәкәткә,   эш-процесска     мөнәсәбәтле антонимнарны:  кайгыру-шатлану,  бару       кайту, китү - килү;

3) кешенең, предметның төс-битен, килеш-килбәтен белдергән антонимнарны: матур - ямьсез, таза -какча, озын — кыска өстәдек.

Без һәрбер  шигырен  антонимнар  кулланылышы  ноктасыннан карап чыктык һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

-Тукай    поэзиясендә    антонимнар  сурәт тудыру чарасы буларак кулланыла;

-ул башлыча лексик антонимнар белән эш итә;

-сүз    төркемнәренә    мөнәсәбәттә    караганда,    шагыйрьнең антоним исем һәм антоним фигыльләрдән күбрәк файдалануы күренә;

Тукайга халык авыз иҗатының йогынтысы зур була.

Шулай итеп, антонимнарның Тукай поэзиясендә кулланылышын тикшерүгә багышланган  хезмәтебездә  үз алдыбызга куйган максатка ирештек дип саныйбыз.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Фәнни-теоритик әдәбият.

1.  Антитеза,  антоним // Габдулла Тукай:  энциклопедик сүзлек-белешмә-Казан,

1998- 19 б.

2.  Әдәбият белеме сүзлеге / Әхмәдуллин А.Г..- Казан: Тат. кит. нәшр. 1990.-17-186.

3.  Әхәтов Г. Хәзерге татар теленең лексикасы.- Уфа, 1975.- 130 б.

4.  Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.-1746.

5.   Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты.- Казан: Тат. Кит. нәшр., 1958,-1196.

6.   Гыйззәтуллин Н.  Әдәбият белеме сүзлеге.- Казан: Тат.  кит. нәшр., 195 8.-196.

7.   Госман X. Антитезалы тасвир кайлардан килә // Казан утлары.-1968.-5 сан.-1336.

8.   Госман X. Татар шигыре,- Казан: Тат. кит. нәшр. 1963- 134 б.

9.   Зәкиев М. Тукай һәм әдәби телебез // Совет мәктәбе.- 1966.- 4 сан-22 б.

10. Курбатов    Х.Р.    Сүз    сәнгате:    Татар    теленең    лингвистик стилисткасы һәм поэтикасы.- Казан: Мәгариф, 2002.- 199 б.

11. Курбатов   X.   Татар   теленең   лингвистик   стилистикасы   һәм поэтикасы.- Казан: Мәгариф, 2002.- 88 б.

12. Мөхәммәдиев     М.     Татар     теленең     лексикологиясе     һәм лексикографиясенең үсеше // Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка.- Казань: Таткнигоиздат,  1981.-1506.

Чыганаклар

13.     Тукай Г.  Әсәрләр. 5 томда.   1 том.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.-4066.

14.     Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 2 том.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.-4006.

15.      Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 4 том.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.-3526.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чулпан Зарипова-Четин хезмәтләрендә Г.Исхакый һәм Г.Тукай

Әлеге хезмәттә беренчеләрдән булып Чулпан Зарипова-Четинның фәнни эшчәнлеге яктыртыла.Чулпан Зариф – күп кырлы шәхес. Ул – талантлы шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, Мугла шәһәре университетында төрки т...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...