3 нче сыйныф (татар төркеме) өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укытучы

Нотфуллина Г.И.

Сыйныф

3нче  (татар төркеме)

Предмет

Татар теле

Тема

Сүз турында мәгълүмат

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 Шәхескә кагылышлы:

                                    -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                      Уку хезмәтенең кирәклеген аңлау

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

    - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

     -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү

     - Объектларны чагыштыру.

      - Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

                                      –Диалог төзүдә катнашу.

                                       - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                     -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча:  сүз  турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү

Дәреснең тибы

Яңа белемнәр “ачу”

Төп төшенчәләр

Иҗек, аваз, сүз

Предметара  бәйләнеш

Рус  теле, әдәби уку

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

3сыйныф. "Татар теле"  Беренче кисәк И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Презентация.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.Укучыларны барлау.

  - Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

Дәрес уңышлы үтсен өчен укучыларда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Укытучы, иптәшең белән сөйләшү

Укучы җавабы (игътибарлы, бер-береңә ярдәмчел, укытучыга һәм иптәшләреңә хөрмәт)

Регулятив: дәрескә эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

 Шәхескә кагылышлы: татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү.

Укучы җавабы.

Шәхескә кагылышлы: уку хезмәтенең кирәклеген аңлау

Проблемалы  ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

Матур язу күнегүе: нечкә

әйтелешле сүзләрне бер

баганага,калын әйтелешле

сүзләрне икенче баганага языгыз

 

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз?        

Сүзләр нәрсәләрдән тора?

Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә без ниләр өйрәнербез икән?

Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар (конкретлаштыралар)

Укучы җавабы

Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу.

Белемнәрне беренчел үзләштерү

2)51 нче күнегү

3) Сүз авазлардан тора дидек . Ә Сүз бер генә иҗектән торамы?

Экран “Су”

 

китаптан уку

Парларда эшләү

Бер-берсенә сорау бирәләр.

Танып белү: дәрестә алган мәгълүмат, дәреслекне кулланып, укытучының сорауларына җаваплар табып, үз тәҗрибәләренә таянып яңа белемнәр туплау.

Коммуникатив: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Ял минуты

Белемнәрне

үзләштерүне тикшерү

 Уң яктагы күршеңә нечкә сузык авазлы  сүзләр әйт. Сул яктагы күршеңә калын сузык авазлы  сүзләр әйт.

Парларда эш.

Укучы җавабы.

Коммуникатив: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү;  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда, төркемнәрдә эшли белү.

 Шәхескә кагылышлы: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата  кызыксыну хисе булу.

Яңа белемнәрне ныгыту

54 күнегү

Сүзләрне үрнәктәгечә күчереп язу

Төркемдә эш. Кайсы төркем тизрәк шушы сүзләр белән 3 җөмлә төзеп яза.

дәфтәрдә эш

төркемдә эш

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

  Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу.

Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя

Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

-Сүз ничек ясала?

-Бер иҗектән торган сүз буламы?

-Иптәшең дәрестә актив катнаштымы?

-Син кемгә булышыр идең ?

-Сезгә иптәшегезнең җаваплары ошадымы?

Үзбәя

Укучы җавабы

Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар.

Шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата  кызыксыну хисе булу.

Өй эше

Өй эше биремен аңлата.

1) кагыйдәне өйрәнергә;

2) 1 иҗекле, 2,3 иҗекле сүзләргә бишәр мисал язарга:

 3) 4 иҗекле сүз белән 3 җөмлә төзеп язарга

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. Билге куя.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар.

Өй эшен сайлап алалар.Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...