Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока (8 класс) на тему

Шарифуллина Залифа Флюновна

Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф, татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ilham_shakirovnyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.docx31.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Илһам Шакировның тормышы һәм иҗат юлы.

Максат: 

  1. Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;
  2. Бирелгән мәгълүматлар арасыннан мөһим булганнарын аерып ала белү һәм  дөрес формалаштыру күнекмәләре үстерү;
  3.  Җырчы репертуарындагы җырлар аша укучылар күңелендә милли моң-көйләребезгә кызыксыну уяту. Милләтебезнең татар сәнгате өлкәсендә тирән эз калдырган Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты үрнәгендә тәрбияләү.

УУГ:

Шәхескә кагылышлы:

-үз эшеңә  нәтиҗә ясап, бәя бирү;

-үз адымыңны кабул ителгән этик нормаларга туры китерә белүне үстерү;

Регулятив:

-уку мәсьәләсе кую, укытучы ярдәме белән теманы билгеләү;

-үз эшеңнең һәр адымын җайлауны сөйләү;

Коммуникатив:

-аңлаешлы итеп  үз фикереңне әйтү, җиткерү;

-үзара эшне бүлешү өчен сөйләшү;

Танып-белү:

-укытучы ярдәмендәуку мәсьәләсен чишү;

-үз эшеңә нәтиҗә ясау;

-аңлап укуны булдыру;

-кирәкле мәгълүматны таба белү.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Мотив-лаштыру.

-Исәнмесез, укучылар!

Яңа көн тууына, сау-сәламәт булып кабат очрашуыбызга шатланып, дәресебезне башлыйк.

Бер-берегезгә карап елмаегыз, кәефләребез тагын да ныграк күтәрелсен.

-Исәнмесез!

(Бер-берсенә карап елмаялар.)

2.

Актуаль-ләштерү.

-Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Сез нинди татар халык җырларын беләсез?

- “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк” кебек җырларны матур итеп башкарырга һәм аларны мәңге яшәтергә кемнәр кирәк?

- “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”

-Җырчылар

3.

Уку мәсьәләсе кую

-Әйе, җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши . Без бүген дәрестә халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты турында өйрәнәчәкбез. Сүзебез кем турында баруын белер өчен кроссворд чишеп китәрбез.

Кроосворд сораулары:

1.Халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре ничек атала?

2. Аллегорик характердагы, ягъни читләтеп әйтүгә, кинаягә корылган гыйбрәтле, акыл-әхлак өйрәтүле кечкенә хикәя ничек атала? 

3Та

3.Күренекле татар шагыйре Такташның исеме?

4.Бакый Урманче кем ул?

5. Галиәсгар Камалның “Беренче театр” әсәре нинди жанрда язылган?

6. “Арыш кыры” картинасының авторы кем?

7.Советлар Союзы Герое булган, татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрьнең исеме ничек?

8. Татар халкының бөек шагыйренең фамилиясе ничек?

9. “Алмачуар” хикәясен язган язучының фамилиясе ничек?

10. Оркестрның пәрдә ачылганчы уйнаган музыкасы ничек атала?

11.Музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре ничек атала?

12. Эпик төрнең бер жанры яки хикәяләп язылган әдәби әсәр ничек атала?

-Балалар без кроссвордны чишеп бетердек. Димәк бүген халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты...

- Без бүген дәрестә  нинди уку максаты куярбыз икән?

- Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була.
Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасында таралып китәләр.
И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзл.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзл.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителәләр.
И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.
Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә.

1.Әкият

2.Мәсәл

3.Һади

4. Рәссам

5. Комедия

6. Шишкин

7.Муса

8.Тукай

9.Ибраһимов

10.Увертюра

11. Опера

12. Повесть

-Илһам Шакиров турында өйрәнәчәкбез.

-Илһам Шакировның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

- репертуары белән танышу

4.

Беренчел ныгыту.

-Дәфтәрләрегезне ачып , бүгенге числоны  һәм дәреснең темасын язып куегыз.

-Ә хәзер игътибарыгызны экраннарга юнәлтегез. Слайдларда чыккан сорауларга җаваплар язарга кирәк.  Сорау астында,  шушы сорауга кагылган мәгълүматлар чыга. Укучылар, сез үзегез шушы бирелгән сорауларга җавапларны дәфтәрегезгә язарга тиеш буласыз.

1. Илһам Шакиров кайчан һәм кайда туган?

Таулык авылы... Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән авыл. Әтисе Гыйльметдин абзый  да шушы авылда туып үскән, шушында “башлы-күзле” булган. Илһамның апалары да шушы авылда туганнар.1927 нче елны  Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белән  бергә Сарман районындагы Яңа Бүләк авылына күчеп  утыра. Яңа Бүләк авылы дөньяга1935 елның 15 февралендә Илһам Шакировны бүләк иткән.

2. Әти-әнисе кемнәр булган?

Гыйльметдин белән Нуриәсма тормыш корып җибәргәннәр. Гыйльметдин   алтын куллы кеше булган.: алачыкта тимер бөккән, чалгы-пычак,  балта-көрәк ясаган. Нуриәсма урак урган, ындыр суккан, төн йокыларын калдырып, бала баккан. Тормыш иптәшенә ул 5 бала бүләк иткән. 1935 елның 15 февралендә бу гаиләдә төпчек бала булып, алтынчы сабый дөньяга килә, аңа Илһам дип исем кушалар.

3.Илһам Шакировның бала-чагы ничек узган?

 Илһам бала чакның үз шатлыгын тоеп үсә. Кышын таудан чана шуа. Яз җиткәч, күктә тургай сайравын, урманда сандугач моңын тыңлый. Җәен каз бәбкәләре саклый, су коена. Кошлар сайравы , яфраклар шавы белән тулы урманнарга кереп,  җыр  җырлый.

   ...1941 ел. Сугыш! Бу коточкыч хәбәр көне- сәгате белән Яңа Бүләк авылына да килеп җитә. Килеп тә җитә, арыслан йөрәкле ир-егетләрне суырып та ала.

   

                               (“Герман көе”   И.Шакиров язмасында тыңлана )

4. Башлангыч белемне туган авылында ала. Ә урта белемне кайда ала?

 Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам 12 чакрым ераклыктагы  Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәптә укый.

Яшьтән  үк бик зиһенле Илһам укуны ярата. Физика белән математика аңа бик ошый, спортка һәвәслеге зур, мәктәптә уздырылган чаңгы ярышларында беренче урыннарны ала.

   Җырлары күп  була Илһамның. Теләнче Тамакта укый башлаганнан бирле әллә никадәр   җыр    өйрәнә ул. Анда радио бар, һәр кичне Казаннан   концерт бирәләр.. Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһаповлар җырлый.

5.Мәктәпне тәмамлагач кая укырга керә?

Мәктәп елларының соңгы кышы да үтеп китә. Кулда- аттестат. Кая барырга, кем булырга?

  1954 ел. Көз. Елдагыча игеннәр  җыелган, эшнең азайган чагы. Кешеләр җыр тыңларга радиоалгычлар янына  җыйналганнар. Казаннан яшь башкаручылар концерты бара.

Кара урман шаулый,

Йөрәкләр ярсый,

Йөрәкләр ярсый

Тоткын җәнлектәй...

(“Кара урман” көе)

 Моңа кадәр барлык ашкынуын, барлык ярсуын эчендә саклап торган моң диңгезе ярларыннан бәреп чыгамыни!

   Тукта, кем җырлый соң?    Диктор таныштыра: Казан музыка училищесының беренче курс студенты Илһам Шакиров.

6. Беренче курсны тәмамлагач кая укырга күчә?

Училищеның 1 нче курсын тәмамлагач, ул Казан дәүләт консерваториясенә күчә. Педагоглар, музыка белгечләре композиторлар кулы астында Илһам профессиональ музыка серләрен ача, башкару осталыгының нечкәлекләренә төшенә, фортепьянода  уйнарга өйрәнә. Консерваториядә аның композитор Мансур Мозаффаров белән чын иҗади дуслыгы башлана. Соңга таба Мансур ага Илһам өчен махсус җырлар яза.

7. Укуын тәмамлагач кайда эшли?

1960 елны       консерватория тәмамлап, И.Шакиров Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Әле студент елларында ук исеме Татарстан чикләреннән шактый еракларга таралган  җырчының көр тавышы Союз киңлекләрен били. Гастрольләр башлана. Советлар Союзында Илһам концерт биргән шәһәрләрне искә төшерү – илебездәге  барлык зур шәһәрләрне санап чыгу булыр иде.

8. Илһам Шакиров иҗатына нинди бәяләр бирәләр?

1964 нче елны,  сәхнәдә җырлый башлавына дүрт ел узганнан соң,    аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

  Илһам җырларының халыкка тәэсир итү көченең тагын бер ягына тукталып үтми булмый. Моңа кадәр Татарстаннан читтә яшәп, үз ана телен, культурасын, сәнгатен оныта башлаган татар егетләре һәм кызлары Илһам тавышын ишетеп, үз милли культуралары турындауйлана башлыйлар, ул гына да түгел, алар моңарчы күрергә туры килмәгән икенче бер матурлыкны күрәләр.

  1969 елны Татарстан АССР Югары    Советы  И.Шакировка халык артисты дигән зур исем биреп, аның иҗатын югары бәяли. 1970 елда  - Татарстан АССРның төзелүенә 50 ел тулган юбилей елында – Габдулла Тукай исемендәге  Республика премиясе  бирелә.

 

               Дата.

Тема: “Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты”.

1.1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров туган.

2. Гыйльметдин  .: алачыкта тимер бөккән, чалгы-пычак,  балта-көрәк ясаган. Нуриәсма урак урган, ындыр суккан, төн йокыларын калдырып, бала баккан.

3.Кышын таудан чана шуа. Яз җиткәч, күктә тургай сайравын, урманда сандугач моңын тыңлый. Җәен каз бәбкәләре саклый, су коена. Кошлар сайравы , яфраклар шавы белән тулы урманнарга кереп,  җыр  җырлый.

4. 12 чакрым ераклыктагы  Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәптә укый.

5. 1954 нче елда Казан музыка училищесына укырга керә.

6. Училищеның 1 нче курсын тәмамлагач, ул Казан дәүләт консерваториясенә күчә.

7.1960 елда И.Шакиров Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә.

8.1964 нче елда Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

1969 нчы елда халык артисты дигән зур исем бирелә.

1970 нче елда Габдулла Тукай исемендәге  Республика премиясе  бирелә.

( бер укучыдан килеп чыккан эшне укыту, нәтиҗә ясау)

5.

Мөстә-

кыйль эш.

Төшеп калган шәхесләрне язарга. Бу билгеләмә бүген генә туган күренеш түгел , шуны чишеп карагыз әле. «Шигърияттә – ... , музыкада – ... , сынлы сәнгатьтә – ... , сәхнәләрдә -... », – дип әйтергә яратабыз.

«Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам», – дип әйтергә яратабыз.

6.

Белем системасына кертү.

Төркемнәрдә эшлиләр. Бирелгән карточкадагы фикерне бер җөмлә белән әйтеп бирергә кирәк.

1 нче карточка.  Илһам Шакиров халык җырларын башкару белән генә чикләнми, аларны җыюга һәм популярлаштыруга да зур әһәмият бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә онытылыбрак торган халык җырлары яңадан җырлана башлый.

2 нче карточка. Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул – «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы.

3 нче карточка. Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»

4 нче карточка.

М.Шәймиев үз чыгышында болай диде: «Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!»

(килеп чыккан җөмләләрне төркемнәрдә тыңлау.

-Ә хәзер Илһам Шакиров башкаруында «Идел буе каенннарына» (Ә.Ерикәй шигыре, И.Шакиров көе) җырын тыңлап китәбез.

1.Илһам Шакиров халык җырларын башкара, аларны җыя һәм популярлаштыра.

2.Җырчы үзе дә үзенчәлекле көйләр авторы.

3.Мәскәү композиторы Илһам Шакировның җырлавын тыңлагач,болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»

4.М.Шәймиев: “Илһам Шакиров- татар моңына маяк куйган шәхес”,- диде.

(һәр төркемнән бер укучы укый)

7.

Рефлексия

-Дәрес барышында нәрсәләр эшләдек?

-Үз алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы?

-Дәрестә үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

Өй эше бирү:

Илһам Шакировның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган презентация ясарга.

Дәрескә билгеләр кую.

Дәрес тәмам.

-Кроссворд чиштек, сорауларга язмача җавап бирдек, карточкалар белән эшләдек.

- Дәрескә куелган максатларга ирештек.

- Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп нәрсә белдек. Җырчы башкаруында тыңланган җырлар,  күңелләребездә тирән уелып калды.  

Кроссворд:          

1.Ә

К

  И

Я

Т

2.М

Ә

С

Ә

  Л

3.Һ

А

Д

И

4.Р

Ә

С

С

   А

М

5.К

О

  М                                                

Е

Д

И

Я

\\\\\

6.Ш

И

Ш

К

И

Н

7.М

У

С

     А

8.Т

У

     К

А

Й

9.И

Б

Р

А

Һ

     И

М

О

В

10.У

В

Е

     Р

Т

Ю

Р

А

11.О

П

Е

Р

А

12.П

О

     В

Е

С

Т

Ь


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....