Сәләтле укучылар белән эшләү системасы
статья

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Статья посвящена вопросам организации работы с детской одаренностью в школе.  Автор раскрывает цели и задачи деятельности педагога  в рамках работы с одаренными детьми. Особое внимание обращается на необходимость создавать условия для самореализации одаренного ученика на уроке и во внеурочное время.  Автор отмечает необходимость и важность обнаружения у ребенка уникальных способностей.  В данной работе выделены ключевые моменты, на которые стоит обратить внимание  при работ с одаренными. Автор считает, что организовать работу с одаренными детьми можно через реализацию индивидуального образовательного маршрута

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сәләтле укучылар белән эшләү системасы

Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Л.Н.Толстой.

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә.  Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле. Кемдер - интеллектуаль яктан, кемдер - эмоциональ яктан, кемдер физик яктан көчле, кайбер балаларда әхлакый-ихтыяри көч зуррак.  Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

Сәләт, тумыштан килгән сыйфат буларак, үзенә юлны үзе ярып барырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта тирә-юньдәге шартлар, мохит, тәрбия һәм укыту барышында туган эмоциональ-психологик эшчәнлек, физик һәм интеллектуаль әзерлек баладагы сәләтнең үсешенә турыдан-туры тәэсир итә. Сәләтле баланың мөстәкыйль эшчәнлеге, ялгышлары - табышлары өлкәннәрнең телектәшлек шартларында барырга тиеш. һәртөрле сәләт иясе янында остаз, педагог булуы шарт.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Мәктәпнең мөһим бурычларының  берсе - укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру. Һәр сыйныфта татар теле һәм әдәбияты фәненнән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар, ләкин һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк.

 Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәбез:

  1. укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен төгәл билгеләү;
  2. нинди   алым,   эш   формалары   кулланырга кирәклеген билгеләү;

3)укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын
табу;

4) балада үзбәянең  югарылыгы.  Аның үз көченә ышанучанлыгын булдыру;

5) гаиләдә һәм мәктәптә тиешенчә уңай психологик климат тудыру.

Эш барышында заманча технологияләр кулланып эшләү ярдәмгә килә, чөнки алар  укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята, аның танып - белү активлыгын үстерә һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтә, сәләтләрен ача. Заманча технологияләр шәхесне хәзерге чор таләпләренә туры килә торган белемнәр белән коралландыра, аны җәмгытьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Мондый балалар белән эш түбәндәге формаларда алып барыла: дәрестә һәм өйдә иҗади биремнәр эшләү, дәрестән соң калып, консультацияләр уздыру, әдәби кичәләр үткәрү, гомүмән, һәр бала белән индивидауль эшләү.

Укучыларның сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр зур һәмияткә ия. Аларның һәрберсендә балалар бер-берсе һәм укытучы белән аралашалар, киңәшәләр. Иҗади активлык мөстәкыйль булуны таләп итә. Һәр укучы үзен төрле эшчәнлектә иҗади шәхес итеп күрсәтергә тиеш. Иҗади эшчәнлекне үстерүдә укучыларның төрле юнәлештә фикерләвен камилләштерү әһәмияткә ия. Бу очракта кыска гына вакыт эчендә күп сорауларга җавап бирү, төрле фикер, идеяләр әйтергә мөмкин булган сораулар тәкъдим итү мөмкин. Сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Лаборатор, практик эшләр вакытында , күрсәтелгән схема буенча модельләр төзүдә иҗат итү мөмкинлеге туа. Биремнәр бер-берсенә охшаш булса да, һәр бала аңа иҗади якын килә. Бирелгән терәк сүзләрдән  хикәя төзү, әсәрне фаразлау, рифма табу, билгеле сүзләрне кертеп, шигырь язганда һәр баланың иҗат итү мөмкинлекләре ачык сизелә.

Иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә изложениеләр,сочинениеләр язу әһәмияткә ия: фикерләү сәләтен үстерә, хыял дөньясын баета.

Сочинениедә укучыларның фикерләү сәләте тулысынча ачыла. Үзең яраткан әсәр, герой турында, әсәрне дәвам итү кебек эш төрләре, ирекле темага сочинениеләр укучыларның фикерләү сәләтен үстерә. Иҗади эшләү укытучыга да белемен тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Дәреслекләрдәге мәгълүмат- белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәжрибә белән үзләрен көчле итеп сизәләр.

Тест сораулары куллану – эшчәнлекнең бер төре булып тора. Бу  ачык, ябык, тәңгәлләштерү, тәртипкә салу формасындагылары тестлар.  

Балаларның сәләте  бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, семинар-дәресләрдә ачык күренә. Балаларга белемнәрен тагын да тирәнәйтү , акыл, фикерләү сәләтен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, фәнне тирәнтен һәм төпле үзләштерәләр, белем туплау күнекмәләре үсә, камилләшә, шулай ук укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итү мөмкинлекләре үсә.

Биремнәрне дифференциальләштереп, һәр укучының үзенчәлеген искә алып әзерләнүгә нык игътибар бирелә. Кайбер очракларда укучылар төрле вазифаларны башкара, алар үзара ярдәмләшә, үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерә. Укытуны индивидуальләштерү- укучыларның сәләтләрен үстерүдә әһәмиятле фактор булып тора. Чөнки һәр кеше - шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

Олимпиадаларда катнашу  – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Ул мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, нәтиҗә ясый.

Кечкенә классларда ук укучыларда әдәби әсәрләр укуда кызыксыну уятуны да сәләтле укучылар белән эшләүнең бер төре дип саныйм. Әдәби әсәрләр уку  укучының фикерләү сәләтен үстерә, грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерә, сүзгә осталыгын баета. Бала яшьтән үк никадәр күбрәк укыса, шулкадәр белемлерәк, зыялырак була.

Түбәндәге мәсьәләләрне истә тотарга кирәк дип саныйм:

  • Бала укытучысын хөрмәт итәргә, ышанырга тиеш.Моның өчен укытуч-ының да төрле бәйгеләрдә катнашып торуы, иҗат кешесе булуы сорала. Бу укучы белән укытучыны тагын да ныграк берләштерә генә.
  • Вакытны кызганмыйча күп эшләү, ләкин көндәлек режимны бозмау. Баланың сәламәтлеге турында да онытырга ярамый.
  • Укучының  фәнгә карата кызыксынуы кимемәсен өчен,

эшчәнлекне төрләндереп тору.

  • Укучының уңышлары белән горурланып яши белү, һәр уңышы өчен мактау, рәхмәт сүзләре әйтү һ. б.чараларны куллану.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем кил: балаларда сәләтлелекне үстерү һәм тәрбияләү-сәләтне шәхесне тәрбияләү ул. Бу–заман таләбе, безнең бурычыбыз да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре....

Хайваннарның органнары һәм органнар системасы

Хайваннарның органнар системасын өйрәнү....

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес...

Сингапур системасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Афзал Шамовның "Госпитальдә" әсәре...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ

Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм....