Аудиовизуаль мәдәният һәм аны формалаштыру юллары.
учебно-методический материал (5, 6, 7, 8 класс)

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

Аудиовизуаль мәдәният ул - язмаларны, сурәтләрне, тавышны (кино, телевидение, видео, мультимедиа системаларын)  заманча техник чаралар ярдәмендә тапшыруның иң киң таралган мәдәният өлкәсе булып тора. Семиотик аудиовизуаль текстлар  үзләре тамга ансамблен тәкъдим итәләр. Алар тасвирлау, тавыш һәм телдән булган рәтләрне бәйләп торалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon audiovizual_mdniyat_hm_any_formalashtyru_yullary.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

       Аудиовизуаль мәдәният һәм аны формалаштыру юллары.

       Аудиовизуаль мәдәният ул - язмаларны, сурәтләрне, тавышны (кино, телевидение, видео, мультимедиа системаларын)  заманча техник чаралар ярдәмендә тапшыруның иң киң таралган мәдәният өлкәсе булып тора. Семиотик аудиовизуаль текстлар  үзләре тамга ансамблен тәкъдим итәләр. Алар тасвирлау, тавыш һәм телдән булган рәтләрне бәйләп торалар.

       Аудиовизуаль мәдәният - мәдәнияткә караган мәгълүматларны теркәп бару һәм тапшыру ысулы булып та тора. Ул әле мәгълүматларны тулыландырып кына торучы түгел, ә вербаль булган язу коммуникациясендә тулысынча хөкем сөрүче альтернатива булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта мәдәниятләрнең икеләнүе тормышка ашырыла. Элек  кешелекнең ирешкән барлык уңышлары да язма текстта күрсәтелгән булса, хәзер аудиовизуаль чагылыш табалар, чөнки экран сәнгате барлыкка килә. Бу очракта мәдәниятне “аудиовизуализацияләнгән”  яки “визуализацияләнгән” диләр.

       Аудиовизуаль мәдәният ул- 20 нче гасыр мәдәниятенең феномины. Киноматограф, телевидение, видео аудиовизуаль мәгълүматларны  нәфис формада киң күләмдә һәм тиз вакыт аралыгында бирүнең иң яхшы  күрсәтмә үрнәге булып тора. Экран сәнгате элек булган сәнгать төрләренең синтезы дип билгеләнә.

       Бу сәнгать яңа төр үзләштерүләрне, кабул итүләрне билгеләде, күп санда кешеләрне үзенә җәлеп итте. Аның технологик үзгәрешләренең  берничә революцион этабы бар:

  • электрон форматтагы технологияләрнең тиз үсеше;
  • мультимедиа технологияләрендә укыту программалары барлыкка килү;
  • укыту эшчәнлегенә интерактив системаларның үтеп керүе;
  • экранда элек үтеп керә алмаган мәгълүматларның пәйда булуы.

Бу үзгәрешләр массакүләм кино-, теле-, видео  продукциядән алып электрон челтәрләргә кадәр дәвам итә.

       Экран сәнгате башка сәнгатьләрнең гореф-гадәтләре белән дә тыгыз бәйләнештә тора: рәсем сәнгате белән, әдәбият белән, музыка белән. Бу аңа тәрбия һәм белем бирүдә әйтеп бетергесез  эффект бирә.

       Аудиовизуаль мәдәниятләрнең хронологиясе үз эченә аудиовизуаль техник чараларның үсешенең бик күп этапларын ала.

       Беренче тапкыр обскур камераларга билгеләмәне 1500 нче елда Леонардо да Винчи әйтә.Ул караңгы бүлмәгә төшүче  кояш нурының капма-каршы стенага ара якынлыгына карап зурайтылган яки кечерәйтелгән рәсемне чагылдыруын әйтә. Шуңа да карамастан, аудиовизуаль чаралар өлкәсендәге иң мөһим һәм дөрес дип саналган уйлап табулар 19 нчы гасырның икенче яртысында һәм 20 нче гасырның беренче яртысында гына эшләнә.

      Фотографиянең барлыкка килүен 1839 нчы ел белән билгелиләр. Ләкин аның барлыкка килү тарихы дип “тәрәзәдән күренеш” фоторәсемен атарга да мөмкин диләр. Бу фоторәсемне 1826 нчы елда  Ньепсон юка асфальт  катламы белән капланган аккургаш пластинкада  обскур-камера ярдәмендә ала. Бу  экспозиция сигез сәгатьләр чамасы дәвамында якты кояш нурлары астында бара. Әмма фотография барлыкка килүнең тарихи датасы дип 1839 нчы ел санала. Чөнки Ньепсон белән бергә эшләгән Даггер сурәтне алуның икенче юлын эзләп таба (көмеш белән капланган бакыр пластинада). Тиздән инглиз Вильям Генри Фокс Тальбот фотографик сурәтне алуның икенче юлын уйлап таба. Ул аны калотип дип атый. Сурәтне төшерү өчен хлорлы көмеш белән манылган кәгазьне куллана. Тальбот дөньядагы беренче негативны ала.

       Электр телеграфы Морзе тарафыннан 1840 нчы елда уйлап табыла.Фототелеграфның беренче проекты  тимерчыбык буйлап еракка сурәтне тапшыра ала. Алар 19 нчы гасырның 40 нчы елларында А.Бен һәм Ф.Бэкуэлл исемнәре белән бәйле.

       Телефонның тарихы 1876 нчы елдан башлана. Александр Белл исемле галим тимерчыбыклар ярдәмендә тавышны ерак арага җиткерү максатыннан аппарат уйлап таба.

       Ә фонографның барлыкка  килүе 1877 нче ел белән билгеләнә. Томас Эдисон балавыз валга яздырып һәм теркәп барырга сәләтле аппарат төзи. Аның эшләү рәвеше түбәндәгечә:

- акустик тибрәнүләр мембранага басым ясыйлар һәм мембрана белән ялганган яздырып баручы энә әйләнеп торучы валга алмашынган ешлыкларны яздыра;

-валны уйнатканда яздырып баручы энә яздыру җайланмасы буенча хәрәкәт итеп яздырылучы барлык ешлыкларны да кабатлый  һәм мембрананы тибрәнергә мәҗбүр итә.

       Шулай итеп тавыш чыга. Фонограф бик тиз бөтен дөньяга тарала һәм тавышны яздыру, уйнату максатыннан якынча 1930 нчы елларга кадәр кулланыла. Аны  30 нчы еллардан соң граммофон һәм грампластинка алыштыра.

       Ә чыбыксыз электр челтәрен уйлап табу өчен бер этәргеч булып радионың барлыкка килүе санала. 1895 нче елда Россиядә Александр Попов, ә Италиядә шул ук елны Гуэльм Маркони радио уйлап табалар. Радиодан телеграф сигналларны тапшырудан тыш, шулай ук сөйләмне һәм музыканы да тапшыралар.  

       Киноматограф- хәзерге заман сәнгать төре. Ул 20 нче гасырларда популярлаша. Шул ук атама белән хәрәкәт итүче объектларны кинопленкага төшерү өчен һәм алган фоторәсемнәрне уйнату өчен, экранда күрсәтү максатыннан кулланылучы җайланмалар җыелмасын, методларын атыйлар.

       Кеше күзе алган тәэсирне якынча секундның ундүрттән бер өлеше итеп саклау үзенчәлегенә ия. Шул сыйфат аркасында без, тәгәрмәч әйләнгән  вакытта, аның аерым чыбыкларын күрмибез. Алар әйләпгәндә тулы түгәрәк булып күренәләр. Шушы принцип буенча эшләнгән иң гади уенчыклар да кино эшенең нинди  принцип буенча барганын күзалларга ярдәм итә. Мәсәлән таумотроп- катыргы кружканың бер җирендә кош, ә икенчесендә читлек. Тиз әйләнгән вакытта без кошны читлектә утырган итеп күрәбез. Фотография барлыкка килгәннән соң рәсемнәрне җиңел һәм тиз  җитештерү  мөмкинлеге туды. Тик аларны серияләргә берләштерүдә генә техник проблемалар кала.

       Рәсми рәвештә киноматограф үзенең башлангычын 1895 нче елның 28 нче декабрендә алган дип санала. Бу көнне Капуцин (Париж, Франция) бульварында урнашкан “Гран-кафе” дип аталган индия салонында “Абыйлы-энеле Люмьерлар синематографы” исеме астында халыкка күргәзмә оештырыла.

       Кинематографның төр техник үзенчәлекләре:

  • объектларның хәрәкәтләнү фазаларын фоторәсемнәр рәте итеп эзлекле рәвештә кинопленкага теркәп бару;
  • хәрәкәтләнүче сурәтләрне экранга проекцияләү.  

Заманча кинотеатрларда проекцияләүнең ешлыгы секундына  24 кадрны тәшкил итә.

       Хәзерге заман кешесен кинофильмнарда һәм видеофильмнарда күп каналлы тавыш булу күренеше гаҗәпләндерә. Тик ул моны шулай кирәк, шулай булырга тиеш дип кабул итә. Әмма бу күренешне барлыкка китерү өчен тавыш җайланмаларын эшкәртү, язмалар технологиясе һәм тавыш уйнату өлкәсендә эшләүче бик күп галимнәр һәм инженерлар хезмәт куя. Сыйфатлы күп каналлы тавыш техникасы комплексы барлыкка килсен өчен аппаратура берничә мәртәбә үзгәрә.

       1896 нчы елда Люмьерларның “Прибытие поезда” премьерасы вакытында поездның гөрселдәү тавышын имитацияләү өчен экранга махсус машина урнаштырылган була. Һәм алдагы киносеанслар рояль аккомпанентына таянып баралар. Музыка беренче чиратта проекция  аппаратының тавышын каплар өчен файдаланыла.

       Башта кинога тавышны механик язмаларны кулланып кертергә омтылалар (сурәтләрнең грамязмада музыка белән кушылуы). Ләкин тулып җитмәгән яклары булу сәбәпле, тавыш белән сурәтнең тулысынча бергәлеген тәэмин итү мөмкин түгел. Шуңа күрә бу система яшәп китә алмый. 1906 нчы елда Юджин Лост кинопленкада тавышлар тибрәнүенең фотографик язмасы системасын тәкъдим итә. Бу система тавышларның һәм сурәтләрнең тулысынча тәңгәл килүен тәэмин итә. 1924 нче елда “Певец джаза” дигән фильм чыга һәм ул тавышлы киноның иң яхшы үрнәге  булып санала.

       “Тере фотография” техник аттракцион  буларак барлыкка килгәч, киноматограф та берничә төргә бүленә:

  • нәфис кино;
  • хроникаль кино;
  • фәнни-популяр кино.

Уку эшчәнлегенә караган кино фәнни төргә керә һәм ул киноматограф барлыкка килгәч ук үсеш ала башлый. Уку эшчәнлегенә караган кино беренче  тапкыр 1898 нче елда Франциядә төшерелә. Аның үсеш этабының башлангычы булып төрле тематика һәм фәнни эзләнүләр тора. Мондый фильмнарны 1908 нче елда СШАда да җитештерә башлыйлар. Т.А.Эдисон “Домик мухи” һәм “Лягушки” дигән киноленталар төшерә. Укыту эшчәнлегенә караган фильмнарның тарихының яңа этабы булып тар пленкалы кино өчен кинопроекцион аппаратның барлыкка килүе тора. 20-30 нчы елларда кабул итүнең закончалыклары һәм фильмнарның структурасы буенча массакүләм тәҗрибәләр үткәрелә. Бу тәҗрибәләр укучыларның белемен арттыруда  фильмнарның уңай йогынты ясавын ачыкларга ярдәм итәләр. 40 нчы еллар ахырыннан уку эшчәнлегенә караган фильмнарны урта һәм югары белем бирүче мәктәпләрнең бөтен курсларына да меңәрләгән тираж белән кертәләр. Россиядә мондый кинолар турында беренче мәгълүмат 1897 нче ел белән билгеләнә, чөнки Петербургта уку эшчәнлегенә караган киноленталар күрсәтелә. 1907 нче елда бу төргә караган “Электрический телеграф”, “Кровообраәение”, “Глаз” дип исемләнгән  кинолар экраннардан күрсәтелә. “Инфузория” фильмында беренче тапкыр микрокиносъёмка файдаланыла, ә “Опыт с жидким воздухом” дигәнендә төшерү процессы фәнни лабораториядә бара.

        20 нче гасырның ахыры, 21 нче гасырның башында уку эшчәнлегенә караган кинолар телевидениядән күрсәтелә башлый һәм танылу ала.

       Телевидение грек сүзе tele тәрҗемә иткәндә ерак, ә латин сүзе video – күрәм дигәнне аңлата. Фәннең, техниканың, сәнгатьнең хәрәкәт итүче объектларның сурәтен еракка тапшыру өчен радиоэлектрик җайланмалардан файдалана торган өлкәсе булып санала. Телевидениедә сурәтләрнең элементларын чиратлаштырып бирү принцибы кабул ителгән. Әлеге принципка нигезләнеп сурәтләрнең элементлары бер пункттан икенче пунктка электр сигналлары ярдәмендә тапшырыла. Телевизион тракт үз эченә түбәндәге җайланмаларны ала:

1.Камера. Яктылык сизүчән өслектә сурәтнең объектив проекциясен күрсәтә. Схемаларның җәелмәсе юллап сурәт элементларының яктылыгын, төсен  саный. Башта икегә бүленмәүче юллар (беренче кыр), ә аннары бүленүче юллар (икенче кыр) тапшырыла. Төс турында мәгълүмат якынрак торган ешлыкта бирелә. Төсле телевизион сигналның тулы кадры шулай формалаша.

2. Радиотапшыргыч. Радиоешлыкның сигналы телевизион ешлык сигналы белән модульләшә һәм эфир киңлегенә тарала.

3. Радиоалгыч – телевизор. Тулы төсле телевизион сигнал синхрон импульслар ярдәмендә  телевизион кадрны сурәтләрнең юлларын төгәл итеп  экранда  әйләндерә.

       20 нче гасырның 30 нчы елларына кадәр телевидение оптик-механик җайланмаларның анализ һәм синтез өчен кирәк булган юллары ярдәмендә үсеш ала. Механик ТВ системасында видеосурәт формалаштыру өчен электр моторы кулланыла. Электр моторы дип Нипковның махсус тишекләре булган әйләнеп торучы дискын атаганнар. Шуның аркасында телетапшыру тавышлы һәм авыр аңлаешлы килеп чыга. Россиядә төсле сурәтне ерак араларга тапшыру өчен беренче гариза 1899 нчы елда Петербург институтын тәмамлаган Александр Полумордвинов тарафыннан тапшырыла. Уйлап табу сурәт сигналларын эзлекле тапшыруның төсле кабул ителүенең өч компонентлы теориясенә нигезләнеп тормышка ашырыла. Радиотапшыргыч белән радиоалгыч арасында чылбырлы бәйләнеш күз алдында тотыла. 1906 нчы елда Ли де Форесның радиолампа-триода уйлап табуы яңа сәнәгать тармагы-радиотехниканың үсешенә китерә.

       Россиядә телевидениене Петербургның технология институты профессоры Б.Л.Розинг уйлап таба.Ул 1907 нче елда телевидениенең беренче сынау системасын тәкъдим итә. 20 нче гасырның 30 нчы елларына кадәр телевидение оптик-механик җайланмаларны кулланып үсеш ала.

       Розингның эшен СШАда яшәүче сәләтче укучысы Владимир Зворыгин дәвам итә. Киноскоптан тыш ул  иконоскоп та уйлап таба. 1932 нче елда “Радио корпорейшн оф Америка” компаниясе электрон сканарлауны гына кулланган  телевизион системаны күрсәтә. Телевизион радиоалгычта кабул итү көпшәсе булып киноскоп, ә телекамерада тапшыручы ролен иконоскоп үти.

       60 нчы елларга кадәр телевидение аклы-каралы була. Тик инде 1928 нче елда ук Зворыгин төсле телевидениягә патент алган ала – киноскопның экраны өч төрле сорттагы люминафор  бөртеге белән капланган була һәм аларның яктылыгы бергә кушылып тулы төсле сурәт алырга мөмкинлек бирә.

       Ә галәм аша телевизион тапшыруларны күрсәтә башлау 1960 нчы еллар белән бәйле. Галәм ретрансляторлары үзәк телевидениенең тапшыруларын тәүлек буе илнең иң ерак почмакларына илтергә мөмкинлек бирә.

       Телевидениенең заманча системалары үсеше сурәтләрнең югары дәрәҗәдә төгәлләшүенә бәйле. Телевидение мәгълүматны таратуның массакүләм чарасы булып тора ( сәясәт, сәнгать, танып-белү, уку реклама һәм башка өлкәләрдә). Аны фән һәм уку эшчәнлегендә, медицина һәм көнкүрештә, сәнгать һәм мәдәнияттә, төрле техникаларда, авиациядә, космонавтикада да кулланалар. Безнең өчен инде керә торган өйнең, фатирның, берәр бинаның, оешмаларның  ишеге күзәтү камералары белән җиһазландырылган булуы гадәти  күренеш һәм алар иминлекне саклар өчен хезмәт итәләр. Телевизор экраныннан бездән әллә ничә мең километрда нәрсә булганын күрә алабыз. Спутник җиһазлары мөһим стратегик мәгълүматны тапшыра. Заманча телевизион җиһазлар катлаулы һәм сәламәтлеккә зыянлы булган җитештерүне күзәтү астында тотарга мөмкинлек бирә. Оператор-диспетчер экранның мониторы аша берничә технологик процессны берьюлы күзәтә ала. Хәзерге заманда юл хәрәкәте иминлеге оператор-диспетчеры  да юллардагы транспорт агымын экрандагы монитордан гына күзәтә.

      Телевидениене уку максатыннан кулланганда, аны уку телевидениесе системасы дип атыйлар. Төзелеш һәм кулланылыш принцибына карап ике категориягә бүләләр: ачык һәм ябык системалар.

       Ачык уку телевидениесе системаларын куллану өчен укыту оешмаларының аудиторияләрендә видеомагнитофонга тоташтырылган телевизорлар булырга тиеш. Видеомагнитофон телевизордан күрсәтелгән тапшыруны яздыру һәм яңадан тыңлау һәм видеокассетага яздырылган укыту программаларын тыңлау өчен файдаланыла.

       Ябык уку телевидениесе системала икенче төрле оештыру-техник структурага ия. Алар аерым укыту оешмаларында гына куллану өчен яраклаштырылган. Укыту программаларын алу һәм тапшыру кирәкле аппаратура белән җиһазландырылган бер яки берничә аудиториядә генә тормышка ашырыла. Укытучының эш урынында булган җиһазлар исемлегенә түбәндәгеләр керә ала: шәхси компьютер, телеэпипроектор, видеомагнитофон, видеопроектор, микрофон һәм башкалар.

       Видеотехника башта телевидениенең теориясе, практикасы белән  параллель  һәм тыгыз үзара бәйләнештә үсеш ала. Алга таба мөстәкыйль яшәү өчен хокуклы була. 50 нче елларда электрон телевидение эрасы җитә. Тиз арада массакүләм мәгълүмат чаралары арасында әйдәп баручы позицияне яулап ала.

       Техник алгарышның революцион этабы итеп 21 нче гасырны атыйлар. Бу чорда фототехника, электрон кино, телевидение һәм видеотехникадан цифрлы исәпләү системасына күчү башлана. Цифрлы телевидение телевизион каналларның санын шул ук ешлык диапазонында 4 тапкыр арттыру мөмкинлеген бирә. Мондый телевидениедә интернетны кулланырга мөмкинлек туа. Шулай ук мультимедиалы мәгълүмати технологияләр дә барлыкка килә.Алар өчен кирәкле чаралар да эшкәртелә башлый.

       Мультимедиа – төрле мәгълүматны  цифрлы рәвештә комплекслы итеп тапшыру – текст, видео-, аудио-, график, мультипликация һәм башка төрдәге материалны. Аның ярдәмендә тапшырыласы   мәгълүматны җыйнак итәргә, төрле каналларга тапшырырга, кабул итү өчен җайлырак формада сакларга мөмкин.

       Интернетның бик тиз популярлашып китүе дистанцион укыту өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Мәктәп укучылары, студентлардан тыш, традицион укучылар булмаганнарның да саны арта:өлкән кешеләр, хуҗабикәләр, шулай ук инде эшли торган кешеләр. Мондый формада укыту бу процесска квалификацияле укытучылардан да ниндидер вакытны укучылар белән үткәрүне таләп итми.Укучылар дәреснең темпын һәм үткәрелү вакытын үзләренә яраклаштырып билгели алалар.

       Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап шуны әйтергә була:

- аудиовизуаль чараларны куллану укыту эшчәнлегендә файдаланырга кирәк. Чөнки алар материалны җиңелрәк үзләштерергә, кабул итәргә мөмкинлек бирәләр. Укучы күреп, тыңлап алган мәгълүматны исендә яхшырак калдыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конфликт хэм аны чишу юллары

Конфликт хэм аны чишу юллары...

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

ФДББС идеологиясен формалаштыру

ФДББС идеологиясен формалаштыру турында статья...

Алда юллар, кайсын сайларга?

9 класста профориентация дәресе...

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары

"Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары" темасына ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...