Бер составлы җөмләләрдә- халкым язмышы.
проект (7 класс) на тему

Шамсутдинова Разида Анверовна

"Бер составлы җөмләләр" темасы буенча укучыларның проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kamay_ukularyna.docx27.47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш районы МБГББУ “Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

ПРОЕКТ ЭШЕ

“БЕР СОСТАВЛЫ ҖӨМЛӘЛӘРДӘ- ХАЛКЫМ ЯЗМЫШЫ”

                                                                      Авторлар: Бакырчы урта мәктәбенең

                                                                      7 нче сыйныф укучылары

                                                                      Гайнуллин Булат

                                                                      Рахматуллин Илнур

                                                                      Җитәкче: Бакырчы урта мәктәбенең

                                                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                      Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы

Бакырчы 2017

ЭЧТӘЛЕК

I. Кереш өлеш     ............................................................................................................

II. Төп өлеш

1. Бер составлы җөмләләр әби-бабайлар тормышы турында сөйлиләр. ........................

2. Бер составлы җөмләләр әти-әниләр тормышын чагылдыралар .............................

3.Бер составлы җөмләләр замана баласының тормышын чагылдыралар, киләчәкне күзаллыйлар................

III. Йомгак.......................................................................................................................

IV. Әдәбият исемлеге....................................................................................................

КЕРЕШ

Бер составлы җөмләләр татар тел белемендә М.З.Зәкиев ( “Татар  синтаксисы”), Ф.С.Сафиуллина (“Хәзерге татар теле”) тарафыннан тирәнтен өйрәнелгән. Ф.С. Сафиуллина бер составлы җөмләләргә түбәндәге кагыйдәне бирә: “Оештыручы үзәге бер генә булган һәм икенчесен өстәп тә булмый торган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала”. Оештыручы үзәкнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, бер составлы җөмләләрне бер составлы фигыль җөмләләр, бер составлы исем җөмләләр һәм сүз җөмләләргә бүләләр. Сөйләмдә без аларны шактый еш кулланабыз, һәм бер составлы җөмләләрне эмоциональ-экспрессив бизәлеше өчен кызыклы дип табабыз.

   Фәнни җитәкчебез безнең алга проблемалы сорау куйды: бер составлы җөмләләрдә халкыбызның төрле чордагы язмышын, тарихын биреп буламы? Без моны бик кызыклы дип таптык һәм проект эше эшләп карарга булдык.

   Проект эшебезнең максаты:  халык язмышын, тарихын ачыклап бирүдә бер составлы җөмләләрнең ролен билгеләү.

   Түбәндәге бурычларны үтәп чыгуны үз өстебезгә алдык:

1. Әби-бабайлардан үткән тормыш юлларын сорашырга, аларның тарихын бер составлы җөмләләр белән сурәтләргә.

2. Әти-әниләрдән бала, яшүсмер чаклары турында сорашырга, мәгълүматны бер составлы җөмләләр белән бирергә.

3. Үзебезнең, яшьтәшләребезнең тормышын бер составлы җөмләләр белән сурәтләргә. Бездән соң киләчәк буыннарның яшәешен бер составлы җөмләләр белән сурәтләп карарга.

5. Тупланган мәгълүматны системага салырга, бер составлы җөмләләр буенча буыннар арасындагы тормыш аермасын, эволюция һәм прогрессны күрсәтергә.

   Проект эшенең өйрәнү объекты- бер составлы җөмләләр.

   Өйрәнү предметы- бер составлы җөмләләрдә халык тарихы бирелеше.

   Фәнни яңалык- бер составлы җөмләләрдән генә торган текстның аңлаешлы булуы, кеше холкын, психологиясен ачып бирүдә роле.

   Проект эшенең темасын актуаль дип саныйбыз, чөнки бер составлы җөмләләрне өйрәнгәндә, без практик материалга кытлык кичердек. Проект эшенең продукты буларак, без презентация тәкъдим итәбез, һәм бу фәнни эшебез бездән соң киләчәк сыйныф укучыларына тел фәненнән кулланма булыр дип уйлыйбыз.

   Проект эше барышында без тел фәне, информатика, тарихи, гомумкультура һәм гражданлык белемнәрен кулланачакбыз. Сораштырулар үткәргәндә, критик фикерләү, коммуникативлык, креативлык кебек бик мөһим булган компетенцияләрне фәнни җитәкчебез ярдәмендә үстерергә тырышачакбыз.

   Фәнни эшебезне башкарганда, без түбәндәге методлар белән эш итәчәкбез:

1) күзәтү

2) әңгәмә

3) анализ

4) синтез.

Хезмәтнең структурасы кереш, өч бүлек, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора. Беренче бүлек “Бер составлы җөмләләр әби-бабайлар тормышы турында сөйлиләр” дип атала. Анда әби-бабайлар аша ишеткән авыл, район, ил вакыйгалары, шәхси тормышлары турында бер составлы җөмләләр аша сөйләнелде. Икенче бүлек “Бер составлы җөмләләр әти-әниләр тормышын чагылдыралар” дип атала. Биредә әти-әниләребезнең балачаклары, яшүсмер һәм хәзерге тормышлары турында сорашуларыбызны системага салып бирдек. Өченче бүлек “Бер составлы җөмләләр замана баласының тормышын чагылдыралар, киләчәкне күзаллыйлар” дип атала. Бу бүлектә без үзебез кулланган сүзләрне яздык һәм киләчәктә балалар нинди исемнәр кулланачагын күзаллап карадык.  Фәнни эш йомгак һәм әдәбият исемлеге белән тәмамлана.

Төп өлеш

I бүлек 

Бер составлы җөмләләр әби-бабайлар тормышы турында сөйлиләр

   Сораштырулар үткәргәндә, без әби-бабайларның туган еллары, аларның үткәргән тормыш юллары турында мәгълүматлар алдык. Әби-бабайлар арасында иң яше -1963 нче, иң олысы 1941 елгы булып чыкты. Әлбәттә, әби-бабайларыбыз тормыш юлларын безгә гадәти итеп сөйләделәр, ә без алар сөйләгәннәрне бер составлы җөмләләр итеп үзгәрттек, дәрестә аларны тикшердек, кайберләрен төзәттек тә.

   Мөсәллим бабай (1941 нчы елгы): Каһәр суккан сугыш! Сталин бабайны ярата идек. Җиде айда әтисез калганмын. Әй, туйганчы икмәк ашарга! Сөт эчәргә! Алабута оныннан икмәк. Әнинең хәсрәтле йөзен күрәм кебек. Әтисез калганлыгымны әле бик аңлап бетермим. Хәбәрсез югалган. Әй, кеше әтисенә кызыгып карап торулар! Ярлылык.  7 ел армиядә хезмәт ителде. Колхозда атлар кардасы. Эшләргә кирәк. Азан тавышын ишетербезме икән? Хезмәт көненә эшләү. Күршеләрдән калышасы түгел иде. Йортлы-җирле булдык. Хезмәт хакы ала башладык. Коммунизмга ышандык, көттек. Ул шатлык! Машиналы буласы иде! “Нива” машинасы. Әлегә авылда ике генә кешедә. Әйбәт яшәлде. Тыныч  тормышта, муллыкта. Авылдагы мәчетнең матурлыгы! Оныклар сөябез хәзер. Өчәү! Бер генә малай үстергән идек.

   Миңниса әби (1946 нчы елгы): Унике яшемдә ындыр табагына эшкә бардым. Чая идем. “Ураган” Миңнисасы. Алдынгы сыер савучы. Колхоз җыелышлары. Хрущев кукурузлары. Куйбышев сусаклагычы төзеделәр. Көянтәләп кизләүдән су ташыйбыз. Бәкедә кер чайкыйбыз. Ирем белән иңгә-иң килеп эшләдек. Бозаулар карадык. Яшәлде инде.

   Нәзиһә әби (1947 нчы елгы): Әниемне төрмәгә утырттылар. Тегү машинасының бер шөребен югалткан өчен! Ятимлек. Сәкинә апа тәрбиясе. Кимсенеп яшәдем. Гаиләле буласым килде. Их, баламны үземә үстерергә язсын! Хастаханә. Хәлләндем кебек.  Алай да колхоз эшен яраттым. Яшелчә бакчасы. Күпме су сиптем икән? Сугышларсыз яшисе иде!

   Гөлсем әби (1949 нчы елгы): Гагарин, диләр. Галәмгә очасы иде! Мәктәпне бетергәнче, кыр эшләрендә булдым. Әнигә булыштым. Әй, бу юклык! Бичерларга барасы килә! Кайдан матур күлмәк аласың инде? Штапель күлмәк тектердем. Ул шатлык, ул шатлык! 40 ел участок хастаханәсендә эшләдем. Хөрмәтлиләр. Гел чакырып торалар. Рәхмәт аларга. Авыл халкына рәхмәт.

  Мәүлидә әби (1963 нче елгы): Әби дип. Оныкларыма әби инде. Октябрятка кердек. Пионер да булдык. Ленин бабайны яраттык. Комсомолга кергәндә, устав ятладык. Гел тәртипле булырга тырыштык. Коммунистлар партиясе. Коммунизмны ышанып көттек. Гомер буе сыер саудым. Әле дә шул эшемдә. Колхоз түгел, КФХ. Акчаны мулдан түли. Иренмә, эшлә генә.

   Әби-бабайларыбыз ятимлекне, ачлык-ялангачлыкны күп күргәннәр. Авыр тормыш юлы кичергәннәр. Үзләре хәтерләгәнчә, сәяси, тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр.

II бүлек

Бер составлы җөмләләр- әти-әниләр тормышын чагылдырганда

Безнең әти-әниләребез- заманча тормыш алып баручы, энергияле кешеләр. Аларның иң яшенә- 32, иң олысына- 58 яшь. Әлбәттә, әби-бабаларыбыз сөйләгән тарихтан аларныкы нык аерыла. Алар сөйләгәнне без эшкәрттек, бергә тупладык һәм менә нинди текст килеп чыкты.

  Фәнис, Гөлсинә: Октябрят, пионер. Бакырчы урта мәктәбен тәмамладым. Казан педагогия институты. Физика, математика укытучысы булырга укыдым. Туган авылыма кайттым. Горбачев үзгәртеп коруы. Ельцинның суверенит турында әйткән сүзләре. Казанда Ирек мәйданында ачлык игълан итүчеләр. Беренче президент. Яратабыз, хөрмәт итәбез Шәймиевне.  Америка белән нигә буталанырга? Менә терроризм. Бәйләмәгез аны мөселманлык белән! Авыл тормышы белән дә яшәргә кирәк. Терлекләр күп асрала. Яшәве рәхәт. Төп йорт. Җиңел машина, трактор.Мәктәптән китәргә туры килде.

   Бабам белән күңелле. Умарта кортларын урманга күчердек. Шалашта рәхәт! Сигез классны бетергәч, Казанга медицина училищесына кердем. Шәфкать туташы. Авылда эшсезлек. Шәхси кибеттә сатучы. Авылда да яшәп була. Автомат кер юу машинасы. Газ. Ташлы юл. Теплицада үсентеләр. Авыл сөте, каймагы, катыгы.

  Гөлнар, Рамил: Бала чакта уйнаган уеннар. Лапта, буяу сатыш, окоп казу, ат-ат, качышлы. Күп балалалы гаиләләр. Тере ветераннарны күреп үстек. Сугышны сөйләтә идек алардан. Район сабан туена йөк машинасында бара идек. Колхозда эшләдек. Таркаттылар бит инде аны. КФХ, ООО лар хәзер. Эшсезлек. Мәскәүгә, Себергә йөреп тә эшләргә туры килә.

  Алсу, Илшат: Пионер сборлары. Флаг йөртүче идем. Барабанны кагарга бирмәделәр.Учком.Эх, пешекли идек җыелышта! Сезгә дә шулай кирәк кайчакта. Комсомол булырга өлгермәдек. Мөстәкыйль идек. Китапханәдәге китаплар.

  Класста звено-звено ярыша идек. Елап-елап. Ульяновскига экскурсиягә бардык. Шәһәр балаларына кызыктык.

  Эльвира, Равил: Валентина Терешкова кебек буласым килде. Чечня сугышы. Рамзан Кадыйровны бик хөрмәт итәм. Күппартиялелек хәзер. Кайсын сайларга белмәссең. Сайлаулар.Эшсезлек. Үзара салым җыю. Референдумнар. Терроризм.

   Сыер свучы булып эшлим. Акча түлиләр. Сыерларның телен аңлыйм кебек. Яңа комплекс салырлар инде.

   Бу текстлардан күренгәнчә, әти-әниләребез- совет чоры балалары. Алар шул чор идеологиясендә тәрбияләнгәннәр.

III бүлек

 Бер составлы җөмләләр замана баласының тормышын чагылдыралар

Бу бүлекне эшләр алдыннан, без мәктәптә дә сораштырулар үткәрдек. Башлангыч, урта, өлкән сыйныф укучылары белән сөйләштек. Бер составлы җөмләләр аша замана баласының тормышын чагылдыру җиңел булды, чөнки без тизлек заманында яшибез. Озын-озак сөйләшеп, тукталып торырга беркемнең дә диярлек вакыты да булмады.

   Рэп. Оксимирон. Скриптонит. Фараон. Рамштайн. Эндшпиль.Линкин Парк.АК-47. Баста. Нюша. Пелагея. Ленар Яшен. Музыкаль фестивальләр. Үзгәреш җиле. Салават. Тямай. Менә ичмасам, Элвин Грэй! Данир Сабиров. Рифат Зарипов. ”Йолдызлык” фестивале. “Зарница”.

 Варфейс. Тюнер лайф. Вормикс. Сталкер. ГТА Вай Сити. КХЛ 2008. Фифа 2012. Мир принцесс. Лига скорости. Мафия. Московские прятки.

   Вконтакте. Инстаграм. Селфи. Блютуз. Ноут. Комп. Аккаунд. Андроид. Айфон. Планшет. Вай-фай.

   Мәктәп. Роза апа. Дәресләр. Тәнәфес. Спортзал. Турник. Ярышлар. Конкурслар. ВПР. Ашханәдәге аш. ОГЭ. ЕГЭ. Тестлаштыру.

   Әти. Кичке сөйләшү. Әни, дәү әни. Тәмле бәлеш, сумсалар. Өчпочмак. Пәрәмәч. Кыстыбый. “Җырлыйк әле!” Тузан суырткыч. Чишмәдән су ташу. Мунчага утын яру. Микроволновка. Термопот. Мультиварка.

   Киләчәк балалары нинди сүзләр кулланып сөйләрләр икән? Без бу турыда да уйлап карадык.

   Электромобиль. Беспилотник. Галәмгә билет. Робот-полицейский. Робот-укытучы. Робот-җыештыручы.

   Бу бүлекне эшләгәндә, без менә нәрсәгә игътибар иттек: телебез алынма сүзләр белән тулган, ләкин моңа карамастан без милли ашларны, өйдәге җылы атмосфераны, әти-әнине, әби-бабайларны, туганнарны яратучы татарлар булып калганбыз икән. Әлеге факт безне бик шатландырды.

 

 

 

 

IV бүлек

ЙОМГАК

   Проект эшен эшләп, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Әби-бабаларыбызның балачаклары, тормышлары турында язганда, без бер составлы җөмләләрнең “Фигыль җөмлә” ( М.З.Зәкиев буенча, “Иясез җөмлә”) дигән төрен күбрәк кулландык, чөнки бу төр җөмләләр процессның үзе турында сөйлиләр; эш, хәрәкәт, көчле теләк, карар кылу, аптырау, чакыру мәгънәләрен белдерәләр. Әби-бабаларыбыз заманында тормыш әкрен аккан, традицияләр көчле булган; бөтен үзгәреш өчен коммунистлар партиясе җавап биргән. Алар тормыштан канәгать. Бер составлы җөмләләр алар сөйләмендәге эмоцияләрне тулысынча бирә алдылар, дип уйлыйбыз.

2. Әти-әниләребезнең сөйләмен биргәндә, без фигыль җөмләләрне дә, исем җөмләләрне дә, сүз җөмләләрне дә кулландык. Алар заманча фикерли, ләкин хәзерге вакыт темпына ияләшергә аларга катлаулы. Бу җөмләләрдә ихтыярдан тыш үтәлгән процесс та, тиешлелек тә бар.

3. Хәзерге заман баласының сөйләме тулысынча диярлек исем җөмләләрдән тора. Без зур темплы тормышта яшибез. Кеше азсүзләнеп бара. Исем җөмләләрдәге ияләр күбесенчә диярлек алынма сүзләрдән (башлыча, инглиз) тора. Киләчәк балаларының сөйләмен күз алдына китерергә дә куркыныч.

4. Бер составлы җөмләләр фән, техника үсешен чагылдыра алалар.

   Шулай итеп, бер составлы җөмләләр халык язмышын тулысынча тасвирлап бирергә сәләтлеләр. Бу җөмләләр аша без сөйләүченең холкын, темпераментын, кызыксыну өлкәсен белә алабыз.

Кулланылган әдәбият

1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Баш редактор профессор Ф.Ә. Ганиев.- Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005.

2. Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле.- Казан,“Мәгариф” нәшрияты, 2002.

3. М.З.Зәкиев. Татар синтаксисы.- Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

 

 

 

   

   

                           

                                                                     

                                                               

        

УКЫТУЧЫ РЕЦЕНЗИЯСЕ

   Проект эшенең темасы эчтәлеккә туры килә. Укучылар актуальлекне нигезли алганнар, чөнки бер составлы җөмләләр, дөрестән дә, дәреслек материалында аз мисаллар белән бирелгән. Эшнең максат-бурычлары дөрес куелган. Йомгаклау өлешендә куелган максатка җавап табылган. Хезмәтнең гамәли әһәмияте дә бар: алга таба проект презентациясен дәресләрдә методик кулланма итеп файдаланырга мөмкин. Бизәлеш (оформление) таләпләренә туры килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Тел язмышы- милләт язмышы

Тел язмышына кагылган проблемалар...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...