дәрес конспекты
план-конспект урока (9 класс) на тему

Талбиева Ирина Рәхмәтулла кызы

җомга көн кич беләе .конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomga_kon_kich_beln.docx35.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Тапкан -  ана түгел, баккан – ана.

Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән «әсәре буенча.

Максат: 1.Әсәрләрнең эчтәлегенә төшенү, идеясен ачыклау.

2.Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм

фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белүләренә

ирешү.

3.Укучыларда ата-анага мәрхәмәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү;

милли  традицияләргә басым ясау,әхлак тәрбиясе бирү.

Материал: А. Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”

 Җиһазлау. А.Гыйләҗев портреты, әсәр буенча презентация,М.Гыйләҗев  

“Бибинур”фильмының видео язмасыннан өзек, А. Гыйләҗевның  

                   төрле елларда басылып чыккан китапларыннан күргәзмә.

Метод һәм алымнар:проблемалы укыту, әңгәмә

     Дәрес барышы.

    I. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

                                          Әгәр Бибинур басып торган биеклеккә

                                             башкалар да менеп басса, дөнья да,

                                                    кешеләр дә үзгәрер иде.

Укытучы:Балакаем җыры тыңлатыла..

Сез Бәширә Насыйрова башкаруында җыр ишеттегез. Әлеге җырда нәрсә турында сүз бара? (Аналарның балалар турында кайгыртуы, күңелләре hәрвакыт балаларда булуы турында).Шушы җыр hәм җомга көн кич белән” әсәре арасында нинди бәйләнеш бар? ( Җырда да , без укыган әсәрдә дә ана балаларын көтә.)

Кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими  баруның сәбәпләре нәрсәдә? Бу күренеш заманга бәйлеме?

Әсәр ни өчен “Җомга көн кич белән” дип атала?

Укучы. Сабантуй атнасы. Җомга көн кич белән . АвылгаСабантуйгабиккүпкешекайта. Бибинурәбигенәялгыз. Аныңянынаберкемдәкайтмый. Улберүзеутырып кала, һаманбалаларынкөтә. Шуңакүрәдәәсәр  “Җомгакөн кич белән”дипатала.

(Мөселманнар өчен җомга нинди көн ул?

Укытучы: Хәзер “Җомга көн кич белән”повестена якынрак килик. Әсәр ничек башланып китә?

Көтелгән җавап:(Картаюны кешеләр төрлечә кичерә:күзләре начар күрә,аяклары йөрмәс була...

Укытучы: Бибинур да шушы ук халәтне кичерәме? Кем ул Бибинур?

Бибинур олы яшьтә. Балалары аны ташлый, ялгызы гына яши. Пенсия ала. Пенсиясеҗитәр-җитмәс. Өйдәгебөтеняхшыракәйберләрнесатып, акчасынбалаларынаҗибәрә. Киемнәретузган, яңасыналыргаакчасыюк. Өе иске. Бибинурәбигәкешебиккерми. Улялгыз.

Көтелгән җавап:Бибинур картлыкны  башка төрле тоя.Ул табигатьнең матурлыгын тоймас була. Кошлар сайравына игътибарсыз, тургайлар килүен сизми, гөрләвекләр тавышы белән хозурланмый.Өендә үскән яран гөленә дә игътибар итми.

Укытучы: Бибинур зиратка  ни өчен бара?

Көтелгән җавап:Үзендә җаваплылык сизә, өч баланы үзенә алуы белән Гайшә алдында үзен бурычлы саный, булган мәшәкатьләрен Гайшә белән генә сөйләшә, уртаклаша ала.Тапкан һәм баккан ана турында фикерләр..

Укытучы:Укучылар! Зиратта Гайшә белән сөйләшкән юлларны табып укып курсәтегез әле! (133бит)

Укытучы:Ни өчен Бибинур балаларын  Сабан туена көтә?

-Әйе, аксыргакта иртәгә Сабантуй.Бибинурның да балалары 8 ел элек Сабан туена кайтканнар иде.Шунда бөтен әйберсен-самоварын, тегү машинасын атагызның төсе булыр дип, балаларына биргән иде Бибинур.әйе, үзенең өе шыр калды, озатты ул балаларын, тик мәңгегә икәнен генә белмәде.

Көтелгән җавап: Туганнар очраша торган иң зур бәйрәм.Үзләренең тамырларын белмәсләр, буыннар чылбыры  югалыр, дип курка.

Укытучы:Бибинур тормыш авырлыгыннан зарланамы? Балаларын гаеплиме?

Көтелгән җавап: Зарланмый, балалары турында беркайчан да начар сүз әйтми, кешеләр сөйләгәнне дә яратмый. Ул аларны гел яклап чыга.

Укытучы:  Укучылар, әсәрдә нинди каршылыклар курәбез?

Көтелгән җавап: Бибинур белән авыл халкы арасындагы каршылык.

       1.    Бибинур        авыл халкы

        

балаларын гел аклыйсамоварына кадәр алып китүләрен гаепли  

     авыл халкына үпкәлибалаларынын әниләрен онытуын кискен хөкем итә

        ләкин аларны гаепләгәндә,  Бибинурның күңеленә

        авырлык китерәбез дип уйламыйлар.

Көтелгән җавап:Бибинур белән балалар арасындагы каршылык.

         2. Бибинур        балалар

       изге, беркатлы                                    комсыз, мәрхәмәтсез

балаларын һәрвакыт аклый             әниләрен өйне таратып бетерүдә гаеплиләр

гомерен алар очен корбан итә          әниләренә түбәнсетеп карыйлар

гаделсезлек, акчага, байлыкка табыну.

Көтелгән җавап: Бибинур белән табигать арасындагы каршылык.  

Бибинур            табигать

этләрне ашата, карый                                 этләр талап үтерәләр

Укытучы:Балалар, сез өйдә “Бибинур” фильмын карап килдегез, хәзер мин исегезгә төшерү өчен кечкенә генә бер өлешен куеп алам. (Слайдка куелган видео өзекне карау) .  (Бибинурның Җиһангир белән читтәге баласы турында сөйләшү күренеше)

Җиһангирнең  “не родной ребенок” дигән сүзе Бибинурда нинди хис тудыра?

Көтелгән җавап: Бибинурның  ачуы  чыга, “Как не родной???  Самый, самый родной!” дип өзгәләнә.

Укытучы: Хәзер, икенче өзекне карыйк. (Җиһангирнең Бибинурның  чит илдәге малаена шалтырату күренеше)  

Укучылар, хәзер нинди нәтиҗә ясап була?

Көтелгән җавап: Бөтен яшьлеген, тырышлыгын балаларга биргән Бибинурны балалар бар дип тә белмиләр, бернинди хөрмәт хисләре юк.  Бу – улы тарафыннан мәрхәмәтсезлекнең иң югары ноктасы.Ул үзен үстергән ана белән телефоннан сөйләшүне дә кирәк тапмый.

Укытучы: Бибинур гомер буе кешеләргә яхшылык эшләгән, ул бәхетлеме?

Җавап. Бибинур бәхетсез, чөнки яраткан кешесе белән тора алмады.Үз балалары булмады.Кеше балаларын тәрбияләп үстерде.Алары рәхмәт әйтә белмәде.Картлык көнендә үзе генә калды.

Укытучы:әсәр белән фильмның азагын искә төшерик әле! Ике Бибинур арасында нинди аерма бар?

Көтелгән җавап: әсәрдә гомере буе яхшылык кына эшләп яшәгән Бибинур мәгънәсез үлем белән үлә. Фильмда Бибинур заманга ярашканрак, буыннар чылбырын саклап калу өчен, үзенең гомере бәрабәренә Җиһангирне коткарып кала.

Укытучы:  Укучылар, дәрес башында бирелгән сорауга җавап бирик инде хәзер. Кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими  баруның сәбәпләре нәрсәдә? Бу күренеш заманга бәйлеме?

Көтелгән җавап: Әлбәттә заманга бәйле, кешеләр байлык, дәрәҗә  артыннан куып, ата-анасын, туганнарын оныта бара, көнчелек, тупаслык, дорфалык сыйфатлары алга сөрә.

Авторның әйтергә теләгән фикере?

Җавап: Мондый гаделсезлеккә, әшәкелеккә юл куярга ярамый, әхлак кагыйдәләрен бозуга  юл куелса, олы фаҗигага юл ачык дип әйтергә тели язучы.Кеше тормышының мәгънәсен табып яшәргә тиеш, кайдан килгәнен, кая барасын төгәл белергә тиеш. Үзеннән соң яхшы буын калдырырга тиеш.

-Бибинур урынында булсагыз сез нишләр идегез?

-аның бабалары сезгә үрнәк була аламы?

- Бибинур әбигә балаларыннан нәрсә кирәк?(Аналар балаларын яхшы итеп күрергә тели, аның да балалары белән мактанасы , горурланасы килә).

-Бибинур үстергән балалар ни өчен шундый булып чыкканнар икән?

-Башкалар турында гына кайгырту, үзеңнең эчке дөньяң турында оныту дөресме?(әти-әниләр исән чагында балалар аларның кичерешләрен аңлап бетермиләр алар көчле, безнең ярдәм кирәкми дип уйлыйлар).

Укытучы:Әйе, укучылар, тормыш артыннан куып, туганлык, үзара ярдәмләшү, олыларны олы итү мәрхәмәтлелек, миһербанлылык сыйфатлары югалып бара. Бу сыйфатларның югалуы олы фаҗигаләргә китерә. Бүгенге көндә күпме ата-ананың балалары тарафыннан кимсетелеп, йортларыннан куып чыгарылуы, картлар йортына илтеп ташлаулары турында, ул гына да түгел, хәтта үтерүгә барып җиткән очракларны да көндәлек матбугат битләреннән дә, зәңгәр экраннар аша да күреп-ишетеп торабыз .(Укучылар, бүгенге тема сездә нинди хисләр калдырды?

Көтелгән җавап:  балалар әти-әниләргә мәрхәмәтле булсыннар иде, аларга булышсыннар, авыр сүзләр әйтмәсеннәр, рәнҗетмәсеннәр иде.

Укытучы:  Әлеге темага багышланган  тагын нинди  әсәрләр укыганыгыз яки фильмнар караганыгыз бар?

Көтелгән җавап: Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять”,“Матурлык”,

Шәриф Камал “Буранда”, Хәсән Сарьян “Бер ананың биш улы”, Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”,  Шәриф Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге” һ.б.

Укытучы: ә нинди мәкальләр беләсез?

Көтелгән җавап: Җәннәт - аналарның аяк астында.

Кеше баласы кешәнләсәң дә тормас, үз балаң типкәләсәң дә китмәс

Баланы кем тапкан, шул асрасын

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.(далада дигән сүз ананы байлыкка, акчага алыштыру дигән сүз.

Баланың бармагы авыртыр,ананың йөрәге авыртыр.

Анаянында бала ятимбулмый.

Бер шигырь укып үтәсем килә:

Адым саен очрап тора безгә

Җан өшеткеч мондый тамаша:

Күрше күршесенә чокыр казый ,

Туган белән туган талаша.

Юл чатында ике”дус” очрашып,

Бер-берсенә укый бәддога,

Әллә инкыйразга барабызмы?

Кая атлый бүген бу дөнья?

Игелекләр эшләп тормыш буйлап

Килә минем алага барасы,

Тормыш тезгененңне ныклап тотчы.21 гасыр баласы!

III. Йомгаклау өлеше.

  1. Өй эше бирү: “Ана – бөек исем” темасына инша язарга
  2. Билгеләр кую
  3. Дәрескә йомгак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...