Г.Тукай "Туган авыл". Арчадагы Әлифба музее.
методическая разработка (6 класс) на тему

Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә программада 2 сәгать вакыт бирелгән. Бу беренче дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukay_achyk_dres.docx44.33 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: XX йөз башы әдәбиятының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре.  Арчадагы Әлифба музее.

Дәреснең максаты:

өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту; Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сәнгатьле уку һәм анализлау, Арчадагы Әлифба музеена читтән торып сәяхәт итү,  монологик сөйләм телен үстерү.

белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

тәрбияви максат: укучыларда туган як, туган авыл, беренче уку китабы – Әлифбага хөрмәт тәрбияләү.

Эш формалары: индивидуаль, парларда эш.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

шәхескә кагылышлы УУГ: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, үзеңнең сөйләмеңне  камилләштерергә омтылу;

регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү;

коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

танып белү УУГ: танып- белү максатын билгеләү, кирәкле мәгълүмат туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү, дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматтан файдаланып, сорауларга җавап бирү, сәнгатьле уку.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет буенча: сәнгатьле уку, укылган әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү;

шәхескә кагылышлы: туган якның матурлыгын күрә белү; китапка сакчыл караш тәрбияләү; туган як, туган авыл, беренче уку китабы – Әлифбага хөрмәт тәрбияләү;

метапредмет нәтиҗә: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү.

Төп төшенчәләр:лирик герой, сынландыру, метафора.

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, география, тарих, сынлы сәнгать, җыр.

Төп ресурслар. Татар әдәбияты. 6 нчы сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак  өйрәнүче укучылар өчен).             Ф. Ф. Хасанова, Г.М. Сафиуллина, М Я. Гарифуллина. -Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014- 24б.,146-147б.,

Өстәмә ресурслар. Г. Тукай портреты, әсәрләреннән күргәзмә, мультимедиалы презентация, дәфтәр, тестлар, схема, үзбәя таблицасы.

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация (1-2 минут)

-Исәнмесез, укучылар!  (1 нче слайд)   Хәерле иртә һәммәбезгә. Бер-беребезгә елмаю бүләк итик һәм күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйк.

“И сабыйлар!Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш.

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”. Бу шигырь юллары сезгә таныш түгелме? Авторын белмисезме? Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Сез тырышып эшләргә әзерме?

-Исәнмесез!

-Г .Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Әйе, килешәбез, без  тырышып эшләргә әзер.

Әдәп-ахлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү.

Актуализация

(5-6 минут)

-Без әдәбиятны ничек өйрәнәбез? (2 нче слайд)

-Сезнең алдыгызда схема. Безгә нишләргә кирәк?

-Шушы чорларда иҗат иткән кайсы язучыларны, аларның нинди жанрдагы әсәрләрен өйрәндек? Өйрәнгәннәрне искә төшереп, схеманы тутырыйк. (3 нче слайд)

-Схеманың дөреслеген тактага карап тикшерегез.

-Чорларга бүлеп өйрәнәбез.

- Схеманы тутырырга кирәк.

Укучылар схеманы тутыралар.

Схеманың дөреслеген тикшерәләр.

Үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыру.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

-Нигә схеманы тутырып бетермәдегез?

-Схеманы дәрес ахырында тутырып бетерербез, читкә куеп торыгыз.

-ХХ йөздә  иҗат иткән язучыны белмибез.

Авырлыктан чыгу юллары.

-Искә төшерик әле: XX гасырда рус һәм татар әдәбиятында кемнәр иҗат иткән?

-Үзе исән чакта ук бер шагыйрьгә халык Халык шагыйре дип  исем биргән.Кем турында сүз бара икән?

-Димәк, без бүген дәрестә кем иҗаты белән танышачакбыз?

-Дәресебезнең максаты нинди булыр?

-В.Маяковский, С.Есенин, А.Ахматова, М.Цветаева, А.Блок, М.Булгаков, М.Гафури, Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан һ.б

-Г.Тукайга.

-Г.Тукай иҗаты белән. (4 нче слайд)

-Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне ныгытабыз, камилләштерәбез.

Яңа материалны аңлату. (9-11 минут)

-Нинди өй эше бирелгән иде?

-Хәзер сезне тыңлыйк.

-Без Тукайның тормыш юлын искә төшердек.Аның тормышын ничек бәяләр идегез?

-Алдагы сыйныфларда аның өйрәнгән шигырьләренә  рәсемнәр ясаган идек. Күрсәтелгән иллюстрациянең кайсы әсәрдән булуын әйтегез.

-Без Тукайның тормышы, иҗаты турында ничек беләбез?

-Тукай музейлары кайда бар?

-Нигә шушы авылларда музей ясаганнар?

-Ә музейларны нигә ясаганнар?

-Г.Тукайның “Туган авыл” дигән шигырен укырбыз. Сезнең дәреслегегездә бу шигырьнең кыска варианты бирелгән. Хәзер актер Илдус Әхмәтҗанов башкаруында тулы вариантын тыңлап үтик.

 Шигырьне укыганда, игътибар белән тыңлагыз, сез  Тукай биредә кайсы авыл турында әйткәндер дип уйлыйсыз? (17 нче слайд)

-Бер тапкыр пышылдап укыйбыз.

-Нинди сүзләр аңлашылмады?

-Авылыбызның, күрермен, язмышым,гомер уздырганнарым, эш коралы- плуг (18 нче слайд)

-Хәзер шигырьне чылбырлап укыйбыз.

-Шигырьнең темасы?

-Шигырьдә хис-кичерешләрне үз исеменнән сөйләүче кем?

-Беренче дүртьюллыкны бер җөмлә белән әйтәбез.

-Икенче дүртьюллыкны бер җөмлә белән әйтәбез.

- Өченче дүртьюллыкны бер җөмлә белән әйтәбез.

-Шигырьнең идеясе? Ул кайсы юлларда чагыла?

-Нинди сурәтләү чараларын таптыгыз?

-Шигырь ничә иҗекле? Нинди рифма белән язылган?

-Бер укучы сәнгатьле итеп шигырьне тулысынча укып күрсәтсен.

-Г.Тукайның яшәгән авыллары турында парларда сөйләргә әзерләнергә һәм презентация ясарга бирелде. (5 нче слайд)

-Г.Тукайның 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. (6 нчы слайд)Габдуллага 4 ай булганда, әтисе Мәхәммәтгариф үлә. Әнисе Мәмдүдә әтисе йортына – Өчилегә кире кайтып китә. Аңа Сасна мулласыннан яучы килә. Ул Габдулланы вакытлыча Кушлавычтагы Шәрифә исемле карчыкка калдырып, кияүгә чыга. Шәрифә карчык янында ул бик кадерсез булган(7 нче слайд).

-Бераз вакыттан соң Габдулланы алып китәргә Саснадан атлар килә, ул бик шатланып, әнисе янына кайта. Үги әтисе аны ярата, аңа ак күмәчкә ягып бал ашата. Әнисе янында ул бик бәхетле була, ләкин озакта тормый, әнисе үлеп китә. Үги әтисе аны Өчиледәге бабасына кайтарып бирә. (8 нче слайд)

-Өчиле авылы бик кечкенә һәм ярлы булган. Ул елларда анда ачлык була. Зиннәтулла бабайның ишле гаиләсендә ул артык булган. (9 нчы слайд) Үги әбинең тырышлыгы һәм бабайның үтенече белән ямщик Габдулланы Казанга алып китә. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли һәм Газизә аны уллыкка ала. (10 нчы слайд)

-Казанда аңа ач торырга туры килмәгән. Ул, әти-әни яратуын тоеп, рәхәт яши. Ике ел торгач, әти-әнисе авырый башлый. “Без үлсәк, бу баланы кем карар, кире авылына озатыйк”,-дип уйлашалар һәм ямщикны табып, Өчиле авылына озаталар.

-Әби-бабасы аны ачык йөз белән каршыламый. Аны яңадан асрарга бирергә гаилә эзли башлыйлар. (11 нче слайд)  Кырлай авылыннан Сәгъди абзый аны үзенә алып китә. Кырлайда ул яңа дуслар таба, халык җырларын ишетә, төрле уеннар уйный, беренче тапкыр укырга бара. Ул бик яхшы укый, зирәк була. Кырлай авылын “дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”дип атый. (12 нче слайд)

-Җаек шәһәрендә аның әтисенең сеңлесе Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госманов яши. Аларның балалары кинәт кенә үлеп китә. Алар Габдулланы үзләренә алырга булалар. Кушлавычның Бәдри абзый аны Кырлайдан алып китә һәм Җаекка озата. (13 нче слайд)  Җаекта аны яратканнар, җизнәсе укырга биргән, русча да яхшы укыган. Ул газета-журналлар чыгарган, шагыйрь булып формалашкан. Ул Казанда яшәргә тели. (14 нче слайд) 1907 нче елның октябрендә Казанга килә.

-Казанда ул яңа дуслар таба, газета-журналлар чыгара, иҗат итә. (15 нче слайд) Аның сәламәтлеге начарая, 1913 нче елның 15 нче апрелендә вафат була. Ул үзе үлсә дә, аның әсәрләре үлемсез. 

(16 нчы слайд)

-Г.Тукайның тормышы бик авыр булган. Ләкин шигырьләрен күтәренке рухта иҗат иткән.  

- “Әлифба”, “Гали белән Кәҗә”, “Карлыгач”, “Бала белән Күбәләк”, “Көз”, “Туган тел”, “Безнең гаилә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шүрәле”, “Фатыйма белән Сандугач”.

-Китаплардан укыйбыз, театр, кино карыйбыз, музейларга барабыз.

-Кушлавычта, Кырлайда, Җаекта, Казанда.

-Ул анда туган, яшәгән.

-Аның яшәгән урыннарын мәңгеләштергәннәр, тарихка кертеп калдырганнар.

Шигырьне тыңлыйлар.

-Аулыбызның, күрем, тәкъдирем,гомер сөргәннәрем, сука,

Чылбырлап укыйлар.

-Туган авыл.

-Лирик герой.

-Лирик геройның туган авылы тау башында, авылдан ерак түгел чишмә ага. Аның күңелендә ярату хисе, чөнки аның анда балачагы узган.Бала һәрнәрсәне матур итеп күрә.

- Хәзер лирик герой туган авылыннан еракта.Ул үткәннәрен, кечкенәдән эшләп үсүен сагына.Сагыну хисе белән язылган.

-Лирик геройның туган авылы һәрвакыт күңелендә сакланыр.

-Кайда гына яшәсәгез дә, туган авылыгызны онытмагыз.Соңгы юлларда әйтелгән.

-Сөям җаным-тәнем белән, гомер сөргәннәрем,ертып-ертып йөргәннәрем, эшләр күрем -метафора, ташлар тәкъдирем- сынландыру.

-12-12 иҗекле, янәшә рифма белән язылган.

Бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.

Үзенә кирәкле мәгълүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау.

Автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Материалны беренчел ныгыту.(6-7 минут)

-Бу шигырь сезнең күнелдә нинди хисләр уятты? Бу сорауга җавап бирү өчен, бер җыр тыңлыйк .“Туган авыл” шигыренә композитор Алмаз Монасыйпов көй язган.

-Җыр сезгә ошадымы?Нинди хисләр кичердегез?

-Туган авыл ясалышы буенча нинди сүз?

-Туган авылның синонимнары  ничек була?

-Г.Тукай  XX гасырда,  ә без XXI гасырда яшибез. Хәзерге язучылар туган як турында ничегрәк иҗат итәләр икән?

-Кайсы шигырь күбрәк ошады? Ни өчен?

“Туган авыл” җырын тыңлау. (18 нче слайд)

-Ярату, сагыну, горурлык хисләрен кичердек.

-Тезмә сүз.

-Туган як, Туган нигез, Туган ил, Ватан, Туган җир, Туган туфрак.

Якташ язучыбыз Рафис Корбанның “Туган җир” шигырен укучы яттан сөйли.

Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү.

Мөстәкыйль эш (7-8 минут)

-Хәзер сезгә туган якка мөнәсәбәтегезне  шигъри формада язып китәргә кирәк булыр(19 нчы слайд)

Туган авыл

2 сыйфат ____________

3 фигыль ____________

Темага карата мөнәсәбәтегезне белдерә торган җөмлә ____________________

Темага карата 1 сүз (нәтиҗә) язарга____________

-Ә хәзер, балалар, белгәннәребезне ныгыту йөзеннән, тест эшләп алабыз.

Укучылар шигырьләр язалар.

-Туган авыл матур, кадерле; яратам, саклыйм, беләм;Туган авыл һәркемгә кадерле; Ватан.

Тест эшлиләр.

Үз фикерләрен язма формада җиткерә белү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре (6-8 минут)

(20 нче слайд)

-Арча педагогия көллияте ишегалдында “Әлифба” китабына һәйкәл куелган.

Сәнгать әсәре буларак, һәйкәл  белән танышу.

(21 нче слайд)

-Көллияттә Әлифбага багышланган музей бар. Барганыгыз юкмы? Мин сезне читтән Әлифба музеена сәяхәткә чакырам. Сәяхәтне музей директоры Дамир Гыйлемшәехович алып бара. Сәяхәт вакытында игътибар белән тыңлагыз һәм уйлагыз әле. Ни өчен Әлифбага багышлап музей төзегәннәр?

Музейга читтән сәяхәт итәләр.

-Чөнки “Әлифба” һәркемнең беренче уку дәреслеге. Ул укырга да , язарга да өйрәтә.

Сәнгать әсәре буларак, музей белән танышу.

Рефлексия, өй эше (2-3 минут)

-Хәзер дәрес турында фикерләрегезне ишетергә телим. Җөмләләрне дәвам итеп бетерегез. (22 нче слайд)

-Мин белдем:

-Кызык булды:

-Кыен булды:

-Мин аңладым:

-Мин өйрәндем:

-Хәзер схемаларыгызны тутырып бетерегез.

-Үзбәя битләрен парта почмагына куегыз, мин үзем җыеп алырмын һәм билгеләрне журналга куярмын. (23 нче слайд)

-Өйгә эш:

1) “Туган авыл” шигырен ятларга;

2)”Туган авыл” темасына 12 дән ким булмаган җөмлә белән  хикәя язарга;

2) Арчадагы “Әлифба” музее  (2 нче кисәк, 146-147 нче битләр) турында укырга, 5 сорау язарга.

-Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре, Арчада “Әлифба” музее, һәйкәле бар икәнен.

-Шигырьне сәнгатьле уку, музейга экскурсия ясау.

-Хисләрне билгеләү.

-Туган якны, дәреслекләрне яратырга, сакларга кирәк.

-Шигырь язарга, анализ ясарга, сәнгатьле укырга.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....

"Әлифба бәйрәме"

Әлифба белән саубуллашу кичәсе....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Габдулла Тукай. “Туган авыл”. Арчадагы Әлифба музее

1.                Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту.2....