Сан темасын гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Ачык дәрес план-конспекты, презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany_sannarny_kabatlau.docx29.91 КБ
Файл prezentatsiya_sannar.pptx693.06 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Сан  сүз төркемен кабатлау.

Сыйныф: 4 нче сыйныф татар төркеме

 Дәреснең максатлары:

1. Укучыларның сан сүз төркеме турында белем һәм күнекмәләрен ныгыту.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен камилләштерүне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүне дәвам итү.

3. Укучыларда телгә карата хөрмәт, игътибарлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең тибы:  гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең төре: эшлекле дәрес

Җиһазлау: сан сүз төркеме буенча слайдлар, карточкалар, “Эш дәфтәре”ннән биремнәр.

Дәреслек: Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ), 4 нче с-ф/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А.Гарипова – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014

Укыту – методик комплекты:

Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) метод. әсбап, 4 нче с-ф. /Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А.Гарипова – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014

Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 4 нче с-ф/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А.Гарипова – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру. 1 нче слайд.

- Укучылар, хәерле көн! Бер-беребезне сәламлик әле.

Сәлам, дустым! (кулны кулга кую)

Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат! (кул кысышу)

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. 2 нче слайд.

1)112 нче күнегү, 85 нче бит. Башваткычны чишү өчен, җавапларны шакмакларга яз. Билгеләнгән урында килеп чыккан сүз турында сөйлә.  

- Саналмыш турында нәрсәләр беләбез?

2) саннар кулланып, көндәлек режим турында сөйләргә.

Чиста язу күнегүе. 3 нче слайд.

Ребусларны чишәргә, дәфтәрләргә сүзләр белән язарга.

 6н,  100ек, 1дәм, м10нча, к3, т10,  5ек.

                       

Алтын, йөзек, бердәм, мунча, көч, тун, бишек.

Уку мәсьәләсен (УМ) кую. 4 нче слайд.

Әкиятләрдән рәсемнәр (иллюстрацияләр) карау.

  • Бу рәсемнәр кайсы әкиятләрдән? (“Өч кыз”, “Ике кыз”, “Ике ялкау”)
  • Әлеге әкиятләрнең бүгенге татар теле дәресе белән нинди бәйләнеше бар? (- Әкият исемнәрендә саннар бар, без сан сүз төркемен өйрәнәбез).
  • Димәк, бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куярбыз? (-Бүген сан сүз төркемен кабатларбыз).
  • Бүгенге дәрестә сан сүз төркемен өйрәнүне дәвам итәрбез, сан турында белем һәм күнекмәләрне ныгытырбыз.

5 нче слайд. Число, сыйныф эше һәм тема языла.

Тест. Куиз-куиз-трейд. 6 нчы слайд.

  • Укучылар, мин сезгә карточкалар өләшәм. Андагы сорауны укыйбыз һәм уйлыйбыз. 20 секунд вакыт бирелә. Вакыт чыкты. Җавапларны язып куябыз һәм күренмәслек итеп бөклибез. Басабыз да урындыкларны тигезләп куябыз. Кулларны күтәреп, үзебезгә пар эзлибез. Сорауны бирәбез. Дөрес җавап бирсә, иптәшебезне мактыйбыз, рәхмәт әйтәбез. Җавапны белмәсә, булышабыз.
  1. Сан нәрсәне белдерә?

а) предметның исәбен, микъдарын белдерә;

ә) предметның билгесен белдерә;

б) предметны белдерә

2. Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

ә) нинди? кайсы?

б) ничә? ничәнче?

3. Сан ачыклаган исем ничек атала:

а) сыйфатланмыш

ә) саналмыш

б) берничек тә аталмый

4. Кайсы сүзтезмә дөрес?

а) биш алма

ә) биш алмалар

б) бишләр алма

5. Тәртип саннары нәрсәне белдерә?

а) предметларның төгәл исәбен, микъдарын белдерә.

ә)  предметларны санау тәртибен белдерә.

б) предметларның билгесен белдерә.

 6. Микъдар саннары нәрсәне белдерә?

а) предметларның төгәл исәбен, микъдарын белдерә.

ә)  предметларны санау тәртибен белдерә.

б) предметларның билгесен белдерә.

7. Тәртип саннары гына булган рәтне күрсәтегез.

а)  алтышар, беренче, уникелəп, өчəүлəп

ә) икенче, бишенче, утыз беренче, уналтынчы

б) җидəү, тугызлап, унбер, икенче

в) бер, ун, ике мең, унсигез

8. Микъдар саннары гына булган рәтне күрсәтегез.

а) алтышар, беренче, уникелəп, өчəүлəп

ә) икенче, бишенче, утыз беренче, уналтынчы

б) җидəү, тугызлап, унбер, икенче

в) бер, ун, ике мең, унсигез

II. Уку мәсьәләсен адымлап (өлешләп) чишү этабы

  1. Сайланма диктант язу. Текстны укы. Саннарны саналмышы белән язып ал.

7 нче слайд.

- Укучылар, ә хәзер саннарны  ачыклап килгән сүзләре белән бергә язабыз. (Саннарны цифрлар белән язарга).

9 нчы май – Җиңү көне. 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Бөек Ватан сугышына Теләче төбәгеннән барлыгы 4457 кеше киткән. 3046 кеше  яу кырында ятып калган. Ветераннарга мәңгелек дан!

  • Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Ничек яздыгыз?  

9 нчы май, 2015 нче ел, 70 ел, 4457 кеше, 3046 кеше. (Саннарның төркемчәләрен билгеләү).

4. Дәреслек белән эшләү (телдән). 8 нче слайд.

101 нче күнегү, 80 нче б. Укы. Татарчага тәрҗемә ит. Саннарны тап. Сораулар куй.

  1. Җиде кат үлчә, бер кат кис. 2. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. 3. Син аңа бер сүз әйтәсең, ә ул сиңа – икене. 4. Җидәү бер кешене көтми.

- Бу мәкальләрнең мәгънәләрен аңлыйсызмы? Алар нәрсә турында?

5. Микс-фриз-груп. “Бала” электрон китапханәсеннән Дамир Гарифуллинның “Йә, алар кемнәр икән?” шигырен карап уку. 9 нчы слайд.

  • Укучылар, басабыз һәм урындыкларны тәртипләп куябыз. Бию көенә йөрибез. Көй туктагач, бер урында басып калабыз. Укытучының соравын тыңлагыз һәм җавап санынча төркемнәргә берләшегез.
  • Рәсемдә ничә үрдәк бәбкәсе бар иде? (- Өчәү).
  • Ничә бәрән бар? (Икәү).
  • Күктә ничә карга бар иде? (-Алты).
  • Соңгы рәсемдә ботакта ничә карга бар? (-Өчәү).
  • Алтыга икене кушкач, ничә була? (-Сигез).

6. “Эш дәфтәре” ндәге биремнәрне үтәү. (язмача) 10 нчы слайд.

63 нче күнегү. Укы. Саннарны цифрлар белән яз.

Биш китап, җиде кыз, унбиш өстәл, егерме сигез укучы, утыз тугызынчы йорт, өч дәрес, алты кеше.  

- Дөреслеген җилкәдәш иптәшегез белән чагыштырыгыз.

7.   Дәреслек белән эш. 104 нче күнегү, 81 нче бит. (телдән).   11 нче слайд.

Укы. Микъдар һәм тәртип саннарын файдаланып, сорауларга җавап бир.

1. Син укыган мәктәп ничә катлы? 2. Син укыган сыйныф ничәнче катта урнашкан? 3. Сыйныфта ничә тәрәзә, урындык, өстәл һәм ишек бар? 4. Сыйныфта ничә кыз һәм малай укый? 5. Әти-әниеңә ничә яшь? 6. Энеңә яки сеңлеңә ничә яшь? 7. Абыеңа яки апаңа ничә яшь? 8. Үзеңә ничә яшь?

8. “Эш дәфтәре”ндәге биремне үтәү. 12 нче слайд.

71 нче күнегү  (телдән һәм язмача).

 Сүзләрне русча укы, татарчага тәрҗемә ит. Тәртип саннары ясап яз.

    смор1ина, 100л, о5, 100рона, 100янка, 40а, 7я.

9. Модельләштерү. “Модель Фрейер” төзү. Төркемнәрдә эшләү. 13 нче слайд.

2 нче номерлы укучы бер битне дүрткә бүлә, почмагын бөкләп куя, аннары фломастер белән билгели. Билгеләгәннән соң,   дүрт якка: төп билгеләре/өстәмә билгеләре/мисаллар/сан сүз төркеменә туры килми торган сүзләр язалар. Уртага  “Сан” дип языла.

IV. Рефлексия, бәяләү этабы.

  1. Йомгаклау рефлексиясе. 14 нче слайд. 

– Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Без нәрсәне өйрәнергә тиеш идек?

  • Без дәрестә ниләр эшләдек?
  • Сан – нинди сүз төркеме?
  • Санның ничә төркемчәсен беләбез?
  1. Өй эше бирү. 15 нче слайд.
  1. 111 нче күнегү, 84 нче бит (мәҗбүри)
  2. 110 нчы күнегү. “Саннар тормышта ни өчен кирәк?” дигән темага кечкенә хикәя яз.
  3. 113 нче күнегү. Ребуслы җөмләләрне дөрес итеп укы.
  1. Үзбәя. 16 нчы слайд.
  • Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
  • Ә хәзер үзебезнең төркемдәге укучыларга билгеләр куеп, парковкада калдырабыз.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

- Уңышлар сезгә!

Слайд 2

Өй эшен тикшерү 1)112 нче күнегү, 85 нче б. Башваткычны чишү өчен, җавапларны шакмакларга яз. Билгеләнгән урынга килеп чыккан сүз турында сөйлә. 2) Саннар кулланып, көндәлек ре жим турында с өйләргә.

Слайд 3

Чиста язу күнегүе 6н, 100ек, 1дәм, м10нча, к3, т10, 5ек. Алтын, йөзек, бердәм, мунча, көч, тун, бишек.

Слайд 4

Уку мәс ьәләсен кую “Өч кыз” әкияте Бу рәсемнәр кайсы әкиятләрдән? Әлеге әкиятләрнең татар теле дәресе белән нинди бәйләнеше бар? Бүгенге дәрескә нинди уку мәс ь әләсе куярбыз? “Ике ялкау” әкияте “Ике кыз” әкияте

Слайд 5

Егерме алтынчы нояб рь. Сыйныф эше. Сан с үз төркемен кабатлау.

Слайд 6

Куиз-куиз-трейд Укучылар кулларын күтәреп, үзләренә пар эзлиләр. Бер укучы сорау бирә, икенчесе җавап бирә. Җавап дөрес булса, беренче укучы иптәшен мактый, дөрес булмаса, аңа булыша. Икенче укучы сорау бирә. Җавап дөрес булса, иптәшен мактый. Дөрес булмаса, аңа булыша. Укучылар карточкаларын алмашалар. Укучылар 1-5 нче адымнарны кабатлыйлар. “Сора-сора-алыштыр” Сан турында белгәннәрне искә төшерү

Слайд 7

Сайланма диктант. 9 нчы май – Җиңү көне. 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Бөек Ватан сугышына Теләче төбәгеннән барлыгы 4457 кеше киткән. 3046 кеше яу кырында ятып калган. Ветераннарга мәңгелек дан! 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тула! Текстны укы. С ан нарны саналмышы белән яз ып ал. Тикшер: 9 нчы май, 2015 нче ел, 70 ел, 4457 кеше, 3046 кеше.

Слайд 8

Дәреслек белән эш 101 нче күнегү, 80 нче б. (телдән) Укы. Татарчага тәрҗемә ит. Саннарны тап, сораулар куй. 1 . Семь раз отмерь, один раз отрежь. 2. Не имей сто рублей, а имей сто друзей. 3. Ты ему слово, а он тебе два. 4. Семеро одного не ждут.

Слайд 9

1. Җиде кат үлчә, бер кат кис. 2 . Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. 3 . Син аңа бер сүз әйтәсең, ә ул сиңа - икене. 4 . Җидәү бер кешене көтми.

Слайд 10

Микс-фриз-груп Музыка куела, укучылар шул музыкага бии-бии әйләнәләр. 2. Музыка туктагач, бер урында басып калалар. 3. Укытучы сорау бирә, укучылар шул сорауның җавабынча берләшәләр. “Бала” электрон китапханәсеннән Дамир Гарифуллинның “Йә, алар кемнәр икән?” шигырен уку.

Слайд 11

“Эш дәфтәре”ндәге биремне үтәү 63 нче күнегү (язмача) Укы. Саннарны цифрлар белән яз. Биш китап, җиде кыз, унбиш өстәл, егерме сигез укучы, утыз тугызынчы йорт, өч дәрес, алты кеше.

Слайд 12

104 нче күнегү, 81 нче б. (телдән) Укы. Мик ъдар һәм тәртип саннарын файдаланып, сорауларга җавап бир. 1. Син укыган мәктәп ничә катлы? 2.Син укыган сыйныф ничәнче катта урнашкан? 3. Сыйныфта ничә тәрәзә, урындык, өстәл һәм ишек бар? 4. Сыйныфта ничә кыз һәм малай укый? 5. Әти-әниеңә ничә яш ь? 6. Энеңә яки сеңлеңә ничә яшь? 7. Абыеңа яки апаңа ничә яш ь? 8. Үзеңә ничә яш ь? Дәреслек белән эш

Слайд 13

“Эш дәфтәре” ндәге биремне үтәү. 71 нче күнегү (телдән һәм язмача) Сүзләрне русча укы, татарчага тәрҗемә ит. Тәртип саннары ясап яз. смор1а, 100л, о5, 100рона, 100янка, 40а, 7я.

Слайд 14

“Модель Фрейер” Бер укучы бер битне дүрткә бүлә, почмагын бөкләп куя, аннары фломастер белән билгели. Билгеләгәннән соң дүрт якка: төп билгеләре/өстәмә билгеләре/мисаллар/сан сүз төркеменә туры килми торган сүзләр дип язалар. Уртага “Сан” дип языла.

Слайд 15

– Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Без нәрсәне өйрәнергә тиеш идек? - Без дәрестә ниләр эшләдек?

Слайд 16

1) 111 нче күнегү, 84 нче б. (мәҗбүри) 2) 113 нче күнегү, 85 нче б. Ребуслы җөмләләрне дөрес итеп укы (ярымиҗади) 3) 110 нчы күнегү, 84 нче б. “Саннар тормышта ни өчен кирәк?” дигән темага кечкенә хикәя яз (иҗади) Өй эше:

Слайд 17

- дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. - дәрестә әйбәт эшләдем, материалны аңладым. - әйбәт эшләдем, ләкин бераз ярдәм дә кирәк. Белемнәрне бәяләү

Слайд 18

Табышмаклар Икәү карап тора, Икәү тыңлап тора, Берәү сайрап тора. Колаклар, күзләр, тел. Бер тирәк, Унике ботак, Һәр ботакта дүрт чыпчык, Һәр чыпчыкка җиде яфрак, Һәр яфракның бер ягы кара, бер ягы ак. Ел, айлар, атналар, көн һәм төн. Унике йолдызга бер ай. Айлар һәм ел.

Слайд 19

Санамышлар Бер алма, Ике алма, Өч алма, Дүрт алма, Биш алма, Алты алма, Җиде алма, Сигез алма, Тугыз алма, Кызыл алма. Үрнәк буенча үзең дә санамыш төзеп әйт.

Слайд 20

Ял минуты Туп ыргытып санау 1. Русча дистәләп 100 гә кадәр саныйбыз. 2. Инглизчә унга кадәр саныйбыз. 3. Татарча уннан бергә кадәр саныйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

“Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау

5 сыйныфның  татар төркемендә  "Фонетика” темасын   гомумиләштереп кабатлау " темасына дәрес эшкәртмәсе...